02.07.2013 - Әдәбият

Бер китабы унга торырлык

Башкортстан “Китап” нәшриятының китап кибетендә  күренекле шагыйрь, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатовның 75 яше уңаеннан нәшер ителгән “Гомер китабы”ның  исем туе булды. Әлеге чарага нәшрият хезмәткәрләре, шагыйрьнең каләмдәшләре, дуслары, шигърият сөючеләр җыелды.

Китап туе күренекле сәнгатькәр  Роберт Юлдаш­баевның курай моңы белән ачылды. Тәүдә кунакларны “Китап” нәшриятының баш мөхәррире  Зөлфия Карабаева  сәламләде. Нәшрият директоры  Илһам Яндәүләтов та әлеге басмага карата уңай фикерләрен җиткерде, авторны ихлас котлады.  Башкорт шигърияте аксакаллары  Равил Бикбаев, Кадим Аралбаев, Рәшит Шәкүр, Хәсән Назар, шагыйрә Гөлфия Юнысова, балалар язучысы   Фәрзәнә Гобәйдуллина, нәшрият ветераны  Галия Галимова — һәммәсе дә Ирек Киньябу­латовның китабы чыгу шатлыгын ихлас уртаклашты, аның кешелеклелек сыйфатлары, актив тормыш позициясе, җор теле, бай күңеле, тормышта да, иҗатта да ачык, ихлас, якты булуы турында җиткерде.

Шагыйрьнең ярты гасырлык иҗат энҗеләрен сыйдырган “Гомер китабы” авторның да, нәшрият хезмәткәрләренең дә уртак хезмәт җимеше ул. Дөрес, китапны өч томлык итеп тә бастырып булыр иде, ләкин автор аны чорларга бүлеп, хронологик тәртиптә бербөтен итеп тәкъдим итүне кулай тапкан.

75 яшь — шагыйрь өчен акыл  һәм тәҗрибә туплаган, шигърият серләрен ачкан, иҗат биеклекләренә ирешкән чор.   “Кызыл таң” гәзитенең дә якын дусты,  халыклар дуслыгын ныгытуга  зур өлеш кертүче актив авторыбыз Ирек Киньябулатовка озын  иҗади гомер,  бихисап илһамлы мизгелләр, яңа китаплар телик.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»