03.10.2013 - Әдәбият

Олы мәхәббәт җырчысы иде...

 

Үземнән күпкә өлкән кеше, олы шәхес, күренекле әдип, Башкортстан әдәбиятына җитмеш ел гомерен багышлаган шагыйрь хакында истәлек язарга алынуым, бәлки, кемгәдер тыйнаксызлык булып тоелыр. Ләкин безне якын иткән, даими аралашып торган өлкән киңәшчебез хакында язмыйча калу гөнаһ булыр сыман.

Кышкы кич. Тәрәзәләре ябулы җылы өйдә без, балалар, ак киез җәелгән сәке өстендә утырабыз. Ашау-эчү, язу-сызу, балаларга дәрес әзерләү өчен хезмәт итүче бердәнбер өстәлдә җиделе лампа яна. Әминә апа безгә “Кушкаен” романын кычкырып укый. Безнең гаиләдә мәктәп китапханәсеннән алынган китапларны кычкырып уку гадәте бар иде. Әтием әдәбият, шигърияткә мөкиббән кеше буларак, балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләде. Бу шөгыльгә озын кышкы кичләр кулай: җәен һәркем эштә, кышын исә көннәр кыска, төннәр озын, гаиләгә бергә җыелу өчен шартлар бар. Менә шул чакта минем сабый йөрәгемә романның төп геройлары Абзал һәм Гүзәл язмышлары килеп керде. Дөрес, ул чакта әсәрнең авторы хакында уйлый алмаганмындыр. Күп еллар үткәч, мәктәп тәмамлап, институтта укыганда Сәйфи Кудашның иҗатын ныклап өйрәнергә, үзен күрергә насыйп булды.

Бу гаилә белән ныклап аралашуыбыз 1960 елда башланды. Сәйфи абый Мәгъфүрә апа белән парлашып безнең яңа туган төпчек кызыбыз Гөлназны “үстерергә” килгәннәр иде. Шуннан соң ара-тирә йөрешеп тә, телефон аша хәбәрләшеп тә яшәдек.

1978 елның 10 сентябрендә Мәгъфүрә апаны соңгы юлга озатырга баруыбыз һич онытылырлык түгел. Озак еллар уртак язмыш белән яшәгән иң кадерле кешесен югалтуны олы шагыйрь бик авыр кичерде. Мәгъфүрә апаның сүнгән күзләренә карап, күз яшенә төелә-төелә сөйләгәне әле булса хәтеремдә.

— Соңгы көннәрдә бигрәк җәфаланды, бу газаплы сызланулардан фәкать үлем генә коткарачагын белгәнгә, хәтта тизрәк үлүен тели башладым. Җаның кебек күргән тормыш юлдашыңның газапларын күрү бигрәк авыр икән... Үләренә берничә сәгать калгач, дәваханәнең баш табибы Владимир Анатольевич Скачилов машинасына утыртып алып китте һәм: “Сәйфи Фәттахович, үзегезне кулга алыгыз инде, Мәгъфүрә апа соңгы сәгатьләрен яши. Кызганычка каршы, без көчсез, әйтәсе сүзләрегезне әйтегез, сөйләшеп калыгыз”, — диде.

— Бу хәбәр, — дип дәвам итте Сәйфи абый, — күңелемдәге соңгы өмет чаткысын сүндерде. Бәхилләшү минутларының авырлыгын үзем генә беләм. Бу сагышлар үзем белән бергә генә сүнәчәк!

Алар кебек озын гомер юлы үтеп тә бер-берсенә тугрылык, кайнар мәхәббәтне соңгы минуткача сүндермичә саклый алучылар бик сирәктер. Мәгъфүрә апа чын мәгънәсендә тормыш юлдашы булды: иренең язмышын, аның шатлык-кайгыларын йөрәге аша үткәреп, иҗатына илһам биреп, сәламәтлеген кайгыртып яшәде. Мәгъфүрә апа башкаларга карата да миһербанлы, йомшак бәгырьле иде.

1970 елның кышында улыбыз Илдар белән бер вакытта дәваханәдә ятты ул. Илдарның чире бик җитди, ләкин балалыгы белән моны аңлап җиткерми. Катгый рәвештә фәкать ятып торырга кушуларына карамастан, табиблар чыгып китү белән коридорда йөри икән. Мәгъфүрә апа улыбызны үзенең контроле астына алуын әйтеп, мине тынычландырды. Ә үзе шул чакта ук әҗәл тырнагында булган бит. Улыбыз Илдар Сәйфи Кудашның оныгы Рәшит белән бер сыйныфта укыды. Бу да безнең гаиләләрне якынлаштыргандыр. Көләч йөзле, кешеләр белән җиңел аралашучан Рөстәм Гомәр улы да, нечкә күңелле, кешелекле һәм кечелекле Сөембикә ханым да безгә һәрчак җылы карашта булдылар.

Шунысын да әйтергә кирәктер, Рөстәм абый һәм Сөембикә апаның улы Искәндәр фән докторы, кызлары Наилә музыка укытучысы иде.

Замандашларыбыз Чулпан һәм Раил Гомәр улы белән дә туганнарча якын аралашып яшәдек.

Бу гаилә, һичшиксез, тугрылык һәм олы мәхәббәт үрнәге иде. Шуңа Мәгъфүрә апаның вафатыннан соң Сәйфи абый бик ямансулады.

— Мин Мәгъфүрәмнән башка хатын-кыз белмәдем, дөресрәге, белергә дә теләмәдем, — дияр иде. Мәгъфүрә апа да, үз чиратында, Сәйфи абыебызның гаилә җанлы, эчмәгән, тартмаган тәртипле кеше, инсафлы, саф күңелле ир булуына куанып яшәдем, — ди иде.

Бу олы югалтудан соң Сәйфи абыйны дәваханәгә салдылар. Без аның хәлен белергә бардык. Ул Мәгъфүрә апага багышлап бик күп шигырьләр язган иде, аларның барысын да яттан сөйләде. Нинди генә хәлдә булса да, шагыйрь һәрчак иҗат утында янды. Бу юлы да тарихи романнарның йомшаклыгына, союз җитәкчеләренең Мәскәүдә китап чыгару хәстәрлеге күрмәүләренә көяләнеп торды. Гыйлемдарга гослитта чыккан китабын хәстәрләве өчен кат-кат рәхмәт әйтте.

Бик озак сөйләшеп утырдык. “Сәйфи абый, арымадыгызмы?” дигән соравыма:

— Бу бит миңа рухи азык, туганнар, киресенчә, чирләремне, хәсрәтемне аз булса да оныттырып тора, — дип җаваплады.

Дәваханәдән чыккач: “Туфан белән берәр җиргә ялга китәргә уйлыйм, Казанга да барасы килә. Эшләр бик күп, тизрәк рәткә керәсе иде”, — диде.

Без аның янында булганда, Галә Ходаяровның хатыны Фатыйма апа килеп керде. Казаннан 85 яшьлек карчыктан (кем икәнен онытканмын) килгән, Сәйфи абыйның кайгысын уртаклашкан хатны кычкырып укыды ул. Хат авторының олы яшьтә булуына карамастан, ачык фикерле булуы гаҗәпкә калдырды. Шәриф Камалның “Картайгач” дигән хикәясен телгә алган һәм Сәйфи Кудашның бүгенге кичерешләрен бик тирән аңлап, халык телендә булган бер хикәят китергән. Ике күрше ызгышалар икән. Берсе: “Тешең сынсын”, дип, икенчесе: “Сыерыңның аягы сынсын”, дип каргашалар, ди. Өченчесе боларны тыңлап торган да: “Теш сынса, куйдырып була, сыер имгәнсә, суеп сатып була. Яратып, татулыкта яшәгән хатының үзеңнән алда үлсен, дип телә”, — дигән.

Янәшәдәге палатада Мөслим Марат ята иде. Ул да килеп керде. Сәйфи абыйга багышлап язылган “Чәч турында баллада” дигән шигырен укыды. Шагыйрь аны тирән кичерешләр, рәхмәт тойгылары белән озатып калды.

Сәйфи Кудашның әдәбият хакында кайгыртып язган хатлары арасында безнең гаиләгә атап язылганнары да бар. Шуларның берсен тулысы белән китерәм.

“Кадерле Фәния һәм Гыйлемдар туганнар!

Карт бурзай буранда котыра, диләр, чын икән! Һич көтмәгәндә котырып чыгып китеп, Казанга барып кайттым. Шуннан кояш кебек әйләнеп өйгә кайтып кергәч, Хәсән Туфан һәм Мөхәммәт Гайнуллинның сәламен кайнар көенчә генә тапшырыйм, дип шалтыратсам, өйдә юксыз икән. Шуннан ни, шул сәламне шушы конвертка салдым да Кавказга озаттым.

Рөстәм белән Сөембикә Казанга барырга җыендылар. Рөстәм гыйльми дәрәҗә алырга җыенучы берәүне якларга, ә Сөембикә Рәшитләрне күреп кайтырга барды. Күптән түгел Мөнҗия Хәсән Туфанның сәла-мәтлеге турында борчылып шалтыраткан иде. Урамда йөрәк өянәге кузгалып, союзга керә алмыйча, кире кайткан. Дөнья хәлен белеп булмый, икебезнең дә сәламәтлек култыклап йөртүгә калды. Безгә хәзер: бүген таңда — ахирәт булуы бик мөмкин бит.

Ләкин бу турыда борчылырга вакыт юк әле. Язып яткан ике истәлектә ике кешенең язмышлары хакында кайбер төеннәрне чишәсе бар, моның өчен Казанга барырга бик кирәк иде. Шул сәбәпле, тәвәккәлләдем дә яшьләрнең чабуына ябыштым. Педагогия институты кешеләре һәм Рәшит каршы алды. Кунак өеннән ике бүлмә алып куйганнар иде, ләкин анда кунак була алмадым, чөнки кунак өе бик салкын иде. Хәсәннәр аш табыны әзерләп торганнар, шунда киттек. Мин шунда куна калдым, Сөембикәләр уллары Рәшиткә киттеләр.

Икенче көнне Нәкый Исәнбәт чакырды, мин тагын куна калдым.

Җомга кичендә Тукай клубында очрашу булды. Мин әзерләнеп бармаган идем. Минем Казанга килгәнне ике тапкыр радио аша белдерделәр, очрашу булачагын әйттеләр. Җитмәсә, аны хөрмәтле замандашларым Хәсән Туфан белән Нәкый Исәнбәт оештырган икән. Шуны исәпкә алып, чирле булуыма карамастан, кичәгә бардым. Нәкый Исәнбәт белән Сибгать Хәким бик җылы сөйләделәр. Аннан соң миңа сүз бирделәр. Клубта энә төртер урын да юк иде. Байтак кеше, урын җитмәү сәбәпле, керә алмый кайтып китте, диделәр.

Әзерлексез, плансыз һәм кәгазьгә карамыйча сөйләү, шигырь уку җиңел түгел. Башта йөрәгем күкрәгемә сыймастай булып типте, аннан соң рәтләнеп китте. Зал тып-тын калды. Бер сәгать сөйләдем, сигез шигырь укыдым. Нәкый Исәнбәт архивым турында сорау бирде. Сибгать Хәким мәхәббәт темасына язылган берничә шигырь укуымны үтенде. Китаплар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Алкышлардан кечкенә клуб бинасы шартлардай булды. Кичәдән соң тагын Туфанга куна киттек.

Иртән Рәшит килеп алды. Һава салкын, җил-буран булуга карамастан, Тукай һәйкәленә барып баш идем.

Менә шулай карт бурзайдай йөреп кайттым, һаман һуш керми әле. Әгәр мөмкин булса, миңа абындырмый, егылдырмый торган бер нык һәм матур таяк алып кайтыгыз, хакына тормагыз! Буе 70-80 сантиметр булсын. Менә шул.

Бик әйбәт дәваланып, хәл җыеп һәм илһамланып кайтыгыз. Туып килүче яңа 1979 ел сезгә һәм балаларыгызга кочаклап сәламәтлек китерсен, амин!

Сагынычлы сәлам белән:

Сәйфи Кудаш”.

Әйткәнемчә, без даими рәвештә телефон аша Сәйфи абыйның хәлен белеп тордык. Ул үзе дә безгә шалтырата һәм озаклап сөйләшә иде. 1980 елның сентябрендә сөйләшкәнебезне көндәлеккә язып куйганмын. Аның белән әңгәмәләш­сәң, әдәбият турында әллә күпме белешмә аласың, ул бик атаклы кешеләрнең замандашы, тере тарих иде.

— Туфан белән телефон аша сөйләштем, — диде ул бу юлы, — сиксән еллыгына урыс телендә чыгачак китабын өлгертә алмаганнар. Хәсәннең хәле-сәламәтлеге дә әйбәт түгел, башы әйләнә икән. Их, бик ярдәм итәр идем мин аңа, хәлемнән килсә!

Үзем берьюлы өч әйбер өстендә эшлим: берсе Галимҗан Ибраһимовның шәкерте Майлин турында, икенчесе Казан әдипләре, өченчесе Шәехзадә Бабич хакында. Тагын Гафуринең биографиясен язып бетермәкчемен. Шигырь­ләрне әлегә богаулап торам, алар миңа бу эшләрне дәвам итәргә комачауламасын. Кичә Язучылар берлегенә барып партия взносы түләп кайттым. Анда егетләр минем нигә өйләнергә теләмәве­мне сораштылар.

— Мин үземнең бердәнбер саф мәхәббәтемнең җырчысы булып калам, — дидем.

Гыйлемдарның авырып дәваханәдә ятуын белгәч: “Сез әле яшьләр, иң матур яши торган чагыгыз. Һич тә авырмаска иде сезгә. Миннән фәкать изге теләк — тигезлек телим. Ялгызлык бик авыр. Өшегән урынга грелка куеп, Мәгъфүрәдән калган мамык шәлгә уранып ятам”, — диде.

Сәйфи абыйның төрле бәйрәмнәрдә җибәргән котлау шигырьләре дә бар бездә.

Менә 1977 елның 28 апрелендә җибәргән котлавы:

“Фәния һәм Гыйлемдар туганкайларым!

Берегез шагыйрь, икенчегез шагыйрә,

Җитмәсә, Мәгъфүрә сөйгән гаилә.

Шул икәүне бергә кысып кочаклап,

Ничек итеп котламыйсың яз илә?

Язгы назлар иркәләсен, исертсен,

Яшьлекнең кайтмас чакларын кичертсен!

Баемасын мәхәббәт кояшыгыз,

Баемасын төнлә туган аегыз,

Сүнмәсеннәр өмет йолдызларыгыз,

Шигъри данның уңышына баегыз”.

1984 елның 4 октябрендә Гыйлемдар Сәйфи Кудашның 90 яшенә багышланган кичәдә доклад сөйләргә тиеш иде, ләкин авырып китү сәбәпле, дәваханәгә салып куйдылар. Бу олы юбилейга бара алмавына Гыйлемдар бик нык борчылды. Моны күреп, аңлап торган табибә Софья Шәүкәт кызы (ул да мәрхүмә инде) кирәкле дарулар алып, бергәләп кичәгә барырга вәгъдә бирде. Филармониянең зур залында узган бу кичә искиткеч истәлекле булды. Зал шыгрым тулы, ямь өстенә ямь дигәндәй, Казанның бик олпат, күренекле кешеләре: язучы, якташыбыз Әмирхан Еники, рәссам Бакый Урманче килгәннәр. Шунысы да хәтердә, котлау сүзе әйткәндә Әмирхан аганың күңеле тулды, ул елап җибәрүдән чак тыелып калды шикелле. Кичәне барыннан да бигрәк Сәйфи Кудаш үзе бизәде. Бу чакта аның күзләре күрми иде инде, бик матур итеп сүз әйтте һәм яттан шигырьләрен укыды. 90 яшьлек кеше өчен хәтере әйбәт, зиһене үткер иде әле.

Гыйлемдар кичәдә катнашуына бик шатланды, соңыннан улыбыз Илдар Софья Шәүкәт кызы белән Гыйлемдарны дәваханәгә илтеп куйдылар.

1986 елның сентябрендә Сәйфи абыйның миңа җибәргән кечкенә хаты бар:

“Хөрмәтле туганым Фәниям! 60 яшең белән котлап, алдыңда баш иям.

Илһам чишмәләрегез корымасын

Дәртләрегез суынмасын,

Күгәрчендәй гөрләшеп, сандугачтай сайрашып,

Бик озак яшәгез!

70 ел саф мәхәббәтнең игелегендә сугарылган картыгыз Сәйфи Кудаш”.

1988 елның гыйнварында шагыйрь өйгә шалтыратты.

— Акыллым, Фәния, — диде ул, — сезгә җибәрәсе теләкләремне телефон аша җиткерергә мәҗбүрмен, чөнки язарга күзләрем күрми.

Мин шул чакта Сәйфи абыйның бу шигырын кәгазьгә төшердем. Менә ул:

“Бер кочак теләк җибәрәм,

Яңа ел белән котлап,

Ул сезгә саулык китерсен,

Мыскаллап түгел, потлап.

Бик озак яшәгез шулай

Икәү бергә парлашып,

Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,

Сандугачтай сайрашып.

Таш йомарлап йөргән затлар

Капкагызны какмасын,

Тупсагыздан тик туганнар,

Дуслар гына атласын!

Сәйфи Кудаш белән аралашу, әңгәмә кору әдәбият һәм тарихка сәяхәт итүгә тиң иде. Аның һәр күзәнәге шигырь һәм мәхәббәт белән сугарылган һәм ул гомере буена олы мәхәббәт җырчысы булып калды.

Фәния Чанышева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»