28.08.2013 - Әдәбият

Әдәбиятны әдәпсезлек баса!

Кермим кеше биләмәләренә,

Үз җиремдә ташка таш өям.

 Мәһабәт тау түбәсенә менеп,

 Мәхәббәткә шуннан баш иям.

 Саҗидә Сөләйманова.

Тамырында “әдәп” сүзе яткан әдәбият үзенең чишмә башыннан ук кешелекне тәрбияләү максатын йөкләгән.  Нәрсә ул начар һәм нәрсә ул яхшы  икәненә дә без бала чактан әкиятләрдән укып төшендек.  Тугрылык, сафлык идеалларын да татар әдәбияты гомер-гомергә югары тотты. Әдәби әсәрдә азгынлык,  зиначылык, хыянәт, уйнаштан бала табу хурланды, фаш ителде.  Гомер буе никахына тугрылык саклаган тол хатыннар матур идеал булып хезмәт  фронтында гәүдәләндерелде. Кыз килеш 5-6 балалы тол иргә барып, сабыйларга аналарын алыштырган хатын-кыз геройларыбыз  да бар.  Аларның әдәби әсәр герое булырга  өлгермәгәннәре дә җитәрлек.  Кыз килеш урында яткан инвалид белән никах укытып, үзенең чәчәктәй гомерен аңа багышлаучы гаҗәеп туташлар бар. Бер кабат та ир назы күрмәгән кызларның чит балага әни булып гомер итү очраклары  да шактый. Дөньяда үз парларын табалмый калганнар арасында соңгы көнгәчә ата-аналарына, туганнарына шәфкать итеп яшәүче  игелекле, олы йөрәкле туташлар да аз түгел.  Әдәбиятыбыз нәкъ менә башкалар өчен  яшәүче, чын бәхетне, яшәеш ләззәтен шуннан табучы саф күңелле, югары әдәп-әхлак принципларына тугрылыклы затларны данлау өчен хезмәт итәргә тиеш.

a Кызганыч, җәмгыятебез әхлакый йөзен югалта бара.  Бу күренеш хәзер матур әдәбиятыбызга да  ябырыла. Кешенең аңын томалаучы Көнбатыш фильмнарына ияреп, хәзер каләм тоту белән үзебезнекеләр дә  хыянәтне, зинаны пропагандалый башлады.

Оят — ул  хурлыкны алдан күрү, дигән гыйбарә бар. Әдәбиятка ныклы басып керүче оятсызлык хурлыкка калуны максат итеп куя.  Хәзер чынбарлыкта да, әдәбиятта да гөнаһны яшерәсе урынга, аны рекламалау модага кереп бара.  Бер чорда ирсез бала тапкан ялгыз аналар геройга әверелде. Хәзер инде андыйлар гаиләле ирләр белән яшерен никах укытып,  җиргә ныклы басып йөри. Янәсе, Ходай каршында гөнаһлары юылды, кешенең аларда эше булмасын.  Еш кына мондыйлар үзләрен мәхәббәт корбаны итеп тә күрсәтмәкче. Чөнки ирне гаиләсеннән тартып алалмыйлар, ә вакытлыча гына файдаланалар.  Авылларда аналары белән яшәгән ялгыз егетләр тулып ятуга карамастан, ялгыз хатын-кыз үзенә парны алар арасыннан эзләми, ә акчалы, машиналы абзыйларга “үрелә”. Монысы бер хәл. Ә шушы хәлнең җәмгыять сазында яшеренеп кенә ятмыйча, әдәбиятка килеп керүе,  укучыны “урланган мәхәббәт” ләззәте белән сугаруы тетрәнерлек хәл. Әлеге проблеманы 2012 елда вакытлы матбугатта басылган повесть-хикәяләр мисалында да күтәргән идек. Хәзер “урланган мәхәббәт” шигъриятебезгә дә бәреп керә һәм республика матбугаты ишекләрен дә тибеп ачмакчы. Күптән түгел  редакциягә шундый шигырьләр шәлкеме килде.  Чит ир белән яшерен очрашып, зинадан бала табып, аның  гаиләсен гомер буе агулап ятучы лирик геройны  пьедесталга мендерәбез икән, милләтнең әхлагы нишләр, кыз балаларыбыз нинди юлдан китәр?  “Йөрәгенә ике дөнья сыйган” зиначы ир — мәхәббәт кошы, “ата кәккүк” эстетик идеал булсынмыни?

Шуннан бирле ике дөнья йөген

 Иңнәрендә тарта берүзе.

Никахлысы эчен пошырганда,

Хуп күрә ул сулга йөрүне, —

яисә икенче бер автор:

Үз ярыннан арткан бәндә булгач,

Исләренә мине төшерә.

яки өченче берсенең:

Читтән генә карап йөрер

 Баласының үскәнен, —

кебек юллар   зиначының сурәтен  сәнгатьле гәүдәләндерүгә хезмәт итә.

Шулай да, лирик герой, “ата кәккүк”не кире какмый, аны аңларга тырыша, хәтта  аның хәләленә дә “миһербанлылык” күрсәтә:

Ике утта янулары сиңа

 Миңа караганда кыендыр...

Син аны да, миннән бизгән чакта

 Иркә назларыңа коендыр.

Шулай да бер урында: “Димәк, җир кендеге — ул бичә”, — дип көндәшенең статусына ризасызлык белдерә.

Әнә шулай итеп, бүген без матур әдәбиятны шайтанга хезмәткә җигәргә уйлыйбыз.  Юкка гына автор үзе:

“Иблис каны миңа кемнән күчкән” дип аптырамыйдыр.

Мәхәббәт исеме астындагы шаһвәткә, шайтан коткысына бирелү — әхлаклылыкка иң катгый сынау, диләр.  Чын көрәшче — ул үзенең азгын уйлары белән көрәшүче, дигән хакыйкать тә яшәп килә.  Күңел төбендә яткан шайтанга канат биреп, аны күккә күтәрмик, җәмәгать. Башка килгән хурлыклардан ояла, аларны яшерә белик, шигърият киңлегенә алып чыкмыйк,  һичьюгы кешегә күрсәтмик.

Ялгызлыкны язмыш, тәкъдир белән аклап булса да, азгынлыкны аңлап та, аклап та булмый. Чөнки Ходай адәм баласына һәрвакыт сайлап алу шарты куя. Шайтан коткысына биреләсеңме, әллә сабыр итеп, әхлак саклап хәләлеңне көтәсеңме — моны бары син генә хәл итә аласың. Беренче юл — иң җиңеле. Ләкин изгесе, саваплысы түгел, тәмуг утына илтә торган гөнаһлысы. Әдәбиятыбыз да җәмгыятебездәге мондый фәхешлекне яшереп ятмый, тиешенчә хөкем итсен,  укучысын  бозмасын, ә тәрбияләсен иде.

Ләйсән Кәшфи,

 шагыйрә,

Саҗидә Сөләйманова  исемендәге әдәби премия лауреаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»