20.07.2013 - Әдәбият

“Бер хәтерләр әле ватандашлар…”

Күздәй җиләк-үлән арасында —

Араласаң гына табылыр;

Дөньялыкта кемнең кемлекләре

Вакыт җиле искәч танылыр.

Рәшит Гатауллин. Кырыс заманнарда романтик хыялларга төренгән яшьлегемне сагындырып торган якты исемнәрнең берсе ул минем өчен. Безнең эчкерсез һәм сыналган дуслык аның гомер азагынача дәвам итте. Шигъри күңел тоташтырды да, хыял-өметләрне иш итте. Без гел күрше булдык дияргә мөмкин. Туган авылларыбыз күрше иде, “Кызыл таң” редакциясе каршында Әнгам Атнабаев оештырган “Очкын” әдәбият түгәрәгендә күрше утырдык, университетта бер чорда укыдык, соңрак күршеләр булып яшәдек, Татарстан Язучылар берлегенә дә бергә алындык, “Кызыл таң”да озак еллар бергә эшләдек, хәтта ки, икебез дә кызлар сайлый-сайлый, шактый “картаеп беткәч” кенә “гаилә камыты” кидек. Бихисап икән ич бергәлек һәм уртаклыклар…

Узды-китте гомеркәйләр бер тында. Хәзер инде ул — тегендә, мин — монда. Сөйләшәсем килеп китә аның белән кайчакларда. Һәм, Ходайның “амин!” дигәненә туры килептер, Казаннан Рәшитнең энесе — шәп кеше һәм шәп шагыйрь Рәдиф Гаташ шалтыратып, аның хакында гәзиттә җылы сүз әйтүемне үтенде. “Бер җылы сүз”. Өч  көн эзләдем мин ул “җылы” сүзне. Һәм таптым: архивымда сакланган хатлар төргәген исемә төшердем. Аның миңа язган өч дистәдән артык хатын, кулъязмадагы автобиографиясен, 1970 елда “Кызыл таң”да кыскартылып басылган поэмасын укып, валлаһи, аның белән кара-каршы утырып сөйләшкәндәй булдым.

Хатлар! Бүгенге көндә борынгылык, искелек калдыгына әйләнгән матдә, җисем. Мәгәр ул безнең буыннар өчен югалган елларның мөһерсез документы, заман шаһиты. Ул — эчкерсез уй-хисләр, теләк-омтылышлар, өмет-хыяллар белән тулган хәзинә чүлмәге дисәм дә ялгышмамдыр. Шул хәзинәдән авыз иткән бүгенге көн кешеләре хатлар авторының җан сурәтен күз алдына бастырып кына калмас, алар инде тарихта калган заманнарның да сулышын тояр, ә бәлки үзләренә күпмедер дәрәҗәдә сабак, фәһем алыр дигән ышанычтамын. Юк, юк, ялыктыргыч булмаслар алар, мин аның 1965-70 еллар арасында җибәрелгән берничә хатыннан кайбер  өзекләр генә китереп үтәм һәм иң тәүдә Казанда чыккан “Беренче карлыгачлар” дигән күмәк җыентык өчен үз кулы белән язылган автобиографиясенә күз салуыгызны үтенәм. Ул аны 1967 елда редакция машинкасында бастырып җибәрү өчен миңа юллаган иде.

“Мин Башкортстан туфрагында 1938 елны туганмын. Әтием белән әнием дә, ерак бабаларым да гомер буе иген иккәннәр.

Кушнаренко районының Марс авылы. Синдә беренче тапкыр тәпи бастым, җир эшкәртергә, атта йөрергә өйрәндем. Крестьян малае булсам да, нигәдер аттан курка идем мин. Атны авызлыкларга да, атта чабарга да яшьтәшләрдән соңрак өйрәндем.

Еллар үтә… Урта мәктәпне бетердем, колхозда эшләдем. Үземне-үзем белә башлаганнан бирле иң якын укытучым китап булды. Китаплар дөньясында шигърият йолдызлары – Тукайны, Такташны ачтым. Берәм-берәм Пушкин, Есенин, Байрон, Лорка, Назыйм, Мостайлар кабынды.

1961 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Шигърият күгемнең йолдызлары яктырак балкыды, яңадан-яңа йолдызлар кабынды.

Менә 1965 елдан бирле Миякә районында эшлим.

Шигырьләр… Эшем мәктәптә булса, яшәвем — шигырьдә. Хыялый көннәрдә йөгәнсез атка менеп үз йолдызымны эзлим. Гади авыл малаеның шигъри телдә нәрсәдер әйтәсе бар кебек дөньяга. Поэзия авыр бирелә. Атны авызлыкларга өйрәнгән кебек, аны да авызлыклармын шикелле.

Әйтергә теләгәнем шул: әле язылмаган биографиямне шигырь белән укучыларга җиткерермен дип укучыларны ышандырасым килә. Ә уйлар, языла башлаганнар күп.

Әлеге вакытта Миякә районы Илчегол урта мәктәбе әдәбият укытучысының бөтен биографиясе шул гына.

Хыялый өмет хыянәт итмәсә — калганы киләчәк”.

 * * *

“Сәлам, Рим!

Бик исәнмен. Кәеф ярыйсы. Фатир ару. Авыл зур. Мәктәп тә берничә айга чыдарлык. Бу якта табигать шәп. Таулар күп. Урманнар. Әгәр язу ачкычы табылса, бер кочак шигырь алып кайтырмын, поэма һ.б. Укытып булыр төсле. Бала-чаганы әвәрә итеп була. Тел бар. Калганы үзеннән-үзе бара инде ул. Яз миңа Уфа хәлләрен. Мин сагына да башладым инде, черт побери!..”

* * *

“Слушай, синең гәзиттәге шигырьләреңне укыдым мин. Ничего! Тик гел бер тема тирәсендә тапанасың дип кенә пошынып куйдым. Әллә сиңа да минем шикелле (сантыйларча) уңга-сулга чайкалып караргамы? Зыяны булса да, файдасы күп була ул. Ә бу миңа җибәргән шигырең бик ошый. Ятлап та алдым. Шәп бирә беләсең, собака!

Мин дә бик аз язам. Беренчедән, вакыт җитми, икенчедән, дөньясын өйрәнәм. Авылның ләх мужикларыннан, юан хатыннарыннан тормыш өйрәнәм. Көлмә, үтә кызык алар. Бер карасаң, балалар кебек, бер карасаң, философлар.

Авыл бик ошап китте әле. Балаларны бик яратам, алар мине ярата. Шуларны шигырьгә күчерергә иде. Шигърият җирдә җыелып яткан тынчу су түгел, ә канатлы кош, иртәнге җил, таңгы чык. Ул күренми дә, төсе дә, исе дә юк, ә татлы. Кешелекне алып баручы тойгы!”

* * *

“Менә яз галәмәтләре күренә инде. Тамчылар тама. Эч поша, әллә кая ашкындыра. Үзе ирендерә. Кулга берни алган юк. Язу да юк, чурт та юк. Ярый әле балалар бар, шулар белән генә күңелне кү-тәрәм, югыйсә, кояшка сыртын куеп юаш кына күшәп торучы сыер янына бас та ела. Хәлеңне белүче дә булмас.

Син шәһәрдә бит. Анда ни дисәң дә тормыш дәртлерәк, күңеллерәк. Кешеләр ашыга, син дә аларга карап кабаланган буласың. Да, язасы килә. Язганын ыргыта барам. Күңелдәген биреп булмый. Син язганча, бакырлар гына. Кайчан соң бу алтынны табып булыр икән? Әллә гомер буе ком актарып гомер үтәр микән? Черт побери, тормыш поэзиясен биреп булмый, ясалма чыга, яз җиткәч тә җирне сизеп торган крестьян күңелен җыр итеп булса иде…

Рәшит (авыл мөгаллиме, ялгыз интегүче, кояш баласы, гаҗиз шагыйрь)”.

* * *

“Исәнме, Рим туган!

Алдымда синең берәр көн интервал калдырып килгән ике хатың ята. Әйе, синең эшләр һаман рәтләнүгә бармый, күрәсең. Тик университетны син аллалар гына сыена торган җир дип уйлама. Агач күләгәсенә ахмаклар да, акыллылар да җыела бит. Ә Россия иркен. Аның шигырьләре дә, язларын һәм көзләрен үтеп булмаслык баткак юллары да, кичә генә чабатасын ташлаган, силос исе килеп торган кызлары да, “сәмигулла” катнаш кымызлары да җитәрлек. Ә дөнья өстәлендә синең өчен куелган шәрабны беркем дә эчмәячәк.

Минем каникуллар башланды. Менә бүген өйдә генә ятам. Эш юк. Барыр җир дә юк. Урамга чыксаң, кырык килограммлы пальто гына баса, кояш кыздыра. Рәдифкә, пальто алырга дип, 70 сум җибәргән идем дә бит март зарплатасын. Нигәдер, җибәрми әле. Белми ул минем авыл урамы буйлап арттан су агызып йөргәнне.

Кичә кич авыл клубында башкорт поэзиясе турында лекция һәм үземнең берничә шигыремне укыдым. Халык күп иде, әй! Олылар да килгән. Алар күңеленә хуш килерлек итебрәк сөйләргә тырыштым, ә аннан танцы. Ул кызлар күп җыелган. Биергә чакырып аптыратып  бетерделәр. Аннан соң гына таралыштык. Егетләр сызгырып-йөгереп кызлар тота. Мин карт җүләргә әллә ничек ямансу булып китте. Унсигез яшьлек чакларым, юк-бар нәрсәдән ары сөйләшә белмәгән авыл кызына тәүге мәхәббәт тотып йөргән чакларым искә төшеп, күңелем тулды. Ә төн, март төне нинди матур. Күк зәп-зәңгәр. Йолдызлар. Аяк астында каткан кар шыгырдый. Да, шуларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә күңелемә хуш килмәячәген белеп торсам да, йөрәк һаман сантый икән...

Малай, тәмам ияләшеп беттем инде авылга, мәктәпкә. Шактый ук дуслар да, ару гына дошманнар да тупланып бара. Кайда да дошмансыз яшәп булмыйдыр инде. Уфада шигырь ягыннан дошманнар күп иде, үзең беләсең инде, ә монда надан укытучыларга яңалык ошап бетми. Шулай кирәктер инде. Эшләргә, иҗат итәргә дәрт өстиләр, башка ни кирәк?!

Ярый, дустым! Исән булсак, бер җылы итеп күрешербез әле, хет ресторанда, хет кабакта. Безгә кайда да бер. Хатларыңнан ташлама. Мин киткәч, шагыйрь булып беттегез инде, көнләшәм”.

* * *

“Бу хатың мине куандырды әле. Бик әйбәт булган эшли башлавың. Кызык, бик кызык эш ул редакция. Барыгыз да шәһәр күселәре булып бетәсез, без генә авыл мужигы булып калабыз, ахры. Тик чамала, анда йөзләрчә кешенең өмете белән эш итәсең. Каты сындырып, безнең кайбер “агайлар” кебек бармак аша карама. Хис белән, йөрәк белән карарга кирәк аларга.

Бәйрәм эч пошыргыч күңелсез үтте. Йөрәгеңне ачып сөйләшер кеше дә юк. Урамда тузанда тибенеп йөргән тавыктан башка җан иясе күренми”.

* * *

“Менә минем газиз башкайларым әллә кайларга барып олакты. Исән кайтырмынмы, юкмы, белмим. Минемчә, мин гомергә  шушы авылда яшәгән һәм беркайчан да башка җирдә булмаган кебекмен. Кичләрен ишетелгән радио тавышы гына кайдадыр бик еракта, кайчандыр мин дә яшәгән Уфа барлыгын искә төшерә дә, ул да югала.

Мин хәзер шушы ук районның Өршәк-баш-Карамалы урта мәктәбенең завуч урынында утырам. Рус теле һәм география алып барам. Мәктәп зур, укытучыларның берсе дә таныш түгел. Ә ул расписание төзү үзе бер этлек. Күнегеп китәрмен шикелле. Әгәр күнегеп булмаса, Уфага таярмын. Сагындыра, билләһи”.

* * *

“Сагынуларым бара торсын сиңа...” Мин кайчаныр сиңа багышлап язачак “бөек” шигырьнең башы шулай булачак, Рим.

Я, нихәл? Менә мин килеп тә җиттем. Тагын эш. Директор вазыйфасыннан кискен баш тарттым, тагын нишләтерләр. Сөйләшү бик авыр булды булуын.

Шул ук мәктәптә завуч. Кырыкның берсе дә җитми. Ярый, Алла кодрәте белән бары да булыр әле. Менә тагын ялгызлык, тагын уйлану, сагышлану. Юк, ничек булса да авылда калырга ярамый. Авылның бушлыгы, наданлыгы тәмам үтерәчәк.

Сиңа үтенечем: китап кибетендә педучилище өчен рус теле дәреслеге бар иде,  икесе 1 сум тора. Шуны сал әле, үзем онытканмын, ике кисәген дә сал. Әҗере мин баргач булыр”.

* * *

“Син китапларны киләсе атнада салам дигәнсең. Җибәргән чагында һич булмаса бер биш пачка сигарет та сал әле. Монда кытлык. Сиңа догалар укып торырмын.

Менә икенче смена башлана. Ә мин һаман обедка кайта алмыйм әле. Эш, каһәр суккан эш. Минем дә ат кебек эшләр чагым бар икән. Сөякләр шыгырдап тора, малай. Шуның аркасында кыз янына да барып булмый. Ә ул, каһәрең, 12 чакрым ераклыкта. Уйлап кара, тирә-ягың авыл мохите, көннәр суык, җаның ничек туңмасын. Ярый әле сез хат язасыз. Рәдифтән дә хат килде. Ул бу айда журналда эшли башлаган икән. Акча юклыкка зарлана, ул да фәкыйрь шагыйрь. Минем дә кесә тишек.

Рим, сиңа хат язам, тәрәзәдән күрәм: әнә балалар килә. Шундый матурлар, барысын да иркәлисе килә. Беләсеңме, хәтта ике сабый бала беренче класска йөрүче туганнарына ияреп килгәннәр. Укырга исәпләре зур да, ничаклы елап сорасалар да, буйлары җитмәү сәбәпле, алмаска туры килә. Берсе уенчык сумкасына обед салып килгән. Менә шундый хәлне күз алдыңа китер әле, шәпме? Шулай ул, укытуның да романтикасы зур. Кызык та”.

* * *

“Үзем элеккечә. Кичке мәктәп ачтык. Партия, комсомол укулары гөж килә. Рухым сәламәт, җаным яралы, фикер юк. Кайгы корсактан узмый. Тәмам мужик булдым. Сакал үстерәм.

Язып булмый, туган. Ә йөрәк яна. Кайчагында вак-төяк нәрсәләр сызгалыйм. Ә хыяллар, планнар… Бөтен гомергә җитәрлек! Тик халыкка ошарлык итеп язарга Ходай талантны кызганган, күрәсең. Ә синең соңгы циклың ошады. Ну, кайбер нәрсәләр бар кебек, икәү укыганда сөй-ләшербез әле. БДУдагы сабакташлар нишли? Күпләре атказанган шагыйрь булгандыр инде. Да, тормыш бара…

Кызлар мәсьәләсе ничек тора? Сиңа да зимагур булып йөрү җитәр инде, тап берәүсен, өйлән! Балаларыңның игелеген күр, ә? Менә мин дә өйләнергә уйлыйм әле. Тик кызлар күп. Кайсын сайларга белмим”.

* * *

“Исән-сау яшисеңме? Мәскәү якларыннан имин кайттыңмы? Сиңа озак язмый тордым, дөньясы буталып китте. Унбиш көнләп кыл өстендә йөри торгач, тәки тәмугка егылдым. Ул хәзер нинди тәмуг дисеңме? Бар икән ул.

Көздән үк башны райком катыра иде. Мин риза булмыйча килдем. Менә хәзер 15 марттан мин Миякә РК КПССта инструктор!!! Шәп яңгырыймы? Әле гостиницада торам. Квартир эзлим. Кәеф бик начар. Мәктәпкә ияләшкән идем. Бик ямансу озаттылар. Ул балалар… Калды, барысы да калды… Кызлар да калды, кымызлар да калды.

Иртәгә колхозга чыгып китәм. Тикшерергә инде. Чүп эзләргә. Сезнең шикелле. Башта шигырь түгел, чыгыр гына әйләнә. Якын иптәшләр дә юк. Мул гына хат яз. Бер юанырмын”.

* * *

“Әле әллә нинди агымсулар турында концерт тапшыралар. Квартир әбине аулакка озаттым. Китаплар караштырып, син “Кызармыш таң” галиҗәнапларына хат язып утырам. Кулымда Вознесенскийның (Әндри) “Ахиллесово сердце” җыентыгы. “…Бьешся ты в миллиметре от лезвия, ахиллесово сердце мое?!” Шуннан үземнең башыма шундый юллар килә: “моя голова как утрамбованная дорога, не хватает только горячего асфальта…” (Урыс шагыйре диярсең!) Шундый шигырь тотып Уфага барсаң, нинди күз белән карарлар иде икән?

Да, әйтергә онытканмын. Атна-байның соңгы циклын бик тәфсилләп укып чыктым. Публично сиңа мәхәббәтен аңлатканы өчен рәхмәт. Әллә ул сиңа иярә башлаган инде. Сизелә.

Безнең районга командировкага килеп чык. Икәү йөрербез. Нигә шагыйрь ди-гәннәре безнең якка килми ул? Гел генә җайлы якка йөриләр. Әйт, алай ятим итмәсеннәр.

Уфага барасы килә дә, җибәрмиләр. Белсәң иде, бу ничек богаулар белән яшәү. Кысыла, өзелермендер, бу эштә озак яшәп булмас”.

* * *

“Менә 15еннән башлап Илчегол дигән шактый гына зур башкорт авылындамын. Райком, озак кына кычкырышканнан соң, шушы урта мәктәпкә директор итеп җибәрде. Авыл Дим буенда, урман ерак. Дала. Нәкъ Есенин язганча, тәгәрәп  ауна, ят та ела күңелең тулган вакытларда шушы буш, моңсу, чиксез далада. Ә Димнең бигрәк матур җире монда, Рим. Килеп чык. Балык тотарга, көймәдә йөрергә”.

* * *

“Шулай, брат! Менә укытып яткан көн. Тамьян-Таймас дигән авыл уртача гына. Шул ук Дим буенда. Фатих Кәрим туган Ает авылына якын, 15 чакрым чамасы. Авыл, авыл инде, шул ук халык, шул ук умырып ит ашау, ләх булганчы эчү. И агартабыз, и агартабыз, ул лекция укыйбыз, ул политинформация уздырабыз, белмим, файдасы бар микән?

Мин Уфага барып килеп булмасмы дип тора идем дә, ташлап китеп булмый. Сиңа йомышым зур: миңа күзлеккә заказ бир әле. Оправасы белән пыяласы бар. Ышанам, син яхшы итеп эшләтеп җибәрерсең. Шуннан лампочкалар юк бит әле, малай. Бала-чага бик тиз вата, һич җиткереп булмый. Шуларны да посылка итеп хәстәрләрсең әле. Җибәргән китапларыңны алдым. Без фәкыйрьнең йомышларын үтәвең өчен рәхмәт! Дөньялыкта булмаса, кыямәттә изгелегең өчен алырсың. Шулай да, дөньяныкын дөнья-лыкта бүлешеп, бер утырырбыз әле.

Көн саен килгән гәзит аша ватан хәлләрен беләбез. Әйбәт булса, сөенәбез, начар булса көенәбез. Конюх йорты янында мужиклар белән очрашып фәлсәфә ярабыз, махра борып. Әллә ышанмыйсыңмы? Кунакка кайтып кына авылны аңлап булмый ул. Аның эчендә яшәп, катык-сөтен эчеп, идәнендә йоклап, пычрагына батып, суыгында туңып карарга кирәк. Вәт шунда аңлашыла ул!”

* * *

“Хәлләрем бер чама. Менә укуның соңгы атнасын башладык. Аннан ике атна имтихан алам да, эш әзәя. Ягулык китерәсе, буяу, агарту эшләре генә кала. Отпуск шул 1 июльдән булыр инде, шунсыз безнең халыкка эләкмәс. Аннан соң Уфага киләм дә, үзебезнең авылга ял итәргә китәм. Быел берәр ай үзебезнең авылда яшәргә исәп, тик бик туйдырып кына җибәрмәсә. Сезнең тирәгә эшкә урнашу ничек кенә булып чыгар инде. Бу авылда һич кенә дә калмыйм. Я үзебезнең районга, я булса Уфага, Казанга. Син онытма әле, сораш, белеш, гәзиттә урын-фәлән булмасмы? Булса, тиз хәбәр бирерсең...”

Мин бу хатларга бернинди дә аңлатма бирергә җыенмыйм. Аңлатмалар бирә башласам, аларны укучыга да аңлатырга кирәк булачак. Хат — ул шәхси әйбер. Ничек бар — шулай. Иллә мәгәр төпченергә яратучы  зирәк укучылар да барлыгын истә тотып, бер нәрсәгә ачыклык кертмәкчемен. “Нишләп ул алты ел эчендә өч мәктәптә директор булган, райкомда да эшләргә өлгергән? Куып йөртмәгәннәрдер бит?” дип сораулары ихтимал. Җавабым шул: ул оештыру, хуҗалык эшләренә маһир кеше иде. Аның әнә шул сәләтен бик оста файдаландылар. Кайда иске яки җимерек мәктәп – ул шунда. Яңа мәктәп салдырганчыга кадәр. Мин аңа шаяртып, болай ди торган идем: “Рәшит, сине үз ягыңа, яки безнең Чакмагыш якларына күчермәгәйләре әле. Бездә дә тузган мәктәпләр бихисап”. Һәм шулай булып чыкты да.

“Гыйбрәтле язмыш… Укучыларга вакытында барып җитмәгән иҗат… Вакытында, үзе исән чагында чыга алмый калган китап… Укучыларга таныш та, таныш та түгел шагыйрь…” — дип язды Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшитнең Казанда дөнья күргән бердәнбер китабының баш сүзендә. Аны туганнары Рәфит һәм Рәдиф Гатауллиннар җыйды, төзеде, ә Роберт зур булышлык күрсәтте. Иманым камил, аларның бу изгелек-игелекләренә Рәшит дус теге дөньядан рәхмәтләрен ләйсән яңгыры кебек яудыргандыр.

Сүз ахырында минем дә бер сорау бирәсем килә. Тормышта-яшәештә һәм дә иҗатта бәхетле булдымы соң ул? Бәхетле булдыкмы без бар дөньяны яңага, яктыга үзгәртергә җыенган хыялый шагыйрь кисәкләре?! Их-ма, бәндә балаларының бәхет микъдарын хак бизмәннәргә салып үлчәп булса икән лә! Ул үзеннән соң шигъри сүз, уй-хисләр калдырды – бу үзе үк олы мирас, зур бәхет түгелме соң?!

Киттем дә мин, оныттылар диеп,

Юкка гына, дустым, янасың.

Марс урманнары, һай, юксына

Үзе үстергән шагыйрь баласын…

Рим Идиятуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»