28.06.2013 - Әдәбият

Дүртөйленең данлы улы

Бүген Дүртөйле районы Иванай авылында яшәүче Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе” орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Мифтахетдинов 85 яшьлек олуг юбилеен билгели. Шушы уңайдан “Юлдаш” редакция-нәшрият комплексында Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Кызыл таң” гәзите журналисты  Фәнүз Хәбибуллинның “Дүртөйленең данлы улы” дигән китабы дөнья күрде.

“Нурхәниф Шаһабетдин улы — олы тормыш юлы үткән, изге эш-гамәлләре белән үз исемен Башкортстан һәм Дүртөйле районы тарихына алтын хәрефләр белән язган шәхес”, — дип яза автор китапка кереш сүзендә. Бу җәһәттән аның белән килешми мөмкин түгел. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән Нурхәниф Мифтахетдинов бүген дә тулы канлы тормыш белән яши: “Без кабызган утлар” район ветераннар клубын җитәкли, тормыш иптәше Нәзирә Зиннур кызы оештырган “Изге ай” төркеменә йөри, гәзитләргә ялкынлы мәкаләләр яза. Олыгайган көндә дә шулай актив булып калу өчен Нурхәниф ага кайдан көч ала?

“Дүртөйленең данлы улы” китабын кулына алып укыячак һәркем бу сорауга җавап табар.

“Чыныгу еллары”, “Атказанган агроном”, “Ленин исемендәге колхоз рәисе” , “Алдынгы хуҗалык җитәкчесе”,  “Карл Маркс исемендәге колхозда” кебек сәхифәләрдә Нурхәниф Мифтахетдиновның тормыш һәм хезмәт  юлы гына түгел, ә тулы бер чор чагылдырыла. Хуҗалыкларның элекке еллардагы эшчәнлеге белән бүгенгесен чагыштырып карау мөмкинлеге туа. Аерым бер шәхес язмышын чорга бәйләп сурәтләү — авторның зур табышы.

Китаптагы “Нурхәниф һәм Нәзирә кыйссасы” — иң дулкынландыргыч сәхифәләрнең берсе. Нур­хәниф аганың беренче  тормыш иптәше Наҗия  яшьли  вафат була. Ир берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән ялгыз торып кала. Нәкъ шул мизгелдә язмыш аны Нәзирә исемле кыз белән очраштыра. 22 яшьлек кыз ятим калган өч баланы үзенең җылы канаты астына сыендыра. “Ярый әле тормыш юлымда Нәзирә кебек акыллы хатын-кыз очрады. Әгәр ул булмаса, балаларыма кем әниләрен алыштырыр иде? Нәзирәм — Ходай Тәгаләдән бирелгән иң зур бүләгем ул”,  — дип еш кына кабатлый Нурхәниф ага. Үзе кебек тынгысыз Нәзирәсе Нурхәниф аганың ышанычлы терәге дә, киңәшчесе дә, сердәше дә. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлап гомер кичерә Мифтахетдиновлар. Аларның үзенчәлекле мәхәббәт тарихы, күркәм тормыш юлы турында районда  матур риваятьләр йөри. Аларның берничәсе әлеге китапта да урын алган.

Гомумән алганда, тирән эчтәлекле,  матур һәм җиңел тел белән язылган бу китап Нурхәниф Мифтахетдиновның үзе, гаиләсе, туганнары, таныш-белешләре өчен генә түгел,  Дүртөйле районында  яшәүче һәм тамырлары шушы төбәккә береккән һәр кешедә кызыксыну уятыр, дип уйлыйм. Туган якны өйрәнүчеләр, Дүртөйле районы тарихы белән кызысынучылар өчен дә ул саллы кулланма әсбап булачак.

85 яшьлек юбилее белән котлап, Нурхәниф ага Мифтахетдиновка бик күп бүләкләр бирелер, матур теләкләр әйтелер. Тик шулай да юбиляр өчен бу көнне  85 еллык гомер юлын үзенә сыйдырган шушы китаптан да кадерлерәк бүләк булмастыр, мөгаен.

Венера Мәҗитова,

 Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»