06.07.2013 - Әдәбият

Тел оҗмахы

Әсәр укымлы, үтемле, сәнгати, халыкчан, рухлы, мәгънәле, иманлы булсын өчен каләм остасы тел диңгезе төбеннән гәүһәр сүзләр эзли. Таба. Шатлана. Дулкынлана. Солдатларны сафка буйларына карап тезгән шикелле, сүзләрне әсәр тукымасына мәгънә бөтенлеген искә алып җайлаштыра. Монда эчке мәгънә (сүз алтыны), тышкы ялтыраш (сүз көмеше), милли рух, эпик киңлек, образлылык (сүз-сурәт), идеялелек (сүз-фикер), эмоциональлек тә (сүз-тойгы), телнең тәме дә, каны да искә алынырга тиеш. Фәнил Күзбәковның “Йәшәйеш кануннары” дигән китабын шундый илаһилыклар турында уйлана-уйлана укып чыктым.

Дөресен әйтим: җыентыкның аталышы башта сәеррәк тоелды. Яшәеш кануннары педагогика, психология, философия, тарих һ.б. фәннәрдә өйрәнелә. Шигърияткә ни кысылышы бар аның, янәсе. Бар икән шул. Аның серен “гадилектәге матурлык” дигән гыйбарә белән дә аңлатырга мөмкиндер. Икенче сәбәп: Фәнил Тимерҗан улы Күзбәков – галим, фән докторы, профессор. Башкортстан дәүләт университетында Азия халыклары әдәбияты, башкорт әдәбияты, татар әдәбияты, аларның мәдәнияте буенча лекцияләр укый. Президент аппаратында да (1994-96), Башкортстан мәгарифен үстерү институты ректоры булып та эшләде. Әлеге вакытта “Агыйдел” журналында бүлек мөдире. “Рухият коткарыр” дигән иманлы китап авторы да ул. Димәк, шигърият дөньясына ул әдәби, фәнни, публицистика стильләрен туганлаштырып килеп керә. Әлбәттә, яшәеш кануннары шигърият кануннарындагы тел чаралары ярдәмендә чагылдырыла. Ул хакта китапта да әйтелә: “Шагыйрьнең шигъри җыентыгында лирик геройның күпьяклы, рухи яктан бай күңел дөньясы төрле психологик кичерешләр, катлаулы вакыйгалар тормыш коллизияләре эчендә ачыла. Авторны яшәеш асылы, мәхәббәт, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, намус кебек илаһиятлекләр борчый. Әсәрдәге милли колорит, образлы, кинаяле тел, сурәтләүдәге картиналылык сизгер укучы күңелендә гаҗәеп ассоциацияләр тудырыр, проблемаларның кискен куелышы сискәнеп уйланырга мәҗбүр итәр”.

“Алдынгы булыр илең, Алдынгы булса телең”, – ди шагыйрь. Тарих бабай “бөек” дигән эпитет белән данланган илләрне белә: “Бөек Һун, Бөек Болгарстан, Бөек Венгрия, Бөек Британия”. Төрки халыкларның бөек язучысы Галимҗан Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр” әсәрен “Иске Русия мәмләкәтендә, бөек Башкортстан туфрагында” дип башлый. “Бөек” эпитетын язучы башкорт халкының тел байлыгын, җир асты һәм өсте хәзинәсен, иманлы мөмкинлеген аңлап кулланган. Милләт өчен тел тупланган урын (территория), икътисади ныклык, психологик рухият нигезендә барлыкка килгән мәдәният булу мотлак.

Тел! Тел!! Тел!!! Башкортстанның, Г. Ибра­һимов әйткәнчә, бөек булырга мөмкинлекләре бар. Бөеклекне яулау “тел оҗмахы” рухияте белән дә бәйле.

Башкортстан –

Җирдәге оҗмахтыр,

Оҗмах димәү аны гөнаһтыр, –

ди Фәнил Күзбәков. Бу сүзләрдә мәкаләмне “Тел оҗмахы” дип атавымның изге сере дә ачыклана. “Тел тәме”, “тел яме”, “тел рухияте”, “тел илаһияте”, “тел байлыгы”, “тел бөеклеге”, “тел сәнгате”, “тел бизәге”, “тел ачкычы”, “тел асы­лы”, “тел гәүһәре”, “тел мәрҗәне”, “тел энҗесе”, “тел җимеше”, “тел ширбәте”... Нинди генә атамалар юк тел турында! Ә төрле гыйбарәләр: “Тел – күңел көзгесе”, “Тел – милләт көзгесе”, “Теле барның – иле бар”, “Тел – мәхәббәт ачкычы”, “Тел – сүз сандугачы”, “Тел – ана җаны”, “Тел – ата рухы”, “Тел – милләт бәхете”, “Тел – Аллаһ рухияте”... Шулардан чыгып – “Тел оҗмахы”. Шуларны аңлату өчен шагыйрь җыентыкта бик күп чагыштыру һәм сынландыру (метафораның бер төре) куллана.

Сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы, кыскалык, җанлылык, гыйззәтлелек өчен генә түгел, патриотик тәрбия (Ватанны сөю), эстетик тәрбия (матурлык ярату), хезмәт тәрбиясе (физик рухиятлелек), сүз тәрбиясе (иманлылык) җәһә­теннән дә кулланылган классик чагыштырулар мөселманнарда ерак тарих таңыннан ук килә: “Якутә биңзәр сәнең яңакларың” (“синең яңакларың якут ташына охшаш”, Кол Гали, XIII гасыр, Гүзәл Зөләйханың пәйгамбәр Йосыфны зурлавы); “Дулкынлы үлән диңгезе арасыннан назлы кыз йөреше кеби боргаланып-боргаланып аккан елга... (Г. Ибраһимов); Казахстан, Кыргызстан, Башкортстан җирләрен матур һәм батыр йөрәкле нәфис кызга чагыштырып тасвирлау (Гайса Хөсәенов) һәм, ниһаять, Башкортстанны җирдәге оҗмах итеп күрә белү (Фәнил Күзбәков).

Фәнил каләмдәш бу сурәтләү-тасвирлау чарасын шигъри эстетика ярдәмендә генә түгел, фәнни-педагогик гәүһәр белән дә иманлы итә. Аның шулай булуына минем дә иманым камил! Әлеге чагыштыруларда Ватан, сугыш, табигать, мал, тарих, күк, вакыт, тел, ана, кыз, мәхәббәт, холык, вакыйга, күренеш, факт һ. б. шуларга охшаш темалар символлаштырыла. Алар төрле сыйфаттагы җөмләләр кысасында гамәлләш­терелә: “Күбәләктәй гөл таҗлары бер-берсенә иелә, чәчкәләрнең гашыйк телен гашыйклар гына белә”; “Ком бөртегенең гәрәбәдәй балкуы”; “читтәге мәл, мәгънәсез төштәй, эзсез югала”.

Яки:

Ярсу да икән Инҗәр –

Бар булмышыңны биләр;

Орчык кыздай бөтерелеп,

Үзәкләрне мең өзәр.

Монда “орчык кыздай” (объект) белән Инҗәр (субъект) икесе бергә егәрлелек, җитезлек, матурлык вазыйфасында туган җирнең бер гүзәл картинасын күз алдына бастыра. Ахыр чиктә ул башкорт халкының эчке хосусияте белән дә бәйле.

1755 елда Батырша явын оештырудагы төп сәбәпләрнең берсе – башкортны үз җирендәге тоз яткылыкларыннан мәхрүм итү. “Сиракуз” – Нью-Йорк штатындагы кала. Атама борынгы грекларның шул исемле шәһәре белән бәйле, чөнки, тәүгеләрендәге кебек үк, монысының янында да тозлы күлләр күп булган. Фәнил Күзбәков болай ди:

Ябырыла илбасарлар –

Тоздай икән күзләре...

Искә төшә батыршалар –

Юкмы монда эзләре?!

“Тоздай күз” дигән чагыштыруның хикмәте менә кайда икән!

Җәмәгатьчелек әле галим һәм шагыйрь Фәнил Күзбәковның 60 яшен бәйрәм итә. Төрле гәзит-журнал сәхифәләрендә аның соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләре дөнья күрә. Алар “Кызыл таң” гәзитенең дә эстетик кыйммәтен баетып җибәрде (11 апрель, 2013 ел). Шигырьләренең аталышы гына да тематик киңлек канатының сөбханалла икәнлеген аңлатып тора: “Җиһан үлчәмнәре”, “Әни”, “Тәмуг аша”, “Һәркемнең үз биләмәсе”, “Вакыт аралары”, “Кош юлы” һ.б. Шул инде: бөркет күзе еракны күрә, белемле акыл күпне белә, сизгер колак һәрчак сакта, шигъри йөрәк даими сафта, иманлы хисләр гыйззәтле, нәфис сүзләр кыйммәтле. Мәңгелек оҗмахка керү өчен дә шәфәгатьле тел кирәк!..

Суфиян Поварисов,

Башкортстанның халык язучысы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»