04.09.2013 - Әдәбият

Әдәбият фронтының чая офицеры

“Иҗат кешеләренең туган йортлары берәү генә булмый. Минем дә икенче туган йортым — “Кызыл таң” редакциясе. Бу коллективта мин әдәбиятка ныклап аяк бастым, һәрчак теләктәшлек һәм ярдәм тойдым”. — Нәҗип Асанбаев бу сүзләрне еш кабатлый иде. Моңа нигезе дә бар иде, әлбәттә. 1949 елның декабрендә 28 яшендә ул, артиллерия гвардия капитаны кителен салып, “Кызыл таң”да журналистика мохитенә чума. Ул вакытта татарча чатнатып сөйләшүче һәм ярыйсы шома гына язучы Николай Васильевич Асанбаев дигән керәшен ир-азаматы була. Әти-әнисе һәм поп кушкан бу исем-шәриф тагын биш елдан “Безгә егетләр килде” пьесасы Башкорт академия драма театры сәхнәсенә менү белән рәсми документларда гына калачак.

Ә аңарчы — шактый фаҗигале балалык еллары, авылның сәхнә үзешчәннәре арасына керү, тырышып-тырмашып белемгә омтылу, әдәби әсәрләр яза башлау. Һәм, әлбәттә, 9 елга сузылган хәрби хезмәт. Аның 4 елы —  сугыш юлларында үткән еллар.

Совет властена дүрт ел тулган көндә — 1921 елның 7 ноябрендә хәзерге Бакалы районының Ахман авылында хәлле крестьяннар рәтендә йөргән Василий Петрович белән Анна Васильевна гаиләсендә туа ул. Колхозлар оештырылган елда, Асанбаевларны кулак дип санап, йорт-кураларын тартып алалар, колхоздан чыгаралар. Сөргенгә озатылган мәлдә Василий Петровичның йөрәге ярылып үлә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган Коляга инде арытаба мәктәп ишекләре ябыла. Ул нык җитдиләнә. Әдәби әсәрләр укудан җанына юаныч таба. Такташның “Мокамай“, “Килә­чәккә хатлар”ын яттан белә. Галимҗан Ибраһимов ул вакытта “халык дошманы” дип игълан ителмәгән була әле, аның “Яшь йөрәкләр”, “Тирән тамырлар”, “Казакъ кызы” романнарын “су кебек эчә”.

Минзәлә театры авылларында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен куйгач, үсмернең баш очында күк кабагы ачылгандай була. Өстәвенә, Уфадан Исмә­гыйль дигән кеше Бакалыда театр оештыра, сәхнәдә уйнарлык егетләр, кызлар эзләп, Ахманга килеп чыга. Аның янына Коляны чакырып китерәләр һәм суфлер итеп эшкә алалар. “Автор”, “драматург” дигән сүзләрне үсмер шунда беренче тапкыр ишетә. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ын әзерләгәндә Исмәгыйль ага кинәт юкка чыга, коллектив режиссерсыз кала. Соңыннан билгеле булуынча, аны кулга алганнар. “Мин режиссерлыкны булдыра алыр идем”, — ди ундүрт яшьлек Коля. Һәм өлкәннәрнең ышанычын аклый. Хәтта вак-төяк пьесалар да яза: керәшеннәр тормышыннан, чик сакчылары һәм шпионнар белән бәйле вакыйгалардан.

Бик уңган, эшчән хатын буларак, Анна түти шундый хәлдә дә күмәк хуҗалыкка ярдәмләшеп яши, 1935 елда гаиләне яңадан колхозга алалар. Коляга да “Ахман авылы гражданы” дигән белешмә бирәләр һәм ул Мостафа мәктәбенең бишенче сыйныфына керә. Бер апасы институт тәмамлап, кияүгә чыгып, Куергазы районында эшли икән. Әнисе белән Коляны да үзе белән шунда алып китә. Бер авыз урысча сүз белмәгән Коля Куергазы районы үзәге Ермолаевкада укый башлый. Шуннан Яңа Муса дигән башкорт авылына барып эләгә. Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Рәшит Нигъмәти кебек башкорт әдипләренең иҗаты аның рухи дөньясын баета. Үзе дә шигырьләр язып, Уфага “Яшь төзүче” гәзитенә җибәрә, кайберләре басылып та чыга.

1938 елда Бакалыга 7нчене тәмамлап кайткан егетнең Казанга укырга китү нияте гамәлгә ашмый. Уфага җәяүләп килеп, финанс техникумына укырга керә. Тик әдәбиятка көннән-көн ныграк тартылу үзенекен итә һәм ул бер елдан педагогия институтында укый башлый. Каләм тибрәтүче яшьләргә Язучылар берлеге акчалата ярдәм дә күрсәтә хәтта. Николай аннан бирелгән акчага яхшы пальто алып кия. Тагын бер елдан читтән торып белем алуга күчеп, Ярмәкәйгә татар теле һәм әдәбияты укытырга китә. Анда да озак эшләргә насыйп булмый — армиягә алына.

Хәрби хезмәткә ул Амур елгасы буендагы Благовещен шәһәрендә укчылар дивизиясенә эләгә. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка ашкына. Хәрби кадрлар турында алдан хәстәрлек күреп, аны Рязань артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Ярты елдан соң барыбер фронтка керү теләгенә ирешә. Мәскәү, Калинин, Воронеж, Брянск, Беренче Балтыйк буе фронтларында катнаша. 21 яшендә капитан дәрәҗәсенә ирешкән Николай Асанбаев взводка һәм батареягә командалык итә.

Дүрт ел эчендә үлем янаган меңнәрчә куркынычны кичерә, өч тапкыр һәлак була яза. Батареядән берүзе генә исән калган чаклар да була. Шундый бер очрак турында ярты гасыр үткәч ул “Яралы язмыш” дигән драмасында бәян итте. Әсәрнең уңышлы презентациясеннән соң ул журналистларга түбәндәгеләрне сөйләде: “1941 елның декабреннән 1943 елның октябренә кадәр танкка каршы батареягә җитәкчелек иттем. Ел ярымда немецларның 112 танкын яндырдык. Югарыдагы командирлар миңа Советлар Союзы Герое исеме бирүне юлларга булды. Әмма “Смерш” дигән оешма килеп тыгылды. “Яугирләрең һәлак булган, син исән калгансың, димәк, Туган илгә хыянәт иткәнсең”, дип фикер йөртте алар. Хөкем карарын көтеп, кырык биш көн төрмәдә утырдым. Бәхеткә, тиешле органнар безнең ничек сугышканны җентекләп тикшергән, гаделлек тантана итте, тартып алынган званиене дә, бүләкләрне дә кире кайтардылар. Яңа батарея бирделәр. Шулай итеп, “Яралы язмыш” драмасында чын хәлләр тасвирлана, аның төп герое — мин үзем”.

Сугыш тәмамланганда аның күкрәген ике “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” медале бизи. Шул ук елда туган якка кайтып, электән танышкан Авыргазы районының Балык­лы­күл авылы кызы Наилә Ваһаповага өй­лә­неп, аны хәрби хезмәте дәвам иткән частька алып китә. Әйткәндәй, алар 60 елдан артык бәхетле гомер кичерде, ике кыз, бер ул үстерделәр.

Чая һәм белемле офицер Николай Асанбаевны армия үз сафларыннан җибәрергә ашыкмый әле. Башлап язучы шул ук вакытта әдәбиятта да ярыйсы уңышларга ирешә. Дөрес, аның хезмәте Уфада дәвам итә, Наиләсе педагогия институтында укый. 1946 елның көзендә бер очрашканда Мостай Кәрим аңа Язучылар берлеге, Мәгариф министрлыгы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының балалар өчен әсәрләргә ябык конкурс игълан итүе турында әйтә. Ике көн эчендә “Кәрим” дигән хикәя язып, анда ул икенче урынны ала. Ә беренче урынга билгеле язучы Хәсән Мохтар лаек булган икән. Күренекле әдип Баязит Бикбай да уенлы-чынлы: “Син, Николай, туда-сюда йөрмә, икенең берсен сайла: я генерал, я язучы бул”, — ди.

Асанбаев армиядән җибәрүләрен сорап язган бер генә рапортына да уңай җавап алалмагач, 1949 елның ноябрендә ял ала да Мәскәүгә, артиллериянең баш маршалы Николай Вороновка китә. Берничә көн сагалап торып, маршалның кабул итүенә ирешә. Монда да элекке танышлык үзенекен итә — биш ел элек Воронов яшь капитанга үз кулы белән орден тапшырып киткән була.

“Кызыл таң”га аны мөхәррир урынбасары, бер үк вакытта пропаганда бүлеге мөдире Рәҗәп Хәйруллин янына әдәби хезмәткәр итеп алалар. Журналистикадагы тәүге остазы — ачык йөзле, нечкә күңелле, ярдәмчел, гадел бу кеше белән гөрләтеп эшләп китәләр. Асанбаев әзерләгән материалларны Хәйруллин җентекләп карап чыга, шарты килеп бетмәсә: “Кара аны, егет, материалыңны кара тактага эләм бит”, — дип дусларча бармак яный. Николай погонсыз йөрсә дә, үзен һаман капитан итеп тоя, амбициясе көчле.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.

 (Дәвамы бар).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»