14.09.2013 - Әдәбият

Кешелекле китап

Роберт Миңнуллинның “И, газиз якташларым!” дигән җыентыгы Башкортстанда туып-үскән  күренекле иҗат кешеләренә багышлана

В. Белинскийның: “Кем үз Ватаныныкы түгел, ул кешелекнеке дә түгел”, — дигән сүзләре бар. Ягъни гуманлылык, кешелеклелек төшен-чәләре нәкъ менә ватанпәрвәрлеккә, үз илеңне, туган ягыңны, нигезең-не, якташларыңны, туганнарыңны, газиз әнкәңне яратуга барып тоташа.

Роберт Миңнуллинның   Казандагы “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты табасыннан яңа гына төшкән  “И, газиз якташларым!” китабы юкка гына шагыйрьнең газиз әнкәсенә багышланган язмалары белән ачылмыйдыр. Шагыйрь ана образының иң мөлаем сыйфатларын ачкан, аңа үлемсез җырлар багышлаган,  чын мәгънәсендә оҗмахның аналар аяк астында булуына инанган, бүген дә, үзенең 65 яшендә,  әниле булу бәхетенә ия УЛ бит ул.  “Минем әнкәй хәзер берьюлы өч яссылыкта яши: берсе — Шәммәттә, икенчесе — минем күңелемдә, өченчесе — минем шигырьләремдә, җырларымда... Үзе дә сизмәстән, ул җырга әверелгән Ана”, — дип яза шагыйрь. Арытаба әнкәсенә багышланган шигырьләре китерелә.

Китап балачак хатирәләре белән дәвам итә, шагыйрь үскән мохит, аның якыннары, туганнары белән мөнәсәбәте, балачак хыяллары күз алдына килә.

“И, газиз якташларым!” китабында шагыйрьнең хәләле Клара ханымның түрдән урын алуы да күңелле, әлбәттә. Чыннан да, Яркәйдә туып-үскән кыз — иң тәүдә аның якташы, күңеленә якын кешесе, тормыш юлдашы, язмышташы. Роберт Миңнуллинны шәхес буларак югары күтәргән, аның иманы камиллеген ассызыклаган төп сыйфат — хатын-кызга карата хөрмәт. Ананың бөеклегенә инанган кеше бервакытта да хатынын кимсетмәс, диюләре хактыр. Хәләленә булган мәхәббәт ТУГРЫЛЫК дигән сыйфат белән исбатлана. Роберт Миңнуллин татар әдәбия-тында, ә бәлки дөнья әдәбиятында да, мәңгелек мәхәббәт идеясен тату, дус, тугры гаилә мисалында күтәреп чыккан сирәк язучыларның берсе. Моның өчен шагыйрь алдында баш иясе генә кала.

Китапта шагыйрьләр, язучылар, сәнгатькярләр турында сүз Мостай Кәрим иҗатыннан башлануы бик урынлы. “Башкортстанның данын күтәр-гән, аның исемен еракларга тараткан тарихи шәхесләр арасында Салават белән Мостайдан башка тагын берәрсе бармы икән?” — ди ул. Шунысы үзенчәлекле, автор нинди олпат шәхес турында сүз алса да, гади һәм ихлас итеп сөйли, аңа үз мөнәсә-бәтен ярып сала. Кыска гына мәкаләдә шәхеснең асылын ачып салыр сүзләр таба, Суфиян Поварисовча әйтсәк, сүз, фикер  куәтен эшкә җигә. 

“Наҗар Нәҗми — башкорт әдәбия-тының бәхете. Кадерен белгәннәргә кадерләрлек, бәясен белгәннәргә бәяләрлек шагыйрь. Аның кебек тирән хиссиятле, тирән фәлсәфәле асыл шагыйрьләр бөтен шигърияткә дә тәтеми”, — ди Роберт Миңнуллин татар һәм башкорт әдәбиятының горурлыгы, ике халыкның уртак таланты турында.

Авторның   Фәридә Кудашевага булган мөнәсәбәте дә җырчыга багышлап язылган шигырьләрдә әйтеп бетергесез  соклану, үз күрү белән характерлы:

И, Фәридә апакаем,

Син бит безгә — апа каен...

Апакаем-якташкаем,

Зифа буйлы якташ каен...

Апакаем-җаныкаем,

Үзең — каен, җаның — каен...

Җанлы каен, данлы каен...

Җанны өзә тавышкаең,

Кечкенәдән таныш каен...

Шагыйрь җырчыны үз әниседәй якын күрә. “Әй буе” дигән искиткеч моңлы җырны дөньяда алар гына — Фәридә Кудашева белән минем Әнкәй генә елатырлык итеп җырлый ала”, — ди ул Фәридә Кудашеваның күз карашында җанына якын яктылык, моң тоемлап.

 Китаптагы язмалар зур күләмле түгел. Аларның күбесе юбилей уңа-еннан, кайсы мәрхүм шәхес турында соңгы истәлек буларак язылып ташка басылган. Татарстанның халык язучысы Әмирхан ага Еники белән әңгәмә дә гаҗәеп җанлы һәм җылы. Күренү-енчә, Роберт Миңнуллин журналист буларак та, кешенең күңел серләренә тылсымлы ачкыч таба белә икән. Ул биргән сораулар ялыктыргыч традиционлыктан ерак. Аның әңгәмәләре бер үк вакытта эшлекле һәм дустанә, шаян һәм җитди, ләкин тирән мәгънәле.  Олуг якташы хакындагы икенче бер язмада: “Еники — безнең бәхетебез, горурлыгыбыз, таянычыбыз!”, “Еники — татар әдәбиятының йөзек кашы, йөз аклыгы, иң татарча язучыла-рыбызның иң күренеклесе”, “Ул — татар проза-сының бөек шагыйре”, дип ташка уярдай сүзләрне язып куя ул.

Бөек шәхесләрнең дә, гади каләм ияләренең дә һәркайсының асылын билгели торган сыйфатлар була. Роберт Миңнуллин Әнкәсен, Ватанын яраткан кебек үк, газиз якташлары турында да ихлас яратып яза. Ул кеше-ләргә гаҗәеп дәрәҗәдә игътибарлы һәм ихтирамлы, һәркемнең  язмышын, күңел дөньясын, сәләтен белә — чын, гаҗәеп образлар тудыра.

Мәсәлән, Хәсән Сарьян  турында “Сарьян — даны таралган оста иде”  дип яза ул. Һәм язучының балта остасы, проза остасы, тел остасы булуына басым ясый. Озак еллар этелеп-төртелеп яткан, әмма актуальлеген югалтмаган усал әсәр, талантлы әсәр “Нокталы өтер” повестеның язмышы турында да  күңел әрнеше белән бәян итә. Виктор Гюгоның “Ватанына кадалган хәнҗәр ачысын һәркем үз  йөрәге аша үткәрә” дигән сүзләре бар. Роберт Миңнуллин — талантлар язмышы өчен генә түгел, талантлы әсәрләр язмышы өчен дә тирән борчылу кичерә. Аның һәр мәкаләсендә теге яки бу әдипнең асылын ачу, иҗат энҗеләрен барлау белән бергә, аңа карата булган иҗтимагый мөнәсәбәт чагылыш таба, автор чынбарлыкны бар тулылылыгында ачып сала, хаталар, хөсетлекләр, гаделсезлекләр турында бәреп әйтә.

Сүз сәнгатен бик биеккә күтәргән, олы сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән олуг артист, татарны күтәрүче Айрат Арсланов турында “Татар арысланы” дигән кечкенә мәкаләдә бәян итә.

Башкортстанның атаклы курайчысы, җырчысы, халык артисты Ишмулла Дилмөхәммәтов белән беренче очрашуы, таныш булмаган артистларга балык каптырырга суалчан җыеп бирүе, бергә балык каптырулары турында балачак хатирәләрен яңарта.

Хатын-кыз иҗатчы буларак башка әдәбиятларда тиңе булмаган легендар шәхес, классик язучы, шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче, үз хал-кының язмышын дөньяви масштабта яңгыраткан Зәйнәп Биишева хакында олы хөрмәт, ихлас соклану белән  искә ала. “Хатын-кызның кадерен белгән милләт кенә олы милләт булырга хаклы, хатын-кызны олылаган халык кына озын гомерле була”, — дип фәлсәфи гомумиләштерү ясый ул.

Динис Бүләков, Сафуан Әлибай турындагы истәлекләр дә җанлы. Язучы кем турында сөйләсә дә, иң матур, җете хатирәләрне, кызык хәлләрне искә төшерә. Гаилә мөнәсәбәтләренә, көнкүрешкә караган хатирәләр дә җиңелчә юморга төрелеп, ярату белән бәян ителә. Каләмдәшләренә, якташларына мөкиббәнлек язучының хәтер сандыгына әнә шул кечкенә фактлар, детальләр  булып кереп урнашкан. Һәр сүз, ым кадерле аңа. Ул дусларыннан алган китапларның һәр автографын, истәлек язмасын хәтерли, кадерләп саклый. Үзенә аталган сүзләрне дежур санамый, ихластан кабул итә, үзара мөнәсәбәтләр киштәсенә куя.

Күп истәлекләр инде мәрхүм якташларга багышланган. Шагыйрь Ринат Хәйри турында сызлану белән, аның эчке фаҗигасен үз күңеле аша үткәреп,  иҗатын зурлап яза.  Кушнаренко районы Илморза авылында туып-үскән балалар шагыйрәсе, итагатьле, кече күңелле Зәкия Туфайлова  каләменең иҗади асылы җыйнак кына мәкаләгә сыйган.

Роберт Миңнуллин  сугыш утын кичеп, зур иҗат юлы узып, өлкән яшькә җиткән  Таһир Ахунҗанов, Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмә-туллин, Азат Магазов кебек каләм осталарына мөкиббән. “Аксакаллар турында уйлыйм да, уйлануларымның очына чыга алмыйм, аларның йөзләренә, төс-кыяфәтләренә, буй-сыннарына карыйм да, сокланып туялмыйм, алар язган әсәрләрне, хезмәтләрне укыйм да, аларның талантына, эшчәнлегенә шаккатам”, — ди ул.

 Олуг галим, күренекле тел белгече,  ел аралаш татар, башкорт, рус тел-ләрендә кирпеч калынлыгы гыйльми һәм әдәби китаплар чыгаручы, матбугатта көн-аралаш саллы мәкаләләр белән чыгыш ясаучы халык язучысы Суфиян Поварисовка багышланган язмада авторның да сугышчан рухы, ихлас теләктәшлеге, милләтпәрвәрлеге ярылып ята.

 Дөнья әдәбиятын, дөнья шигъриятен тирән белүче, әдәбият ядкәрләрен яттан сөйләүче  мәңге гашыйк  Рәдиф Гаташ турында да сокланып, хозурланып сүз ала автор. “Энциклопедист Гаташ! Эстет Гаташ! Эрудит Гаташ!”, “Шигъриятнең соңгы романтигы”, — дип атый ул аны.

Китапта  ике республикада яшәп иҗат итүче татар һәм башкорт әдип-ләре турындагы мәкаләләр чиратлашып бара. Һәр якташ турындагы истәлектән соң аларга аталган шигырь юллары, бергә төшкән фотолар урын ала.

Иҗатташ дуслары, якташлары белән фотога төшү — Роберт Миңнул-линның стихиясе. Ул шулай итеп,  мизгелне тарихка уеп калдырмакчы, мө-гаен. Хәзер фотоаппарат кемдә дә бар. Ә кайсыгыз бергә төшкән фотоларны шулай тәртиптә, кадерләп саклый? Ә бит аларның шактые шагыйрь малай чакта ук төшелгән. Болар барысы да аның башкаларга карата тумыштан игътибарлы булуы, кеше кадерен белүе турында сөйли.

Китапның тагын бер асылы — үзәк концепция булып узучы халыклар дуслыгы идеясе.  Авторның якын дусты,  балалар язучысы, шагыйрь, күп җырлар авторы һәм оста башкаручы  Сафуан Әлибаевның 70 яшен котлап язган ачык хаттан соң Фәрдия һәм Сафуан Әлибаевларга багышланган шигыре дә башкорт көе турында:

Ул көйләргә чал гасырлар,

Чал тарихлар сыйган.

Ул көйләрнең катламнары

Нәкъ язмышлар сыман, — диелә анда.

Йөрәгендә башкорт халкына карата ихлас туганлык, дуслык хисе йөртмәсә, башкорт көе турында шулкадәр тирән һәм мәгънәле, тетрәндергеч һәм соклангыч итеп әйтеп бирә алыр идеме  автор?

Ул Кадим Аралбайны “Башкортның иң милли шагыйрьләренең берсе”, дип билгели. Марсель Сәлимов турында: “Шаян талант, шифалы талант!” — ди.  Гөлфия Юнысованы “Башкорт балалары әдәбиятының горурлыгы”, дип атый, Факиһа Тугызбаеваның артык җитди шагыйрә булуын ассызыклый.  Заман рухы белән яшәүче, дөньяның агын-карасын үз йөрәге аша үткәрүче трибун шагыйрь Ирек Киньябулатов хакында сөйләгәндә: “Шагыйрьләргә карап милләткә бәя бирәләр. Ул-бу булса, иң тәүдә шагыйрьгә бармак төртеп күрсәтәләр. Түрәләр, байлар, сәясәтчеләр килә дә китә. Ә ша-гыйрьләр кала”, — диюе белән никадәр хаклы ул! Каләмдәшләре турында сүз алганда бөек хакыйкать телгә килә. Аларның асылы белән бергә яшәеш асылын ача язучы. 

Теләсә нинди хәл-шартларда да үзе булып кала белүче, ярамсыклануга дошман, туры сүзле һәм үткен фикерле Хәсән Назарның иҗади портреты да гаҗәеп тере килеп чыккан.

Күңеленә беренче шигырь орлыкларын салган абыйсы, журналист Зөфәр Хәмидуллин турында автор тирән дулкынланып, җылы рәхмәт хисләре белән яза. Китапта Роберт Миңнуллинның үзе белән әңгәмәләр дә урын алган. Әлбәттә, җыентыкка кергән һәр мәкаләне, чыгышны исемләп чыгу мөмкин түгел. Ләкин аларның һәркайсын йотлыгып укыйсың, хәтта укымыйсың да, ә Роберт Миңнуллин  аларны үзе матур, моңлы итеп сөйләгән кебек. Ялыктырмый, аны тыңлаган саен тыңлыйсы, фәһем аласы, тормыш тәҗрибәсе җыясы килә.

 Жан-Жак Руссоның: “Иң зур батырлыклар Ватанга булган мәхәббәттән ярала”, — дигән сүзләре бар. Әлеге китап та — язучының каһарманлыгы ул. Һәм аның һәр сүзенә якташларына булган ярату һәм ихтирам хисе сеңгән. Кешелекле китабыгыз өчен РӘХМӘТ  сезгә, Роберт абый!

Ләйсән КӘШФИ,

шагыйрә, филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»