22.05.2013 - Әдәбият

Китапханә фондлары нинди серләр саклый?

Мәкалә авторының былтыр Казанда чыккан фәнни-популяр китабы.Берничә ел дәвамында Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнәм. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем: аның үткән гасыр башындагы әдәби әсәрләре дә тикшеренүләрнең мөһим чыганагы була ала. Мәгълүм булуынча, әдипнең иҗаты 1907 елда “Әльислах” гәзитендә басылган “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дигән хикәясе белән башлана.

Эзләнүләр һәм табышлар миңа матбугатта байтак мәкалә, ә былтыр Казанда Г. Иб-раһимов тормышының билгесез саналган бихисап фактларын яктырткан 27 табаклык фәнни-популяр китап нәшер итү мөмкинлеге бирде. Барлык язмаларым да Русия һәм якын чит илләр архивларындагы документларга нигезләнә. Аларны җыйганда халыктан һәм гыйльми даирәләрдән дистәләрчә еллар буе яшеребрәк тотылган байтак мәгълүматны ачыклый алдым. Менә мисалга бер документ.

“ОГПУның Башкортстан бүлеге 1927 елның 23 мартындагы 274нче хатында хәбәр итүенчә, Галимҗан Ибраһимовта Төркиягә эмиграциягә киткән буржуаз милләтче Зәки Вәлидовның шәхси архивы саклана. Вәлидов белән Батталов чит илгә чыгып киткәннән соң Г. Ибраһимов Мәккәгә баручы муллалар аша алар белән элемтә урнаштырды”.

Ләкин СССР НКВДсының дәвамчысы — Русия ФСБсының Башкортстан буенча идарә­сеннән миңа, “бездә андый мәгълүмат­лар юк” дип хәбәр иттеләр...

Уңышсызлык кайчак үзе үк уңышка ките­рергә мөмкин, дип исәпләп, эзләнүләрем­не Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә дәвам иттем. Андагы табышлар мине таң калдырды. 175 еллык эшчәнлеге дәверендә бу гыйлем сараенда бихисап китап һәм кулъязма тупланган, сакланган. Бу факт халкыбызның китапларга теркәлгән тарихы һәм әдәби гәүһәрләре юк ителмәгәнлеге турында сөйли. Ә бит ил нинди генә үзгәрешләр кичермәгән! Октябрь революциясе нәти­җәсендә большевиклар диктатурасы урнашу, нинди милләттән булуларына карамастан, илнең зыялыларын эзәрлекләү, репрессия еллары, һөҗүмчән атеизм китергән зыян үзен һаман сиздерә әле. СССРның төрки халыклары язмасын гарәпчәдән латинчага, аннары кириллицага күчерү дә татар һәм башкорт мәдәниятенә зур зыян китерде.

Үз халкының чын патриотлары фидакарьлеге белән генә рухи мирасыбыз күпмедер дәрәҗәдә сакланып калган. Шуңа мин бу китапханәдә сакланучы басмаларны уникаль дип исәплим. Биредә XIV гасырдан башлап, гарәп имласында 15 мең чамасы сирәк китап һәм кулъязма, XVI-XVIII гасырларның — 6 мең, XIX гасырның һәм 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәрге чорның — 4,8 мең, 1918 елдан алып утызынчы елларның 4,5 мең басмасы саклана. Монда татар галимнәре һәм дин эшлеклеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин, Әхмәтһади Максуди һәм башкаларның китапларын, кулъязмаларын күрергә мөмкин. Габдулла Тукайның иске төрки имласында 43 китабы бар.

Галимҗан Ибраһимовның 1912 елда Казандагы И. Н. Харитоновның литотипогра­фиясендә нәшер ителгән “Карак мулла” китабы минем өчен кыйммәтле табыш булды. Ә иң мөһиме — андагы автограф. “Мәшһүр тюрколог Зәки Вәлиди әфәнде җәнабларына. Галимҗан. 1912 ел, февраль” дип язылган анда.

Бу автограф үзе үк Зәки Вәлидинең мәшһүр тюрколог икәнлеге һәм ике шәхеснең ул чакта ук таныш булуы турында сөйли. Югыйсә, күпсанлы чыганаклар, Галимҗан Ибраһимов белән Зәки Вәлиди 1915 елда Уфада укытканда танышып дуслашып киткән, дип раслый. Уйлап карасаң, заманның ике шәхесенең язмышлары ике төрле булып чыккан. Берсенең гомере туган илендә аянычлы өзелгән, икенчесе чит илдә югары дәрәҗәләргә ирешеп, озак яшәгән. Милли китапханә фондларында мин Зәки Вәлидинең 1917 елда басылган дәүләт корылышы турында монографиясен дә күрдем. Өстәвенә, ул — аның шәхси архивыннан.

Милли китапханәдә Галимҗан Ибраһимов­ның гарәп имласында 120дән артык, латин графикасында 12 китабы сакланадыр дип башыма да китерми идем. Аның “Әдәбият кануннары” китабы зур кызыксыну тудырды. Автор аны Ялтага үзенең хәлен белешергә килгән яшь башкорт шагыйре Габдулла Амантайга бүләк иткән. Моңарчы бу ике шәхеснең танышлыгы билгеле түгел иде.

Бу басмалар барысы да 1937 елдагы тоталь тикшерү үтү (бу турыда китап тышларындагы штамплар сөйли) сәбәпле генә сакланып калган. Алар юк ителмәгән, ә китап­ханәнең махсус фондларына озатылган. Соңгы ике дистә елда гына ул яшерен чыганакларны күрү мөмкинлеге туды. Әйткәндәй, китап һәм кулъязмаларның күпчелеге нык тузган, кайберләренең беренче һәм соңгы битләре юк. Бу аларның авторын, басылган урынын һәм вакытын ачыклауны кыенлаштыра. Шуңа карамастан, алар тарихи һәм мәдәни мирасыбызның бәяләп бетергесез хәзинәсе булып тора.

Болар турында күптән түгел Казанда “Дөнья рухи мәдәнияте контекстында төрки телле китап” дип аталган халыкара гыйльми-гамәли кон-ференциядә катнашкан галимнәр дә сөйләде. Югарыда телгә алып үтелгән табышлар турында конференциядә минем доклад та тыңланды.

Марат Ибраһимов,

туган якны өйрәнүче.

Уфа шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»