03.08.2013 - Әдәбият

Шәммәтнең якты шәме

Әдәбиятны талантлар күтәрә. Әмма алар күп булмый — бармак белән генә санарлык була. Аларның иҗаты югарылыгыннан торып әдәбиятның торышын билгелиләр. Дөресрәге, әдәбият бинасын үз җилкәләрендә әнә шул талантлар — атлантлар күтәреп тора да инде. Хәзерге татар әдәбиятын күтәреп торучы атлантларның берсе, әлбәттә, Роберт Миңнуллин.

Минем китап киштәсендә аның күпкырлы иҗатын үз эченә алган җиде томы буш вакытларымда үзенә чакырып тора. Форсат чыккан саен мин аларны кулыма алам. Гаҗәеп зур һәм бай дөньяны сыйдырган ул томнар. Хисләргә бай, тирән кичерешле лирика дисеңме, мыек астыннан гына елмайган юмор дисеңме, нәниләр егылып укый һәм ятлап ала торган шигырьләр дисеңме, халык күңеленә күчкән җыр текстлары дисеңме, уйландыра торган публицистика, каләмдәшләре-дусла­рының иҗади портретлары дисеңме — барысы да бар монда.

Роберт Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Илеш районы Шәммәт авылында туып үскән. Минем ул авылда булганым бар. Аның ата-бабалары йортының югалган нигезе янында үскән өянкеләрне кочаклап, тирә-якка сокланып карап торганым бар. Яр астында талгын гына, шым гына, үз кадерен белеп кенә Сөн ага. Аның аргы ягында Татарстанның Актаныш районы киңлекләре җәйрәп ята. Ә бу ягында — Башкортстан. Шәммәт менә шушы ике төбәкне бергә тоташтырып тора. Шушы җир балачактан ук булачак шагыйрь күңеленә соңыннан безне сокландырачак иҗат орлыклары салган. Шагыйрь бу хакта үзе болай ди:

Булган фикерем дә, лирикам да

Фәлсәфәм дә туган җиремнән.

Туган җирем читкә җибәрмичә

Тотып тора мине җиңемнән.

Ә “Сөн буена кайтсам” дигән шигырендә җырларының ничек тууы турында яза:

Туган якка кайтсам, әллә нишлим —

Танымаслык булып үзгәрәм,

Очып чыга җырлар кочагымнан,

Нур сибелә башлый күзләрдән.

Әнә шул очып чыккан җырларның берсе — “Әнкәй”:

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җыры көйләп төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп.

Бу җырны менә кырык ел инде ике республикада да җырлыйлар. Бәхетле язмыш!

Гомумән, Роберт Миңнуллин иҗатының матур бер өлешен әнисе турында язылган шигырьләр бизи. Әтисез ятим үскән биш баланы кеше иткән анага шигырьләрдән һәйкәл коярлык. Һәм ул һәйкәлне Роберт койды да. “Сөн буенда Әнкәй басып тора” дигән җырны да искә төшереп китик. Менә аның соңгы куплеты:

Сөн буенда Әнкәй басып тора,

Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.

Әнкәемнең күз яшьләре барда

Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

Менә шундый көтелмәгәнчә көчле образ!

“Әнкәмнең догалары” шигырен алыйк. Үзе үк көй сорап тора:

Ташлама, Әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан.

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

Каткан күңелләрне эретерлек бу җыр да татар белән башкортның авызыннан төшми.

Шагыйрьнең туган авылы Шәммәт ике республиканы тоташтырып тора, дигән идек. Бу изге миссия аның баласына да тапшырылган булып чыкты. Сүзем күңелләрне тоташтыру турында бара. Миңа калса, Роберт ике йөрәкле, ягъни куш йөрәкле шагыйрь. Берсе аның Татарстан дип типсә, икенчесе Башкортстанны үз итә. Моны аның күп кенә шигырьләреннән күрергә мөмкин. Аның Башкортстанда яшәүче дусларына багышлап язылган шигырьләре байтак. Татар-башкорт дуслыгын ул дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрә. Робертның иҗатын ике республика арасына салынган күпергә охшатырга ярыйдыр. Хәер, бу чагыштыруны ул үзе дә куллана. Мәсәлән, “Уфа-Казан юллары” дигән шигырендә:

Күп атладым, күп таптадым

Уфа-Казан юлларын.

Казан-Уфа юлларында

Узды яшьлек елларым.

...Суынмасын ике ара;

Юлым, зинһар, өзелмә.

Юллар булып сузылырмын,

Кирәк булса, үзем дә.

Кирәк булса, уйламый да

Күпер булып ятармын...

Шагыйрьнең палитрасы төрле буяуларга бай, офыгы киң диапазонлы. Бер сүз белән әйткәндә, аның иҗаты — ул заманыбызның чагылышы, замандашла­рыбызның күңел халәте­нең чагылышы. Менә аны борчыган проблеманың берни­чәсе — Татарстан татарлары язмышы, Башкортстан татарлары язмышы, Русия язмышы. Милләт язмышы. Бу тема аның публицистик мәкаләләрендә дә байтак урын алган. Шулай инде, халык язмышын үз язмышы иткән шагыйрь бу четерекле теманы ничек урап үтсен. Ул бит аның бәгырендә, йөрәгеннән кан саркыта. Халкыбыз турында бал-шикәргә манчылган сүзләр әйтә-әйтә аны йоклаткан, уйлау сәләтеннән биздергән заман узды бит инде. Безне йота торган упкынга якынлашып барганда күзгә карап дөресен генә сөйләү фарыз. “Рәсәйдә сугыш бара”, “Без дә яшәгән булабыз”, “Бүгенге хәлләребез”, “Юкмы бер яртың?” һәм башка шигырьләрдә әнә шул проблемалар күтәрелә дә инде. Ә соңгы әйтелгән шигырь безнең бигрәк тә аяныч хәлебезгә кагыла.

Эчкечелек татарның ул

 Милли мәсьәләсе.

Дуңгыз булып эчә татар,

Адәм мәсхәрәсе.

Айныйсыңмы, юкмы инде,

И, исерек халкым?

Ә син һаман кул сузасың:

Юкмы берәр яртың?

Бу шигыре өчен авторга: “Артык күперткәнсең” дип әйтүләре дә ихтимал. Минемчә, бик урынлы күпертү. Әгәр без чирне микроскоп аша зурайтып күрсәтмәсәк, ваемсызлар аны күрәмени, уйланамыни?

Менә шулай еллар буена караңгыда калган күңел почмакларын яктыртып анда нәрсәләр ятканын укучыга ачып сала мондый шигырьләр.

Шагыйрьнең шушы эчке халәте шигырь юлларына күчеп кенә калмый, ул Дәүләт Советы трибуналарыннан да яңгырый. Роберт Миңнуллин, халык депутаты, дәүләт эшлеклесе буларак, үзенең бу вазыйфасын халык мәнфә­гатьләрен яклау өчен файдалана. Бу — сугышчанлык сыйфаты. Ә бит авызына су кабып, кул күтәреп кенә утырудан башка берни белмәгән, үз принцибы, үз фикере, үз карашы булмаган депутатлар да бар лабаса. Аларның саны бер-ике генә түгел. Аларны да кырыс чынбарлыкка кайтарырга кирәктер.

Әйе, караңгылыкны куу өчен яктылык кирәк безгә. Яктылык чәчкән шигырьләр, ялкынлы сүзләр кирәк. Шул уңайдан Робертның туган авылының исемен онытмыйк — Шәммәт. Аның тәүге иҗеге — шәм. Туган төяге әнә шул шәмне, яктылык чәчәр өчен үзенең талантлы улына тапшырган. Ул шәм елдан-ел яктырак яна. Янсын әйдә, сүнмәсен.

Шагыйрь үзенең бер китабын “Бәхетле булыгыз!” дип атаган иде. Бу исем бер дә юктан куелмаган. Ул кешеләрне яратудан килә. Якын кешеләренә генә кеше бәхет тели. Без дә аны яратып, аңа озын гомер, яңадан-яңа биеклекләр яулавын телик.

Марат Кәримов,

Башкортстанның халык шагыйре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»