14.08.2013 - Әдәбият

“Син бит Сөннең Тукае!”

Роберт Миңнуллин. Татар-башкорт дөньясында бу исем һәркемгә таныштыр ул. Җиңел, гади, аңлаешлы тел белән язучы Роберт Миңнуллинның әсәрләрен өлкәннәр дә, балалар да яратып укый. Узган шимбәдә Илеш районында шагыйрьнең 65 яшенә багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге — дәүләт, М. Җәлил исемендәге — республика, Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинны күркәм юбилее белән котларга Башкортстаннан, Татарстаннан, Удмуртиядән бик күп күренекле шәхесләр: дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар аның туган җиренә килде.

Тантаналы чаралар ша­гыйрь­нең туган авылы Шәм­мәттә башланды.

— Хөрмәтле авылдашларым, якташларым, чакырган кунакларым! Мин бу көнне түземсезләнеп көтеп алдым. Сезгә балачак эзләрем сакланган Шәммәтемне, миңа илһам чыганагы биреп торучы Сөнемне күрсәтәсем килде. Бәйрәмне туган нигеземдә башлавым да юктан түгел. Мин үзем Шәммәттә түгел, Нәҗәде авылында дөньяга кил­гән­мен, әмма минем беренче шигырь­ләрем шушы нигездә языла башлады. Шушында минем Люция сеңлем белән Ким энем дөньяга килделәр. Шушында безнең балачагыбыз узды. Әйбәте дә, начары да шушында булды. Биредә әткәй утырткан алмагачлар чәчәк атып утыра иде. Гомер узды, нигез таралды, әнкәй Рәвис абыйга кияүгә чыгып башка урамга күченеп китте. Фән энекәш шушында нигез корырга тиеш иде. Аңа бу урын, нишләптер, ошамады. Ул үзенең яңа йортын яңа урамга салды. Ул — шагыйрь түгел шул. Шагыйрь булса, ул бу нигезне ташламас иде, — диде Роберт Мөгаллим улы. — Миңа бүген бик моңсу, миңа бүген бик авыр, шул ук вакытта миңа бик рәхәт тә. Рәхәт, чөнки 65 яшем тулу уңаеннан туган нигезем урынына тимердән бөгеп эшләнгән бик күркәм беседка куелды. Ул гади генә беседка түгел. Анда әткәем белән әнкәемнең һәм безнең — шушы гаиләдә үскән биш баланың исемнәре уеп язылган. Бу күркәм беседканың идея авторы — минем депутатлык эшчәнлегем буенча ярдәмчем, дустым Роберт Закиров. Шушы игелекле эше өчен аңа чын күңелемнән рәхмәтләремне җиткерәм.

Шагыйрь үзе үскән нигездә ничек шигырь укымый түзәлсен инде? Роберт абый да тантанага җые­лучылар игътибарына туган җиренә багышлап язылган бер шигырен укып ишеттерде.

“Миңа гына кадерледер

Туган җирнең бу тәме.

Туган җирем шушы гына —

Юк, дусларым, бүтәне”, —

дип шигырь юлларын укып бетерүгә барысы да кул чапты.

Аннары шагыйрь Башкортстаннан һәм Татарстаннан килгән каләмдәшләренә һәм иҗатташ дусларына сүз бирде. Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, Башкортстанның халык ша­гыйрьләре Марат Кәримов, Кадим Аралбай, С. Юлаев исе­мендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов, сатира-юмор остасы Марсель Сәлимов шагыйрь турында җылы сүзләр әйттеләр, аңа багышланган шигырьләрен укып ишеттерделәр.

— Роберт Миңнуллин — Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, тоташ төрки дөнь­ясы әдәбиятында һәм шигъ­риятендә лаеклы урыннар алып торучы шагыйрьләрнең берсе. Ул Уфа-Казан арасына да тузан төшерми, туган якларында узучы әдәби һәм мәдәни чараларга еш кайтып тора. Аның 65 яшьлек юбилеен зурлап үткәреп без үзебезне дә зурлыйбыз, үзебезне дә күтәрә­без. Киләчәктә дә бер-беребезне зурлап, бер-беребезне аңлап һәм бер-беребез белән дус булып яшәргә язсын, — диде Риф Тойгынов.

Аннары сүз Татарстаннан килгән бер төркем каләм ияләренә бирелде. Татар­станның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Роберт Миңнуллин­ның иҗатында кызыл җеп булып сузылган әнкәйләр темасына тукталды:

— Роберт, син нинди бә­хетле кеше. Чөнки бүгенге юбилей тан­таналарыңда әнкәең — Гөлҗәүһәр апа да катнаша. Уйлап карасаң, бу бик си­рәк­ләргә генә тияр бәхет, — диде ул ак шәлъяулык ябынып улының гомер бәйрәменә кил­гән Анага сокланып карап. — Син гомерең буе үз әсәр­ләреңдә туган җирең белән беррәттән  газиз Әнкәңне дә данладың. Берсеннән-берсе кабатланмас әсәрләрең аша аны Милләт Анасы, Шигърият Анасы дәрәҗәсенә күтәрдең. Шуның белән син үз дәрәҗәңне дә күтәр­дең, Роберт дустым.

 Гөлҗәүһәр апа белән моннан 35 ел элек танышкан идек. Ул вакытта Актанышта узган сабантуйдан соң син безне, бер төркем язучы-ша­гыйрь­ләр­не: “Туган авылымны, әнкәйне күрсәтим әле үзегезгә”, — дип Шәммәтеңә алып килгән идең. Гөлҗәүһәр апа безне үз балаларыдай кунак итеп, күчтә­нәчләрен биреп Казаныбызга озаткан иде. Шул вакыттан башлап күпме сулар акты, еллар үтте. Еллар үтте,  Гөл­җәү­һәр апа гына үзгәрмәде: мөла­ем­лыгын югалтмыйча 88 яше­нә килеп җитте. Ходай Тәгалә синең үзеңә дә, Роберт, ән­кәңнеке кебек озын гомер бирсен, — дип тәмам­лады чыгышын Рәдиф Гаташ.

Роберт Миңнуллинның якын дусты, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләйнең дә бу көнне әйтер сүзе бар иде:

— Шагыйрьне якыннанрак бе­ләсең килсә, аның туган нигезен барып күр, диләр. Минем дә Ро­бертның туган нигезен күп­тәннән күрәсем килеп йөри иде. Ниһаять, ул көн килде. Шуның белән мин үземне бик бәхетле саныйм, — диде ул һәм тантанага җыелучылар игътибарына Роберт Мөгаллим улының “Нигез” дигән шигырен укып ишеттерде.

Каләмдәшләре чыгышыннан соң Роберт Миңнуллин кунакларны Сөн буена чакырды. Анда барып җитүгә үзен иҗатка рухландыручы, илһам биреп торучы, ике республиканы тоташтыручы Сөнгә карап озак кына уйланып торды. Ниләр кичергәндер  шагыйрь бу минутларда, күңелендә нинди хис-тойгылар кайнагандыр, анысы үзенә генә билгеле. Әмма күзләрендә җемелдәгән яшь бөр­текләре аша Туган Җирнең аның өчен газиз­ләрдән-газиз төшен­чә булуын аңларга мөмкин иде.

Чарага җыелучылар Роберт Миңнуллинга Сөнгә карап озаклап уйланып һәм илһам­ланып торырга мөмкинлек бирмәделәр: һәркайсы аның белән истәлеккә фотога төшеп, күңелләрендәге иң матур теләкләрен әйтеп калырга ашыкты. Кемнәрдер үз теләк­ләрен шигъри сүз аша белдерде, икенчеләр үз хисләрен тальян моңына төреп җит­керде. Шулчак авылның кайсыдыр бер тыкрыгыннан бәй­рәмчә бизәлгән тарантаслы атлар килеп чыкты һәм шу­лар­ның берсе юбиляр шагыйрь һәм аның җәмәгате янына килеп туктады. Җигүле атка утырып, якташларының игътибарына һәм җылы карашларына коена-коена, авыл урамнарыннан узды шагыйрь. Мәртәбәле кунакларга да атларда урын табылды. Алар да авыл урамнарын әйләнде. Урам әй­ләнгәннән соң атлар авыл башындагы сабантуй мәйданы ягына борылдылар һәм тантанада катнашучыларны “Саумысыз, авылдашлар!” дип исемләнгән чарага алып кил­деләр.

Ә бу вакытта мәйдан җыр-биюдән шау-гөр килеп тора иде. Мәйдан тирәли урнашкан эскәмия­ләрдә алма төшәр урын юк. Уттай эш өсте булуга карамастан, һәммәсе биредә. Бәйрәмгә җыелу­чылар арасында нинди генә милләт вәкилләре юк: татары да, башкорты да, урысы да, удмурты да, марие да Роберт Мөгаллим улын гомер бәйрәме белән котларга килгән.

Мәйданга якынлашканда рай­онның Красный Октябрь авылында яшәүче Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәт­кәре, гомере буе тракторчы булып эшләгән Йөзбикә апа Миң­небаева очрады. “Сез дә килдегезмени?” — дип сүз башлауга ул:

— Күрше авылда шундый чара узганда нишләп өйдә ятмак кирәк? Роберт үзебезнеке бит ул! — дип горурланып әйтеп куйды.

Мари милләтеннән булган Йөзбикә апаның якташы турында шундый җылы сүзләр әйтүе Роберт Миңнуллинның татар белән башкортның гына түгел, башка милләт вәкил­ләренең дә яраткан шагыйре булуын ачык дәлилли.

Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чараны ачканнан соң “Сөн” хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәгыйтьҗан Зариповка сүз бирелде:

— Бүген безнең хуҗалык җирлегендә зур бәйрәм. Әгәр Роберт абыебыз булмаса, Сөнебезне, Шәммәтебезне кемнәр генә белер иде дә, кемнәр генә бүген шушы җир­ләрне күрергә килер иде? Безнең төбәкне бөтен татар-башкорт дөньясына танытканыгыз өчен сезгә чиксез рәх­мәтлебез, — диде Фәгыйть­җан Газизҗан улы юбилярга мөрәҗәгать итеп.

Шагыйрьне күркәм юбилее белән котларга Башкорт­стан­ның атказанган архитекторы, Башкорт­станның архитекторлар берлеге рәисе урынбасары Рудольф Әвсәхов, Татарстан­ның атказанган мәдәният хезмәткәре, иҗатташ дусты Илгиз Закиров, Туймазы татар дәүләт театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов, Дүрт­өйле районыннан бер төркем каләм осталары мәдә­ният идарәсе җитәкчесе Азамат Гыйльманов, шагыйрьләр Рафаил Хафизов белән Светлана Васикова да килгән иде. Алар шагыйрь адресына бик күп мактау сүзләре әйттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр.

Татарстанның Яр Чаллы шәһә­ренең “Идел егетләре” фольклор, “Болгар” бию ан­самбльләре, Татар­станның атказанган артисты Айдар Габ­диновның чыгышлары бәй­рәмне тагын да ямьләндереп җибәрде, ә инде Башкорт­станның һәм Татар­станның халык артисты Айдар Галимов сәхнә түренә чыгып баскач, халык гөрләтеп кул чабарга тотынды. Айдар Галимов Роберт Миң­нуллин сүзләренә язылган “Җыр­лыйм туган якта”, “Өян­келәр, тупылллар”, “Яшәргә икән, яшәргә!” җырларын башкарганда башкалар да аңа кушылып җырлап утырды, ә дәртлерәкләр мәйдан уртасына биергә үк төште.

Арытаба бәйрәм чаралары  район үзәге Югары Яркәйдә дәвам итте. Роберт Миңнуллин һәм аның каләмдәшләре ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның музеенда булды. Аннан соң балалар китап­ханәсенә килде. Биредә шагыйрьне һәм аның дусларын икмәк-тоз, җыр-моң белән каршы алдылар.

Шунысы игътибарга лаек, балалар үзәк китапханәсе каршында 20 ел инде “Роберт” лирик-патриотик клубы уңыш­лы эшли. Анда узучы чараларда Роберт Мөгаллим улы даими катнаша. Моннан тыш, ул клубка меценатлык ярдәме дә күрсәтә. Егерме ел вакыт эчендә ул китапханәгә 8 меңнән артык китап бүләк иткән. Шулар арасында күре­некле шәхесләр тарафыннан үзенә бүләк ителгән 500 автографлы китап та бар. Бу юлы да ул китап­ханәгә 2000 данә китап бүләк итте.

Клубка йөрүче балалар да, каникул булуга карамастан, дәррәү булып Роберт абыйларын котларга килгән­нәр. Югары Яркәйдәге 5нче балалар бакчасыннан игезәк кызлар Камилә һәм Ләйлә Шәри­повалар, Иштирәк балалар бакчасыннан Илнар Гыйльметдинов Роберт абый­ларының шигырьләрен сән­гатьле итеп сөйләп, Югары Яркәйдәге 4нче мәктәп укучылары бер шигырен чын артистларча сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Китапханәдә узган чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Рафаил Зинуров, “Истоки” гәзите мөхәр­рире Айдар Хөсәенов, район китапханә системасы директоры Финә Зиннәтул­лина, “Балкыш” клубы рәисе Зә­лифә Кашапова, “Илһам” клубы җи­тәкчесе Клара Хәлиуллина туган көне уңаеннан шагыйрьгә иң матур теләкләрен җиткер­деләр, яңа китапларын бүләк иттеләр.

Китапханәдән соң чарада катнашучылар район мәдәният сараена килде.

— 65 яшьлек юбилеегызны туган җирегездә билгеләвегез безнең өчен зур куаныч һәм мәртәбә. Сезнең һәр иҗат җимешегездә: җыр булсынмы ул, шигырьме, Илеш җире, аның күркәм табигате, уңган халкы зурлана. Бүген исә Илеш халкы Сезнең үзегезне зурлый, — диде тантаналы чараны ачып район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.

Башкортстан Мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев үз чыгышында Роберт Миңнул­линның татар-башкорт дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертүен билге­ләде һәм юбилярга респуб­ликаның  югары Хөкүмәт бүләге — “Халыклар дуслыгы” ордены тапшырды. Ә Татарстанның Мәгариф министры Энгель Фәттахов намуслы хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм Роберт Миң­нуллинның Русия Хөкү­мәтенең югары бүләгенә тәкъ­дим ителүен белдерде.

Арытаба сәхнә түренә шагыйрь­нең иҗатташ дуслары, каләм­дәшләре күтәрелде. Аларның һәркайсы аңа ихлас теләкләрен әйтеп калырга, шагыйрь шәхесе белән бәйле хатирәләре белән уртаклашырга ашыктылар. Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина, Удмурт халык шагыйре Вячеслав Ар-Серги, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, филология фәннәре докторлары, профессорлар Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңне­голов, тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин, язучы Галимҗан Гыйльман шагыйрьне юбилее белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр, юбилее уңаеннан аңа атап язган шигырь­ләрен укыдылар. Шулай ук шагыйрьне гомер бәйрәме белән котларга рес­публиканың — Дүртөйле, Та­тарстанның — Актаныш, Мин­зәлә, Мөслим районнары хакимият башлыклары Ринат Хәй­руллин, Фаил Камаев, Ришат Хә­бипов, Мәхмүт Фәтта­хов, Чакмагыш районы хакимияте башлы­гының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев, күренекле рәссам Вәкил Шәй­хетдинов та килгән иде.

Бу көнне сәхнәдән Роберт Миң­нуллин сүзләренә иҗат ителгән бик күп җырлар  яңгырады. Аларны Башкорт­станның халык артисты, “Сәйяр” эстрада җыр театры җи­тәкчесе, шагыйрьнең авылдашы Идрис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, композитор Илгиз Закиров, район үзешчән сәнгать осталары — Илнар Миңнекәев, Фәнис Яхин, Илнар Шәрәфетдинов, Айдар Рәкыйпов башкарды. Ә Баш­кортстанның атказанган артисткасы Гүзәл Кәлимуллина үзенең теләк­ләрен скрипка моңына кушып җиткерде. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле, мөгаен, шагыйрь­нең кызы Таңсылуның чыгышы булгандыр. Ул әтиләр турында моңлы җыр башкарып, әтисен дә, залдагы тамашачыларны да елатты.

— Мине шушылай зурлаганыгыз өчен Ходай Тәгалә үзегезне зурласын. Ике тугандаш республика җитәкчеле­генә, юбилеема багышланган чараларны югары дәрәҗәдә оештырган Илеш районы хаки­миятенә, мине хөрмәтләп килгән һәммә кешегә ихлас рәхмәтләремне белдерәм, — диде Роберт Миң­нуллин, бәйрәм чараларына йомгак ясап.

Район мәдәният йортында барган чара тәмамлануга барысы да үзәк мәйданга — ике республи­ка­ның күренекле артистлары чыгышын карарга ашыкты. Ярты төнгә кадәр дәвам иткән концертта Айдар Галимов, Фәнүнә Сира­җетдинова, Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Гүзәл һәм Идрис Кәлимуллиннар, Дамира Сәетова, Илнар Миңнекәев, Илнар Шәрәфетдинов, Айдар Рәкыйпов, Фәнис Яхин чыгыш ясады.

Район мәдәният сараенда узган чара барышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан остазы Роберт Миңнуллинга багышлап язган өр-яңа шигырен укыды, аның  соңгы юллары “Син бит Сөннең Тукае!” дип тәмамланган иде. Гомере буе туган җирен, га­­­зиз әнкәсен данлаган, кырык ел әдәби эшчәнлек алып барган Роберт Миңнуллин “Сөннең Тукае” дигән бәяләмәгә чын мәгънәсендә лаек шәхес. Юбилеегыз белән Сезне, Роберт Мөгаллим улы!

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.

(Фоторепортаж)


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»