27.06.2013 - Әдәбият

Җидегән чишмәнең иманлы моңы

Җидегән чишмә ага, җыр иҗат итә,

Сандугачкай, сайрап, аны моңлы итә.

Мәхәббәтле, шигъри, садә дөнья кайда

Иман белән яшәүкәйләргә ни җитә?!

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе  лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара әдәби бүләк иясе, якташыбыз, райондашыбыз (Илеш), каләмдәшем, фикердәшем Роберт Миңнуллинның 2007 елда Татарстан китап нәшриятында 7 томлык хезмәте басылып чыкты. Бер елда — 7 том! Ышанасы килми хәтта.

Беренче томда — шигырьләр, тәрҗемәләр; икенчедә — җырлар, эпиграммалар; өченчедә — балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр, мәкаләләр; дүртенчедә — балалар өчен шигырьләр, кечкенә әкиятләр, ирекле тәрҗемәләр, төрле язмалар; бишенчедә — иҗади портретлар, нотыклар, мәкаләләр; алтынчыда — публицистика, истәлекләр; җиденчедә — нотыклар, мәкаләләр, рецензияләр, әңгәмәләр. Эреләндерсәк, җидәү килеп чыга: шигырь, җыр, тәрҗемә, эпиграф, хикәя, публицистика, рецензия. “Җидегән чишмәнең иманлы моңы” дидем. Шагыйрьнең иманлы моңын аң-акыл, хис-тойгы эстетикасы җирлегендә караудан башлыйк әле.

Кеше миендә ундүрт миллион чамасы нейрон (күзәнәк) бар, имеш. Шуларның яртысы — акыл, яртысы хис белән бәйле икән. Акыл күзәнәкләре эшләгәндә хисләрнеке ял итә, янәсе. Һәм, киресенчә, хисләрнеке хәрәкәткә килсә, акылныкылар тына. Әгәр акыл һәм хис бер үк вакытта “дуласа”, ике төр күзәнәкләр аралаша, давыллана, бер-берсенә керешә, нәтиҗәдә акыл һәм хис дулкыны барлыкка килә. Халыкның “Мисезнең мие күбек, сөйләгән сүзе чүбек”, дигәне акылга бәйледер. “Акыл — ата, хис — ана”, дигәне акыл һәм хис дулкыны берлеген аңлатадыр. Моны тикшерү — психологлар шөгыле. Шулай да аны белү язучы, галим, мөгаллим, табиб... һәркем өчен лазем. Өслүбне (стиль) дә шуның белән аңлаталар бит.

Матур әдәбият өслүбендә (чәчмә әсәр, шигърият, драма) хис өстенлек ала, чөнки язучы, әдәби әсәр эстетик зәвык белән бәйле булганлыктан, укучының хис-тойгысына, йөрәгенә, күңеленә тәэсир итәргә тырыша. Анда төрле поэтик бизәкләр, сурәтләү-тасвирлау чаралары мул кулланыла. Язучының хыял-фантазиясенә тулы ирек бирелә. Публицистик стильдә (мәкалә, сурәтләмә, очерк) хыял-фантазиягә чик куела. Фикерләрнең логик дөреслеге саклана. Төрле сәяси-иҗтимагый вакыйга, тормыш-көнкүреш хәлләре, икътисади мәсьәлә, көн яңалыклары шушы стильдә гамәлгә ашырыла. Матур әдәбият стиле — хис-тойгыга, публицистик стиль аң-акылга тәэсир итә. Шулай да моны кырыс хакыйкатькә санамаска кирәктер, чөнки, баш миендәге акыл һәм хис күзәнәкләре вакыт-вакыт кушылып давылланган кебек, стильләрдәге үзенчәлек тә аралашып, кушылып китә. Стильләрнең бер-берсенә булган дулкыны бик борынгы язмаларда да күзәтелә. Ул әле дә дәвам итә. Аның шулай икәнлеген күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин публицистикасы да раслап тора. Без аның колакларны назлап, йөрәкләрне җилкендереп торган җыр-моңнарын тыңларга, акылга — азык, хискә нур өстәгән шигырьләрен укып ләззәтләнергә гадәтләнгәнбез. Бер үк вакытта, безгә аның публицистика белән даими шөгыльләнүе дә мәгълүм. Казанның “Матбугат йорты” нәшриятында басылып чыккан “Шагыйрь генә булып калмадым” дигән китабы без әйткәнне раслап тора.

Шагыйрьнең публицист булып китүендә, минемчә, серле, сихри, яшерен хосусият бар. Моны Роберт Миңнуллинның гәзиттә эшләве белән дә аңлатып буладыр. Ләкин гади хәбәрчене, журналистны без әле “публицист” дип әйтергә ашыкмыйбыз. Һәр милләттә язучы, шагыйрь, кем әйтмешли, буа буарлык хәзер. Ә чын публицистлар бармак белән генә санарлык. Иҗтимагый-сәяси хәлләр турында язучыны, нигездә, “публицист” диләр. Менә ни өчен аң-акылга, фикер йөртү яссылыгының киңлегенә, мантыйкый дөреслеккә бәйле ул. Шулай да теоретикларның матур әдәбият өслүбендә хис-тойгыны — беренче, аң-акылны икенче итеп куюлары белән тулысынча килешеп тә булмыйдыр. Акыл-белем җитмәсә, халык әйткәнчә, миең күбек булса, кәгазьгә каләм очыннан сүз гәүһәре түгел, сүз чүбеге коелачак. Һәм, киресенчә, акыл очкынына йөрәк ялкыны кушылмаса, фикерең яфраксыз агачны хәтерләтәчәк. Гадиләштереп әйтсәк, хистә — акыл, акылда хис булу хәерле. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Кәрим, Н. Нәҗми кебек каләм осталары моның гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр инде. Бу үзенчәлекне без Роберт Миңнуллин публицистикасында да күрәбез. Ул шигъри ялкыннан киләме? Әллә башкачаракмы?

Л. Н. Толстой галиҗәнаплары дөнья куйгач, Г. Тукай “Мөбарәк тасбих өзел-де” дигән шигырь язмакчы була. Күп уйлана торгач, аның шигырь үлчәвенә сыймаячагын аңлый. Моны ул ике генә юлдан торган шигырь белән аңлата: “Ошбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве, Мәсьәлә бик зур, сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве”. Шуннан ул олы талант үлеме өчен сызлануын нәсрән (чәчмә) шәкелендә яза. Шундый ихтыяҗлылык та бардыр, бәлки, Роберт әфәнде йөрәгендә. Ул җандай якын күргән, сөйкемлелеге белән язарга дәрт биргән, үзенчә бер шигъри моңга әверелгән Сөне турында һаман җырлап туя алмый бит әле. Аңа булган кайнар мәхәббәтен, күңел илаһилыгын, хис-тойгылар давылын шигырь кысасына гына сыйдырып бетерә алмый, күрәсең. Әлеге публицистика китабын да “Сөнне сагыну” дигән мәкаләсе белән башлый. Сөн — шагыйрь өчен поэтик символ. Сөн, сөйкемле кыздай елмаеп ага-ага, ак күңелле Агыйдел кочагына барып сыена. Агыйдел аны, җәһәт җитәкләп алып, Чулман куенына илтеп йомдыра. Сөн, Агыйдел, Чулман, бер атаның тату балалары шикелле шатлана-шатлана җәһәтләнеп, Идел-Ана йөрәгенә барып сеңә. Күп елгаларны тайчанмыйча кабул иткән бу олы йөрәк, ахыр чиктә, үз язмышын Хазар диңгезе йөрәгенә кушып хозурлана.

Роберт Миңнуллин шигърияте дә шулай. Сөннән башланып, олы поэзия диңгезенә барып кушылды ул хәзер. Әмма, көзен көньякка очкан сыерчыклар язын үз оясына кайткан шикелле, аның күңеле һаман да үз Сөненә кабат-кабат әйләнеп кайта. Мәкаләнең “Сөнне сагыну” дип аталуы шуны раслап тора. Шулай да бу — акылсыз нечкә хисләргә бирелү, йомшау, күңел төшенкелеге түгел, ә, бәлки, олы йөрәклелек, кешелеклелек, шәүкәтлелек күрсәтү илаһияты. Таш йөрәкләр сагына белми. Бердәнбер газиз анасының күңелен кош теледәй генә булса да хат язып та җылытмый. Роберт Сөнне менә ничек сагына: “Сөн ул — безнең балачак. Сөн ул — безнең кабатланмас хыялый дөньябыз. Әле дә күз алдымда: Сөн иксез-чиксез яшеллеккә күмелеп ага. Ерып та чыга алмаслык әрәмәлекләр. Андагы җиләк-җимеш!.. Ул шомырт, миләш дисеңме, кара һәм кызыл карлыган дисеңме! Каен җиләге, кура җиләге... Гөлҗимешне әйткән дә юк. Ул шифалы җимешне безнең авылда потлап, центнерлап җыеп тапшыралар иде. Хәзер исә дәвага да табу кыен. Бик күп көмеш сулы күлләрнең урыннары да чокырга әйләнеп калган. Әле мин белгәндә дә Сөн буенда биек-биек тирәкләр шаулап утыра иде. Алар да юк инде. Төпләре генә тырпаеп утыра. Кемдер кисеп алган...”

Сөн буеннан башланган шигърият олы поэзия диңгезенә барып кушылган кебек, Сөн турында хисси-публицистик фикерләүләр дә дөньякүләм мәсьәләләргә барып тоташа. Чыннан да, табигатьне сакламау, рәхимсез рәвештә кыерсыту нәтиҗәсендә, әле тегендә, әле монда озон катламы “ертылып”, экологик афәтләр барлыкка килеп тора. Бу күңелсез күренеш, әгәр шулай дәвам итсә, бөтен дөньяны фаҗига сазлыгына батырачак.

Мәкалә шулай тәмамлана: “Табигать — Ана кебек ул. Якын иткәнне, хөрмәт иткәнне, үз иткәнне ярата. Табигать — Бала кебек ул. Кадерләгәнне, назлаганны ярата. Табигать Шомбайның төпсез эшләпәсе түгел ләбаса! Аның һәр каены, һәр талы, һәр торнасы, кыр казы, һәр былбылы исәптә. Аларны саклау безнең намуска бәйләнгән”.

Шигърият дулкыны артыннан шагыйрь зур сәяхәткә чыга. Менә ул Каракалпакстанда. “Кунак ашы — кара каршы” дигән мәкалә языла. Аның артыннан минем дә тынгысыз күңел шул якларга сәяхәт итә кебек. Күз алдыма Иртыштан башлап Днепр елгасына кадәр сузылган очсыз-кырыйсыз далаларда әле күчмә, әле утрак тормыш кичергән борынгы гаярь кыпчак кабиләләре килеп баса. Бу кабилә ерак ата-бабаларыбызның тамыры бит. Ул тамырдан шытып чыгып, татар, башкорт, казах, кыргыз, каракалпак, нугай, кумык кебек данлыклы милләт кәүсәләре ныгып алган. Бер уйласаң, бу кәүсәләр — дөнья ныклыгы, яшәү терәге, аң-акыл, уй-хисләребез уртаклыгы. Бер-беребезне җаныбыз да, каныбыз да тартып тора. Йөрәкләрдә кайнар дуслык-туганлык төшенчәсе тантана итә.  Мәкаләдә сүз шул хакта бара: “Татарстанда олы бәйрәм — Каракалпакстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре. Туган җиребез, туган халкыбыз кунак каршылый. Бу бәйрәм исә бүген генә түгел, инде узган елда ук Каракалпакстанның үз җирендә — Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә башланган иде. Димәк, бу бәйрәм — ике халык арасындагы олы бәйрәмнең матур дәвамы”.

Каракалпакстанның халык язучысы Җолморза Айморзаевның шушы уңайдан язылган бер шигыре дә бар иде. Аның да кайбер юллары Роберт туган күңелендә уелып калган:

Безнең Ватан — иреклеләр Ватаны,

Кызлар йөзе төсле алсу һәр таңы.

Котлы булсын дусның дуска сәфәре...

Сәлам сиңа, кан-кардәшем, татарым!

Ә инде озатканда каләм остасы Җолморза Айморзаев шундый сүзләр әйтә:

Сез китәсез... Башка нәрсә

Керми бүген уема

Нәүбәт килде, без барырбыз

Ак Иделнең буена.

Уйнар әле, җырлар әле

Алтын кыллы дутарым

Татар белән каракалпак

Дуслык сабан туенда.

Мәкалә шулай тәмамлана: “Уйна, әйдә, алтын кыллы дутар! Уйна, әйдә, алтын телле гармун! Татарстан җирендә, Идел буйларында дуслык сабан туе!

Хуш киләсез, кадерле туганнар!

Хош киләсез, кәдирли тууысканларымыз!”

Бу юлларда дуслык-туганлык иманына табынуның әллә күпме кайнар дулкыны, йөрәк ялкыны, эстетик идеалы балкый. Бу кунаклашу сиксәненче елларда булган иде. Аңа инде күп вакыт үткән. Аннан соң күпме җилләр исеп, күпме сулар аккан. Дуслык-туганлыкның бу бөек төшенчәсе Каракалпакстан һәм Татарстанның җиренә дә, күгенә дә, халыклары күңеленә дә алтын хәрефләр белән язылып калган. Бу изге, кадерле, садә минутлар шагыйрь Роберт Миңнуллин күңелендә дә җуелмас энҗе-мәрҗән булып һаман саклана икән.

Мәгълүм ки, ерак тарихта төрки халыклар бер-берсенә хәзерге кебек дуслык-туганлык байрагы тотып түгел, сөңге һәм кылыч белән дә килгәннәр. Тарих бабай үзе шаһит моңа, Ходай шаһит. Шагыйрьнең милләтләр арасында булган бүгенге бөек дуслыкны шигырь үлчәвенә салып та, публицистик язма, сурәтләмә, очеркларда да чагылдыруы аның гомумкешелек, дөньяви хәлләр өчен борчылып яшәвен, аң-акылы һәм хис-тойгысы ватанпәрвәрлек илаһилыгы белән сугарылганлыкны аңлата.

Публицистикада аның фикерләү офыклары гаять киң. Менә без Каракалпакстаннан янә туган якларга кайтабыз. Татарстан. Актаныш районы. “Татарстан” колхозы. “Рәхмәт сиңа, игенче!” дигән язма. Без инде хәзер күкрәп үскән иген басуы дулкыннарында хозурланып кына йөрмибез, шул игенне үстерүче алтын куллы, тырыш, батыр йөрәкле, барлык авырлыкларны җиңеп яшәүче, ил-халык мәнфәгате өчен көн-төн белән исәпләшмичә эшләүче кыр каһарманнарын күреп шатланабыз. Теге мәкаләдә шагыйрь укучыны бөек дуслык шәүкәтлелеге белән тәрбияләсә, монысында инде яшәү чыганагы булган икмәккә, фидакарь хезмәткә карата зур мәхәббәт уята.

Сөн елгасы Актаныш (Татарстан) белән Илешне (Башкортстан) аерып тора. Моны да онытмый шагыйрь. “Сәлам, Башкортстан!” мәкаләсендә гомер-гомергә кан-кардәш булып яшәгән татар һәм башкорт халыклары дуслыгына мәдхия укыла: “Сөн — уртак елгабыз, уртадагы елгабыз. Бәлки шуңадыр да, минем “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” дип башланган җырымны ике республикада да үз иттеләр. Аны Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев кебек танылган татар җырчылары да, Флүрә Ногманова, Филүс Гәрәев кебек талантлы башкорт җырчылары да яратып җырлый”.

Аш төрләндерү һәрвакыт тансык булган кебек, нинди генә жанр булмасын, тема төрләндерү дә бик кирәкле шәйдер ул. Роберт Миңнуллин бу үзенчәлекне публицистик язмаларында да даими искә ала. Безне ул әлеге китапта Татарстан, Башкортстан, Каракалпакстан һаваларын сулатып йөртә-йөртә дә, бертөрле ризык тиз җиләтә дигәндәй, кинәт кенә икенче темага күчә дә куя. Хәзер инде без шагыйрь-публицистның “Сүнмиме гаилә учагы?” дигән язмасыннан яшәү фәһеме алабыз. Зур тема. Искиткеч зур. Яшәү белән үлемне хәл итә торган тема. Тууга караганда үлемнең күбрәк булуы, эчкечелек, наркомания, алдау-алдану, көчленең көчсезне сытарга тырышуы, әхлаксызлык... Шуларга охшаш мең төрле кире сыйфатлар гаилә учагын сүндерә, изә, челпәрәмә китерә, тарката. Ата — гаилә каны, ана — гаилә җаны. “И аналар!” дигән мәкаләсен Роберт Миңнуллин шуны күз уңында тотып язгандыр. Болай ди ул:

“И аналар!

И газиз татар аналары!

Ничә гасырлар дәвамында татар канын саклап калган, караңгы, давыллы, кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз сез. Кол Галиләрне, Тукайларны, Туфаннарны дөньяга бүләк иткәнсез, Идегәйләрне, Батыршаларны, Колшәрифләрне, Җәлилләрне биргәнсез, мәшһүр ханнарны, каһарманнарны, җырчыларны һәм шагыйрьләрне тудыргансыз. Ни кызганыч, сезнең хакта тарих бөтенләй диярлек белми. Әмма сезгә булган ихтирам хисләре татар күңелендә һәрвакыт сакланыр”.

Чыннан да, татар хатын-кызларының каһарманлык табигате бик борынгы заманнардан килә бит. Ире сугышта үлсә, аның өчен яуга китүе, Мәгубә Сыртланованың Бөек Ватан сугышында 782 хәрби очыш ясап каһарманлык кылуы, хәзерге вакытта мең-мең татар хатын-кызларының авыр, җаваплы, четерекле хезмәттә җитәкчелек дилбегәсен кулына урап тотуы... Шуларга охшаш санап бетергесез эшләр башкара безнең хатын-кызлар. Әдәплелек, шәфкатьлелек, инсафлылык, сабырлык, түземлекнең матур үрнәкләрен дә күрсәтә татар хатын-кызлары. Шагыйрь-публицистның бу мәсьәләгә махсус тукталуы юкка гына түгелдер.

Стиль — язучының дөньяга карашын чагылдыру алымы. Чыннан да, язучының дөньяга карашы, эстетик идеалы, ил, халык, милләт мәнфәгатьләре белән яшәве хис-акылының йә җәмәгатьчелек алдында сөйләгән, йә каләм очыннан кәгазьгә төшкән сүз гәүһәрләрендә чагылдырыла бит. Ләкин дөньяга караш, эстетик идеал, акыл-хисләр тирәнлеге күз белән күктән йолдыз чүпләп кенә барлыкка килми. Роберт Мөгаллим улының җәмәгатьчелек алдында сөйләгәннәре, шулар хакында язып чыкканнары зур проблемалы, тирән уйланылган, ил-халык язмышына, яшәешкә, киләчәк идеалларына бәйләнешле була. Моны “Телгә дигән акча кая киткән?”, “Милли репертуар кирәк!”, “Телсез татар кемгә кирәк?!” (Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә ясалган чыгышлар), “Тел безне берләштерергә тиеш!” (II Бөтендөнья татар конгрессында ясалган чыгыш), “Аралар якын икән!” (Төркия белән бәйләнеш), “Ташлы Кавал берәү генә!” (Татарстандагы Биектау районының “Юлдаш” күмәк хуҗалыгының үзәге урнашкан гади генә бер авыл турында), “Зәңгәр экран нигә соры?”, “Татар барып карамый ышанмый” (Әзербайҗанга сәяхәт) кебек мәкалә-язмалар да раслап тора.

Китапның публицистика бүлеге “Өлешемә тигән Илешем!” дигән язма белән тәмамлана: “Бу дөньяның иң матур бер төбәге — Илештер! Иң кайнар кояш, иң якты ай, иң серле йолдызлар Илеш өстендә генә янадыр! Дөньядагы иң сылу кызлар, иң батыр егетләр Илештә генә үсәдер! Җир йөзендәге иң эшчән, уңган, иң сабыр һәм игелекле кешеләр, мөгаен, Илештә генәдер!” Бу сүзләр һәркемнең үз туган ягын мактап сөйләве генә түгел. Шигъриятендә дә, публицистикасында да туган җиренә карата кешеләр күңелендә зур мәхәббәт уята каләм остасы. Димәк, аның эстетик идеалы тирән, шәфкатьле, шифалы.

Кемдер шактый еллар элек язылган бер мәкаләсендә күренекле шагыйрьләрне публицистика белән шөгыльләнергә өндәгән иде. Бу юкка гына түгелдер. Артык “коры” мәкаләләр, гәрчә аң-акылга теге яки бу дәрәҗәдә тәэсир итсәләр дә, укучыны дулкынландырмый. Мин үзем, мәсәлән, соңгы вакытта кайберәүләрнең хис-тойгыны инкарь итүе белән килешмим. Дөнья бит үзе даими рәвештә дулкын эчендә яши. Акыл белән эш иткәндә дә хис дулкынына киртә тотарга ярамый. Һәм, киресенчә, хис-тойгы дулкыны, әйтелгәнчә, акыл таләп итә. Моны аңламау күп очракта ил таҗы түрендә утырган патшаларны да харап итә. Ф. Достоевскийча әйтсәк: “Зур фикерләр зур акылдан гына түгел, зур хис-тойгыдан да туа”. “Акыл һәм хис дулкыны” дигәнем шулдыр инде ул. Публицистның дөнья-галәм дулкынына камил акыл, тирән хис-тойгы дулкыны белән керүе, Тукай әйтмешли, кирәкле шәйдер. Минемчә, талантлы шагыйрь Роберт Миңнуллин бу публицистик язмаларында шуның матур үрнәген күрсәтә. Иншаллаһ! Бу изге эшне ул киләчәктә дә дәвам итәр! “Шагыйрь генә булып калмадым...” дигән икән, дәвам итәргә тиеш тә.

Сүз нуры көчле Роберт Миңнуллин публицистикасында. Янә кабатлыйк: ул фикерен аң-акыл, хис-тойгы нуры белән кәрәзли. Сүзләрне күңел сандыгыннан гына түгел, йөрәк төпкеленнән дә ала. Гади генә сүзләрдә фикер сөйкемлелеге тантана итә. Фикерләр, әгәр кирәк икән, сурәтләү-тасвирлау чаралары, шигъри бизәкләр белән нәкышләнә.

“Кызыл таң”да күптән түгел каләмдәшемнең, мәгариф ветераннарының, Роберт Миңнуллинга “Башкортстанның халык шагыйре” дигән исем бирергә кирәк, дигән тәкъдимнәре дөнья күрде. Ике тугандаш республиканың дуслык җырчысы булган әдип моңа чын-чыннан лаек дип исәплим.

Суфиян Поварисов,

Башкортстанның халык язучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»