01.08.2013 - Әдәбият

“Туган җиргә кеше кайта ул...”

Якташыбыз, халык шагыйре Роберт абый Миңнуллинның язмышы турында уйланганда, аның Башкортстан белән элемтәләрен күз алдыма китергәндә һәрвакыт Әнгам Атнабайның: “Туган җиргә кеше киләмени, Туган җиргә кеше кайта ул”, — дигән юллары күңелгә килә... Чыннан да, шагыйрь туган якларына еш кайтып йөри. Дөресрәге, ул Башкортстаннан киткән шикелле дә түгел: һәрвакыт безнең арада, һәрчак безнең белән бергә...

Илеш районының Нәҗәде авылында туган, кечкенә чагында Кыпчак авылында яшәп алган, аннары ата-бабаларының туган авылы Шәммәттә үскән, Аккүз, Югары Яркәй, Карабаш авылларында белем алган, хезмәт юлын Жданов исемендәге колхозда башлаган, урта мәктәптән соң район “Маяк” гәзитендә эшләгән Роберт Миңнуллин тумышы белән генә түгел, бөтен булмышы белән дә Башкортстанның кадерле бер улы дияргә тулы хакыбыз бар. Чөнки егерме яшендә Казанга укырга китсә дә, бөтен гомерен журналистикага, татар әдәбиятына багышласа да, Татарстанда мәртәбәле шәхескә әверелеп, киң билгеле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе булып өлгерсә дә, ул бервакытта да туган Башкортстанын онытмады, туган җире белән бәйләнешләрен өзмәде. Аның гомере дистә еллар дәвамында Казан — Уфа юлларында узды дисәк дә хата булмастыр. Бу аның язмышында да, иҗатында да ачык чагыла. Юкка гына ул үзенең бер китабын “Уфа — Казан юллары” дип атамагандыр. Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Сергиның шагыйрьгә багышлаган китабы да “Шагыйрь Роберт Миңнуллин белән Казаннан Уфага... сәяхәт” дип атала. “Наш дом — Татарстан” журналында узган елны Роберт абыйга багышланган “Роберт Миңнуллинның ике Ватаны” исемле зур бер мәкалә чыккан иде. Анда сүз, әлбәттә, шагыйрьнең торган җире Татарстан белән туган җире Башкортстан турында сүз бара...

Роберт Миңнуллин үзенең күпкырлы иҗаты белән күптән инде республикабыздагы татар һәм башкорт укучыларының күңелен яулады. Аның талантлы иҗаты татарга да, башкортка да бердәй якын һәм кадерле. Моңа иң элек, әлбәттә инде, шагыйрьнең халыкчан шигырьләре, җанга ятышлы җырлары сәбәпче булгандыр. Чыннан да, менә ничә дистә еллар инде татар һәм башкорт композиторларының шагыйрь сүзләренә язылган йөзләгән җырлары Башкортстан радиосы һәм телевидениесе аша туктаусыз яңгырап тора. Халык күңеленә барып җитәрлек тирән мәгънәле, ихластан язылган ул җырларны ике республиканың да талантлы җырчылары башкара. Ни гаҗәп, аларның күбесе яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә яраткан җырларына, дөресрәге, концертларда, бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә җырлана торган халык җырларына әверелеп китте.

Роберт Миңнуллинның туган Башкортстанына, аның халкына хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләре дә Башкортстан матбугатында еш басыла. Аларны татар һәм башкорт телләрендә чыккан төрле җыентыкларда, антологияләрдә дә күрергә мөмкин. “Мин һаман яратам” (1994) һәм “Мин сине яратам” (2008) исемле китаплары башкорт телендә дә басылып чыкты. Аның иҗаты “Антология поэзии Башкортостана. Голоса веков” (2007) китабында урын алган. Шулай ук Роберт Мөгаллим улы турындагы тулы мәгълүматны “Башкирская энциклопедия” академик басмасының 4нче томыннан табып була. Монысы инде шагыйрьнең республикабыздагы мәдәни-әдәби тормышта турыдан-туры актив катнашуын, иҗатының рухи яшәешебездә лаеклы урын тотуын, Башкортстанның күренекле шәхесе булуын рәсми рәвештә тану дигән сүз...

Туган җиргә тартылу, ватандарлык хисләре Роберт Миңнуллинның балачагыннан ук килә шикелле. Туган якны сагыну, җирсү хисе турында ул үзенең балачак истәлекләрендә дә искә алып китә. Шул хис — әнисен, туганнарын, туган нигезен сагыну хисе — аны башта Уфадагы сәүдә-кулинария училищесын, аннары Югары Яркәй урта мәктәбенең тугызынчы классын ташлап, авылына кайтып китәргә мәҗбүр итә. Ә инде Башкортстан дәүләт университетына укырга керү теләге белән Уфага килеп, имтиханнар биреп караса да, конкурстан үтә алмау аркасында, язмыш аны яңадан Илешкә кайтарып җибәрә. Ике ел район гәзитендә эшләргә туры килә: ул анда тормыш тәҗрибәсе туплый, язарга өйрәнә, иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, Уфа матбугатында да еш басыла, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

Башкортстан дәүләт университетына керә алмаса да, бергә имтихан биреп йөргән абитуриент дуслары белән ул бервакытта да элемтәсен өзми, җае чыккан саен алар янына барып йөри, бик теләп аралаша. Өстәвенә, аның яратып йөргән кызы, соңыннан җәмәгате булачак Клара да Бөре педагогия институтында укый башлый. Роберт өчен Казан — Уфа — Бөре арасы гадәти маршрутка әйләнә. Ул Бөредә дә яңа дуслар таба: соңыннан танылган шәхесләр булып киткән Рәиф Әмиров, Әмир Мәхмүдов, Марис Нәзиров белән иҗади элемтәләр урташтыра. Бөредә узган шигырь бәйрәмнәрендә катнаша, еш кына Казан университетында укыган студент шагыйрьләрне дә алып килә. Бик күп билгеле башкорт шагыйрьләре белән дә беренче тапкыр якыннан шунда таныша. Ул шулай ук Башкортстан дәүләт университетындагы “Акчарлаклар” һәм “Шоңкар” әдәби-иҗат түгәрәкләренә йөрүче яшь шагыйрьләр белән дә дуслыкта яши...

Дуслык соңыннан да дәвам итә, шушындый аралашулар Роберт Миңнуллинның яшәү рәвешенә әйләнә. Гәзит-журналларда эшли башлагач та, ул Уфа белән дә, Илеш белән дә элемтәсен өзми. Әле дә хәтеремдә, студент чагымда мин якташыбыз, күренекле язучыбыз Хәсән Сарьян иҗаты белән кызыксына идем. Мәрхүмнең 50 еллык юбилее җиткән чак иде, шул уңайдан язучыбызга багышланган кичә уздырырга кирәк дигән фикер башка килде. Илештәге түрәләрнең берсен дә белмим, тоттым да Казанга, Роберт абый Миңнуллинга шушы хакта хат язып салдым. Нәтиҗәдә, ул район җитәкчеләре белән сөйләште, райком бюросының юбилейны уздыру буенча махсус карары кабул ителде. Язучының туган авылында да, район үзәгендә дә бик матур иҗат кичәсе булды. Әлбәттә инде, Казаннан кайтып, шагыйрь үзе дә катнашты һәм матур итеп чыгыш ясады. Соңрак Роберт абыйның Илештә тагын бер күренекле якташыбыз Әхсән Баянның юбилейларын оештырып, уздырышып йөргәнен дә беләм. Атаклы якташыбыз Рәдиф Гаташ та аңа рәхмәтледер дип уйлыйм, чөнки шагыйрьнең Кушнаренкода узган юбилейлары, иҗат кичәләре турыдан-туры каләмдәше һәм дусты Роберт Миңнуллин ярдәмендә һәм катнашлыгында узды.

Роберт Миңнуллин Уфага еш кайтып йөри. Аны рәсми хөкүмәт яисә парламент делегациясе составында да күрергә мөмкин, язучылар белән бергәләп тә, үзе генә килгән чаклары да була. Юбилейларда да, төрле иҗат бәйрәмнәрендә дә, күренекле шәхесләребезне соңгы юлга озатканда да Татарстан җәмәгатьчелеге исеменнән һәрвакыт диярлек халык депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин катнаша, чыгыш ясый, үзенең ихлас сүзен әйтә. Кайткан саен безнең “Кызыл таң”га да кагылмый калмый. Ул безнең үз кешебез: очрашуларга, бәйрәмнәргә кайта, шигырьләрен бастыра, безнең өчен махсус публицистик мәкаләләр яза, ел лауреатлары була, безнең гимныбызның да авторы. Ул шулай ук “Яшь ленинчы” гәзите мөхәррире булып эшләгән елларында “Башкортостан пионеры” гәзитенең мөхәррирләре Сафуан Әлибаев, Рамил Янбәков белән дә, редакция коллективы белән дә һәрвакыт аралашып яшәгәнен яхшы хәтерлим.

Роберт Миңнуллинның башкорт язучылары белән, Башкортстанда яшәүче татар язучылары белән иҗади дуслыгы — үзе бер уникаль күренеш, якты бер сәхифә, үзе бер зур, әле өйрәнеләсе, языласы тема. Чөнки ул ике әдәбият арасындагы гадәти, гади дуслык кына түгел, ә ике әдәбиятның якынлыгын, туганлыгын, бергәлеген исбатлый торган, тирәннән килә торган дуслык дияр идем мин аны. Ни өчен дисәң, Роберт абый кечкенәдән, хәреф таный башлаганнан бирле татар әдәбияты белән беррәттән, башкорт әдәбиятын да канына, аңына, күңеленә сеңдереп үскән кеше. Юкка гына ул үзенең остазлары итеп Тукай, Такташ, Туфан, Сибгат Хәким белән бергә Мостай Кәримне, Наҗар Нәҗмине, Әнгам Атнабайны да атамый торгандыр. Шунысы да мөһим, шушы остазлык-шәкертлек соңыннан, яшь аралары шактый зур булуына да карамастан, иҗади дуслыкка, рухи туганлыкка да әйләнеп китә. Ул гомере буе үзенең Уфадагы әлеге остазларының, шулай ук өлкән яшьтәге Нәҗип Асанбай, Гайса Хөсәенов, Марат Кәримов, Суфиян Поварисов, Азат Магазов, Ногман Мусин кебек әдипләребезнең җылы карашын, олпат агайларга гына хас ихлас мөнәсәбәтен тоеп яши. Һәм гомере буе аларның олы ышанычын акларга тырыша.

Әлеге дуслык җебе өзелми, яшьрәк буын башкорт әдипләре белән дә дәвам китә. Мин монда иң элек мәрхүм язучыбыз Динис Бүлә-ковны, шагыйрьләребез Сафуан Әлибайны, Равил Бикбаевны, Кадим Аралбаевны, Хәсән Назарны, Ирек Киньябулатовны, Риф Тойгынны, Рамил Янбәкне, Факиһа Тугызбаеваны, Гөлфия Юнысованы, Марсель Сәлимовны, Рим Идиятуллинны, Салават Рәхмәтулланы һәм тагын башка бик күпләрне атап китәр идем. Әлеге әдипләребез Роберт Миңнуллин белән дуслыкларын үзләренең шигырьләрендә, мәкаләләрендә, чыгышларында, әңгәмәләрендә бик күп тапкырлар тәфсилләп язып чыктылар, үз фикерләрен әйтеп килделәр. Башкорт әдипләре аны күптән инде үз каләмдәшләре дип саный. Роберт Миңнуллин үзе дә бурычлы булып калмады. Аның остазларына, каләмдәш башкорт дусларына багышланган шигырьләре, мәкаләләре нәкъ шул хакта сөйли. Аның дуслыгы язучылар даирәсе белән генә чикләнми, билгеле. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Урал Бакиров, Тәлгать Сәгыйтов, Зөфәр Тимербулатов, Рәмис Дәүләтбаев, Раил Әсәдуллин, атаклы академик Марат Илһамов, күренекле галимебез Риза Магазов, режиссер Рифкать Исрафилов, күренекле журналистыбыз Марсель Котлыгалләмов, танылган мәдәният-сәнгать эшлеклеләре Юлай Гайнетдинов, Рәис Исмәгыйлов, мөхтәрәм дин эшлеклесе Мөхәммәт Галләм, рәссамнар Вәкил Шәйхетдинов, Салават Гыйләҗетдинов, Рафаэль Кадыйров, архитектор Рудоль Авсахов... Композиторлар, җырчылар, актерлар... Илештән чыккан шәхесләрне мин әйтеп тә тормыйм.

Ә менә Роберт Миңнуллинның Фәридә апа Кудашева белән олуг дуслыгы турында әйтми китә алмыйм. Бөек җырчының җырларына мөкиббән шагыйрь аның бөтен җырларын да җыеп, биш компакт-диск чыгарды. Җырчы мәрхүмә булганнан соң ТНВ каналы өчен бер сәгатьлек фильм-тапшыру эшләде. Бүгенге көндә Фәридә апага багышланган истәлекләр китабын төзеп бетерде. Китап турында сүз чыккач, шагыйрьнең тагын берничә игелекле эшен әйтеп узыйм. Башкорт шагыйрьләре Тимер Йосыпов, Факиһа Тугызбаева һәм  Равил Бикбаевның татарча шигырь китаплары Казанда Роберт Миңнуллин тәрҗемәсендә басылып чыкты. Соңгы елларда аның тырышлыгы белән берничә якташ әдибебезнең китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Хәсән Сарьянның ул җыеп, төзеп чыгарган “Агыйдел егете” җыентыгы, Рим Идиятуллинның “Хәерле кич” китабы, Илдар Юзеев турында истәлекләр китабы һәм, ниһаять, Наҗар Нәҗминең “Милли җаным” исемле басмасы укучыларда зур кызыксыну уятты. “Милли җаным” китабы өчен Дүртөйле районы хакимияте шагыйрьне Наҗар Нәҗми исемендәге премия белән дә бүләкләде. Шушы урында Роберт Миңнуллинның Бәләбәй районының Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты икәнен дә, Башкортстан-ның атказанган мәдәният хезмәткәре булуын да искә алу урынлы булыр.

Роберт Миңнуллин дәүләт эшлеклесе буларак та ике республика арасындагы хезмәттәшлекне, дуслыкны ныгытуда үзеннән саллы өлеш керткән шәхесебез. Татарстан Дәүләт Советында мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе булган чагында да, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән чорында да ул һәрвакыт Башкортстан парламенты белән элемтәдә булды. 1997 елда Татарстан һәм Башкортстан парламентлары арасындагы хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Татарстан делегациясе составында Роберт Миңнуллин да бар иде. Аннары 2000 елда шушы Килешүне тагын да ныграк эшләтү максат итеп куелган протокол да кабул ителде. Килешүнең эшчәнлеген контрольдә тотучы комиссиянең рәистәше итеп Татарстан парламенты ягыннан Роберт Миңнуллин билгеләнде. Ике парламент арасындагы бәйләнешләр соңгы берничә дистә елда аннан башка узмый да диярлек.

Аннары Роберт Миңнуллинның Татарстан Балалар фонды рәисе чагында Башкортстан Балалар фонды белән кулга-кул тотышып эшләгәнен, туксанынчы елларда ике республиканың Журналистлар берлеге башлангычы белән оештырылган уртак чараларда да актив катнашканын һәм журналистларның әлеге югары дәрәҗәдәге очрашуларын оештыручыларның берсе булуын да искә алып китәргә кирәк. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты белән З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты арасындагы хезмәттәшлектә дә, алар уздырган уртак чараларда да Роберт Миңнуллинның турыдан-туры катнашы бар.

Тагын бер мисал китермәкче булам. Моннан берничә еллар элек ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр, билгеле сәбәпләр аркасында, шактый кискенләшеп китте. Үзара аралашулар кимеде, дустанә йөрешүләр сирәгәйде, ике арада ниндидер күзгә күренми торган, әмма сизелеп торган салкынлык барлыкка килде. Менә шундый чакта кемнең кем икәне күренә дә инде. Кайбер якташ шагыйрьләребез дә туган якларына кайтмас булды. Роберт Миңнуллин исә үзен берни дә булмаган шикелле гадәттәгечә тотты, эчендә нинди генә утлар янса да, тышкы яктан берни дә сиздермәде, Башкортстанда узган төрле мәдәни-әдәби чараларда элекке кебек үк бик актив катнашты. Һәм ике арадагы киеренкелекне ничек кенә булса да йомшартырга тырышты. Нәкъ шул елларда ике республика арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу өчен рәсми булмаган эшче төркем оешты. Татарстан ягыннан академик Индус Таһиров, Башкортстан ягыннан Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Илдус Илешев җитәкләгән комиссия составында танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, иҗат кешеләре арасында Роберт абый белән мин дә бар идек. Без анда ике ел дәвамында эшләдек, чиратлап Уфада, Казанда, Актанышта, Илештә түгәрәк өстәлләр үткәрдек, үзара хезмәттәшлек нигезендә эшләнәсе эшләр, уздырыласы чараларны кертеп план-программалар төзедек. Сөйләшүләрнең, әңгәмәләрнең, бәхәсләрнең, килешүләрнең уртасында, әлбәттә, Роберт Миңнуллин иде. Соңыннан гына белдек, әлеге эшче төркемне оештыру идеясе дә Роберт абыйныкы, башлап йөрүчесе дә Роберт абый булып чыкты. Безнең әлеге эшчәнлегебезнең әһәмияте, матбугат битләрендә ул кадәр олылап яктыртылмаса да, әйтеп бетергесез зур булды. Бу очракта бөек Тукаебызның: “Мин коеп куйган поэт кына түгел, дипломат та, общественный деятель дә...” — диюе Роберт Миңнуллинга аеруча килешеп тора.

Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинны без Башкортстан җәмәгатьчелегенең Казандагы рәсми булмаган илчесе, вәкаләтле халык вәкиле дип исәплибез. Йомышыбыз төшсә, аңа шалтыратабыз, Казанга барсак, аңа кагылмыйча китмибез. Рәсми чараларда гына, республика тормышына кагылышлы мәсьәләләр хәл иткәндә генә түгел, бәлки, шәхси проблемалар килеп туган очракларда да Башкортстаннан килгән якташларына ул һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер тора. Туган районына 8 меңнән артык китаптан торган шәхси китапханәсен бүләк итүе үзе генә дә аның якташларына булган мөнәсәбәте турында сөйли булса кирәк. Билгеле, Башкортстанда туып үскән Казан кешеләре Роберт абыйдан башка да җитәрлек. Алар арасында бик күренекле һөнәр ияләре дә бар. Әмма алар да якташлык хисенең кадерен белүче, якташларын бергә туплап торучы Роберт Миңнуллинны үзләренең иң күренекле якташлары, үзләренең рухи лидерлары дип исәпли.

Ике халыкны, ике республиканы бер йөрәгенә сыйдырган Роберт Миңнуллин өчен ике як та — кадерле, икесе дә — газиз. Шулай булуын ул үзенең иҗаты белән дә, кылган гамәлләре белән дә кат-кат раслап килә. Шуңа күрә дә, халык шагыйре буларак та, күренекле дәүләт эшлеклесе буларак та, аның җәмәгатьчелек алдындагы абруе ике республикада да бердәй югары. Аны барыбыз да хөрмәт итәбез, барыбыз да яратабыз, аның әсәрләрен барыбыз да яратып укыйбыз.

Фаил Фәтхетдинов,

“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире,

филология фәннәре кандидаты.

Фото: Роберт Миңнуллин Башкортстан һәм Татарстан республикалары арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу комиссиясе утырышында чыгыш ясый. Уфа, 2004 ел.

 * * *

10 августта Илеш районының Шәммәт авылында һәм район үзәге Югары Яркәйдә халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 65 яшь тулу уңаеннан иҗади чаралар үтәчәк. “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә, район мәдәният йортында үтәчәк тантаналы кичәдә һәм мәйдандагы зур концертта Башкортстан һәм Татарстанның күренекле җырчылары: халык артистлары Айдар Галимов, Фән Вәлиәхмәтов, Фәнүнә Сираҗетдинова, Лилия, Халит, Илшат, Айнур Халитовлар, Гүзәл һәм Идрис Кәлимуллиннар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Дамира Сәетова, Илгиз Закиров, Гөлназ Закирова, Айдар Габдинов, Мөдәрис Газетдинов, Илшат Сибәгатуллин, Айдар Рәкыйпов, Нефтекама филармониясе артистлары, Яр Чаллыдан “Болгар” ансамбле, шулай ук Роберт Миңнуллинның кунаклары — күренекле татар, башкорт шагыйрьләре һәм язучылары катнашачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»