08.06.2013 - Әдәбият

Сүз сәнгатебезнең чишмә башы!

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасына — 800 ел

Кулымда — каләм. Күңелем — чал тарихта. Ком сәхрәләре. Йолдызлар белән чигелгән күктә моңсу ай йөзә. Офык алга манылган. Таң ата. Сабах җиле исә. Күктәге матурлык-шәфкатьлелекне җиргә таратучы җил бу. Ул матурлык фәрештәләр канатына төялеп тә килә, имеш. Җил аларны өлешләп-өлешләп тә тарата. Бик кирәк урыннарга. Җил, мәрхәмәтле-мөрәвәтле кеше сынына әверелеп, изге хәбәр ташучы сихри-тылсымлы көчкә әйләнә. Бервакыт, галәм киңлекләрен айкап-байкап, канатына бик борынгылардан калган риваять-легенда, җыр-моң, яшәү рәвеше сыйфатлары төяп, борынгы ата-бабаларыбызның изге җиренә — Болгар иленә исеп килеп җитә ул. Анда Кол Галинең колагына өрә, йөрәгенә керә, күңеленә поэтик орлык сибә. Шагыйрьнең күңел сандыгында җил, шигъри символга әверелеп, каләм очыннан кәгазьгә тел гәүһәрләре булып түгелә. Улы кайгысыннан күңеле җәрәхәтләнеп, йөрәге әрнеп, күзләре сукырайган пәйгамбәр Якуп сабах җиленә мөрәҗәгать итә:

Акрын искел, сабах йиле, нә үтәрсән,

Хакыйкать Йосыфымнан ис дотар сән.

Җәрәхәтем уңалдырмага сән йитәрсән,

Сән искәли шат-хөррәм улдым имди.

Сабах җиле Якупка улы Йосыфның дөньяда барлыгы, кешелекле, кечелекле, шәфкатьле-мөрәвәтле булуы, ил, халык мәнфәгате белән яшәве турында изге хәбәр алып килә. Җил Якупка шифалы җылы агым булып исә. Аның чәчләреннән, кайгыдан сукырайган күзләреннән сыйпый. Якупның җәрәхәт-яралары төзәлә, йөрәк сызлаулары басыла, күзләре күрә башлый. Шулай итеп, халык җырларында, риваятьләрдә, әкиятләрдә төрле сыйфатларда кулланылып килгән җил образы җанландырылып, яки кеше кыяфәтенә кереп, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында зур поэтик мәгънәгә, образ тудыручы көчле чарага, эстетик-эмоциональ хосусияткә әверелә.

Кеше — табигать баласы. Аның йөрәге табигать йөрәге белән бәйле. Шуңадыр, бәлки, адәм баласы кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычын кояшка, айга, йолдызларга, алсу таңнарга сөйли. Аларга табынып бәхет тели. Ә инде шул табигать хозурлыкларына кагыла-кагыла, алардагы матурлыкларны тарата-тарата искән җилгә аның мәхәббәте аеруча зур. Ул аны кеше итеп, җаны итеп күрергә гадәтләнгән. Хәзерге вакытта кайбер шагыйрьләрнең җил образы аша кешенең галәмгә булган мөнәсәбәтен күрсәтергә тырышуы да шуңа бәйләнгәндер (мәсәлән, М. Галинең “Кояш җиле” дигән поэмасы).

 


 

Төрле грамматик чараларның (мәсәлән, килеш кушымчаларының) борынгы төрки телдән килүе, шул чор өчен характерлы да булуы, бүгенге әдәби телебезнең чишмә башы чыннан да шушы әсәрдән башлануын дәлилли.

 


 

Болгар чоры (XIII йөз) шагыйре Кол Галинең поэтик җиле һаман исә әле, ул яңадан-яңа эстетик-эмоциональ төс, мәгънә төрлелеге, сурәтләү-тасвирлау яңалыгы белән бөтәя бара. Теге яки бу чордагы шагыйрьнең поэтик телен тикшергәндә, гадәттә, үзенә чаклы булган нинди, кайсы каләм остасының традициясен дәвам итүенә басым ясала. Әгәр “Кыйссаи Йосыф” беренче язма әсәр, ата-бабаларыбыз калдырган беренче поэтик ядкарь, иң олуг мирас дип сөйләшәбез икән, бу мәсьәләнең тамырын юллап торасы да юк кебек. Кол Галинең нәфис сүз сәнгате остасы булуы бәхәссез. Поэзия тукымасында сүз гәүһәрләре, аш өстендәге өре кебек, үзен сиздереп-күрсәтеп тора. Ләкин шигъриятне гел генә күз явын алырдай “чатнап торган” матур бизәкләр белән нәкышлап тору да килешми. “Баллы сүз баш әйләндерә”, — ди халык. Яки: “Кызыл сүзнең күчәре тиз сына”.

Теоретиклар, әдәби әсәрнең тел-стиль үзенчәлеген тикшергәндә, каләм остасының халык тарафыннан иҗат ителгән традицион образлардан ни дәрәҗәдә уңышлы файдалануын ачыкларга тырыша. Монысы, билгеле, кеше үстергән гөл-бакчага сокланып карап тору кебегрәк. Әгәр ул гөл-бакча үз кулыңа калып, син аны яңадан-яңа чәчәк-гөлләр белән балкытып җибәрә алсаң, менә шунда инде син чын мәгънәсендә нәфис сүз сәнгате остасы. Кол Гали — шул маһирлыкны күрсәтүче шагыйрь. Аның җанландыру-сынландырулары, җансыз әйбер-предметларны илаһи бөек көчкә әве­релдерә белүе, аларны матурлык-шәфкать­лелек фәреш­тәсе итә алуы гына түгел, шул әйберләрдәге төрле төсләрне, сыйфат билгеләрен ачыклаучы сүз бизәгечләре (эпитетлары) да гаҗәеп үзенчәлекле. Халык, мәсәлән, бик борынгы заманнарда ук бәгъзе берәүнең каһарманлык сыйфатын күр­сәтергә кирәк булса, аның өчен “йөрәкле” дигән эпитет кулланган: “йөрәкле кеше”. Кол Галине бу гына канәгать­ләндерми. Йосыфның физик һәм рухи көчен, бөеклеген, илаһилыгын күрсәтү өчен ул әкият-легенда, төрле риваятьләрдәге тылсымлы-сихри көчкә ия булган каһарманнарның асыл сыйфатларын эзли, аларны гомумиләш­тереп, синтезлап, поэзия “җанында” классик үрнәк булып калырдай эпитет ясый: алып йөрәкле Йосыф. Аның кешелеклелек табигате, эчке дөньясын­дагы асыл сыйфаты, башка күркәм яклары “сәгадәтле”, “мөрәү­вәтле”, “бар кешедән бик куәтле”, “һәйбәтле”, “кырык ирдән куәте артык” кебек эпитетлар, гиперболалар ярдәмендә тасвирлана. Менә бер өзек:

Дүртенче — сәгадәтле һәм

 мөрәүвәтле,

Бишенче — алып йөрәкле һәм

 һәйбәтле,

Алтынчы — бар кешедән

бик куәтле,

Кырык ирдән куәте артык имди.

Сүзбизәгечләр шагыйрьгә аз сүз белән күп мәгънә аңлату, җанлы картина тудыру, образлылыкка ирешү, герой-каһарманның эчке һәм тышкы сыйфатын ачыклауга ярдәм итә. Әгәр ир-егет батырлыгы “алып йөрәкле” дигән сүзтезмә аша чагылдырылса, хатын-кыз матурлыгы Кол Галидә “гәүһәр” эпитеты белән тасвирлана. “Гәүһәр яшь” дигәндә бу сүз тышкы матурлыкны тасвирлау өчен генә кулланылмаган. Ул мәхәббәт утында янган йөрәкнең көчле, кайнар, ялкынлы хис-тойгыларын тышкы дөньяга алып чыккан.

Бик борынгы ата-бабаларыбыз: “Чагыштыру — танып белүнең анасы”, — дигән. Мең әйбердә мең төрле үзенчәлек. Аларның гүзәллеге, эчке һәм тышкы сыйфатлары, күзгә ташланып тормаган яшерен серләре бер-берсенә охшатып-чагыштырылып танып-беленә. Кол Гали чагыштыру объекты сыйфатында күбрәк “якут ташы”, “гәүһәр”, “мәрҗән”, “энҗе” кебек кыйммәтле, поэтик яңгырашлы, матур эчтәлекле әйбер-предметлар сайлаучан. Шулар аша ул керфекләренә гәүһәр яшь кунган Зөләйханың кайнар мәхәббәтен, йөрәк ялкынын, күңел тетрәнүен чагылдыра, Йосыфның эчке һәм тышкы илаһилыгын, җан эретерлек күркәм сыйфатларын, асыл сынын гәүдәләндерә. Зөләйха әнә ничек зурлый Йосыфны:

Якутә биңзәр сәнең яңакларың,

Яшь алмадин ләтыйфрак иякләрең.

Бал-шәкәрдин датлырак

 дудакларың,

Ике ләбең күңелеми өртер имди.

Яки:

Яңа бетмеш тал чыбык тик

бармакларың,

Кяфурдан1 артыграк

сөфракларың2

Лөз-лөз энҗедин теделмиш

тырнакларың,

Әлләрең хәрирдан3 йомшак имди.

Халык телгә үтә җитди караган. Аның төзеклеге, сәнгатьлелеге, мәгънәлелеге өчен даими рәвештә көрәшеп яшәгән. Борынгы ата-бабаларыбыз “тел ярышы” мәҗлесе үткәрә торган булган. Мәҗлестә тел бәйгесендә катнашучыларга нинди дә булса бер тема бирелә. Аларның сөйләме эчтәлекле дә, сәнгатьле дә булсын. Телнең фикер көзгесе икәнлеген кеше әнә шунда күрсәтә ала. Аз сүз белән күп мәгънә аңлату, бер китаплык фикерне бер җөмлә белән бирү, осталыкның кыскалыкта икәнлеген раслау өчен халык телнең алтын хәзинәсе булып калырлык гаҗәеп күп мәкаль-әйтемнәр иҗат иткән. Алар Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында да күп. Ләкин шагыйрь, югарыда әйткәнчә, кеше үстергән гөл-бакчадагы әзер чәчәкләрне генә өзеп йөрмәгән кебек, мәкаль-әйтемнәрне дә үзгәртмичә генә кулланмый. Теоретиклар теле белән әйтсәк, һәр нәрсәгә иҗади якын килә белә. Халыктагы “Сабыр иткән – морадына җиткән”, “Сабыр төбе – сары алтын” кебек мәкальләр нигезендә ул бөтен бер строфа төзи:

Йосыф әйтер: “Я Зөләйха!

Бәне күргел,

Баек. Мисыр газизе бәнвән белгел;

Әгәр бәне эстәр ирсәң,

Мисра кәлгел, —

Баек мәне Мисыр эчрә булгыл имди.

 

Сабыр берлә эшләгел ушбу эши,

Сабыр берлә эшләнер эшләр башы,

Морадына тиз йитәр

сабырлы кеше, —

Бу эш эчрә күрекле сабыр

кылгыл имди”.

Теге яки бу чорда сүз сәнгатенең, сәнгатьле сөйләмнең торышын шул вакытларда иҗат иткән каләм осталарының әсәрләре теле ярдәмендә белеп була. Әлбәттә, телнең иҗатчысы — халык. Телнең бөтен энҗе-мәрҗәннәре халыкның күңел сәхифәләренә языла бара. Ләкин борынгы ата-бабаларыбызның күңел сәхифәләрен без укый алмыйбыз бит. Аларны сүз сәнгате осталарының каләмнәре аша кәгазьгә түгелгән тел гәүһәрләре буенча гына билгели алабыз. Димәк, XIII йөздәге сүз сәнгатенең торышын күз алдына китерү өчен “Кыйссаи Йосыф” поэмасының теленә лингвистик анализ ясарга кирәк.

Әмма аның сүзлек составы турында төрле, хәтта каршылыклы фикерләр яшәп килә. Немец профессоры Карл Броккельман раславынча, “Кыйссаи Йосыф” борынгы госманлы төрекләрнең әсәре. Ә инде төрки телләрне өйрәнүче тел галиме Н. А. Баскаков аны борынгы госман теленә якын булган сәлҗүк теле истәлеге, дип исәпли. Ә. Нәҗип әсәрнең угыз-кыпчак телләре аралашкан урында язылуы турында әйтә. Ш. Мәрҗани болгар язма истәлекләре, дип карый. Б. Ягәфаров аның Идел — Кама буе Болгар дәүләтендә язылуын раслый. Җ. Алмазов аны, Болгар — татар истәлеге, дип әйтә.

Бу карашларның барысында да дөреслек бар. Анда борынгы госманлы төрекләрнең тел үзенчәлекләре дә, сәлҗүк элементлары да чагыла. Ләкин соңгы карашлар чынбарлыкка күбрәк туры килә.

Билгеле ки, поэманың сүзлек составы шул чордагы сүзлек хәзинәсе белән генә чикләнә алмый. Чөнки аның борынгы төрки тел белән дә бәйләнеше бар. Шуңа күрә анда коюя (коега), үкеш (күп), дараюбән (таран), килүбән (килеп) кебек борынгы төрки сүзләрнең булуы табигый хәл. Ләкин күпчелеге — хәзерге гомумкулланыштагы сүзләр: йөз, кара, үзе, ата, юк, ярлы, һич, сүз, сату, богау, куен, кол һ.б.

Мәгълүм ки, бу чорда төрки телләргә гарәп-фарсы сүзләре ташкыны “һөҗүм итә”. Хәтта төрки телләргә кимсетеп карау күренеше башлана. XI гасыр филологы М. Кашгарый, төрки телләрдәге сүзләрне морфемаларга бүлеп, аларның шактый үскән, алга киткән, гарәп теленнән ким, ярлы булмаган тел икәнлеген исбат итә. Кол Гали дә поэмада гарәп сүзләренең аңлашыл­маганын кулланмаска тырышуы турында әйтә: “гарәп, гаҗәм делендә кылдым бәян; укымага, дыңламага улды асан”.

Өч стиль теориясе безнең эрага чаклы яшәгән Аристотель тарафыннан өйрәнелә. Югары стильгә “ялтыравыклы” сүзләр керә. Түбән стильне халык сөйләме тәшкил итә. Урта стиль шуларның икесен берләштерә. Мин биредә  Кол Гали бу теорияләрне белгән, дип һич тә расламыйм. Әмма лингвистик анализ ясау шагыйрьнең шул принцип белән эш итүен күрсәтә. Мәгънәне тирәнәйтү, образлылыкны көчәйтү, хислелекне арттыру максатында ул борынгы төрки теленнән килгән формаларны мул куллана. Ә инде гарәп теленнән алган поэтизмнары (шәфкатьлелек, мөрәүвәтлек, сәгадәт һ.б.) — хәзерге әдәби тел өчен матур бизәкләр. К. Гали түбән стильгә дә мәрәҗәгать итә. Халыкта, мәсәлән, әдәби телдәге “Үлчәп кара әле” диясе урынга “тартып кара әле” дип әйтү хәзер дә бар. “Кыйссаи Йосыф”та: “Тарттырдылар, Йосыф илә тиң кәлмәде”. Яки үлчәгәч, алтын Йосыф авырлыгы була алмый. Аслан (һич тә), ою (йоклау), тәгам (ризык) һ.б. гади сөйләм лексикасы шагыйрьнең халык теленә зур игътибар итүен раслый.

Поэманың сүзлек хәзинәсе гаҗәеп бай. Анда тамыр сүзләр дә (мал, йөз, олы), ясалма булганнары да (каравыш, гөмансыз, эшләмәслек), кушма төрләре дә (унбер, һәргиз — һәрвакыт, үлдән — шулвакыт) бар. Парлы сүзләргә махсус тукталасы килә, чөнки поэзиядә аларны куллану шагыйрьдән зур осталык таләп итә. Алар ярдәмендә аналитик фикерләрне синтезлап биреп була. Мал (терлек, акча, кулда булган нәрсәләр) һәм хәзинә (казна, дәүләт, байлык) — гарәп теленнән кергән сүзләр. Йосыфның бәясен күрсәтү максаты белән шагыйрь аларны парлаштыра “Бең дәва йөк, мал-хәзинә йөкләттерде”. Гомумән алганда, Кол Гали парлы сүзләрнең гаять матур үрнәкләрен бирде: газиз-солтан, энҗе-мәрҗән, тузан-туфрак, мал-мөлкәт, миһербанлы-шәфкатьле һ.б. Һәрберсенә тирән мәгънә салынган. Шагыйрь патшаны бер урында — газиз, икенче урында солтан дип атый. Өченче бер очракта ул аларны парлый: газиз-солтан (“Баек, Мисыр газизе-солтан булыр”). Газиз-кадерле, хөрмәтле, кыйммәтле, изге дигән төшенчәләрне аңлата: “Бу игенне газиз белеп һәркем игәр” (М. Колый); патша, хаким мәгънәсендә дә кулланыла. Солтан исә — патша, хөкемдар дигәнне аңлата. Кол Галинең патшаны газиз һәм солтан сүзләрен парлап куллануы аның сүзләрнең эчке мәгънәсенә нык игътибар итүен раслый.

Поэмадагы фонетик төрлелекләр дә күп нәрсә турында сөйли. Шагыйрь, мәсәлән, сүзнең борынгы формасы сүне дә куллана: “Хатыннар Зөләйханы гаепләп сүләмәки баянында”. Бу форма хәзерге вакытта Башкортстанда яшәүче татарлар телендә сакланып калган (әдәби телдә – сөйләдем, Башкортстан татарлары телендә – сүләдем). Кол Галидә башка төрләре дә бар: “һәрбересе бер дөрле сүз сүзләр имди”.

Телче галимнәр хәзерге телдәге яхшы сүзенең тамыры як, яг, ях булу турында әйтә. “Кыйссаи Йосыф”та да аның яг формасы бар:

“Бидгать эштән бэңа зиндан ягрәк имди”. Мадъяр телендә дә “яхшы” төшенчәсен аңлату өчен аның я һәм як формасы кулланыла.

Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының сүзлек хәзинәсен, фонетик төрлелекләрен тикшерү тел тарихының күп үзенчәлекләрен ачыклауга ярдәм итә.

Төрле грамматик чараларның (мәсәлән, килеш кушымчаларының) борынгы төрки телдән килүе, шул чор өчен характерлы да булуы бүгенге әдәби телебезнең чишмә башы, чыннан да, шушы әсәрдән башлануын дәлилли.

Кол Гали мәгънәдәш сүзләр (синонимнар) белән эш итүнең дә матур үрнәкләрен күрсәтте. “Матурлык” төшенчәсе анда нәфис, зиннәтле, хуп, җәмал, зифа, гүзәл, сылу, матур, күркәм, күрекле кебек сүзләр белән тәгъбир ителә.

Бу мәкаләдә сүз сәнгатебезнең чишмә башы булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасының хәзерге әдәби телгә мөнәсәбәтен теге яки бу күләмдә ачыклау максаты куелды. Сүзне борынгы Кәнган һәм Мисыр далаларында исүче таң җиле образыннан башлаган идек. Сүз азагындарак янә шуңа әйләнеп кайтасы килә. Дәрдмәнд, илен ташлап, чит илгә китәргә уйлагач, менә нинди хисләр кичерә:

Тәгәрәп уйнап,

Буй үскән

Туган илем, исән бул!

Чәч тузгытып

Җай искән

Таңгы җилем, исән бул!

Йөгереп-йөгереп туктаган...

Яулык болгап сыктаган

Нәзкәйбилем, исән бул!

“Сабах җиле”, “саба җиле” хәзер “таң җиле”нә әверелде. Әмма ул кадерле җил! Дәрдмәндта ул Ватан төшенчәсе белән бәйле. Исә ул таң җилләре. Аны колач җәеп, хозурланып, борынгы ата-бабаларыбызның рухын, йөрәк тибешен, иманын алып килүче бөек, сихри, тылсымлы көч итеп каршыларга кирәк.

Телебезнең тамыры бик еракта. Чал тарих төпкелендә. Бу тамырга үткер балта белән дә, үтмәс балта белән дә чапканнар. Әмма өзеп чыгара алмаганнар. Әгәр Болгар чорына чаклы, язма әдәби тел барлыкка килгәнче үк халкыбыз поэтик гәүһәр булып балкырлык мең-мең мәкаль-әйтем, фразеологик берәмлек, сүзбизәгеч, башка тасвирлау-сурәтләү чаралары иҗат иткән икән, бу гасырда инде телебезнең тамырлары ныклап кәүсәләнгән, кәүсәләр ботак җибәреп, алар яфракка күмелгән, дигән сүз.

Шулай итеп, әдәби телебезнең чишмә башын бу чор (XIII гасыр) белән генә чикләү чынбарлыкка туры килеп бетми. Аңа чаклы да язма әсәрләр булгандыр. Җил һәрвакыт сөеп-яратып, иркәләп-назлап, чәчләрдән сыйпап кына исми бит. Җил, вакыт-вакыт коточкыч усал көчкә әверелеп, гаделсезлеккә каршы кискен көрәш ача, кеше ышанмастай әллә нинди күңелсезлекләр эшләп ташлый. Тарихның аяусыз җил-давыллары “Кыйссаи Йосыф”ка чаклы булган күп кенә әдәби әсәрләребезне упкыннар куенына яшереп куйган. Мәрхәмәтле-шәфкатьле сабах җилләре исеп, ул упкын куенын бервакыт актарыр, бәлки, тарих көзгесе, борынгы ерак ата-бабаларыбызның рухи дөньясы, иҗат җимеше булып исәпләнерлек әле без белмәгән әдәби әсәрләрне алдыбызга китереп салыр. Бик борынгы ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасыбыз бай безнең. Аларның яңадан-яңаларын табып торсак иде.

Суфиян Поварисов,

Башкортстанның халык язучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»