27.08.2013 - Әдәбият

Җаннан сыкрап чыккан шигырьләр

Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре,  халык шагыйре, Эстониядә, Чехиядә, Венгриядә, Черногориядә, Чувашстанда китаплар нәшер иткән, күп илләрдә һәм республикаларда, шул исәптән Башкортстанда, язмалары  даими басылып торучы актив каләм иясе Вячеслав Ар-Сергиның  күптән түгел татар телендә дә шигъри җыентыгы дөнья күрде.

Роберт Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләм,  Салават Әбүзаров, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Гөлфия Исхакова,  Ибраһим Биектаулы  авторның күңелләргә иң үтеп керерлек әсәрләрен сайлап тәрҗемә иткәннәр.  Китап “Ах, канатлар булса...” дип атала. Удмурт шагыйре турында тулы мәгъ­лүматны Татарстанның халык шагыйре, Ар-Сергиның күп­тәнге дусты, фикердәше Роберт Миңнуллин биргән, китап та аның тәрҗемәләре белән ачыла.

“Ах, канатлар булса...” дип кая ашкына соң шагыйрь,  кая омтыла?  Аның шигырь­ләрендәге әрнү, үкенү, шул ук вакытта,  яктылыкка, иреккә булган көчле омтылыш китапның тышына ук чыккан.  Халык шагыйре, халык улы, әлбәттә, үз милләтенең киләчәге өчен сыкрана, милләттәшләренең тарихка,  телгә, рухи хәзинәләргә битарафлыгы  өчен яна,  авыл­ларның бетүенә борчыла.

Роберт Миңнуллин тәр­җемәсендәге “Удмурт гурты” шигырендә шигырь удмурт авылларының язмышын уйлап сыкрана. Ике шагыйрьне дә моң, моңсулык, туган җир­ләренә, милләтләренә мөкиб­бәнлек якынайта, күрәсең.   “Шулай инде, удмуртларның хәле безнекенә караганда да мөшкелрәк, Ар-Серги аны яхшы белә, яхшы белгәнгә күрә дә аның җаны татарныкына караганда да ныграк өзгәләнә”, дип яза китапка баш сүзендә Роберт Миңнуллин.

Ар-Серги удмурт арасында гына кайнап шагыйрь булып танылучы түгел. Ул әнә шул удмурт гамен, үз күңелендә туган шагыйранә ачышларны дөнья әдәбиятына алып чыгарга омтыла. Шул ук вакытта, үз илендә, телендә, рухында барган җимерелү күренешен яшерми, аларга ачыргаланып җавап эзли. “Алдакчы шагыйрь” шигырендәге парадокслар да чынбарлыкның  бер моделен хасыйл итә.

Шагыйрь әйтсә әгәр:

“Пәри кызын күргәч,

Удмурт күкрәгендә арыслан уянды — тантана,

Үз телендә үз тарихын укый,

Якты киләчәккә ышана”, —

Шагыйрь, мәхлүк, еш көлкегә кала.

Сабый булма, ышанма  аңа!

Ар-Серги — оригиналь фикер йөртүче,  поэзиядә үз юлын тапкан, фикерен хакимият кысаларына карамыйча өзеп әйтә торган гади һәм тапкыр трибун.

Өйрәтмәгез хәерчене

Ватанны яратырга.

Җитәр инде хәерчедән

Тәлинкә ялатырга...

“Нигә син шундый ярлы?”  — дип

Сорамагыз сез аннан.

Аның куллары — сөялле,

 Җиңен күптән сызганган.

(“Сайлау алды чыгышлары уңаеннан”).

Әнә шундый гади генә юлларга бер тарихи формацияне,  халыкның яшәү рәвешен, көнкүрешен, икътисад һәм  алдакчы сәясәт турындагы мәгълүматны сыйдыра алган шагыйрь. Күп чакта ул ачы телле, еш кына йөзеңә бәреп әйтә,  һәр юлдан шагыйрь ­кү­ңе­­лендәге авыртыну, сызлану, сыкрану саркып тора.

Ар-Серги шигъриятенең һәм шәхесенең тагын бер күркәм ягы — үз милләтенә бикләнеп калмау һәм, аерым алганда, татарларны, безнең телне дә якын күрү. Бу аның хезмәт һәм иҗат биографиясе, иҗатташ дуслары белән дә бәйле, әлбәттә. Удмурт шагыйренең татарча укый, сөйләшә белүе  төрки дөньяны да кабул итүе, рухын аңлавы, яңа биек­лекләргә омтылышы  турында сөйли. Һәр тел — дөньяга бер тәрәзә, тә­рәзәләрең күбрәк булган саен, күңелең яктырак була, диләр бит. Удмурт җырының чишмәсе Камага табан агуын шәйләгән шагыйрь “Әни җыры” шигырендә:

Мең юлдан атлаган әни,

Узмаса да Казаннан.

 Җир күчәре — бусагада,

 Шунда җырлар язылган, —

дип яза.

Ар-Серги  лирикасы  үзенең сурәти  гадилеге, табигыйлеге белән аерылып тора. Сөю, мәхәббәт дөньясы да аңа, хыялый романтикадан бигрәк,  реаль төсләре, сурәтле хис-хәрәкәтләре белән ачыла. Динамика, вакыйгалар хәрә­кәтчәнлеге, бәлки, аның шигырьләрен укымлы һәм тормышчан итә торган бил­геләрдер.  Марина Цветаев­аның мондый сүзләре бар: “Самое ценное в стихах — то, что сорвалось”. Ар-Сергиның да  авырту һәм сыкрау аша соклану һәм шатлык  тудырып, җаныннан өзелеп төшкән шагыйранә табышлары  тәрҗемәдә югалып калмый, гомуми әдәби хәзинәбезне баета, иҗатыбызны куәтли.

 Ләйсән Кәшфи,

 әдәби тәнкыйтьче.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»