17.05.2013 - Әдәбият

Әдип җаваплылыгы һәм тугрылыгы

Мансаф туган авылы Яңа Йомранда — башлангыч, Яңа Калмашта җидееллык мәктәп тәмамлый. Биш баласын ялгызы тәрбияләүче Фәтхия апа өлкән улының колхозда ирләр белән рәттән торып эшләрлек яшькә җитүенә сөенә, әлбәттә, ә белемгә омтылышы көчле малайны урта мәктәпкә җибәрү өчен матди як бик мөшкел. Борай районының Чалкак авылында дөнья көтүче апасы, энесенең хәлен аңлап, аны үзе янына чакыра. Чалкакта урта мәктәп тәмамлау Мансафны яртылаш борайлы итә дә инде.

Өлгергәнлек аттестаты алгач, хезмәт юлын шул ук Борай районында башлап җибәрә: китапханәче, башлангыч мәктәп укытучысы. Аннары — Совет Армиясе, очучылар училищесы курсанты. Әле дә, күктәге очкычларны күреп, йөрәге дертләп куя: ни дисәң дә, “Миг-15” реактив истребителен авызлыклаган элекке хәрби бит әле ул! Әмма язмышы сөлектәй яшь егетне янә тыныч тормыш фронтына чакыра.

Мансаф Гыйләҗев Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын “җырлап” диярлек тәмамлый. Алай гына да түгел, якташы һәм сабакташы Фәсәхәт белән тормыш корып җибәрәләр.

Мансаф, укытучы-филолог дипломы алса да, башкаланың теләсә кайсы гәзит-журнал редакциясендә эшләрлек һөнәре була. “Кызыл таң” да, “Һәнәк” тә “безгә кил” дип чакырып торалар. Чөнки ул университетта укыганда ук бу басмаларда бихисап сурәтләмә һәм очерклар, сатирик һәм юмористик  хикәяләр,  фельетоннар бастырган була. Башкортстан радиосында ай саен диярлек аның язганнары яңгырап тора. Басмаларның төгәл берсен дә сайлап өлгермәгән чакта яңарак кына эшли башлаган Башкортстан телеви­дениесенең җитәкчесе Гали Гомәровны урамда очрата.

— Тапкансың икән баш ватар нәрсә. Кил безгә, — ди ул телевидение өчен бер юл да язмаган Мансафка.

— Мин сезнең эшнең тәртибен белмим бит әле...

— Кем белеп туган? Язганнарыңны укып һәм тыңлап барам. Сөйләштек: иртәгә үк эшкә киләсең...

Мондый ук борылышны көтмәсә дә, Мансаф үзендә телевидение ишеген ачып керергә көч таба, иң мөһиме — каләме барлыгына ышана.

Телевидение тапшыруларының титаник көч сарыф итүе генә җитмәгән, республика гәзит һәм журналларында очерклары, хикәяләре, юмористик әсәрләре әледән-әле дөнья күрә, китап нәшриятында бер-бер артлы җыен­тыклары басылып тора. Кай арада яза? Аңлашыла торгандыр: йокысыз төннәр, шимбә һәм якшәмбе көннәре, елга бер ала торган отпуск вакытларында. Бер үк вакытта гаилә тормышың да китек булырга тиеш түгел.

Бервакыт мин Благовар районыннан командировкадан йөреп кайттым. Гадәт буенча, сәфәрем турында баш мөхәррир белән уртаклаштым. Сүземнең ахырында районда Дүртөйледән якташым — зоотехник Риф Сөләйманов белән очрашуым хакында бәян иттем, аның өлешенә төшкән ачы язмышы турында сөйләдем. Бу вакытта ул, кулына каләм алып, нидер язгалап барды. Әмма ике ай да үтмә­гәндер, “Кызыл таң”да Мансаф Гыйлә­җевның “Язмышка үзең хуҗа” дигән очеркы тулы бер бит булып басылып чыкты.

Менә бит ничек! Риф турында мин сөйләгәннәр Мансафның күңеленә хуш килгән һәм ул булачак әсәренең героен эзләп тапкан. Мин бу хәлдән соң Мансаф Гыйләҗевта журналистлык һәм язучылык һөнәрләренең бергә үрелеп баруына ныклап инандым. Көчле рухлы, сынмас канатлы кешеләр язмышына ул бервакытта да битараф булмады. Ике-өч ел да үтмәгәндер, Башкортстан китап нәшриятында Мансаф Гыйләҗевның “Язмышка үзең хуҗа” дигән очерклар китабы басылып чыкты. Әсәрләрендәге геройлар — билгеле кешеләр, безнең замандашлар. Алар арасында Бөек Ватан сугышы яугире, хезмәт ветераны, зоотехник, профессор, колхозчы бар. Барысы да катлаулы язмышка дучар кешеләр, ләкин алар беркайчан да башларын түбән ими, үз бәхетләрен изге хезмәттә табып көн күрә.

Мин хәзер шуны уйлыйм: журна­листның гомер бакый журналист булып калганы бар, журналисттан олы язучы дәрәҗәсенә күтәрелгәне дә байтак. “Кызыл таң” мисалында да алар бик күп. Каләм тибрәтә башлаганнан бирле “Кызыл таң”ның актив авторы, берничә тапкыр гәзитнең еллык лауреаты Мансаф Гыйләҗев исә, журналист булып калуы өстенә, абруйлы язучы исемен дә лаеклы йөртә. Мин аның төрле жанрда басылып чыккан уннан артык китабы өчен генә димим, ул чын мәгънәсендә хикәя, повесть һәм роман жанрларын бердәй “кимерә” алган әдип. Геройларының күбесе — чын тормышта яшәп, тарихта тирән эз калдырып киткән шәхесләр. Бәгъзеләре әле дә исән. “Азаккы төн” повесте, “Мәхшәр” романы, “Каһәрле язмыш” повесте — шундыйлардан.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткән вакытта Мансаф Гыйләҗевның янә бер повесте  пәйда булды — “Йолдызлар астында сигез ай”. Ул “Кызыл таң” укучыларына да таныш, өзекләре гәзиттә басылды. Авторның бу китабы Учалыдан Украинага мал куып алып барган 21 кешенең каһарманлыгы турында. Вакыйга 1944 елга карый. Илебез фашист юлбасарларыннан азат ителә бара. Димәк, ил хуҗалыгын тергезергә кирәк. Әле генә сугыш үткән шәһәрләрдә һәм авылларда ачлык, җимереклек. Менә шул вакытта безнең Башкортстаннан Украинага сыер маллары җыеп җибәрү мәсьәләсе көн тәртибенә баса. Үтә дә четерекле мәсьәлә, чөнки бездә дә артык мал юк. Ләкин көч-хәл белән Учалы якларында 450 баш мал туплана. Тагын мәсьәлә: ничек озатырга? Килеп тә алып китә алмыйлар. Мал йөртә торган тимер юл вагоннары әле сугыш мәшәкать­ләреннән бушамаган. Малларны фәкать куып илтергә генә кала. Ә кемнәр куар? Ир-егетләрнең асыллары — фронтта, өйдә — үсмерләр, карт-коры һәм хатын-кыз гына. Ниһаять, 21 кеше сайлап алына. Әле алар юлның сигез айга сузылачагын да, юлда нинди михнәтләр күрәчәген дә күзалламый...

Язучы Мансаф Гыйләҗев, ошбу сәфәрдә катнашкан кешеләрне табып, йолдызлар астындагы сигез айны үтә дә саклык һәм осталык белән укучының күз алдына бастырды. Мәхәббәт һәм нәфрәт чаткылары да читтә калмаган, бөтенесе дә кеше язмышы дигән сюжет сызыгында үз чагылышын тапкан. Барысы да ышандырырлык, барысы да таң калдыра.

Инде үткән елда гына дөнья күргән, язучының йөрәген гомер буе тырнап йөргән тагын бер тарихи темасы — “Канзафар ташлары” романына тукталып үтәсе килә. Емельян Пугачев явында күренекле урын тоткан Кинҗә Арсланов әйткәнне искә төшерик. “Салават белән Канзафар чынында Пугачевның уң кулы да, сул кулы да иде”. Теге яки бу киңәшмә җыелганда Пугачев Канзафарны: ”Усаев, ә син минем янга утыр”, дип чакырыр булган. Берчак Канзафар үзе дә: “Пугачев мине һәрвакыт үзе тирәсендә тотты”, — дип таный.

Язучы бу әсәрендә дә тарихи дөреслеккә тугры кала. Үзенең туган авылы Яңа Йомран белән мәктәп еллары үткән Чалкак кына түгел, минем туган авыл Тәкәрлек тә яу үткәрүчеләр исемлегендә бар. Ырынбур, Стәрлетамак, Уфа, Пермь, Казан өчен барган сугышлар турында укып, ерак тарихыбызны, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын янә бер тапкыр искә алабыз. Романны укыганда язучыга шул чордагы күпме хәл-вакыйгаларны өйрәнергә туры килүенә янә гаҗәпләнәсең. Ә бер герое, әйтерсең лә, ике гасыр ярым аша бүгенгегә төртеп күрсәтә: “Русиядә алдашмый яшәп булмый, Усаев. Ә күпме ришвәтче! Йомыш белән кәнсәләргә кереп карасаң, анда кемнәр утырганын белер идең. Ишек төбендәгесеннән башлап түрдә утырганына кадәр тамызырга, ә түрәгә агызырга кирәк...”

Нинди сәбәпләр аркасындадыр, тарихыбызда Салават белән Кан­зафарның Балтыйк буе төрмәсендә очрашуы һәм Салаватның Канзафар кулында җан бирүе хакында билгелелек азрак сыман. Ә бу турыдагысы? Гомумән, яңа сүз, хәтта табыш. “Ни сәбәптәндер, нинди йомыш беләндерме, Балтыйк портына якын ук килеп Төркия корабы туктады. Шлюпкада ярга якынайгач, штурман стена рәвешендә өелгән ташлар арасындагы янәшә куелган бизәкле ике ташка игътибар итте һәм гарәпчә язылган ике сүзне укыды: “Салават”. “Канзафар”. Бу Канзафар Усаевның Салаватка һәм үзенә ошбу җирдә дөнья куйганлыгына автограф кебек кабул ителергә тиешле соңгы әманәте иде...” Кыскасы, “Канзафар ташлары” — зур өйрәнүне сораучы, киң катлам укучыга тырышып-тырышып җиткерелергә хаклы тарихи әсәр. Безнең заман романы!

Кечкенә мәзәкләрдән, көлә­мәчләрдән һәм хикәяләрдән повесть һәм роман жанры биеклекләрен яулаган әдип ул — журналист  һәм язучы Мансаф Гыйләҗев. Каләмдәшләре арасында ул “Гыйләҗ” исеме алмады, әмма һәр әсәрен беренче булып укучы һәм бәһаләүче тормыш иптәше Фәсәхәт ханым (күп еллар “Кызыл таң” хезмәткәре) иренә һәрвакыт “Гыйләҗ” дип мөрәҗәгать итә. Кыңгырау шалтыраганга ишек ачкач, кунакны күреп, ул: “Гыйләҗ, кил әле, сине эзләп килгәннәр”, — дип җәмәгатен чакырыр да үзе кухняга чәй әзерләргә юнәлер. Әйе, әсәрләрендәге геройлары Учалыдан Украинага мал куган апалар, абзыйлар язучыны гомерлек дусты итеп кабул итте. Балалары һәм оныклары исә, чын әсәр геройларын күреп, шундый әти һәм картәти белән яшәгәннәренә горурланып бетә алмый.

Сиксән яшен тутырып килүче Мансаф Гыйләҗев, гомерлек һөнәренә зур җаваплылык белән карап һәм искиткеч тугрылык саклап, соңгы нокта куярга җыенмый әле. Ни дисәң дә, яшәгән саен тормыш бихисап материал бирә. Һәр яңа әсәр язучыны яшәртә, әсәрләндерә һәм алга өнди. Озын гомер сиңа, олы әдибебез!

Равил Карамов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»