17.09.2013 - Әдәбият

Муса батырлыгы Прометейдан да югарырак

Ул Моабитның таш диварына терәлгән килеш үз җанының утын кешеләргә өләште

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә безнең 11 якташыбыз һәлак була. Алар әсирлектә дә каһарманнарча татар-башкорт легионында  фашистларга каршы көрәшен дәвам итә. Польшада, Варшавадан йөз чакрым көньякта Едлино дигән кечкенә поселок урнашкан.  Аның янәшәсендә — кыр лагере.  Гитлерчылар нәкъ менә шунда әсирләрдән милли легион оештырган, аларны  Кызыл Армиягә каршы җибәрмәкче булган.

Ләкин гитлерчыларның мәкерле нияте тормышка ашмый.  Өч батальонның берсе дә безнең гаскәрләргә каршы күтәрелми. Немец командованиесе легионерларны партизаннарга каршы көрәшкә дә күтәреп карый. Беренче батальон ук партизаннар  ягына чыга. Балканга җибәрелгән икенче батальон да, төньяк­ка — Франциягә юлланганы да шулай итә.

Легионда танылган татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның фикердәшләре лейтенант Гайнан Кормашев, балалар язучысы Абдулла Алиш һәм башкалар яшерен эш алып бара.

Ни аяныч, сатлыкҗан тарафыннан  сатылган җитәк­челәр кулга алына һәм җәза­лап үтерелә. Гомеренең соңгы минутларында да Муса Җәлил һәм аның фикердәшләре Илгә, ата-бабалар җиренә тугры булып кала. Алар шул рәвешле рухи каһарманлык та күрсәтә.  Герой-шагыйрь үле­менә күп еллар узса да, аның каһар­манлыгы халык күңе­лендә ныграк тамырлана гына бара.

Августның соңгы көннәрен­дә Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада, Ырынбурда, Казанда, Минзәләдә, Җәлилдә һәм башка шәһәр-бистәләрдә Муса Җәлилне һәм җәлил­челәрне искә алу көне уздырыла.

Ырынбур өлкәсенең Мостафа авылында Хәтер көне Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым катнашлыгында оештырылды. Ул әле яңартылган мемориал комплекста булмаган икән һәм менә әтисенең батырларча үлеменә 69 ел тулганда  бирегә килде.

Чулпан ханым белән бергә Мостафага Муса Җәлилнең туганнан туган сеңлесе Е. П. Авдеева, Казанда Муса Җәлил музее мөдире Н. Г. Фәттахова, музейның өлкән фәнни хез­мәткәре Л. Ф. Харрасова, Та­тарстанның халык җырчы­лары М. В. Галиев һәм К. Ш. Сатыев һәм башка кунаклар да герой-шагыйрьне искә алды.

Хәтер көненә килүчеләр Муса Җәлил исемен йөртүче төзекләндерелгән мәктәптә, Җәлил һәйкәле куелган мемориалда булдылар.

— Музей мине таң калдырды, — диде герой-шагыйрьнең кызы, — яңа экспозицияләр, яңача сурәтләү, яңа экспонатлар... Минем күп музейларда булганым бар, ләкин мондыйны беренче тапкыр күрәм.

Ырынбур өлкәсенең мәдә­ният министры В. А. Шориков белдерүенчә, музей күпләрне җәлеп иткән. Димәк, Муса Җәлил татар халкының гына түгел, бөтен Русиянең милли герое!

Ул көнне Чулпан ханым әтисе турындагы истәлеклә­рен­дә яңартты.  Бөтен кеше бу нәфис гәүдәле, акыллы ханымны йотлыгып тыңлады. Әтисен сугышка озатканда ул әле кечкенә кызчык була.  “Әти белән минем арада һәрвакыт ниндидер күзгә күренми торган җепләр бар иде. Ул мине һәрвакыт үзенең эшенә алып барыр,  театрга репетиция­ләргә йөртер иде. Ул һәр буш минутын миңа бүләргә тырышты. Соңгы тапкыр мин аны 1942 елның 12 гыйнварында күрдем. Мин чирләп ята идем. Ул әни белән хушлашырга кергән иде. Кайнар маңгаема салкын кулларын куйды. Ул миңа ягымлы сүзләр әйтте, минем белән хушлашты”. Чулпан Җәлил кызы Җиңү көнен дә хәтергә алды. “Озак көткән Җиңү килгәнен белгәч, әни бик каты елады...”

Еллар узгач кына кечкенә кыз әнисенең ник елаганына төшенә. Бүгенге көндә Чулпан Муса кызы — герой-шагыйрьне замандашлар белән тоташтырып торучы бердәнбер тере күпер.  Әлеге очрашу безгә, сугыш хакында китаплардан гына укып үскән буынга, бик кирәк иде. Хәтерне яңарту, Ватанны ярату өчен.  Һәм үлемсезлек феноменының бар икәнлегенә инану өчен. Моңа бит Муса Җәлил дә инанган булган.

 Чыңгыз Айтматов Муса Җәлилне кешелекнең иң якты идеалларына тиңли. Башкорт язучысы Кирәй Мәргән герой-шагыйрьне Прометей образы белән чагыштыра һәм аның үлемсезлеген ассызыклый: “Муса Җәлил үз батырлыгы белән Прометейдан да югарырак күтәрелде: ул Моабит­ның таш диварына терәлгән килеш үз җанының утын кешеләргә өләште! Шушында аның көче һәм үлемсезлеге”.

 Казанда борынгы Кремль каршында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган, анда ул очып китәргә әзерләнгән бөркет кыяфәтендә. Ләкин очып китәлми, чөнки ике канаты артка каерып бәйләнгән.

Бу һәйкәл буйсынмас ихтыярлы кеше образын, чиксез ныклыкны һәм тиңсез каһарманлыкны гәүдәләндерә. Җәлил образы, һичшиксез, киләчәк буыннарга да шул югарылыкта барып ирешер.

  Виктор ЕВСТИГНЕЕВ,

 “Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең истәлеген мәңгеләштерү”

төбәкара иҗтимагый  фонды рәисе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»