28.09.2013 - Әдәбият

Башкортстанда — Аксаков көннәре

Быел республикабызда Аксаков көннәре кысасында  Русия  Язучылар берлегенең күчмә пленумы  да уза. Бу пленумның тиздән булачак Русия Язучылары съезды алдыннан нәкъ менә безнең республикада үткәрелүе зур мәгънәгә ия. Моңа  Ф. Гаскәров исемендәге концерт залында узган чарада Башкортстан Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова да игътибар итте. “Лаеклы закончалык”, дип атады ул моны.  “Бүген, телне, милләтне,  мәдәниятне, традицияләрне саклау мәсьәләсе көн үзәгенә басканда, безнең иң ышанычлы ярдәмчеләребез — сүз осталары, матур әдәбият”, — диде җитәкче.

М. Горький 1912 елда ук  язучыларның, әдәбиятчыларның хезмәте — иң җаваплысы һәм авыры, дип билгеләгән. Һәм ул язучыларны кеше җанының инженерлары, дип атаган.

Лилия Салават кызы рес­публикада әдәбиятны үстерү өлкәсендә алып барылган эшләрне санап үтте.  Шушында ук Башкортстан Президентының пленумда катнашучыларны сәламләү хаты укылды.  Русия Язучылар берлеге рәисе  Валерий Ганичевка әдәбият өлкә­сендәге озак еллар фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Президентының  Мактау грамотасы тапшырылды.

Пленумда Валерий Ганичев Русиядәге әдәби процесс турында тәфсилле итеп сөйләде. Төрле төбәкләрдә нәшер ителгән югары сыйфатлы һәм тирән эчтәлекле китапларга тукталды, әдәби тәнкыйтьнең аксавын, ә тәрҗемә эшенең бөтенләй югалып калуын әйтте. Аксаков фонды җитәкчесе Михаил Чванов бөек язучының исемен мәңгеләштерү юлында баш­карылган эшләрне дә санап үтте.  Быел 23нче тапкыр үткәрелүче Аксаков көннәре төрле чараларга бай.  Мәсәлән, пәнҗешәмбе көнне Шәһәр мәдәни-ял итү үзәгендә “С. Т. Аксаковның иҗади мирасын саклауда китапханәләрнең роле” дигән темага Бөтенрусия конференциясе узды, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында  XIV Халыкара Аксаков укулары оештырылды.

Кичә Русия Язучыларының күчмә пленумы белән бер үк вакытта  Шакшада балалар иҗат коллективлары концерты,  С. Т. Аксаковның истәлек билгесенә чәчәкләр салу оештырылды.  11нче Аксаков мәктәп-гимназиясендә “Аксаков дәресе” үткәрелде. Язучының мемориаль музей-йортында күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм публицист И. Т. Аксаковның тууына 190 елга багышланган күргәзмә ачылды,  кич М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Аксаков кичәсе уздырылды.

Бүген  Бәләбәй районының Слакбаш авылында чуваш язучылары К. Иванов, Я. Ухсай белән бәйле истәлекле урыннарга сәяхәт оештырыла. Надеждино авылында Аксаковлар гаиләсе музее  шулай ук кунаклар көтә. Бәләбәй шәһәренең Үзәк мәдәният сараенда  “Өмет кыңгыраулары” дигән кичә уза.

 Якшәмбе көнне Аксаков бәйрәме Уфа районының Зубово авылына һәм Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылына күчә. Кырмыскалының  район мәдәният сараенда Башкортстанның  атаклы мәгърифәтчеләренең, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең  нәсел агачына багышланган “Шәҗәрә бәйрәме-2013” дә узачак.

Ләйсән КӘШФИЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»