08.08.2013 - Әдәбият

Шагыйрь янмаса, кем янар!..

Шагыйрь әнисе янында.Каләмдәшебез, дустыбыз, Та­тарстан­ның халык шагыйре Роберт Миңнуллин турында сүземне тарихтан башламакчымын. Чөнки безнең буыннар иҗатташлыгы һәм дуслыгы буш урында гына үсеп китмәгән бит.

Уфа — Казан юллары...

Узган гасырда башкорт һәм татар әдәбиятларының күренекле шәхесләре тормышта аралашып, иҗатта фикердәш булып яшәде. Мондый иҗади дуслык үрнәкләрен Уфадан Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим күрсәтсә, Казан тарафларыннан Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов бәйләнешләрне ныгытуга зур өлеш кертте.

Әдәби вә иҗади бәйләнешләр арытаба Рафаэль Сафин, Марат Кәримов, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Рәми Гариповлар буыны белән Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Әхсән Баяннар аша үсеш алды, көчәйде.

Егерменче йөзнең 80-90нчы елларында, иҗади дуслык бәйләнешләре дулкын-дулкын булып яңа баскычка чыкты. Бу чорда яңа проектларны тормышка ашыру планында ике респуб­ликаның дәүләт нәшриятларында “Кардәшлек киштәсе” (Уфа) һәм “Каләм­нәр туганлыгы” (Казан) серияләрендә алмаш китаплар чыгару матур йолага әйләнде. Бу иҗади дуслык эстафетасын дәррәү алып баручылар арасында Равил Бикбаев белән Равил Фәйзуллин, Ринат Харис һәм Ирек Киньябулатов, Рәдиф Гаташ белән Динис Бүләков, Гәрәй Рәхим һәм Рәшит Шәкүр, Сафуан Әлибай белән Роберт Миңнуллин да бар иде...

Соңгы чордагы иҗади бәйләнеш­ләрне ныгытуга, дуслык күперләрен тергезүгә иң күп өлешне, мөгаен, Роберт Миңнуллин керткәндер. “Уфа – Казан юллары” шигырендә үзе әйтмешли:

Суынмасын ике ара,

Юлым, зинһар, өзелмә.

Юллар булып сузылырмын,

Кирәк булса үзем дә...

Казан — Уфа юлларында

Гомерләр үтте инде.

Мин йөргәнгә генә бугай, —

Шомарып бетте инде.

Роберт байтак өлкән башкорт әдипләре белән дә якыннан таныш, дус булды: Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Муса Гали, Нәҗип Асанбаев, Әнгам Атнабай... Ә инде әтисенең яшьтәше Наҗар абый белән аеруча якын дус та, сердәш тә булуын әйтмәсәк, язык булыр. Наҗар абый үзе дә Робертны үз күрде. Н. Нәҗминең һәркем белән дә дус булып бармавы мәгълүм. Ә менә яшь каләмдәше Робертка ихлас мөнәсәбәтен гомере буена саклады. Наҗар абый Р. Миңнуллинның әле 1990 елда дөнья күргән “Сандугачның туган көне” дигән китабы хакында “Талантның гадилеге” дигән мәкалә язды. Анда башкорт әдәбияты аксакалы татарның яшь таланты үсешенә соклануын һәм зур өметләр баглавын белдерде.

Бик күп әдәбият гыйлеме белгеч­ләренең һәм каләмдәшләренең билге­ләвенчә, Роберт Миңнуллин — шигырь остасы. Ул җырлы-көйле шигърияте белән татар шигырь техникасын янә бер баскычка күтәрсә, шигырьләренә язылган күп популяр җырлары белән татар һәм башкорт җыр сәнгатен баетты.

Р. Миңнуллин “Татарские края” журналына биргән интервьюсында (1994, №8): “Мин барысыннан да элек — балалар шагыйре”, — дип әйтсә дә, вакыт һәм иҗат бу билгеләүгә үз өстәмәсен кертте дияргә була. Хәзер инде Роберт үзен җырчы-шагыйрь, нечкә хисле лирик итеп тә танытты. Ике дистә елдан артык Татарстанның халык депутаты итеп сайланып, кеше язмышлары өчен уйланып, кеше хәле дип сызланып, халык, ил мәнфәгате дип янып яшәүләре дә эзсез үтми. Сәясәтче булганда да ул нечкә күңелле булып кала белә. Ничек моңа ирешәдер — Аллаһ кына белә. Әмма инде менә ничәмә еллар без белгән Роберт Миңнуллин — үткен фикерле шагыйрь, тапкыр телле, күзәтүчән публицист, армас-талмас җитәкче, оештыручы...

“Мәхәббәт исемле ялкында...”

“Мәхәббәт — ул үзе иске нәрсә, тик һәр йөрәк аны яңарта”, — дигәндәй, Робертның мәхәббәт  турында ши­гырьләренең  һәркайсы яңача тойгы уята, хисләр сафлыгы алып килә. Йөрәк­кә үтәрлек моңлы юллар бик самими, табигый, лирик “мин”нең гомер буена сөеп-сөелеп кенә яшәгәненә инанасың.

Газиз әнисенә — Илаһи Шагыйрь Анасына багышланган шигырьләре булсынмы, туган бишеге – Илеше, Шәм­мәте, моңсу җырлы Сөн елгасы, риваять шыбырдаган Хан тавы, дәвер, яшәеш, мәңгелек Вакыт... — барысында да ул лирик шагыйрь, философ, рәссам, акыл иясе... Туган туфрагын, газиз туганнарын, дусларын сагыну дигән бөек, изге тойгы йөрәгендә сыза аның, ул шуның белән яши, шигырь белән сагышларын баса. Шушы бөек тойгы аңа рухи көч тә бирә торгандыр.

Сагынудан, саргаюдан

Мин күпме җыр эрләдем! —

Шул сагыну җепләреннән

Тукылган шигырьләрем...

Ниләр эшлим соң, күңелдә

Шундый җырлар тугачтын,

Сагынырлык туган ягым,

Сөйгән ярым булгачтын...

(“Сагышларым”).

Р. Миңнуллинның Ана образын сынландыручы шигырь­ләре һәр бала өчен газиз булган гүзәл затка йөрәк җыры, хәтта Анага гимн булып кабул ителә, шигырь юллары афоризмга әйләнергә — канатланырга гына тора: “Әнкәйне сайлап алмыйлар — бердәнбер генә бит ул!”, “И, әнкәем — сыңар канат”, “Син җырлардан, әнкәй, әйбәтрәк шул, шигырьләрдән син бит бөегрәк!”, “Иң мөһиме — бу дөньяда көтәр кешең булу!” һ.б.

Шагыйрьнең лирик поэзиясенә карата, гомумиләштереп әйткәндә, шундый фикер уяна. Роберт Миңнуллинның шигырьләре — шифалы ак явым кебек. Ак явым да дөньяны каплап ява да ява, әкрен генә, җиргә сеңдереп кенә сибәли дә сибәли. Робертның шигырь­ләре дә шулай: йөрәктәге уен, алдына алган фикерен күңелләргә сеңдергәнче ипләп кенә, ипле генә яза да яза. Җылы яңгыр астында калганда ничек рәхәт — Робертның шигырьләрен укыганда да шулай. Иркенләп, җайлап, сеңдереп яуган шифалы яңгырга күңел ничек ки­нәнә, алдагы көнгә өмет ныгына — Ро­бертның шигырьләре дә шулай күңел­ләрдә ихласлык, яктылык, изгелек тойгылары уятып, җәлеп итә, җанны тынычлык, иминлек, илаһилык биләп ала.

Виртуоз шагыйрь

Кечкенәләр өчен язу авыр булуы мәгълүм.  Бигрәк тә ул шигырь булса. Бү­ген­ге заман балаларының китап укымавын исәпкә алсаң, бигрәк тә. Китап уку балалар өчен кызык түгел хәзер. Аларга компьютер, кесә телефоны, я электрон китап кызыграк. Шушыларны уйласаң, ис-акыл китәрлек бит. Бала чагыбызда без фәкыйрьләрнең кулына китап килеп эләксә! — Моннан да зур шатлык булмый торган иде. Чиратлашып, талашып, урлашып  укыдык... Заман башка — заң башка дигәннәре шулдыр инде. Безнең буын (җитмешне узганнар) теге чорларда — велосипед, патефон, кул сәгате (булса әле!) заманында торып калды. Ә китап — мәңгелек. Ул үзгәрми, ул торып кала. Дөресрәге, һәрбер яңа буын белән бергә атлый. Әгәр ул китап мавыктыргыч булса, нәрсәгәдер өйрәтсә, яңалык алып килсә, әлбәттә.

Якташыбыз Роберт Миңнуллин әдәбиятка узган гасырның 70нче елларында аяк басты. Лирик шигырьләр язу белән беррәттән, ул балалар өчен дә иҗат итте. Һәм, әйтергә кирәк, бала­лар­­ның яратып укыган шагыйренә әйләнде.  Менә бер генә мисал:

Җиләк

Тибрәндерә җил җиләкне —

Җил әллә җиләктәме?

Шулайдыр шул, җилдән дә

Килә бит җиләк тәме.

Сусау

Сусар түгел мин

Сусарга,

Су салыгыз

Сусарга!

Эчәрмен әле

Сусатса —

Алсу татлы

Су сатса.

Балалар өчен язылган “Акбай цирк карый”, “Айга очтык!”, “Балачак бәйрәмнәре”, “Безнең авыл зоопаркы”, “Энекәш кирәк миңа”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Алма бабай” һ.б. китаплары кечкенәләрдә дә популярлык казанды. Р. Миңнуллинның балалар өчен иҗаты Г. К. Андерсен исемендәге халыкара, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге бүләкләргә лаек булды.

Роберт Миңнуллинның балаларга багышланган шигырьләре гел оригиналь фикерләрдән, өр-яңа ачыш һәм табышлардан тора, сүзләр белән ул искиткеч оста эш итә. Бу өлкәдә ул — виртуоз шагыйрь. Безнең балалар әдәбиятында Робертка җиткән андый виртуоз шагыйрьләр юк. Мәгәр виртуоз кубызчы, Башкортстанның халык артисты Роберт Заһретдинов һәм курайчы, Баш­корт­станның халык артисты Роберт Юлдашев кына бар. Ни чыкса да шул Робертлардан чыга инде! Әфарин!

Остазлык мәктәбе

Туган якларына кайткан саен Роберт Мөгаллим улы  китаплар төяп кайта. Машинасы тулы китап була. Хас та замана Акмулласы. Китаплары шулкадәр күп була, Илештән дә артып кала, Уфага да җитә. Багажник тулы китап.

Дуслары күп шул аның, шуңа китапны да исәпсез алырга туры килә. Нишләсен, дуслар кадерле. Алар көтә.

Соңгы кайтканындадыр әле, Роберт безне бик нык сөендерде: Дүртөйледә үзәк китапханәдәге “Наҗар Нәҗми. Милли җаным” китабының исем туена бер машина китап китерде. Барысына да җиткерә алмагач, безгә, Уфа кунакларына, урамга чыккач, машинасыннан алып таратты.

— Багажникка салып алып кайтканга Наҗар абый үпкәләмәс әле, дидем, — дип мут елмая ул.

— Наҗар абыйның мондый да шәп китабын чыгаруыңа рухы шат булып ятадыр әле, — дим каләмдәшемә рәх­мәт­ләр укып, — мең саваплы булдың...

“Кайдан һәм ничек өлгерә торгандыр инде бу кадәр эшләрнең барысына да? — дип уйлап куям үзем. — Аңа бит беркем дә әзерләп бирми, үзе туплый, редакцияли, төзи, нәшриятка илтә. Хәтта безгә үзе алып кайтып бирә. Бушлай. “Сезне яманга өйрәтеп бетерәм инде”, — дип уйламый микән  дигән уй баштан үтә. Кинәт ул уй югала: “Юктыр. Чөнки белә: китап сүзе бервакытта да яманлыкка өйрәтми...”

Әйе, китап, җыр-моң алышып яшәү­дән дә кыйммәтле, изге эш юктыр ул дөньяда. Халыкларны якынлаштыручы һәм туганлаштыручы рухи күперләр алар. Татар белән башкорт арасындагы әнә шундый рухи күперләр салучы­ларның берсе Роберт дустыбыз Миң­нуллин, Татарстан Республикасының халык шагыйре, халык депутаты.

Хәсән Туфанны күреп, аңардан фатыйха алган Роберт ул.

Сибгать Хәкимне тыңлап, аңардан акыл алган Роберт әле ул.

Әмирхан Еники белән аралашып, аңардан фәһем-сабак алган Роберт ул.

Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеевларга кушылып, иҗатта — яну, янудан иҗат каһарманлыгына өйрәнгән Роберт әле ул... Менә нәрсә ул остазлык мәктәбе.

Хәзер инде Роберт Миңнуллин үзе остаз булыр бай иҗади багаж туплаган узаман. Һәм ул остаз да. Бөркет тә балаларын берьюлы һәм бервакытта гына очырмый. Аның остазлык мәктәбен үткән бөркетләрнең күтәреләселәре алда әле... Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Әмирхан Еники — Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев — Роберт Миңнуллин иҗат чылбыры өзелмәс, дәвамлы булыр. Чөнки ул иҗат чылбыры остазлык мәктәбендә чыныгу үткән, узган буыннар кичерешләрен дә үз рухи булмышына сеңдергән.

Шушы урында фикер юнәлешен янә үзгәртергә, кино тасмасыдай кирегә борырга туры килде. Чөнки Роберт Миңнуллин, бәхетле буын вәкиле буларак,  киңрәк мөмкинлекләргә ия. Өстә­венә ике республика, ике халык баласы. Югарыда телгә алынган остазлык мәктәбе чылбырында Башкорт­станның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең дә урыны бар бит әле. Роберт аны да үзенең бөек остазларының берсе дип саный. Аларның иҗади бәйләнеше Уфада я Казанда, Дүртөй­ледә я Илештә очрашканда гына түгел, ә хатлашу аша даими барды. Мисал өчен, 1982-1996 елларда гына да Наҗар абый Роберт Миңнуллинга егермедән артык хат язган. (Әйтәсе түгел, Н. Нәҗминең Рәдиф Гаташка, Гөлшат Зәйнашевага, Ләбибә Ихсановага, Әмирхан Еникигә, Гамил Афзалга, Сибгать Хәкимгә һ.б. язган йөз­ләгән хатлары үзе бер махсус өйрәнүне таләп итүче эпистоляр жанр, әдәби мохит, шагыйрь дөньясы...)

Остазлык хакында сүзне янә дәвам итәм. Чөнки Роберт Миңнуллинның шигырь-багышлауларында, язмаларында һәм чыгышларында да бу тема үзәктә бара, ул аны урап үтми.

Иң мөһиме, шагыйрь остазларына рәхмәтле. Бәхет түгелмени бу — үзеңнең остазларың белән озак еллар бергә яшәп, аларны туган якларыңа алып кайтып,  авылыңны, ата нигезен күрсәтеп, балачагың үткән Сөн буйларында йөреп чыгу! Кадерле туганнарың, газиз әнкәең белән олы каләмдәш­ләреңне таныштыру — безнең ише иҗат кешеләренә шушыннан да зур шатлык бармы?

Бу җәһәттән Роберт дустыбыз безнең барыбызга  караганда да бәхет­лерәк — ул иҗатта иртәрәк өлгерде, таланты иртәрәк ачылды. Остазлары андагы шагыйрьлек сәләтен вакытында күрделәр һәм таныдылар.

Шагыйрь ораны

Роберт Миңнуллинның шигъ­рия­тендә милли горурлык тойгысы көчле, югары дәрәҗәдә. Үзеңнең кешелек бәяңне һәм милли дәрәҗәңне белү, шуны саклый алу — ул мин-минлек тә, һавалану да, тәкәбберлек тә түгел. Үз милли бәһаңне белү — ул югары интел­лект, мәдәнилек вә әдәп билгесе, тиңнәр арасында тиң халык вәкиле булып сөйләшү дигән сүз.

Р. Миңнуллин — милләтнең әрнү­ләре белән әрнеп югалтуларына ачынып яшәүче шагыйрь. Милләт язмышы, бәхетле бүгенгесе һәм өметле киләчәге өчен ул халык улы буларак та, шагыйрь буларак та (димәк, икеләтә!) җавап­лылык тоя.

Татар телен бернинди дә

Тегермәннәр тарталмады —

Наҗар Нәҗми дөрес әйтә,

Башкортстан татарлары...

Шушы изге җирдә алар

Тапты башкорт туганнарны,

Я, әйтегез, башкорттан да

Безгә якын туган бармы?

Башкортстан татарлары

Башкорт белән бер бишектә.

Татар-башкорт, башкорт-татар

Аерылмас берничек тә!..

Башка шигырьләрендә дә ул ата-бабаларыбызның җир, ирек вә мөстә­кыйльлек өчен гасырлар буена ничек бер төптән күтәрелгәнен, изге көрәш­ләрдә башларын салганын хәтергә төшерә:

Кылычың синең үткен бит,

Җырың синең — ялкынлы.

Кайт, Салават, кайт син безгә,

Күтәр, әйдә, халкыңны!..

Әллә инде көчсезлекме,

Әллә инде гамьсезлек, —

Әле һаман яуланмаган

Син көрәшкән бәйсезлек...

Көтә сине башкорт, татар —

Күңелләре тулы моң...

Кайт, Салават! Гаскәреңдә

Бер яугирең булырмын!

(“Кайт, Салават!”)

Менә кем ул чын көрәшче шагыйрь, трибун һәм илче! Татарстанның асыл горурлыгы! Башкортстаның да, хөр­мәтле Роберт дус, синең белән ихлас го­рурлана, чөнки син үз халкыңның мәнфәгатьләрен генә кайгыртмыйсың, ә, якташ буларак та, шагыйрь буларак та, халык депутаты буларак та, башкорт халкының хәле һәм гаменә битараф түгелсең. Шигырьләрең шул хакта сөйли бит.

Олыгая барган саен күңелләр нечкәрә, бәгырь сыза, юктан гына моңая адәм баласы. Шигырьләреңнән шуны сизәм мин...

Курай булса, борынгыдан

Күңелләргә кайтыр моң.

Туган якка мин үзем дә

Курай булып кайтырмын.

Курай булып кайтырмын да

Моңнар булып тулырмын.

Курай күрсәгез, тыңларсыз! —

Ул курай мин булырмын.

Синең шигъри моңнарыңны татар халкы да, башкортлар да озын-озак тыңласын әле. Тыңлыйк әле, дускай!

Күренекле якташыбыз, Татарстанда яшәүче иң якын дусларыбызның берсе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинны күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз. Иҗа­тың Агыйделдәй ашкынып аксын, сә­ламәтлегең Урал корычыдай ныклы, ру­хың Урал тауларыдай мәгърур булсын!

Сүземне каләмдәшем Роберт Миң­нуллинга багышланган шигыремнән юллар белән йомгаклыйм:

Шагыйрь янмаса, кем янар,

Халкына чыра булып?

Яныйк әле бергәләп

Юлларда маяк булып!..

Кадим Аралбай,

Башкортстанның халык шагыйре.

* * *

Роберт Миңнуллинның 65 яше уңаеннан иҗади чаралар 10 августта Илеш районының Шәммәт авылында һәм район үзәге Югары Яркәйдә үтәчәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»