13.07.2013 - Әдәбият

Шагыйрь мөлкәте

“Гомер китабы” — заманыбыз көзгесе булырдай якты, акыллы, киң, дустанә күңелле, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле башкорт шагыйре Ирек Киньябулатовның 75 яше уңаеннан нәшер ителгән саллы басма. Китап, каләм иясенең үзе кебек үк, төгәл тәртиптә төзелгән. Башта аның соңгы елларда язылган яңа шигырь-поэмалары, арытаба төрле китапларда дөнья күргән иң яхшы шигъри әсәрләре урын алган.  “Гомер китабы”, чын-чынлап, шагыйрьнең иҗади үсешен, шигъри хәзинәсен тулы күзалларлык китап.

Билгеле ки, Ирек Киньябулатовның иҗат лабораториясе фатирындагы эш кабинеты белән генә чикләнми. Шагыйрь аралашучан, көн саен яңа танышлар, дуслар табарга әвәс кеше. Ул катнашмаган, чыгыш ясамаган иҗат кичәләре, юбилей бармы икән? Мәһабәт гәүдәле, ыспай һәм зәвыклы итеп киенгән Ирек аганың дикъкать белән шигырь укуы һәр чараны җанландырып җибәрә. Шагыйрь иҗатының күп өлешен багышлаулар алып тора. Ләкин болар берсе дә дежур тезмәләр түгел, һәркайсы  шәхеснең асылын чагылдыручы истәлекле, мәгънәле, фә-һемле сәнгать әсәре. Шуңа да Ирек Киньябулатов иҗатын шәхес концепциясе үсеше күзлегеннән бәяләү дөрес булыр. Ул тудырган эстетик идеал бүгенге башкорт әдәбиятының бер алтын баганасыдыр, дисәк тә арттыру булмас. Халкы тарихына рухы белән тамырланган, аның каһарманлыгы белән ихлас горурланучы шәхес киләчәк өчен дә зур җаваплылык тоя, бүгенге заман сорауларына җавап эзли, таба һәм  башкаларны да инандыра.

Китапның беренче өлешендә урын алган “Бородино” балладасында башкорт халкының данлы тарихы, аның батырлары дөньяви масштабтагы хәрәкәтле картиналарда, гыйбрәтле парадоксларда, эчке бер горурлык, шул ук вакытта аларның тиешенчә бәһаланып бетмәгән бөек-леге өчен сызлану мотивларына үрелеп бирелә.

Лейпцигта, Дрезденда да бар

Батыр башкортларга һәйкәлләр,

Тик Уфамда гына  һәйкәлләр юк.

Җилгә оча халык әйткәннәр, —

ди ул, Стәрлетамак районы Аючы авылында башкорт каһарманы Каһым түрәгә һәйкәл ачылу вакыйгасын тасвирлаганнан соң. Шушында ук Бородино яланында башкортларга һәйкәл куелуга да шагыйрь ихлас хуплау белдерә.

Лирик герой ата-баба, тарих алдында гаҗәеп зур бурыч йөкләгән  үткәннәр һәм киләчәк арасындагы варис кыяфәтендә күзаллана. Ул үткәннәрне белергә, тарихи шәхесләрнең исемен мәңгеләштерергә, яңа буынны милләтнең асыл традицияләрендә тәрбияләргә бурычлы. Шәхес концепциясе Ирек Киньябулатов иҗатының башыннан ахырынача узып, аның умыртка баганасын, иҗатының идея-эстетик кыйммәтен  хасыйл итә.

Кеше психологиясе, аның холкындагы үзенчәлекләр, эгоизм, нәфескә бирелү, кешеләр арасындагы этеш-төртеш, көнчеллек, минминлек һәм шуларны тану кыенлыгы “Иң кыены” шигырендә тасвирлана. Эстетик идеал шагыйрь күңелендә мәхәббәтле, киң күңелле, хөсетлектән азат шәхес буларак гәүдәләнә. “Гашыйк кеше — чын кеше”, — ди шагыйрь. Чыннан да аның һәр шигыреннән аерым бер кешегә генә түгел, бөтен дөньяга булган ярату хисе бөркелеп тора. Ә менә “Яратмау” шигырендә лирик герой кешеләрнең бер-берсен яратмавына сыкрану белдерә. Шагыйрә Әнисә Таһировага багышлап язган шигырендә дә автор шәхес һәм “Ярылырдай булган көндәшләр” каршылыгын алгы нәүбәткә чыгара. Ләкин шәхес үз-үзен исбат итсен, алга таба камилләшсен өчен чәмләндерүчеләр дә кирәк икән бит.

Шагыйрь иҗатын буеннан-буена иңләгән шәхес концепциясе “Ташта үскән курай” шигырендә эстетик идеалның югары багланышын хасыйл итә. Ташта үскән курай образы үзе үк тулы бер поэма нигезенә ятарлык. Шагыйрьнең үткен фикере, нечкә тоемлавы күрер күзгә гади генә  матдә — ташның әллә нинди сыйфатларын ача. Баксаң, ташта җан да, гасырлар күз яше, каны, даны да була икән.

Җир тетрәвен белгән, үзе күргән,

Күк күкрәвен, яшен эзләрен.

Ташлар хәтерендә — кыяларның

Калтыраган чагы тезләре.

Алар туым, үлем шаһитләре,

Ант та, хыянәт тә шаһите.

Яткан алар һәрчак кара янып,

Барысына бары “аһ” итеп.

Менә нинди мәгънәви, фәлсәфи тирәнлектә, тулылыкта күрә, аңлый, тоя, шагыйранә сүзләр белән әйтеп бирә шагыйрь таш халәтен!

Ә шул ташта үскән курай ничек үзәк өзгеч моңлы булмасын да, ничек уйландырмасын, сыкрандырмасын, ди?

Шуңа бу моң кыя тетрәнерлек,

Шуңа бу моң ташлар еларлык, —

дип тәмамлана шигырь.

Әнә шул ташларның асылын аң-лаган шагыйрь дә виртуоз курайчы Роберт Юлдашевка багышлап язган шигырендә башкорт кураена мәңгелек шигъри һәйкәл кою бәхетенә ирешкән. Мәңгелек, дип әйтүем очраклы түгел.  Мостай Кәримнең “Ташта үскән гөлләр” шигырендәге кебек мондый гениаль образлар әдәбиятта сирәк туа. Константин Паустовскийның шундый хак сүзләре бар: “Генийның күңел дөньясы шулкадәр бай ки, теләсә нинди тема, теләсә нинди фикер, вакыйга һәм предмет аңардан бетмәс-төкәнмәс ассоциацияләр агымы хасыйл итә”. Бәхеткә, Ирек Киньябулатов иҗатында да шагыйранә ассоциацияләр бихисап. Һәм шушы мәгънәви янәшәлек оригиналь образлар, метафоралар, гаҗәеп оста чагыштыру-тиңләштерүләр дөньясына алып керә. Әлеге шигырьдә дә кеше һәм таш холкы арасында үткәрелгән параллельләр аша автор сүз сәнгатенең, сүз куәтенең мөмкин-лекләрен эшкә җигеп, ташта үскән курай образын яңа биеклеккә күтәрә. Шигырь юллары арасыннан, гүя, башкорт халкы тарихы, аның характер ныклыгы, күңел йомшаклыгы, сагыш-моңы саркып тора. Чын халыкчан шигырь шундый югарылыкта булырга тиештер дә!

Ирек Киньябулатовның “Башкорт моңы” дигән шигыренең нигезендә дә милләтпәрвәрлек, тарихны иң нечкә хисләр белән тою, туган халкы өчен горурлык тойгысы ята.

Башкорт моңы дөнья сыман чиксез,

Анда җирнең

Әллә кайда башы-азагы, меңәр еллык тыны,

 Меңәр еллык шатлык-газабы.

Шагыйрьнең теле гаҗәеп бай, фикере анык һәм үткен. Ул үзенең уй-хисләрен шигъри юлга салганда әнә шул хәзинәләр белән иркен файдалана, кабатланмый, таптанмый, дөньяны, тарихны тулысы белән иңләп, тере шигъри сурәт тудыра, хакыйкатьне яңа бер биеклектән, яңа бер тирәнлектән, башкалар әле ачарга өлгермәгән яңа бер үлчәмнән ача. Ирек Киньябулатов шигырьләрендә градация, ягъни образны тел-сурәтләү процессында фикернең аның саен үткенәя, көчәя, югары ноктагача кылның тартыла, хиснең киеренкеләнә баруы күзәтелә. Бу юлда шагыйрь чагыштыру, метафора кебек сурәтләү чараларын билгеле бер эзлеклелектә максатлы файдалана.  Болар, әлбәттә, шагыйрьнең югары көчләр тарафыннан бирелгән тел ачкычлары, дөньяны илаһи тирәнлектә һәм киңлектә тою, образлы, ассоциатив фикерләү сәләте турында сөйли. Бу гади шагыйранә күзәтү, соклану, хозурлану гына түгел, бу лирик шәхеснең әлеге процесста актив катнашуы, сурәт-вакыйгаларның җанлы булуы, шигырьнең динамикасы дигән сүз.

Моң тауларга, кыяларга сеңеп,

Һаваларда кала сакланып.

Бер тыңлыймын күкләремнән сөзеп,

Бер тыңлыймын җиргә капланып.

Лирик геройның  әнә шулай символик образга керүе үзе үк сәнгатьчәлекнең югары дәрәҗәсе түгелмени?!

Татар-башкорт халкы дуслыгы, төрки телләрне, тугандаш халыкларны бердәм саклау идеясе Ирек Киньябулатовның бигрәк тә багышлау шигырьләрендә тәэсирле.

Тел сагында тору — тору бит ул

Ил сагында, халык сагында.

Мәскәү тагын безне телсез ясап,

Җайлап чукындыру ягында, —

ди ул җитди кисәтеп, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышланган “Мәңге кирәк шагыйрь акылы” дигән шигырендә.

Ике тугандаш халык арасындагы җылы мөнәсәбәтләр шагыйрьнең татар әдипләренә багышлап язган һәр шигырендә үзәк мотив булып тора.

Күпме уйлан, күпме саташ,

Күпме тырыш, күпме маташ,

Тик бер көнгә бер өлкәдә

Булып булса икән Гаташ, —

дип, “Менә шулай” шигырендә Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка юмор аша соклану белдерсә, “Туфаннар бар” шигырендә дуслык идеясе зур фаҗигаләрдә чыныккан тарих илчесенә баш ию рәвешен ала.

Шушы утлар дөрләп янган

Казан да бар, Уфам да бар.

Безгә өлге мең тәмугтан

Янмый чыккан Туфаннар бар,

Туфаннар бар.

* * *

Югарыда лирик шәхеснең теге яки бу процесста актив катнашуы нәтиҗәсендә тере, динамикалы чынбарлык моделе туу турында әйткән идек. Ышандыру көче, психологизм, тирәлек халәте һәм лирик геройның чынбарлыкка булган мөнәсәбәтен укучыга бөтен сыйфатлары белән китереп җиткерү ягыннан “Эссе” шигыре сәнгатьчә югарылыкка дәгъва итә. Авазлар гармониясен нечкә тоючы шагыйрь биредә аллитерация,  ассонанс, диссонанс, эпифора, рефрен, градация кебек поэтик чараларны максатлы файдалана.

Эссе!

Эссе!

Быел эссе!

Урманда да, далада да.

Керер тишек табып булмый

Авылда да, калада да (...)

Чак кабынмый китеп барам

Эчемдәге утларымнан.

Сулышымнан ут бөркелә

Тере күмер — уртларымда.

Эссе!

Шагыйрь табигать күренешләре, бигрәк тә җил образы белән оста эш итә. Яфрак җиле, җылы җил, салкын җил — кешеләр арасындагы мөнәсә-бәтләрне гәүдәләндергәндә, яшәеш мәгънәсе хакында уйланганда табигатьтәге күренешләр, ел фасыллары, вакыт төшенчәсе белән бәйләнешкә керә.

Ирек Киньябулатов иҗатының тәүге чорында ук хронотоп төшенчәсенең сәнгатьчә чагылышы гомер агышына фәлсәфи караш аша тере сурәтләрдә гәүдәләнә.

Ничәнче көз икән китә алар,

Ничәнче яз кире кайталар.

Киткән-кайткан каз юллары җайлап

Маңгайларга икән яталар.

Тагын менә кыр казлары китә,

Кул болгамый калам күз атып,

Казлар белән кире кайтмас якка

Байтак гомеремне озатып, —

ди шагыйрь “Казлар китә”  шигырендә.

Шагыйрь иҗаты гади, элементар, шул ук вакытта тарих сынауларын, табигать зилзиләләрен лаеклы узган, үзләренә меңәр еллык мәгълүмат туплаган образлары белән хәтергә кереп кала. Алда без таш, курай образларына тукталган идек. “Үлән сүзе” шигырендәге көтү таптап йөргән гап-гади үлән образы да шундый  ук чагу. Күпме таптасалар, изсәләр, көйдерсәләр, агуласалар, асфальт белән бастырып куйсалар да, үлән ташны тишеп үсәрлек көчкә ия!  Бу җәһәттән үлән символик образ биеклеген ала һәм шагыйрьнең эстетик идеалына үз төсмерләрен өстәп, аның иҗатындагы шәхес концепциясен яңа биеклеккә күтәрә.

“Сыерчыклар бала очыра” лирик поэмасында шәхес концепциясе адәм баласының яшәеш алдындагы җавап-лылыгы тойгысына тамырлана:

Эзсез-юлсыз оча кош кына.

Кошлар — кошлар инде,

Тик без генә,

Без очмасак иде буш кына.

Әсәр үзәгендә — авызыннан өзеп ашатып, күп михнәтләр күреп оя тулы балалар үстереп, канат куеп очырган сыерчыкка тиңдәш Ана образы. Әйе, кеше язмышы катлаулырак та, аның бурыч-максатлары да кошларныкына караганда күпкә зуррак. 

Жанры буенча лирик поэмадан балладага тартым әлеге әсәрдә әнә шул ике язмыш, янәшә сурәтләнеп, яшәеш закончалыкларының бөтен тереклек өчен бердәй булуын раслый. Әсәр гаҗәеп үзенчәлекле интонациядә бәян ителә, оригиналь калып шигъри аһәңне кошлар дөньясына, алар тавышына аваздаш итә. Акыл һәм хис гармониясе, фәлсәфи тирәнлек, шагыйранә тоемлау Ирек Киньябулатов әсәрләрен хисләр тәэссораты үлчәменә алып чыга.

Табигать һәм җәмгыять законнары арасындагы тәңгәллекне күрү һәм шуны гадәти образларда гаҗәеп тирән һәм инандыргыч итеп ачып бирү — шагыйрь иҗатын әүлиялек белән  сугара.  Әйтик, мәрхүм артист Мөхәммәт Шәрипов истәлегенә багышланган “Имән ауды” шигырен генә алыйк. Шагыйрь үләннәрнең башын ия торган гадәти җил һәм  үлемечле яшен турында сүз алып бара.  “Яшен — үлем үләннәрне түгел, имәнне дә ега”, — ди ул, шәхеснең зурлыгына, олпатлыгына ишарәләп. Профессор Киекбаев истәлегенә язылган “Синең йөрәгең” шигырендә дә күк ишелеп, көнне сүндерүче яшеннең символик образы олы фаҗигане гәүдәләндерә.

Мәгънәви градация, образның йөкләнешен максималь рәвештә арттыру “Салават һәйкәле” шигырендә шагыйрь карашының киңлеге һәм тирәнлеге, ул коралланган максат-концепциянең соңгы чиккәчә төгәллеге турында сөйли. Уфаны балкытып, халыкның батырлык символы булып торучы Салават һәйкәле шагыйрь сүзләре белән әйткәндә “вакытка һәйкәл”, “кайгылардан көйгән җиргә”, “нәфрәткә һәм мәхәббәткә”, “батырлыкка һәм чаялыкка һәйкәл” икән бит.

Һәйкәл булып бастың азатлыкка,

Һәйкәл булып бастың хаклыкка.

Син һәйкәлсең җирдә бердәнбергә —

 Син һәйкәлсең яугир халыкка! —

дип тәмамлана әсәр.

Ирек Киньябулатов үткәннәр шавына, тарих данына исереп яши торганнардан түгел, ул — бүгенге көн яугире, гасырлар алдында үз вөҗда-ны белән җавап тотучы каләм иясе.

Егерменче буат,

Түгелмени оят?

Түңкәрелмәс элек

Намусыңны уят! —

дип заманга күзгә-күз карап, хакыйкатьне ярып сала ул. Ил сәясәтенә ышаныч югалу, җәмгыятьнең әхлакый таркалуы, дәүләтнең икътисади көрчеккә терәлүе, намуссызлык  “Егерменче гасыр” шигырендә рухи протест  төсен ала.

Шул ук вакытта, әдип бүгенге хәл өчен җаваплылык йөкләгән, киләчәкне тудыручы каһарман да.

 Мин — күптәнге,

 Күпне күргән башкорт,

 Чал Урал да миннән яшьрәк, —

дип башлана “Мин — башкорт!” шигыре. Халкының үткәненә тамырланган, аның тарихыннан сут алган лирик герой заман фаҗигасенә битараф кала алмый:

Бүген торсам, Торатаулар тормый,

Күлләр кибә, корый елгалар.

Урманнарны кырып бетерәләр,

Тауларымны бәреп егалар.

Әдәп череп таркалганда, иман югалганда, мөгаен, коткаручы көч борынгыдан, халкыңны, милләтеңне танудан киләдер. Әнә бит “Мин — күптәнге, киләчәкле башкорт”, дип шагыйрь үз заманы афәтенә каршы калкан булып баскан.

Картаясың, димен, картаясың...

Картаямы икән Ирек тә?..

Үткәннәрне һич кайтарып булмас,

Барлык мөлкәтеңне биреп тә, —

дип яза шагыйрь үзе турында бераз моңсу һәм шаян итеп.  “Гомер китабы” —  акчага сатылмый торган, гасырлар киңлегендә дә таушалмас, үткәннәр хәзинәсен киләчәккә алып баручы шагыйрь мөлкәте ул.

Ләйсән Кәшфи,

шагыйрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»