20.06.2013 - Әдәбият

Драматург сүз кәрәзли

Наил Гаетбай сәхнә сәнгатенә җиң сызганып, күкрәк киереп аяк басты. Ул күбрәк комедия язарга ярата. Хәзер аның 50дән артык сәхнә әсәре Башкортстанда, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләр тамашачыларының да күңелен ача. Димәк, Наил көләргә ярата. Әлбәттә, имансызлардан, вөҗдансызлардан, алласызлардан көлә. Акыллы көлә белүче дустым Наил Гаетбайга бүген 65 яшь.

Драматург тел диңгезе төбеннән сүзләр эзләргә ярата. Мәгънәдәш сүзләрне (синонимнарны) бер-берсенә охшаш солдатлардай тезеп куя да иң кирәклеләрен сайлап ала белә. Сайлап алынган сүз тиешле персонажның йөрәген эзләп таба. Бу тупас сүзләрне генә түгел, поэтизмнарны, башка сүз хәзинәсен кулланганда да шулай. Драматургның илледән артык сәхнә әсәреннән алтмыш тугыз сүз сайлап алдым. Аларны мәгънәдәшләр яки синонимнар дип атарга мөмкин. Барысы да кара якларны ачыклауга ярдәм итә. Әмма һәрберсенең үзенә генә хас мәгънә үзенчәлеге бар. Ул мәгънәне ачыклар өчен вакыт-вакыт бөтен әсәрне укып чыгарга кирәк. Бәгъзесендә йә сатира, йә юмор була. “Академтеатрда гайбәт тә академический” ди драматург бер урында. Моны укып, көлеп җибәрдем... “Академический гайбәт”... Ямаулыкны ертыгына карап таба белә Гаетбай.

Бала заман заңына җайлашып туа, диләр. Драматург та шулай. Классик драматургия бар. Дөнья драматургиясен бербөтен итеп алып, акыл анализы ясап, фикер­ләрне синтезлап уйлансак, хәзинә  иҗат иткән­легебезне аңларбыз. Хәзер инде Наил Гаетбай бу хәзинәнең алтын бөртекләрен җыя. Алтынның кыйммәтлеге заман бизмәненә салып үлчәнә бит ул. Егерме беренче гасыр. Компьютер заманы. Булдыклылар яңалык турында баш вата. Таш яра. Тау актара. Үз энҗе-мәрҗәнен тапмый калмый. Наил Гаетбай шундый шәхес булып чыкты. Заман рухына, чор илаһи­лыгына, бәндәләр сулышына ярашырдай үз өслүбен тапты. Стиль бар икән — драматург бәхетле. Стиль юк икән — драматург бәхетсез. Димәк, Наил бәхетле! Бирсен Ходай!..

Наил Гаетбай әсәрлә­рендә­ “начар” сүзенең 60тан артык синонимы бар. “Яхшы” сүзе­неке аннан да артык.

Илледән артык сәхнә әсәрендә драматург иҗат иткән тел гыйбарәләрен санап чыгу да авыр. Алар аз сүз белән күп мәгънә аңлатырга, драматургның эстетик идеалын, фикер йөртү офыклары киңлеген чамаларга, нинди илаһиятлелек белән коралланып язуын белергә ярдәм итә. “Дүрт кешелек табын” әсә­реннән бер мисал: “Кәкре морҗалы дөньяның Салават токымындагы ирләрне мөш­кел хәлгә төшерүе”. Авторның индивидуаль җимеше бу. Андагы фикер өч гасыр дәвамында барган хәл-вакыйгаларны үз эченә ала. Хәзерге яшәешебез хакында нык уйланырга да ярдәм итә. Боларны аңлату өчен бик күп язарга кирәк булыр иде. Драматург аны үзе иҗат иткән бер конструкция эчендә бирү осталыгына ирешкән. Шушы драмадан янә канатлы гыйбарәләр: “кешенең гашыйк булгач яшәрүе”, “хәзерге кешенең рәхимсез булуы”, “беркемгә ышанып булмый торган дөнья”, “стресс хәлендә озак яшәп булмау”, “хәзерге хатыннарга ир дигән кол кирәк булу”, “эгоист­ларның каймак өстендәге май торышы хакында хыяллануы”, “сылу кыз өстендә йөз начальник тору”, “комыкның фәхишәлек тудыруы”, “тыштан саф булып күренгән дошманнарның күбәюе”, “телсез шагыйрьнең үле шагыйрь булуы”, “күңелнең кол булыр өчен тумавы”, “кеше гомеренең идеягә караганда арзанрак булуы” һ.б.

Наил Гаетбай югары таләпләр илаһилыгы белән яза. Аның эчке рухияте шуңа көйләнгән. Ул фәлсәфи фикерләп иҗат итә.

Герой-персонажларның эчке дөньясы, рухи хәле, эш-гамәле төрле тел бизәкләре ярдәмендә ачыклана. Танып-белүгә ярдәм итүче чагыш­тыруның яңадан-яңа  өслүби кыйммәте белән күркәмли белә әсәр сәнгатьлелеген. Һәдия белән Рәми образларын чагылдырган “Төн” трагедия­сеннән бер мисал:

“Рәми. Көнем суык, күңелдә тик җил елый. Әйтерсең, ул яктысы юк болыт кыскан якты ай. Партия — заманыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы! Партия — безнең өчен иң изге нәрсә. Партия аналардан да кадерлерәк.

Һәдия. Таң ата, таң! Күрәсеңме, офык кызыллана! Төн үтте.

Рәми. Бу таң түгел, Һәдия апа, кан! Партия һәлак иткән миллионнар каны”.

Җил образы төрки телле халыкларда элек-электән билгеле бер өслүби чара буларак кулланыла. Тукай җил елавы аша егерменче гасыр башында ярлы халыкның авыр тормышын чагылдыра. Наил Гаетбайда җил елавы ил язмышы, халык язмышы, Ватан язмышы белән бәйле.

Сәхнә әсәрендә прозадагы кебек, табигать күренешләрен сурәтләү мөмкинлеге юк. Шулай да, эмоциональлек чылбырын өзмәскә тырышып табигать рухын әсәр тукымасында оста чагылдыра белә Наил Гаетбай. Бер мисал:

“Вазифа. Гыйльман, кара теге ике тургайга, яннарына ике тургай килде. Чыр-чу киләләр.

Гыйльман. Парларын тапканнар, димәк. Туй үткәрәләр (“Яучы Җиһан, яки ничек кияүгә чыгарга?” комедия-уйлану).

Кошлардагы мәхәббәт ялкыны көчле булу һәркемгә мәгълүм. Кеше туе белән кошлар туе чагыштырылу эмоциональлек яки хис-тойгы гына түгел монда. Кошларда да, кешеләрдә дә дөрли мәхәббәт ялкыны. Кеше­ләрдәге мә­хәббәт рухияте озак саклана. Шул илаһилыкны әйтә драматург.

Элек 150 бит чамасы сәхнә әсәре язалар иде. Гаетбай хәзер 35тән арттырмаска тырыша. “Аз сүз — алтын, күп сүз — балтун”, дигәне дә бар бит әле халыкның. Сүз-алтын эчендә зур мәгънә, тирән фикер, асыл хис-тойгы, илһам, дәрман, рух, иман булырга тиеш. Гаетбайның “Ак тәүбә”, “кара тәүбә” дигәне Баш-Атабыз Адәм, Баш-Анабыз Һава чорына да, Йосыф – Зөләйха мәхәббәте заманына да, хәзерге давыллы яшәешкә дә, өметле киләчәккә дә карый. Мәгәр бу ике эпитет (ак, кара) аерым милләт, дин хаҗәте генә түгел. Аларның эчке алтынында – барлык милләт, барлык дин иманы. Әнә нинди икән Наил Гает­байның сүз кәрәзе. Бал кортлары балны гөл-чәчәкләрдән, юкә агачы яфракларыннан, карабодайдан җыйган тәм бөртекләреннән кәрәз­лә­гәндәй, Наил әфәнде фикерне, аң-акылны, хис-тойгыны  төрле лексик мәгънәле сүзләр ярдәмендә кәрәзли. Сүз кәрәзе — сер гамәле. Эстетик зәвыгы шактый үскән, фикер йөртү офыклары киңәйгән замандашларыбыз аңлый бу шәф­әгатьлелекне. Тик сәхнә сәнгатенең авыр йөген алыптай көче белән күтәреп баручы Наил Гаетбай хезмәтен һаман бәяли алмыйбыз әле. Киң җәмәгатьчелек белә моны. Ак тәүбә төшерүче югарыдагылар да уйлансын иде бу хакта!

Суфиян Поварисов,

Башкортстанның халык язучысы,

Бөек Ватан сугышы ветераны.

Фото: Наил Гаетбай (уртада) иҗатташ дуслары Суфиян Поварисов һәм Нәҗип Асанбаев белән. 2011 ел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»