25.09.2013 - Әдәбият

“Яшен шары шартлавы”

Билгеле публицист Мадриль Гафуровның повесте шулай дип атала. Гади әдәби-документаль әсәр генә түгел ул, ә кайчандыр яла ягылган гаиләләр күгендәге кара болытларны таратучы чын “шартлау”. Анда сүз 1943 елның 23 февралендә Витебск шәһәре янындагы Белоруссия урманнарында эш итүче татар легионының 825нче батальоныннан 500дән артык кораллы сугышчының партизаннар ягына күчүе турында бара. Кайчандыр әсирлеккә төшеп, Гитлер концлагерьларында изелгән, андагы коточкыч михнәтләрне кичеп, Совет Ватаны өчен башын салган солдатларның күбесенең гаиләсенә “хәбәрсез югалды” дигән кәгазь килә. Күп еллар язмышлары билгесез булып кала. Ниһаять, 2012 елда Мадриль Гафуров аларның батырлык юлын барлап, повесть яза.

Идел буе халыкларыннан оештырылган татар легионын  1943 елда гитлерчылар белорус партизаннарына каршы сугышка ташлый. Әмма беренче төнне үк алар партизаннар ягына күчә. Башта сиксәнгә якын фашистны үтереп иреккә омтыла. Ләкин партизаннар янына барып җитү белән отрядны кара­тельләр камап ала, аларның күбесе шул төндә үк башын сала, 19 майда узган кара­тельләр операциясе вакытында да кырылалар. Әмма, автор язганча,  “Көнбатыш Двинаның үзебезнең ярында, башка партизаннар белән бер сафта яуга барганда... Һәлак булгач, дистә еллар үткәннән соң булса да аларның даны гаиләләренә, туганнарына кайта”. Татар-башкорт милләтен­нән булган 26 якташыбызның исемнәре илгә кайту нәкъ шушы повестька бәйле. Ничәмә дистә еллар буена газизләренең соңгы төяге кайдалыгын да белмәгән туганнар, аларның әсир төшеп, илгә хыянәт иткән  булу ихтималын искә төшереп торучы сөремнән азат.

Ә барысы да 1942 елда башлана. Моңа кадәр немец милләтеннән булмаган бер­кемгә дә корал бирү юк, дип тәкрарлап торган Гитлерны Мәскәү шәһәре янында, шулай ук Көнчыгыш фронттагы җиңелүләр башкачарак фи­керләргә мәҗбүр итә. Нәкъ шул елда грузин, әрмән, әзербайҗан, төркестан, тау халыклары легионнары барлыкка килә. Ә “Идел-Урал” легионы шушы төбәктә яшәүче халыклардан оештырыла. Анда 7 батальон була, ә 825нче батальонны гитлерчылар “Кугельбиц” (“Яшен шары”) каратель операциясенә әзерли.  Легиончыларның исә планы башка — алар партизаннар ягына чыгарга әзер­ләнә. Әлеге максатка ирешүдә Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешма зур роль уйный. Шагыйрь үзе исә бу вакытта Вастрау лагеренда була.

Батальонның бу батырлыгы белорус партизаннарын тулысынча юк итүгә юнәлтелгән “Яшен шары” каратель опера­циясенең җимерелүенә, аннан соңгы  826, 827нче батальон­нарның Балкан ярымутравына, Франциягә җибәрелеп, алар­ның да фашистларга каршы хәрәкәткә кушылып китүенә китерә. Үз иле генә түгел, тоташ Европа азатлыгы өчен аяусыз көрәш ялкынын дөр­ләтеп җибәргән Идел-Урал легионын баш күтәрүгә әзер­ләгән төркемне Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш җитәкли. Гайнанга ул вакытта 23 яшь була. Алар әсирләр арасында рух күтәренкелеген саклап калуга ирешә, иреккә чыгып, дошманны тар-мар итү юлларын эзли.

1944 елның 25 августында Берлин вакыты белән 12 сәгать 06 минутта Плятцензее төрмәсендәге җәзалау бүлмә­сенең тупсасын Гайнан Кормаш атлап уза. Аннан соң шул ук соңгы юлны Муса Җәлил дә үтә. Палач алар хакында “Үлем сәбәбе — башы киселү” дип яза.

Шагыйрь исеменә яла ягу тукталгач та, татар легиончыларына караш төрле була. Әсирлектән котылып, иле өчен яуга күтәрелүне олы бәхет санаган, исән калуга да өмет иткән бик күпләрнең якыннары алар белән туганлыгы турында авыз ачып әйтергә дә курыккан. Еллар узгач, Белоруссия урманнарында партизаннар торган урында исемлек табыла. Анда Башкортстанның 26 районыннан солдатлар була. Элекке легиончыларның тулы исемнәре, адреслары тәф­силләп языла. Әлеге вакытта ул М. Ф. Шмырев исмендәге Витебск өлкә музеенда саклана. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессына Белоруссия­дән килгән делегатлардан мәгълүм була. Һәм Мадриль Абдрахман улы Витебскига юллана. Ул анда партизан отрядында сугышкан Башкортстан егет­ләренең исемлеген ала. Исемлектә шулар язылган:

“Гизатуллин Фазыл Шайдакович – 1916, татарин, член ВЛКСМ с 1933 года, 4 класса, школа лейтенантов РККА, военнообязанный, счетовод колхоза, младший лейтенант РККА, 23.02.43 г., командир взвода. Баширская АССР, Кушнаренковский район, д. Иликово, 4 души: отец, мать, 2 детей. Из Волго-татарского легиона, погиб 31.05.43 г” .

...Ике җөмләгә сыйган язмыш. Кемдер әсирлектән партизаннар ягына күчкән мондый солдатларны бүген пьедесталга күтәрүгә каршыдыр да. Бу хакта автор болай яза: “Аларның күбесе яраланган, контузия алган килеш, фашист армадасы ябырылып килгәндә әсирлеккә төшкән. Әмма беркемнең дә үләсе килмәгән, алар исән калу юлларын эзләгән. Партизаннарга кушылыр алдыннан алар немец офицерларын гына түгел, өч авылда тоташ гарнизоннарны юк иткән. Немец генералы Якоби 1943 елда партизаннарга каршы хәрәкәтләр турында язганда болай ди: “601нче полкның һөҗүмен уң флангта Идел-татар легионының бер өлеше нәкъ һөҗүм алдыннан бандитлар ягына күчүе хәлсез­ләндерде”. Ә элекке легион­чыларның күбесе беренче төнне үк һәлак була, кайсылары бер дә белмәгән партизан сукмакларында адаша, исәбе-саны булмаган сазлыкларда батып үлә, немец шинельләрен салып башканы кияргә мөмкинлек булмаганлыктан, алар сугышта үзебез­некеләр өчен дә тере мишень була, атакага күтәрелгәндә, командирлар аларны алгы сафка — ут алдына куя. Шундый сынаулар алдында да кешелекнең иң асыл сыйфатларын югалтмаган якташ­ларыбызның якты исемнәрен туган җиргә алып кайткан Мадриль Гафуровка күпләр рәх­мәтле.

Миякә районыннан Илдар Фәйзуллин: “Әтиемнең энесе сугышта ничек югалганын белми идек. Мадриль Гафуровка аның исемен безгә кайтарганы өчен чиксез рәхмәтлебез. Туганыбыз бик яшьли башын салган, гаилә корырга өлгер­мәгән. Фәйзуллиннар нәселе яшәгәндә аның исеме дә онытылмас”, — диде.

Резида ВӘЛИТОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»