26.09.2013 - Әдәбият

Сүнчәләйләрне онытмыйк!

Уфаның Киров һәм Мостай Кәрим урамнары чатында, “Башкортстан” кунакханәсе белән Профсоюзлар йорты арасындагы биш катлы йорт диварына беркетелгән ике тактаташ биредә ярты гасыр элек башкорт музыка сәнгатенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ике татар композиторы яшәп, икесе дә 1978 елда вафат булганлыгын белдереп тора. Әле ул фатирларда шул композиторларның бердәнбер уллары гаиләләре белән гомер кичерә. Берсенең улы әтисенең юлын дәвам итә, танылган музыкант һәм композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Гаиләдә өченче буын музыкант-композитор да канат ныгыта, уңышларга ирешә.

Икенче композиторның улы һөнәре буенча нефтьче-инженер, ә рухы белән музыкага, татар мәдәниятенә һәм тарихына мөкиббән. Музыканы тою һәм тавыш бу кешегә ике яклап бирелгән: композитор әтисе яклап та, моңлы җырлаган әнисе яклап та. Әти-әнисе бердәнбер улларының бәләкәйдән үк сизелеп торган вокаль һәм музыкаль сәләтен үстерәсе-ләре, сәнгать юлыннан җибәрәселәре килгәндер. Ләкин язмыш бу гаиләгә бер-бер артлы фаҗигаләр әзерләп торган. Шул аркада бик талантлы опера җырчысы, музыка белгече булмый калган.

Яшьли үк физикадан да, математикадан да көчле булган, баһадирдай гәүдәле, ачык йөзле, ихлас әңгәмәдәш Эмиль Камил улы Рәхимов нефть чыгару тармагында 70 яшькә кадәр эшләгән. Тормышта күп нәрсәгә ирешкән. Ул, шулай ук, әтисенең архивын, мирасын, аның истәлегенә кагылган һәммә нәрсәне күз карасы кебек саклый. Ә нәселләрендә кемнәр генә юк! Башкортстан һәм Татарстан, ике тугандаш халык тарихында җуелмас эз калдырган бертуган Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләрдән башлап, бүгенге заман кино йолдызы, Русия Федерациясенең халык артисткасы Чулпан Хаматовага кадәр.

Дөрес, болар арасында кардәшлек җепләре тармаклана, ерагая төшкән. Ә бит динебез ерак туганнарны да якын күрергә куша. Югыйсә, тирә-ягыбызда шундый бәгырьсез бәндәләр дә аз түгел, алар мәшһүр ата-аналары үлү белән үк алардан калган мал-мөлкәтне эләктерү өчен сугыш ача, мәрхүмнәрнең мирасын, архивын чүплеккә чыгарып ташлый, матбугатта язарга җыенсаң, иң кадерле кешеләре турында сөйләргә дә иренә.

Күптәнге танышым Эмиль Рәхимовның тәкъдиме һәм ярдәме белән алар нәселеннән булган байтак күренекле милләттәшебезне гәзит битләренә чыгардык. “Безнең Сүнчә-ләйләр дә синең каләмеңне көтә”, — дип еллар дәвамында әйткәли торгач, хаксызга онытыла төшкән бу ике бертуган белән мин дә мавыгып киттем. Төпченә торгач, соңгы ике дистә елда Сүнчәләйләрне күз алдына китерерлек нинди язмалар басылганлыгын ачыкладым. Мәсәлән, Казанда — Рафаэль Мостафин очеркы (“Татарстан” журналы, 1993 ел, №3), Рәвия Зарипова мәкаләсе (“Мәдәни җомга” гәзите, 2012 ел, 27 апрель), Исмәгыйль Рәми белән Рәис Даутов туплаган “Әдәби сүзлек” (2001 ел), Уфада — Камил Җаекбаевның “Мәгърифәтче мөгаллимнәр...” җыентыгы (2003 ел), Юрий Ергинның “Ш. Х. Сүнчәләй” брошюрасы (2006 ел) һәм башкалар. Күренекле татар драматургы Риза Ишморат “Дусларым, остазларым” дигән истәлекләр китабын (Казан, 1988 ел) “Укытучыларым Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр” дип аталган язмасы белән башлап җибәргән. Автор Сараш авылы мәктәбендә укыганда дүрт елга якын Сүнчәләйләрдә фатирда торган, аларның әниләренең тәрбиясен алган. Шунлыктан, Шәриф белән Сәгыйтьне ул укытучылары гына түгел, бертуган абыйлары кебек күргән.

Материал өстендә эшләгәндә, югарыда аталган чыганаклардан тыш, “Тукай турында истәлекләр” китабын һәм Тукайның биштомлыгының бишенче томында (икесе дә 1986 елда нәшер ителгән) бөек шагыйрьнең Сәгыйть Сүнчәләйгә язган сигез хатын кабат дикъкать белән укып чыгарга туры килде.

Горький аңа хат язган, Гафури шигырь багышлаган

Сүнчәләйләр Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мәстәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1891 елда гаилә башлыгы Хәмидулла, хатынын һәм балаларын алып, Әстерхан шәһәренә күченә. Бертуган ике зур шәхеснең бала чагы шул шәһәрдә үтә.

1885 елда туган Шәриф шундагы мәдрәсәдән соң 1903-07 елларда Казан татар укытучылары мәктәбендә укый, беренче революция чорында шәкертләр чуалышында катнаша, листовкалар тәрҗемә итеп тарата. Бу уңайдан аның тормышына бәйле бер тарихи вакыйгага тукталасы килә.

1906 елның 22 декабрендә Казан-ның “Новый клуб”ында шушы мәктәпнең ярлы укучылары файдасына “Кызганыч бала” һәм “Гыйшык бәласе” спектакль-ләре күрсәтелә. Бу тамашалар тарихка тәүге рәсми спектакльләр һәм татар театры туган көн буларак кереп кала. Шәһәр халкы игътибарын нык җәлеп иткән ул спектакльләрдә артистлар сыйфатында Шәриф Сүнчәләй белән Сәгыйть Рәмиев та катнаша. Шул ук елда Сәгыйть Сүнчә­ләйнең дә үзешчән театр сәхнәсендә чыгыш ясавы мәгълүм. Димәк, бу өч шагыйрь һәм мәгърифәтчене без татар театрының беренче карлыгачлары исәбенә дә кертә алабыз.

Казаннан соң Шәриф Пермь губернасы Уса өязенең Сараш авылындагы урыс-татар мәктәбендә сигез ел укыта. Даими полиция күзәтүе астында торуына карамастан, революцион эшчәнлек тә алып бара. 1915 елның сентябрендә ул Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылына мәктәптән тыш белем бирү лектор-инструкторы булып эшкә килә. 1916 елда Мәскәүдәге А. Л. Шанявский исе-мендәге университет каршындагы өч айлык курсларда квалификациясен күтәрә. 1917 елгы февраль революциясе вакытында ярлы крестьяннарны — митингларга, училище укытучыларын һәм укучыларын демонстра­цияләргә чакыра. Мартта Уфага күчә, Шаһит Ходайбирдин, Га-лимҗан Ибраһи­мов, Мәҗит Гафури белән дуслаша, татар телендәге “Ирек”, “Солдат теләге”, “Авыл халкы” гәзитләрен чыгаруда мө­хәрририят әгъзасы буларак катнаша. Уфа губерна Советы янындагы татар-башкорт комиссариатының халык мәга-рифе бүлеге мөдире була. Шул ук елның көзендә Бөтенрусия учредитель­ләр җыелышына вәкилләр сайлау башланып китә. Уфа округыннан сайланган 18 делегатның бишесе, шул исәптән Шәриф Сүнчәләй, губерна мөселман Советы исемлеге буенча үтә.

1919 елның җәендә Уфа колчакчылардан азат ителгәч, ул, губернада мәгариф эшләрен актив оештыручы­лар­ның берсе буларак, Уфада һәм авылларда уку йортлары ачуда катнаша, халыкка яңача укыту-тәрбия эшенең асылын аңлата, наданлыкны бетерү чараларын күрә. 1922-27 елларда Сүнчәләй Башкортстан мәгариф халык комиссары урынбасары, социаль тәрбия идарәсе мөдире, гыйльми-методик үзәк рәисе була. Мәк-тәпләр, педагогия техникумнары һәм Уфа халык мәгарифе институты укытучыларын, мәгариф хезмәт­кәрләрен үз тирәсенә туплый, аларның барлык көчен һәм тырышлыгын укыту-тәрбия эшенең фәнни-гамәли мәсьәлә­ләрен хәл итүгә юнәлтә. Комиссариатта һәм академүзәктә Сүнчә-ләй Закир Шакиров, Әхтәм Мансуров, Сәләх Ямалиев, Хөсни Усман белән бергә яңа педагогика һәм методика таләпләренә җавап бирүче дәреслекләр, программалар һәм башка әсбаплар төзүдә зур эш башкара. Уфа халык мәгарифе институтына җитәкчелек итүне көчәйтү максатында ул аның директоры итеп тәгаенләнә. Сүнчәләй ике ел эчендә аны югары уку йорты — Башкортстан дәүләт педагогия институты итеп үзгәртүгә зур өлеш кертә. 1929 елның 13 июненнән Шәриф Сүнчәләй — К. А. Тимирязев исемендәге БДПИ ректоры.

1927 елның көзендә Шәриф Хәми-дул­ла улының педагогик эшчәнлегенә 20 ел тулуны билгеләгән кичәгә Мәҗит Гафури белән хәләл җефете Зөһрә ханым да чакырыла. Юбилярга Гафуриләр аңа багышланган шигырьләр тупланган альбом бүләк итә. Сүнчәләй вафат булып 6 ел үткәннән соң, аның гаиләсендә сакланучы бу ядкарьне күреп, “Кызыл таң” журналисты, галим Үзбәк Гыймадиев гәзитнең 1965 елгы 25 ноябрь санында болай дип яза: “Мин тетрәндем — Гафури альбомы! Бөек шагыйрь исеме белән бәйле теләсә нинди истәлек, әйбер һәр кеше күңеленә якын, кадерле. Гафури үзе кайчандыр кулында тоткан, аның бармак эзләре калган истәлекле әйберне сак кына кулыма алам. Саргылт-көрән бәрхет тышлы альбом кичә генә кибеттән сатып алынган кебек. “Тулган ай” дигән шигырьне укыйм.

Сабыр, салмак, тавыш-тынсыз

                                   гына

Күк йөзендә тулган ай йөзә.

Яктырта ул шунда җирнең өстен

Кап-караңгы төндә нур белән.

Нәкъ шул күктә йөзгән тулы айдай,

Нур балкытып, кайбер кешеләр

Ил яктыртыр өчен тавыш-тынсыз

Гына бик күп олы эшләр эшлиләр.

Аларның шул изге эшләреннән

Караңгы ил өсте яктыра.

Озак туктап торган урыныннан

Алга атлый, йөреш арттыра”.

Бу шигырь Гафури үлеп 21 ел үткәч кенә матбугатка чыга. 1955 елда Уфада халык шагыйренең алты томлыгының бишенче томында басыла, анда багышламасы булмый. Үзбәк абый Гыймадиев Мәскәүдә теге альбомны күргәч кенә шигырьнең кемгә багышланганы беленә.

Сүнчәләй архивында аңа Максим Горький язган хат та сакланган. Аның тарихы болай. 1928 елның маенда Горький чит илдән кайтып, Советлар Союзы буйлап сәяхәткә китә, үзе үк оештырып, аның баш мөхәррире булган “Наши достижения” журналы өчен материаллар туплый. Июньдә гаиләсе белән Анападан ялдан кайтучы Сүнчәләйләр белән бер вагонга туры килә. Пролетар язучы Башкортстан белән кызыксына, журнал өчен академүзәк турында мәкалә язарга Шәрифкә заказ бирә. Сүнчәләйләрнең 10 яшьлек уллары Равил белән озаклап сөйләшә.

Көзен Равил Италиягә Максим бабасына хат яза һәм аңардан җавап кына түгел, Горькийның автографлары булган 15 китап һәм Неаполь күренешләре булган альбом да ала. Анда Шәрифкә кыска гына хат та була. “Хөрмәтле Сүнчәләй! Исегездә булса, юлда барганда без Сезнең белән “Наши достижения” журналы өчен мәкалә турында сөй-ләшкән идек. Уфа татар һәм башкортлары хакында мәкалә бирергә ризалашкан идегез булса кирәк. Әгәр кире уйламаган булсагыз, кулъязмагызны Мәскәүгә Госиздатка җибәре-гез. Сөйкемле улыгызны кысып кочаклап үбегез.

Сәлам белән А. Пешков. 4. Х. 1928. Италия, Сорренто.”

1930-34 елларда Шәриф Хәмидулла улы, Мәскәүнең Көнчыгыш халыклары институты аспирантурасын тәмамлап, диссертация яклый һәм шунда ук өлкән гыйльми хезмәткәр итеп эшкә калдырыла. Бер үк вакытта Мәскәү тукымалар институтында сәяси икътисад доценты вазыйфасын башкара. Ил башкаласында яшәгән чорында да Башкортстан тарихы һәм икътисады, этнография темалары буенча гыйльми-тикшеренү эшләре алып бара, күп фәнни хезмәтләр яза. Аның “Башкортстан турында гомум мәгълүмат­лар”, “Башкортстан мәктәпләрендә туган якны өйрәнү” дигән хезмәтләре аеруча зур кызыксыну тудыра. 1947 елда Мәс­кәүдә басылган “Этнографические особенности башкир” китабы төрле мәгъ­лүматларга бай булуы белән аерылып тора. Галим башкорт фольклоры, теле буенча библиография төзи, гыйльми күзәтүләр ясый, гомумиләштерүләр белән шөгыльләнә.

Шәриф Сүнчәләй татар һәм башкорт­ның халыкка киң билгеле булмаган җырларын язып алу, тарату белән дә мавыга. Моны аның вафатына бер ел калганда Уфага күренекле композитор Камил Рәхимовка язган хатыннан да күрәбез. Аның тормыш иптәше Срур апаның хәтерендә байтак борынгы җырлар сакланган икән. ”...Менә шуларны дөньяга чыгарыр өчен без ике ел элек магнитофон сатып алган идек. Без тасмага яздырган ул көй­ләрнең күбесе сезгә мәгълүм түгел, әлбәттә. Хәзер шул язмаларны Срур үзе исән чакта нотага төшерергә кирәк. Башка язучыларга ышанычыбыз аз булганга, сиңа хат юллыйм. Син Мәскәүгә килгә-лисең­дер, әгәр язга кадәр юлың төшсә, бездән билгесез көйләрне нотага салып алып китәр идең. Моны эшләү музыка сәнгате өчен әһәми-ятле булыр иде. Әгәр язга кадәр килә алмасаң, без ул тасмаларны Уфага алып кайтырбыз, анда язарсың. Магнитофон табылыр бит? Хат аша бу турыда үзеңнең фикереңне белдер”, — дип яза Шәриф Хәмидулла улы.

Сүнчәләй 1937-38 елларда эзәр-лекләүләргә дучар ителә, 1956 елда тулысынча аклана, нахак гаепләүләр кире алына. Ул 1959 елда Мәскәүдә вафат була.

Тукайның дусты, сәясәт корбаны

1889 елда туган Сәгыйть Сүнчәләй, абыйсы кебек үк, Әстерханда һәм Казанда белем ала, 1908-15 елларда шул ук Пермь ягы авылларында балалар укыта. Сәгыйть Тукайны Казанда уку чорында күргәләсә дә, танышулары хат аша була. 1910 елның көзендә Сәгыйть Сараш авылыннан Тукайга беренче хатын яза. Тукайның 9 ноябрьдәге җава­бында түбәндәге юллар аеруча игътибарга лаек: “Кулыма төшкән шигырь­ләрегезне укыйм. Шөбһә юк, Сездә милләткә, яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин Сезгә дус булудан бигрәк, монафыйк булудан куркам... Мөмкин кадәр шигырьне аз язсагыз да, матур вә хуш иттереп языгыз...”

Бераз вакыт үткәч, С. Сүнчәләй Байроннан үзе тәрҗемә итә башлаган “Шильон мәхбүсе”нең бер өлешен шагыйрьгә җибәрә, киңәшләр сорый. Тукайның җавабында мондыйрак сүзләр бар: “Шильон мәхбүсе”нә, минемчә, иртә­рәк, көчегезнең микъдарын үлчәми­чәрәк тотынганга охшыйсыз. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин “Пәйгам­бәр”ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов “Пәйгамбәр”ен тәрҗемә иттек. Икебезнеке дә шактый гына шома килеп чыкты. Шулай да без әле олуг поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз”.

Шулай дип язса да, Тукай С. Сүнчә­ләй тәрҗемә иткән “Шильон мәхбүсе”н ошата һәм, бераз төзәткәләп күчереп чыкканнан соң, “Мәгариф” нәшриятында үзенең кереш сүзе белән китап итеп бастырып чыгаруга булыша.

Сәгыйть Сүнчәләйнең 1923 елда язылган истәлегеннән: “Күп кеше белән тыныша алмаган Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек. Ул үзе утырышырга, сөйләшер­гә һәм тик торырга гаять интересный иде. Ул миңа әллә ник бик үк снисходительный иде. Төннәрдә күбесенчә сөйләшми-лыкылдамый утыра идек.

— Сөйләшмик, — ди торган иде, я җырлый иде. Йокларга уйлагач, миңа урындыклардан, бик йомшак булмаса да, карават ясый иде. Ул миңа баш аска дип иске пальтосын бирә иде. Шәмне сүндерә идек тә (әгәр булса, булмаса шәмсез, караң­гыда ике-өч сәгать тә утыргалый идек) ята идек. Тукай миннән әкият­ләр, анекдотлар сөйләтмәкче була. Я мишәрчә сөй-ләшә идек...”

Тукай сабый сыман тиз үпкәли торган кеше була бит. Бервакыт бу икәү юк кына нәрсә өчен әйткәләшеп китә. Сәгыйть икенче көнне авыр хисләр белән дусты янына керә дә телгә килешкәннәре өчен гафу үтенә башлый. Истәлек болай дәвам итә:

“— Зарар юк, Сәгыйть. Син мине кичер. Сиңа каты әйткәләдем бугай... Син беләсеңдер... Оныт, — диде. Әкрен генә торды да тәрәзә тө­бен­нән көмеш сәгатен алып миңа сузды.

— Менә, Сәгыйть, сиңа бүләгем булсын, — диде. Мин нишләргә дә белмәдем, гаҗәпләндем, алмаска да теләдем, ләкин Тукай бүләген кулыма тоттырды да тагын сузылып ятты.

— Хат яз, — диде. Күзләремә яшь тулды. Китәргә ашыктым. Мәрхүм­нең кечкенә генә, тирле, әмма салкын кулын кулыма алдым да... бер сүз әйтергә дә куәтем юк, йөрәк ярсуда иде. Бер сүзсез-нисез бүлмәсеннән коридорга чыктым. Бераз киткәч:

— Сәгыйть, яз! — дигән тонык тавышын янә ишеттем. Мәрхүмнең минем өчен ахыргы сүзе шул булды...”

Рафаэль Мостафин югарыда телгә алынган очеркында Сүнчәләйнең иҗаты чәчәк атуы 1910-14 елларга туры килүен дәлилли. Шагыйрь  бу вакыт эчендә лирик-үтемле, романтик-күтәренке 250дән артык оригиналь шигырен бастырып чыгара. Шулай ук талантлы балалар шагыйре һәм уңышлы эшләп килгән тәр-җемәче дә була. Революциягә кадәр үк ул Пушкин, Жуковский, Крылов, Лермонтов, Некрасов, Майков, Блок, Бальмонт-ның күп кенә шигырьләрен, Генрих Гейненың танылган “Әлмансур” поэмасын татарчага тәрҗемә итә. Бу тәрҗемәне бастырып чыгару цензура тарафыннан  “татарлар арасында панисламизмны пропагандалауның бер формасы” дип бәяләнә, Сүнчәләй фатирында тентү үткәрәләр, автор үзе патша охранкасы эзәрлекләвенә дучар була.

Тукай үлгәннән соң, Сүнчәләйне хәтта аның эшен дәвам итүче һәм драматур­гиядә Галиәсгар Камал, прозада Фатыйх Әмирхан белән беррәттән татар әдәбия-тында өч классикның берсе итеп карый башлыйлар.

Бер гыйбрәтле фактка тукталмау мөмкин түгел. “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...” дип башланган мәшһүр шигырь сиксән еллар буе Тукайныкы дип саналды, аның бихисап җыен-тыкларына кертелде, аңа багышланган чараларның сәхнә бизә­лешенә, афишаларына, чакыру билетла­рына цитата итеп китерелде. Туксанынчы еллар башында әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев бу ши-гырьнең Сәгыйть Сүнчә­ләйнеке икәнлеген исбатлады. Әйткән­дәй, 1956 елда басылган “Татар поэзиясе антологиясе”ндә дә ул шигырь Тукайныкы дип тәкъдим ителә. Бу җитди басмада Сүнчәләй турында бер сүз дә юк.

Сәгыйть Уфага абыйсыннан алдарак — 1915 елда ук килә. Шәһәр китапха­нәсенең татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли, “Авыл халкы”, “Көнкүреш” гәзитләре белән хезмәттәш­лек итә, 1923-26 елларда Башкортстан Мәгариф комиссариатында коллегия әгъзасы һәм сәнгать бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1918 һәм 1919 елларда “Ихтилал шигырьләре”, “Революцион ши­гырьләр” җыентыклары гаять зур тираж белән нәшер ителеп, аерым шигырьләре прокламация итеп бастырылып, фронтка озатылучы мөселман солдатлары арасында таратылса да, татар һәм башкорт  тел-ләрендә язган тугыз агитацион пьесасы Казан, Уфа, Ырынбур һәм башка шәһәр-ләрдә сәхнә­ләштерелсә дә, Сәгыйть Сүнчәләй өчен әдәби иҗат икенче планга күчә бара. Коммунистлар партиясе җитәкчелеге аны берничә тапкыр Уфадан чакырып алып, җаваплы вазыйфалар йөкләтә. Аңа РСФСР Милләт­ләр эше буенча халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, Төркиядәге Совет генераль консуллыгында тәрҗемәче булырга туры килә.

1926 елның башында, “актив солтангалиевчы” дип, Сәгыйть Сүнчәләйне партиядән чыгаралар, ләкин соңыннан Үзәк Комитет комиссиясе хәлне тикшереп, аны кисәтү белән чикләнәләр һәм ВКП(б) сафына кабаттан кабул итәләр. Төркиядә тәрҗемәче чагында Мәскәүгә чакырып кайтарып, 1927 елның 1 июнендә “Восток” кунакханәсендә беренче тапкыр кулга алалар. Контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр. Кулга алу ордерына Сүнчәләй “татар буржуаз эмиграциясе лидерлары-ның берсе”, “совет дошманы” һәм “басмачылык хәрә­кәтен оештыручыларның берсе” Зәки Вәлиди белән элемтә урнаштырып бәй­лә­нештә торган: Истанбулда чакта аның белән очрашкан, ә Советлар Союзына кайткач, аның үтенече буенча татар, башкорт китаплары-журналлары җибәр­гән, дип язылган була. Ә, гамәлдә, ул елларга хас булганча, ГПУ хезмәткәре Сүнчәләйгә татар мөһаҗир-ләре даирәсе белән элемтәгә кереп, аларның кәефләрен белергә һәм кемне дә булса Совет ягына авыштырырга куша. Очрашу вакытында Вәлиди Сүнчәләйгә: “Контрреволюцион эшчәнлегемә үкенәм, пычрак сәясәт белән башкача шөгыль­ләнәсем килми, тулысынча фәнни эшкә бирелер идем”, — дип сөйли. Шәхси иминлек гарантияләнсә, Туган илгә кайту мәсьәләсен уйлашырга да каршы түгел-леген сиздерә. Ләкин ГПУ хезмәт­кәрләре, без беркемгә дә андый задание бирмәдек, дип, үз сүзләреннән таналар (Бу турыдагы документларны Рафаэль Мостафин КГБ архивларыннан тапкан).

Сәгыйть Сүнчәләйне ике атнадан иреккә чыгарсалар да, өзлексез күзәтү астында тоталар. 1929 елның 28 февра­лендә, шул ук “элекке гаеп”не сәбәп итеп, яңадан сак астына алалар. 28 июльдә ОГПУ коллегиясе аны иң югары  җәзага — атарга хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнвар карары белән  үлем җәзасы ун еллык концлагерьга алмаштырыла. Сүнчәләйне башка тоткыннар белән бергә Соловки хезмәт колониясенә озаталар. Тукай кебек үк ачык формалы үпкә туберкулезы белән интеккән, үз-үзен көчкә йөрткән Сәгыйть авыр физик хезмәт шартларында, ачлык, хурлау-кимсетелүләр кичерә-кичерә, алты елдан артык җәфа чигә. Дәһшәтле 1937 ел җитеп, “солтангалиевчылар эше” яңадан архивтан чыгарылгач, 9 октябрьдә Ленинград өлкәсенең УНКВД “өчлеге” (тройкасы) С. Сүнчәләйне һәм тагын берничә дистә “солтангалиевчы”ны атарга хөкем итә. Хөкем карары 27 октябрьдә шул ук Соловки лагеренда гамәлгә ашырыла...

Ил һәм халык алдында гаебе бөтенләй булмаган, яшәп килгән хакимият өчен бернинди куркыныч тудырмаган Сүнчә-ләйнең бөтен “солтангалиевчылыгы” — Казанда Мирсәет Солтангалиев белән бер сыйныфта укуында, күпмедер вакыт аның канаты астында торуында (Сүнчә-ләйне Сталинга Кырымда һәм Төркиядә җаваплы вазыйфалар башкарырга Мир-сәет тәкъдим итә). Мәле килеп җиткәч, Солтангалиевны тәмам  юкка чыгару өчен файдаланылган күпсанлы корбаннарның берсенә әверелә Тукайның җан дусты, татар шигъриятендә аны алмаштырырга тиешле булган Сәгыйть.

— Сүнчәләйләр нәселенә сез ничек барып тоташасыз соң? — дигән сорау бирәм Эмиль Камил улына. Ул болай җаваплый:

— Сәгыйть Хәмидулла улы Русия Милләтләр эше комиссариатының Кырымдагы вәкиле булып эшләгәндә 1921 елда әтием — композитор Камил Рә-химовның 1901 елгы икетуган сеңлесе, җырчы Әминә Инаят кызы Милушевага өйләнә, бер елдан Таһира исемле кызлары туа. Бу инде шагыйрьнең өченче никахы була. Гаилә тормышында да аны фаҗигаләр сагалап тора. Беренче хатыны бала тудырганда 1909 елда үлә. Ятим калган Таһир исемле ул малай да унбиш ел гына яши. Икенче хатыны белән ни сәбәпледер аерылышалар. Уртак уллары Фәрит 1941 елда фронтта хәбәрсез югала, Әминә апабыз 64 яшендә кара гүргә керә.

Гаеплеләр исемлегенә эләгү белән китапханәләрдән Сүнчәләйнең шигырь һәм тәрҗемә җыентыклары алына. Аның тәрҗемәләрендәге партия гимнын җырлау рәсми төстә тыела (аны әле озак җыр-лыйлар). Шагыйрьнең гаилә әгъзалары да, шул исәптән, бу мәкаләнең беренче өлешендә сүз барган Шәриф абыйсы да, репрессиягә дучар була. Фәкать утыз елдан соң, 50нче еллар ахырында гына Сүнчәләй исеме матбугатта күренә башлый. Гали Халитнең кереш сүзе белән 1961 елда аның “Сайланма әсәрләре” җыентыгы нәшер ителә.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»