08.08.2013 - Әдәбият

Мәҗит Гафуригә багышланды

Уфада һөнәри, шулай ук, үзешчән шагыйрьләр, язучылар, иҗат сөючеләрнең очрашуы үтте. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды, Башкортстан Язучылар берлеге башлангычы белән оештырылды. Техник ярдәмне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры күрсәтте.

Мәҗит Гафуринең туган көнендә — 1 августта — халык аның һәйкәле янына митингка җыелды. Башкорт дәүләт академия драма театры менә инде 35 ел аның исемен йөртә. Язучылар берлеге идарәсеннән  Леонид Соколов һәм Марсель Сәлимов чыгыш ясадылар.

Митингны Фонд директоры, күренекле журналист һәм язучы Мадриль Гафуров ачты. Ул җыелучыларны Фонд эшчәнлеге белән таныштырды: “Без Гафурине укыйбыз” фестивале үткәрелүе, Болгариядән Ангел Христов әфәнденең мәдәни миссиясе белән килүе,  “Нарспи” ансамбле белән танышулары, чуваш мәдәнияте, “Килем” татар тарихи-мәдәни үзәкләрендә булулары, Ангел Христовны, Македония язучысы Панде Манойловны һәм профессор Здравко Божиновскины М. Гафури шигырьләрен македония теленә тәрҗемә иткәннәре һәм бастырганнары өчен Мәҗит Гафури исемендәге җәмәгать премиясе белән бүләкләү турында сөйләде.

Арытаба сүзне Марсель Сәлимов алды. Ул митингны алып барды.

Ирек Киньябулатов, 1978 елда Мәҗит Гафуригә һәйкәл ачу тантанасында катнашкан кеше буларак, бу тарихи вакыйганы искә төшереп, шагыйрьгә багышланган шигырен укып ишеттерде.

Соңрак микрофон янына Башкортстан хореографиясе легендасы Хашим Мостаев чакырылды. Ул училищеда укыган вакытында ук “Кара йөзләр” спектаклендә төп героиня Галимәнең энесе Садри ролен  башкаруы турында сөйләде. Аксакал башкорт сәхнәсе йолдызлары Хәләф Сафиуллин, Майя Таһирова, Гүзәл Сөләйманова, Али Бикчурин, Шамил Терегулов биегән “Кара йөзләр” балетының хәзер куелмавына,  бу милли балетны яңадан сәхнәгә чыгарырга теләүче яшь хореографлар булмавына үкенеч белдерде. Хашим Мостаев, шулай ук, күренекле композитор Рим Хәсәновның бу балетны Германиядә кую турындагы хыялы тормышка ашмавы турында искә алып үтте. Ә Рим Мәхмүт улы үзе бу көнне яңа амплуада — берничә шигъри җыентык авторы, Русия Язучылар берлеге әгъзасы буларак чыгыш ясады, “Шомырт” шигырен укып ишеттерде. Аның чыгышын халык җылы каршы алды.

Мәҗит Гафури һәйкәле янына “Истоки” гәзите мөхәррире, Уфадагы әдәби берләшмә җитәкчесе, язучы, тәрҗемәче Айдар Хөсәенов җитәкчелегендәге башкала әдәбиятчылары да килде. Арытаба эстафетаны аның коллегалары алды. “Истоки” гәзите хәбәрчесе, язучы Светлана Гафурова шигыре барысының да күңеленә хуш килде. Мәҗит Гафуринең  дусты, замандашы Зариф Бәширинең шигырьләрен үзенең тәрҗемәсендә язучы Алексей Кривошеев укыды. Арытаба сүзне рәссам, Зариф Бәшири исемендәге мәдәни-әдәби үзәк җитәкчесе, язучының оныгы Энрике Бәшири алды.

Күптән түгел генә үткән “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз” фестивале турында жюри әгъзасы, күренекле телевидение журналисты, Республика татар хатын-кызлары җәмгыяте җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева сөйләде.

Чарада, шулай ук, яңа гына каләм тибрәтә башлаучы шагыйрә Гөлчәчәк Вәлиева, үзешчән тәрҗемәче һәм язучылар Рәис Сәрвәретдинов, Рита Галина, Тәскирә Яхина чыгыш ясадылар.

Тантаналы чарага Мәҗит Гафуринең якташлары — Гафури районы китапханәчеләре төркеме, язучының туганнары һәм якыннары килгән иде.

Люция Камаева,

Мәҗит Гафури исемендәге

Мәдәният фонды советы рәисе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»