19.06.2013 - Әдәбият

Башкортстанда татар әдәбияты үсеше

Ходайның игезәк балалары — татар һәм башкортның бердәм көнкүреше рухи бердәмлек нигезе дә булып тора. Башкортстан җирлегендә яшәп иҗат иткән татар телле каләм әһелләренең ике халык әдәбиятына да хезмәт итүе гаҗәп түгел.  Сәйфи Кудаш,  Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев кебек әдипләр  ике халыкның да әдәбиятын, рухиятен үстерүгә зур өлеш кертте. Алар плеядасын бүген әдәбиятыбызның алгы сафларында баручы  сәләтле каләм ияләренең иҗаты Башкортстандагы бүгенге татар әдәбиятының  торышы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Урыс теоретикларының фикеренә караганда, совет чорыннан соң әдәбиятта идея-тематик планда да, жанрлар үсеше,  тел-стиль өлкәсендә дә  ниндидер аерым тенденцияләр табу авыр.  Урыс әдәбияты хаос кичерә дип билгели алар. Гомумән, Русия әдәбиятын алганда, шигърияткә постмодернизм тенденцияләре ябырылса да, классикага ябышып ятучы архаистлар аерым бер төркемне хасыйл итә. Постмодернизм моделен алга сөрүче новаторлар да юк түгел. Алар өчен рифма-ритм да, шигырь кысалары да, мантыйк та бернинди таләп куймаган шикелле. Урталыктагылар да бар. Ягъни традицияләрне дә инкарь итмичә, яңа экспериментларга да омтыла алар. Һәм шигърияттә “утыз яшьлекләр буыны” аерым урын алып тора. Соңгылар, гадәттә, бу дөнья белән бергә-бер калып сөйләшүне алга сөрә, ниндидер җан тынычлыгы эзләп тилмерә, Ходайга мөрәҗәгать итә.

Хәзерге Русия әдәбиятында күзәтелгән мондый тенденцияләр бүгенге татар әдәбиятында да чагылмый калмый. Ә менә Башкортстанга килсәк, безнең шагыйрьләр  яңа чорны, аның проблемаларын, шәхесен яңача шәрехләсә дә, шигъри экспериментлар белән артык мавыкмыйлар, модага ияреп, постмодернизм сазына батмыйлар, дияргә кирәк.

Узган елда Башкортстанда чыгучы “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналында басылган шигырь һәм проза әсәрләрен, “Китап” нәшриятында татар телендә басылган китапларны җентекләп укып чыкач, “Кызыл таң”да күләмле 8 аналитик мәкалә дөнья күрде.

Шигъриятне аерым алганда, гомумиләштереп, шуны әйтеп була: аның үзәгендә — милләт язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге.  Бөек Болгар, Казан, Тукай, татарның  башка бөек шәхесләренең Башкортстанда яшәүче каләм иясе өчен рухи кыйбла булып торуы аларның иҗатында да ачык күренә.

Фәлсәфи лирика,  язмыш турында яңача уйланулар, дини мотивлар белән баеп, лирик шәхеснең яшәеш мәгънәсе, иман төшенчәсе, фанилык һәм мәңгелек турындагы гамьгә барып тоташа. Милләтнең поэтик менталитеты әхлакый кыйммәтләр, асыл гореф-гадәтләр, традицияләр, тарихка кереп калган шәхесләрне алгы планга чыгара. Шагыйрьләрне ана теленең онытылуы, рухи ярлылану, әхлакый кыйммәтләрнең бәһасе бетү,  акчага табыну, намус тапталу, буыннар арасындагы рухи бәйләнешләр югалу, авыллар юкка чыгу, табигать ярлылану проблемасы  борчый.

Татарстанда яшәүче язучылар урыс белән татар, Мәскәү белән Казан мөнәсәбәтләренә зур әһәмият бирсә, Башкортстанда исә бу башкачарак. Халыклар арасындагы дуслык мотивлары, татар-башкортның тарихи, рухи бердәмлегендә коткаручы көч күрү, уртак  рухи байлык,  заман куйган усал давылларга каршы бердәм тору идеясе — Башкортстандагы татар әдәбиятының  көчле ягы.

Шигърияттә афористик фикерләү алга чыга. Халык акылын, мәкаль-әйтем традицияләрен, җорлык-тапкырлыкны эшкә җигү  заман шигъриятенең тәэсир көчен арттыра.

Мәхәббәт шигырьләре һәр шагыйрьдә бар. Хис-хыялларны яңача образлы, нәфис һәм гади итеп әйтеп бирергә омтылу, интим ли-риканың заманга иярүе, хисләр шәрәләнү, традицион әхлак кысалары бераз җимерелү күзәтелә. 

Җыр текстлары актив иҗат ителә.  Алар арасында да мәхәббәт җырлары өстенлек итә. Үзешчәнлекне ташлап, бу жанрны профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә иде бит.  Ишеткәч тә хәтергә уелып калырлык, уйландырырлык, моңландырырлык булсын иде җырларыбыз!

Сатира белән юмор да заманына карап үзгәрә. Соңгы чорда, гомумән, сатираның теше төшеп бетү, аның юморга кайтып калуы турында еш әйтәләр.  Властьларга каршы турыдан-туры конкрет һөҗүмгә җөрьәт итмәсә дә, бүгенге сатира, гомумән, сәясәткә, ил тормышына караучы җитешсезлекләргә күз йоммый, кеше һәм аның әхлакый кимчелекләре гомер-гомергә сатира объекты булды. Пародия, эпиграмма жанрлары үсеш кичерә. Башкортстанда Салават Рәхмәтулла, Мөнир Вафин, Рәдиф Тимершин кебек менә дигән пародистлар заман әдәбиятында чүп утый.

Балалар шигъриятенә игътибар юк түгел. Узган елда “ Китап” нәшриятында татар телендә чыккан 8 китапның  өчесе нәниләргә багышланган. (Ләйсән Якупованың — “Яңа ел бүләге”, Рәфис Мөхәммәтдиновның — “Бәйрәм киче”, Фәрит Суфияровның  “Җәй бүләге” китаплары)

Жанрлар ягыннан күзәткәндә, бүгенге шигърияттә  төрлелек күзәтелми.  Рәис Рияновның яңа чыккан “Дулкыннар” җыентыгындагы “Болганыш” дигән шигъри романны исәпкә алмаганда, шигъри роман, поэма,  шигъри очерк, баллада, робагый  жанрлары бик күзгә ташланмый.

Әдәбиятның үсеш тенденцияләре дигәндә, заман сынауларын кичкән өлкән әдипләр урынына аларны алыштырырлык яшьләр киләме, дигән сорау уйландыра. Республика мәктәпләрендә ана теленә урын тараю, филология факультетларына конкурс булмау, әдәби иҗатка һәвәслеге булган яшьләрнең дә башка якка авышуы сагайта.

Тагын да бер күңелсез күренеш — әдәбиятны чүп басу. Алабута,  сарут, кузлут билчән баскан бәрәңге бакчасында уңыш җыеп буламы? Ә аны кем утарга тиеш?  Редакция почтасында  бернинди әдәби кыйммәте булмаган язмалар арта. Күпләр пенсиягә чыккач эч пошканнан яза башлый. “Гәзит укучы иҗаты” рубрикасында аларның кайберләре дөнья да күрә. Укучының зәвыгы бозыла, басманың абруе төшә, әдәбиятны чүп баса. Кызганыч, танылган язучылар да, бик йомшак эчтәлекле китапларга хәер-фатыйха биреп, нәшриятка озата. Әдәби цензура, заманның үзе кебек үк, аумакай һәм умырткасыз.

Шөкер, әдәбиятта электән килгән көчле дулкын үз куәтен җуймады әле. Бу вакытлы матбугатта да чагылыш таба, Башкортстанда татар әдәбияты үсешен үз җилкәсендә күтәреп торучы өлкән буын шагыйрьләре бар.

Башкортстандагы бүгенге татар шигъриятенең аксакаллары арасыннан бүген дә актив иҗат позициясендә торучы Суфиян Поварисов, Марат Кәримов, Рим Идиятуллин, Фәрит Габдрәхимовны атап әйтергә кирәк. Күпьяклы талантлы каләм ияләре Салават Рәхмәтулла, Мөхәммәт Закиров, Рәдиф Тимершин,  Дилә Булгакова, Нәҗибә Әминева, Фәния Чанышева, Халисә Мөдәрисова, Фәния Габидуллина, Рәфыйга Усманова, Камил Фазлый, Кәүсәрия Шафикова, Дилбәр Булатова иҗатында бүгенге шигъриятнең сулышын ачык тоемлап була. Тәтешле районыннан игенче-шагыйрь Каһим Әүхәтов, иҗат дөньясына рациональ акыл, хикмәтле парадокслар белән килеп кергән галимә-шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина, нечкә романтик Земфира Муллагалиева, усал телле, төпле фикерле, талантлы пародист Мөнир Вафин, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган гаҗәеп талантлы лирик Асия Яппарова, яшьләрдән  үзенчәлекле талант Руслан Сөләйманов,  нечкә лирик һәм балалар язучысы Ләйсән Якупова, әле беренче адымнарын гына атлаучы сәләтле кыз Элина Исхакова  исемнәрен дә атамый китеп булмый.

*  *  *

Узган елда гәзит-журналларда дөнья күргән, нәшрият табасыннан төшкән проза әсәрләренә килгәндә, иң беренче Суфиян Поварисов, Дилә Булгакова,  Дилбәр Булатова, Заһит Мурсиев, Эдуард Әгъзами, Фәнзәлия Мәснәвиева,  Зифа Кадыйрова, Закир Әкбәров, Габдулла Вафин, Хисаметдин Исмәгыйлев, Айдар Зәкиев исемнәрен атыйсы килә. 

Бүгенге проза кая юл тота, аның кыйбласы дөресме, ул укучыга ни җиткерергә, җәмгыятькә ничек йогынты ясарга тели соң?

Сүзне халык арасында аеруча зур популярлык казанган Зифа Кадыйрова әсәрләреннән башлыйсы килә. Башкортстанда туып-үсеп, Чаллы шәһәрендә яшәүче авторның повестьлары бер-бер артлы “Кызыл таң” гәзите битләрендә дөнья күрде, хәзер алар республиканың төрле район гәзитләрендә зур мәйданнарны били. 

Михаил Генинның “Язган — язучы түгел, ә кемне укыйлар — шул язучы”,  дигән сүзләре бар. Яшерен-батырын түгел, Зифа Кадыйрова әсәрләрен гәзит укучы ярата. Шул ук вакытта, әдәбият белгечләре аны сәнгать әсәренә куелган таләпләр югарылыгыннан торып тәнкыйтьли. Бер яктан, укучының зәвыгын әдәбият тәрбияләргә тиеш булса да, икенче яктан, базар заманында укучының зәвыгына туры китереп язу да хикмәткә ия. Зифа Кадыйрова әсәрләрен телесериаллар белән янәшә куючылар да бар.

“Язмыш сынавы” ни сәбәпле әдәби әсәрләр рәтенә баскан? Әдәбиятта укучы кубызына биергә ярыймы? Бу очракта әдәбият рухиятне, мәдәниятне үстерү, тәрбия коралы булудан туктамасмы?

Шундый ук сорауларны Фәнзәлия Мәснәвиева  әсәрләренә дә куярга була. Авторның “Бәхетнең өч төсе” повесте “Кызыл таң” укучысын җәлеп иткән әсәрләрдән булды. Аның “Тулпар” журналында басылган,  кеше күңеленең иң нечкә хисләрен нәфис һәм тирән итеп сурәтләгән, яхшылык, тугрылык, гуманлылык идеяләрен алган сөрүче “Олы күпер” хикәясе хуплауга лаек. Бу юлы да матур әдәбиятны чын-чыннан яратучы, прозада сөенерлек уңышларга ирешкән, гаҗәеп  яңгырашлы  сүз бәянына ия авторыбыз үзенең тел-стиле, темасы ягыннан мавыктыргыч әсәр иҗат иткән. Ләкин хәятнең берничек тә бозып, үз ниятеңә буйсындырып булмый торган законнары бар. Акны — ак, караны кара дип гадәтләнгән без. “Бәхетнең өч төсе” повестен укый башлагач ук “Карале, азгынлык, зина, уйнаштан бала табу турында да шундый матур әсәр язып була икән!”  дип гаҗәпләнәсең. Без — гыйффәтне саклый белгән, тугрылыкны бәһаләгән, дәү-әниләр иманы белән үскән буын. Хыянәт, зинадан бала табуны татар, мөселман халкы  һәрвакыт күтәргесез оят гамәл булып санады. Гасырдан-гасырга әдәп тәрбияләүче әдәбиятыбыз милләт исән чагында һаман да тугрылык, сафлык идеяләрен алга сөреренә иманыбыз  камил.

Проза жанрында актив иҗат итүче Заһит Мурсиев та кайчак укучы колагына “шайтан коткысы” сала.  Аның “Умырзая” хикәясе,  һәрвакыттагыча, романтикага корылган фаҗигале тормыш чынбарлыгын хасыйл итә. Язучының теле матур, бай. Кеше психологиясен, рухи халәтне сәнгатьчә сурәтләү осталыгы хәл-вакыйгаларны тере, тормышчан итә. Бер тыннан укыйсың аның әсәрләрен. Заһит Мурсиев әсәрләре  беркайчан да төшсез чикләвек булмас, ул  һичкайчан юк-бар турында сафсата сатмас, һәрвакыт үзәккә үтеп тетрәндерерлек вакыйганы алыр. Әсәр аша үткән көчле лиризм дулкыны укучы күңелен үз хозурына буйсындырыр да гадәти тормышның илаһи сурәтләренә кинәндерер,  сокландырыр, тетрәндерер, сыкрандырыр.

Ташка басылган әсәрнең идеясенә укучы  һәрчак йөз тота. Әфганстанда һәлак булган егетнең каберенә умырзаялар куючы кызның  саф калуына үзен битәрләп, мәрхүм солдаттан бала көтмәвенә үкенеч белдерүе башка яшьләрне зина юлына котырту булмасмы? Әсәр язганда әнә шул хакта да уйланасы иде.

Гыйбрәтне гыйбрәт итеп күрсәтмәгәндә, әдәбият ничек җәмгыятьне тәрбияләсен? Соңгы чорда  гаиләсеннән йөз чөергән ирне “соң очраган мәхәббәт” белән аклаучы әсәрләр күбәеп китте. Тормышыбызны сөю артына качкан азгынлык, зина баса бара. Әдәбият шайтанга хезмәт итәргә тиеш түгел.

Шөкер, прозага яшь көчләр, әдәпле, иманлы буын килә.

Дилбәр Булатованың узган елда дөнья күргән “Көлдән яралган гөл” дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгы кемне дә битараф калдырмас. Бу хакта да гәзитебездә күптән түгел тәфсилле язма басылды.

Бүгенге прозада жанрлар төрлелеген дә, тематик киңлекне дә билгеләп үтү кирәк.  Хисаметдин Исмәгыйлевның тоткыннар язмышын сурәтләгән “Зимагурлар” повесте, Габдулла Вафинның армия тормышының иң караңгы почмакларын яктырткан “Мәетләр тирләми” әсәре,  хәятне журналист күзлегеннән ачкан Эдуард Әгъзами әсәрләре, Николай Фоминның Германиядәге әсирләр көнкүрешен яктырткан “Ниләр булмый дөньяларда” повесте укучыны битараф калдырмады.

Заман прозасы сатирик-юмористик жанрларда да актив үсә. Рәдиф Тимершин, Марсель Сәлимов, Камил Фазлый, Закир Әкбәров, Әнәс Сафуанов юморескалары вакытлы матбугатта еш басыла.

Балалар прозасын активлаштыру бүген көн таләбе булып тора. Балалар язучысы булып туарга кирәк, дигән В. Г. Белинский. Дилә Булгакова, Фатыйма Гыйльметдинова, Ләйсән Якупованың нәниләр өчен язылган хикәяләре яратып укыла.

Башкортстанда татар прозасының тамырлары тирән. Бөек татар язучысы, якташыбыз Галимҗан Ибраһимов мирасын, шәхесен югары сәнгать дәрәҗәсендә шәрехләгән халык язучысы Суфиян Поварисов романнары әдәбиятыбызның, Башкортстандагы татар әдәбия-тының алтын фондына керде. Шөкер, олуг әдибебез бүген дә актив иҗат дәртендә яши. “Кызыл таң”да басылган “Җир һәм күк мәхәббәте” әсәре зур тарихы булган татар прозасының түреннән урын алыр ядкәрләрнең берседер. Суфиян ага укучы күңеленә юл ярганда гади сүз белән генә  түгел, тел дигән тирән дәрья төбеннән чумып алган энҗе-мәрҗәннәр белән эш итә. Аның әсәрләренең аталышы ук үзгә бер фәлсәфәгә ия булып, укучыга яңа бер югары зәвыклы дөнья ача. Авторның күпьяклы гыйлемен сеңдергән әдәби әсәрләре дәреслек урынына өйрәнерлек. Һәр сүзе ятлап алырлык, һәр сурәт-образы бриллианттай төгәл кырланган һәм үзеннән нур чәчеп, балкып тора. Әсәрләрдә көчле фәлсәфи дулкын хакимлек итә. Язучы бер вакыйга турында бәян иткәндә, мәңгелек кануннарыннан этәргеч алып, гомумкешелек акылына нигезләнеп  фикер йөртә. Гасырлардан-гасырларга күчеп йөри торган әдәбият ядкәрләре  нәкъ шундый буладыр, мөгаен.

Ләйсән Кәшфи,

әдәби  тәнкыйтьче.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»