Илһам баскычлары

Балтач авыл мәдәният йортларында район күләмендәге төрле чаралар үткәрү күптән матур традициягә әверелде. Мәсәлән, Комъязы авылында башланган “Уйна, гармун!” бәйгесе, район чикләрен узып, ут күршеләрне дә җәлеп итте, Сәйтәктә — бию, Тушкырда — җыр, Түбән Сикиязда үзешчән театр конкурслары үткәрелә. Шундый чараларның берсе — һәр яз табигать уянган чакта үткәрелүче “Илһам баскычлары” шигърият бәйгесе. Ул Нөркә авылы мәдәният йортында быел җиденче тапкыр узды. Бәйге Башкортстанның күренекле язучылары, шагыйрьләре, публицистларының тарихи мирасын өйрәнү, шушы төбәктә яшәүче нәфис сүз осталарының, танылу алган һәм шигърияткә яңа аяк баскан һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатына, аларның үсүенә ярдәм итү йөзеннән оештырыла.
Район хакимияте урындагы авторларның китапларын нәшер итүгә зур игътибар бирә. Нәтиҗәдә соңгы елларда байтак каләм тибрәтүче үзләренең иҗат җимешләрен күрү бәхетенә иреште. Узган елда Рәфис Шәйхәйдәровның “Батырша эзләреннән” дигән басмасы дөнья күрде. Анда туган төбәкнең өч гасырлык тарихы сыйган. 2010 елда шушы ук авторның “Балтач мәчетләре” дигән хезмәте китап сөючеләр игътибарына тәкъдим ителгән иде. Соңгы елларда Мөкатдис Сәмиевның “Бәхетле тормыш киңлеге”, Гөлшат Ихсанованың “Күңелем гөлләре”, Габделсамат Гатинның “Яшәеш мәзәкләре”, “Көлгәнгә — көлке”, Әхнәф Мазһаровның “Күңелем җырлары”, “Күңелем табышлары”, Гөлнара Шәймөхәммәтованың “Алмалы үләннәрем”, Аида Хәйретдинованың “Яшьлек җырым”, Хатыйп Сираевның “Утлы еллар аша” китаплары басылды. Өметле авторлар да игътибардан читтә калмый. Урындагы язучыларның байтак әсәрләре “Туган җирдә туган хисләр” җыентыгында урын алган.
Районның мәдәният бүлеге, үзәк китапханә, “Балтач таңнары” гәзите редакциясе коллективлары нәфис сүз осталарына, һәвәскәр шагыйрьләр һәм язучыларга иҗат дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә даими ярдәмләшә, алар катнашлыгында төрле чаралар үткәрелә, язмалары гәзит битләрендә дөнья күрә.
Балтач җире — талантларга бай төбәк, алар арасында үзен шигърияткә һәм нәфис сүзгә багышлаучылар да байтак. Нөркә авылында үткән “Илһам баскычлары” бәйгесе моңа ачык дәлил булды һәм анда йөзгә якын конкурсант катнашты. Мәртәбәле жюригә алар арасыннан иң-иңнәрен билгеләү җиңел булмады. Хәер, чараны оештыручылар һәм аның иганәчесе булган “Балтач таңнары” гәзите редакциясе бәйгедә катнашучыларның берсен дә игътибардан читтә калдырмаган. Шигърият сөючеләр унсигез номинациядә билгеләнде. Һәр конкурсның җиңүчеләре була. “Автор иҗаты” һәм “Сәнгатьле уку” категорияләрендә өченче урынны Фәйхүнә Әхкәмова, Зәлфирә Гатина, Чулпан Җиһангирова, Рәзинә Ханнанова; икенче урынны Рәйсә Гыйбадуллина, Нэля Гыймаева, Рәзилә Шәрифнурова яулады. Түбән Сикияздан Флүзә Кашанова һәм Иске Балтачтан Фәнәзия Вәлиева беренче урынга даек булдылар.
Шигъриятне үз итүчеләр белән очрашуга республиканың танылган каләм осталары Марат Кәримов, Мөнир Вафин, Мөхәммәт Закиров, Нөркә авылында туып-үскән, хәзер Татарстанда яшәп иҗат итүче Лира Галиева, якташлары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов килгәннәр иде. Алар үз чыгышларында районда язучыларга булган карашка югары бәя бирде, бу эшкә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышырга, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары булырлык итеп үстерергә кирәклеген әйттеләр, яңа шигырьләре белән таныштырдылар.
Конкурсны йомгаклап, район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов шигърият сөючеләрне хәзерге заманның да уңай якларын күрә белергә, үз иҗатларында халыкны тырыш хезмәт белән мул тормышта яшәргә өндәргә чакырды. Ул, шулай ук, бу чараны оештыруда Нөркә авыл Советы хакимиятенең, мәдәният йортының һәм мәктәп коллективының күп көч салганлыгын ассызыклады.
Шул ук көнне кич конкурсның гала-концерты үтте. Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар һәм чарада катнашучылар мәдәният йорты алдында агачлар утыртты. Концертта үзешчән шагыйрьләр һәм нәфис сүз осталары чыгышлары Нөркә авылы мәдәният йортының һәвәскәр артистлары һәм мәктәп укучылары чыгышлары белән үрелеп барды.
Марат Зыятдинов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Балтач районы.
Фото: Үзешчән шагыйрәләр Фәйхүнә Әхкәмова, Гөлфирә Җиһангирова һәм Зөһрә Сәләхованың Марат ага Кәримов белән уртак сүзләре күп.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”