16.05.2013 - Әдәбият

Бәллүр аһәңе

Болын чәчәкләре төрле булган кебек, шагыйрьләр дә төрле сәләткә, холык-фигыльгә ия була. Кемдер уртача яза, актив йөри, күп китаплар чыгара, исемнәр яулый, кемдер бик йомшагын да текә портретлары белән еш чыгарып популярлык казана. Ә кемдер  еллар буе бер шигъри шәлкем дә бастырмый, китаплар тиражлау белән дә мавыкмый. Ә исемен яхшы беләләр, шигырьләрен яттан сөйлиләр, җырларын халык үзенеке итә. Танылган шагыйрә, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова әнә шул соңгылар рәтенә керүе белән бәхетле. Татарстанда да, Башкортстанда да үз итәләр аны, тик гади халык Казандамы, Уфадамы яшәвен генә төгәл белми. Икесендә дә түгел, туган төбәге Нуриманда гомер кичерә шәһәр кызларыча нечкә зәвыкъ белән киенүче, гаҗәеп зыялы, эчке текәлеген тирәнгә яшергән, мөлаем һәм тыйнак каләмдәшебез.

Тамырлары — Иглин, Нуриман якларында, балачагы  Иглин районы Үктәй авылында узган, Нуриман районының данлыклы Байгилде урта мәктәбен тәмамлаган, Башкортстан дәүләт университетының “Акчарлаклар” түгәрәгендә иҗат канатларын ныгыткан талантлы кызга студент елларында ук Уфадагы иҗади даирә генә түгел,  Казан капкалары да киң ачыла.  КДУның “Әллүки” әдәби-иҗат түгәрәге белән хезмәттәшлек, үзара бару-килү шагыйрә-кызны Татарстанның булачак зур шагыйрьләре белән гомерлеккә дуслаштыра. Диплом эшен  күренекле әдип Хәсән Туфан иҗаты буенча яклый. Аңа Казанга барып Хәсән аганың  хәер-фатыйхасын алу бәхете дә тия.

Университетны тәмамлагач, ул Илеш районында 4 ел  мәктәптә, авыл Советында җаваплы эштә эшли, туган якларына кайтып Сарва урта мәктәбендә 4 ел директор йөген тарта. Тумыштан лидерның оештыру сәләтен тиз чамалап алалар, районга чакырталар. Гомеренең күп өлешен Нуриман районы хакимиятенә багышлый. Шундый тынгысыз тормыш ритмында шигырьләр язуы үзе бер каһарманлык буларак бәһаләнергә хаклыдыр, әлбәттә. Акыл ияләре: “Әгәр язмый булдыра аласың икән, язма”, — диләр. Халисә-шагыйрәнең мең мәшәкать арасында йөрәгеннән ташып чыккан шигъри хисләре дә шул язмый тора алмаганнан язу күренешедер инде ул. Чөнки бармактан суырып чыгарган әсәрләрдән аермалы буларак, бәгырьне ярып юл алган бу чишмә халык күңеленә дә тиз барып ирешә. Талантының сере дә, шигырьләрнең көче дә шуның белән аңлатыладыр.

— Шигърияткә ничек килдегез? — дип традицион сорауны бирәм Халисә ханымга.

— Балачактан үлеп китап яраттым, — ди ул. — 5 яшемдә “Таза Мортаза”, “Кемгә рәхмәт әйтәбез” дигән китаплардан башлаган идем. Соңгысы хакында китапханәче апа сорашкач, шигырьләрне болай гына түгел, аңлап укырга кирәклеген белдем.  Китап тәменә төшендем. Мәктәптә укыган елларда авыл, район китапханәсендәге татар-башкорт китапларының берсе дә калмады. Нәнәем керосинны бетерәсең дип, төнлә лампаны сүндереп куйгач, урлашып юрган астында фонарик белән укый идем, — дип көлә ул.

Ә иҗатка килүен ул  Байгилде мәктәбе директоры Ришат Салих улы Исмәгыйлевның еш кына мәктәпкә язучы-шагыйрьләрне чакыруы, белем учагында иҗат мохите тудыруы белән аңлата. Яшь каләм иясенең беренче шигырьләре республика матбугатында басыла. Ә инде БДУның татар-урыс бүлеге даирәсе кызга теоретик яктан да яхшы нигез бирә. Наҗар Нәҗми, Марат Кәримов, Әнгам Атнабаев кебек күренекле язучыларның  хуплавы һәм ярдәме белән иҗат канатлары үсә аның.

Иҗатында бик тыйнак булса да, шагыйрәнең шәхси архивында аның шигырьләре турында “Казан утлары”, “Агыйдел”, “Башкортстан кызы”, “Тулпар” журналларында һ.б. басмаларда дөнья күргән Наҗар Нәҗми, Суфиян Сафуанов, Ирек Киньябулатов,  Гөлфия Юнысова, Марис Нәзиров, Әсһар Габиди һәм башка каләм осталарының югары бәһасе булу бик куандырды. Димәк,  чын талантлар югалмый, асылташлар үз бәясен ала.

Бүгенге көндә Халисә Мөдәрисова  прозаик, драматург буларак та танылу алды. Чәчмә әсәрләргә килгәндә, беренче коймагы ук төерле булмады аның. “Бәйге хакы” дигән тәүге повесте үк уңыш китерде. Аның нигезендә язучы “Бәхет хакы” дигән драма да иҗат итте.  Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры аны шушы көннәрдә Казанда  Г. Камал театрында куя. Халисә Мөдәрисованың “Яр” повесте дә фәлсәфи-мәгънәви яктан көчле. Әдибәнең матур юбилеена Татарстан китап нәшрияты табасыннан аның яңа проза китабын көтәбез.

Халисә Мөдәрисова иҗаты турында  зур әдипләр тарафыннан төпле фикерләр күптән әйтелсә дә, аның шигъри хәзинәсенә тагын бер күз ташлыйк әле. “Җитлегеп туган шагыйрә” дип әйтергә яраталар аның турында. Ягъни, ул шигърияткә яшьтән үк өлгергән шигырьләр белән килеп керә. Табигатьне, яшәешне тою сәләте үзенчә аның, ассоциатив фикерләү, парадокслар, метафоралар да гаҗәеп үзгә.

Халисә Мөдәрисова образлары дигәндә, иң беренче  кызарып пешкән балан куагы күз алдына килә. Җыр буларак популярлашып киткән “Баланнар” шигырен ул иҗатының чишмә башында ук иҗат итә. Әле гаилә тормышына аяк та басмаган студентка кызның хатын-кыз язмышының бөтен ачысын һәм асылын тетрәндерерлек образ-хәрәкәттә бирә алуы гаҗәп тә, соклангыч та. “Йөрәк төсле кызыл балан” дигән юллары ук сискәндереп куя.

Баланны өзәләр бит,

 Җепләргә тезәләр бит.

 Аунап елар чаклар була —

 Йөрәкне өзәләр бит,

Барыбер түзәләр бит!

Яшь шагыйрә бәлки әле үзе язганнарның асылына күп еллар үткәч кенә төшенгәндер. Ләкин,  балачактан шагыйрә күңелендә уелган нәнәйләр моңы, алар сагышы бар бит әле.

Балан образы шагыйрә иҗатында аерым урын тота.

 Тәү кат яры үпкән сылу кебек,

 Куаклыкта балан кызара, —

ди ул  икенче бер шигырендә,  янә баланны хатын-кыз кыяфәтендә күреп. Кайчакта балан кан саркып торган яра рәвешендә шигырьнең әрнеткеч юлларын хасыйл итә.

Шагыйрәнең көзге образлары, гомумән, тирән мәгънәле,  яңа төсле, тирән хисле. “Миләш тәлгәшеннән ялкын ургый”, “учак төсле миләш тәлгәшләре”, “усакта... очкынлана яфраклар”, “көзнең алтын кыңгыравы”, “куздай тәлгәшләр”, кебек шигъри сурәтләр үзләре генә дә каләм иясенең тою һәм фикерләү дәрәҗәсен билгели.

Соңга калган сөю кебек,

Берчә качып, йә ут янып,

Елый-көлә җиләк пешә, —

ди ул, әбиләр чуагында кызарган каен җиләген күреп.

Җәй мизгеленең образлы сурәт-хәрәкәтләре, ситуатив халәте дә тик Халисә-шагыйрә ачкыч яратып кергән илаһи дөньяның сер-хикмәтләре белән тулы:

Курайларның сут тутырган мәле,

Тугайларда — чәчкә җырлары,

Офыкларда — җәйгор канатлары,

Болыннарда — яңгыр моңнары.

Әлеге мизгелнең акыл һәм хис камиллеген, бер сергә тө-шенгәндәй гаҗәеп тынлыгын тоеп, шагыйрә җәй сурәтен бала көткән анага тиңли.

Әдәби тәнкыйтьтә “тапталган образ”, “оригиналь образ” дигән төшенчәләр яшәп килә. Халисә Мөдәрисова оригинальлеккә омтылам дип, әллә нинди катлаулы символлар эзләми.  Ә гап-гади традицион образ-символларга яңа җан өрә, аларны мантыйклы үстерә, функциясен көчәйтә, камилләштерә белә. Мәсәлән,  таш образы, символик образ буларак, лирик геройның дөнья белән мөнәсәбәтен, яшәеш белән алыш-бирешен төгәл тәфсилли. “Ташлар җыям” шигырендәге илаһи диңгез дулкыннары гади чуерташны юып, асылташ  рәвешенә керткән кебек, шагыйрә күңеле дә гади чынбарлыкны әкият иле итеп кабул итәргә сәләтле.

Таш дигәннән, “Метеор монологы” да шактый уйландыра. Салкын галактика куенында таш булып яралган йолдыз кыйпылчыгы галәмнең тарту көчен, мәңгелекнең үзен җиңеп кайнар йөрәк эзләп Җиргә  атылып килә. Шушы күкләрдә бер секунд балку өчен килә! Вакыт, мизгел төшенчәсе монда максималь рәвештә кысылган. Ә бит кеше гомере дә шушы бер балкыш кына! Таш булып таш галәмнән Җиргә ашкынганда, бу яшәеш адәм баласы өчен ничек кадерле булырга тиеш. Авторның  символик образлары киң планлы, күп мәгънәле, уйландыра, сискәндерә торган.

“Вакыт толымнарын үрәм-сүтәм”. Вакыт — шагыйрә өчен иң кадерле нәрсә. Вакыт, гомер узу,  югалту, үкенеч төшенчәсенә генә кайтып калмасын өчен мизгелнең, КЕШЕЛӘРНЕҢ кадерен белү идеясе алгы нәүбәткә чыга.

Шагыйрә чынбарлыкка сокланып, сөеп-сөелеп туймас  вакытта кешенең ваклануын, чәчелеп түгелүен “гомер-җептән сәйлән-көннәр” коелу белән янәшә куя. Катлаулы фикер чоңгылларына, мантыйк баткакларына кермичә генә кулай образлар аша шагыйранә табышларга юлыга ул. Шигъри зирәклек, зиһен хас аңа.

Фанилык һәм мәңгелек, яшәү мәгънәсе фәлсәфәсе шәхеснең вакыт-гомер алдында җаваплылыгын  ассызыклый.

Халисә Мөдәрисова иҗатында шәхес концепциясе лирик геройның дөньяга карашы, яшәеш принципларына нигезләнеп үскән эстетик идеалның тулыканлылыгында күренә. Тәкәбберлектән ерак лирик шәхеснең үз-үзенә ышанычы, горурлыгы күңел тирәнлегендә ята. Минминлеге юк дәрәҗәдә аның. Эчке кичерешләрнең тирәнлеген үз эченә алган “Язгы төш” шигырендә җан иясен, адәм баласын  иртәгәгә булган якты өмет яшәтүе шәхси кичерешләр белән дә шәрехләнә:

Канатларны ныгытырмын,

 Җилләргә ятып кына.

Яралардан арынырга

 Бирегез вакыт кына.

Шәхес яхшылык һәм явызлык тартышындагы кылда яралган шикелле, кешенең асылы да дуслар һәм дошманнар мөнәсәбәтендә ачыла икән бит. Дуска һәм дошманга тиешле мөнәсәбәт булганда гына кеше үз биеклегендә кала ала. Пәйгамбәрләр кушканча, дошманыңа да ярдәм итү, үчләшмәү, шәфкатьле булу монда да алгы нәүбәткә чыга.

Миһербанлылык Халисә Мөдәрисова бар иткән лирик шәхеснең асылына салынган. Ул төрле чор сурәтендә, вакыт берәмлегендә, хәтер-хатирәләрдә җанланып, авторның эстетик идеалын шәрехли. Мәсәлән, “Моңлы карт” шигырендә  авылны бизәк-челтәрләргә күмеп, кешеләр тормышына җыр-моң биреп калдырган балта остасы картәтисе образы пәйда була. Бу тормышта үзенә нибары айлы сары чардуган ясап куйган картның  башкалар өчен мирасы зурдан. Аның игелек-шәфкате кешеләрдә күңел матурлыгын да,   моң да уяткан. Моңлы карт дип йөрткәннәр балта остасын.

Башкалар өчен яшәү идеясе Халисә Мөдәрисованың күп шигырьләрендә үстерелә. “Көмеш дага”да лирик герой гомер буе бәхет дагасын эзли, баксаң, ул даганы  үзе өчен түгел, тол калган җиңгәләре коймасына элмәкче икән  бит ул. Шәхеснең яшәү мәгънәсен төгәл билгеләгән “Тоз һәм шырпы” шигырендә дә шулай.  Тирә-яктагылар, калганнар турында  кайгырту — аның иҗат концепциясенең төп сыйфатларыннан.

Әнә шул хатыннарга, аналарга хас миһербанлылык сыйфаты, каһарманлык рәвешен алып, вәхшилеккә дә каршы чыга. Шагыйрәнең “Танклар китә Чечняга” шигырендәге состав алдына ак яулык тотып йөгергән ана образын гына алыгыз! Ватан-анага тәңгәл илаһи көчкә ия гигант бит бу! Хатын-кыз шәхесенә шагыйрә, табигатьнең үзе кебек үк, күп йөкли. Нәфесе кан теләп азынган сәясәт каушап, югалып кала аның каршында. Кешегә гомер бирергә сәләтле кавемгә хас илаһи түземлек, нәфислек, нечкә тоемлылык, зирәклек, иң мөһиме — миһербанлылык теләсә нинди тупаслыкны, җимергеч вөҗдансызлыкны җиңәренә ышана ул. 

Бишек җыры турындагы шигырендә дә шулай:

И, кешелек, дөнья бишеккәе,

Иминлеге ана моңында,

Көчең синең бомбаларда түгел,

Хатын-кызда, бишек җырында:

“Әлли-бәлли-бәлли-бәү”.

Хатын-кызга йөкне, ышанычны күп салган кебек, язучы заман намусын йөкләгән ШАГЫЙРЬгә дә таләпләрне югары куя. Аның иманы камил булырга тиеш, ди ул.

Йөрәк белән, күңел белән тоеп,

Шагыйрь аңлый кара һәм акны.

Кеше ялгышала, ә шагыйрьнең?..

 Ялгышырга аның юк хакы.

Шагыйрь — каләм иясе өчен пәйгамбәрләр акылына, әүлияләр зирәклегенә ия, заманның кыйбласын билгеләүче, аның әверелешләре өчен җаваплы илаһи зат булырга тиеш. Ләкин шагыйрь язмышы беркем өчен дә җиңел була алмый. “Үз илендә пәйгамбәрләр булмый” дигән шигырендә Халисә Мөдәрисованың йөрәк авазы нәфис, үтәкүренмәле “чаршаулар” аша ишетелгән кебек:

Сөйкемле зат булалмадым синдә,

Ни кылсам да, күңел кителде.

Үз өендә үги ана белән

Үсеп килгән бала шикелле.

Ә бит үги балалар моңлырак та, миһербанлырак та булучан.  Иңнәрендә “пәйгамбәрләр йөге” йөртүче, дөньяның һәр мизгелен җыр итүченең үзеннән соң калдырыр хәзинәсе бар! Шәхеслек, шагыйрьлек миссиясе, димәк, шулай үтәлә.

Мин — хатын-кыз, әле шундый чагым:

Җырлы чагым, моңлы, бәһале.

Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә,

Әйтерсең лә бәллүр аһәңе.

Моннан дистә еллап элек язылган шушы юллар шагыйрә-нең бүгенге халәтенә дә тап килә. Әле җырлы, моңлы, бәһале чагы аның. Инде хөкүмәт йөгеннән арынгач, поэзиядә дә, прозада да, драматургиядә дә җигелеп эшләр вакыт. Бәллүр аһәңен яңгыратып таш-тауларны ярып чыккан иҗат чишмәсе, дәрьялар сулышы белән тулышыр. Ташкыннары алда әле Халисә Мөдәрисованың.

 Ләйсән Кәшфи,

шагыйрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»