22.06.2013 - Әдәбият

Умырзаяга тиң гомер...

Гүзәл Сөләйманова — Башкортстанның сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкып калган күренекле балерина. Меңәрләгән тамашачы күңелендә ул Одетта-Одиллия, Жизель, Китри, Джульетта, Лауренция, Эсмеральда, Раймонда, Зәйтүнгөл, Галимә, Гөлнәзирә булып саклана. Прима-балеринаның иҗа­ты искиткеч бай, кызыклы.

Егерме яшендә ул Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Һәм бик тиз арада, “Бакчасарай фонта­ны”нда Мария партиясен башкарып, үзенә игътибар җәлеп итә.

Гүзәл билгеле балет спектакльләрендә әйдәүче партияләрне генә башкара. Бигрәк тә аның “Аккош күле”ндәге чыгышын оныта алмый балет сөючеләр. Бу спектакльдә ул Хашим Мостаев белән бии һәм искиткеч уңышка ирешә. Театр белән күп гастроль юллары үтелә. Балеринага Англия, Шотландия, Франция, Кытай, Африка тамашачысы алкышлый. Өстәвенә, Гүзәл җәмәгать эшендә дә актив катнаша.

42 яшендә Гүзәл Сөләйманованың гомере авыр чирдән өзелә... Җирдәге гомере... Әмма ул халык күңелендә яшәвен дәвам итә. Балет сәнгатенә багышланган китапларда, телевидение тапшыруларында “яши” ул.

Ә күптән түгел Уфада балеринага багышланган китап дөнья күрде. Ул “Гүзәл: Истәлек­ләр” дип атала. Авторы — Гүзәл Сөләй­манованың туганы Сөембикә Кудашева. Китапта халык артистка­сының чагу гомер һәм иҗат юлы тасвирланган, кызыклы фактлар китерелгән. Һәм, әлбәттә, фотолар — сәхнәдә, төрле рольләрдә.

Матур да, талантлы да, тере дә Гүзәл “Истә­лекләр”дә!

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»