Яхшы әсәргә - югары бәя

Кичә Башкортстан Язучылар берлегендә берьюлы ике тантана булды: әсәрләре иң яхшы дип табылган әдипләргә берлекнең халык чәчәне Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге махсус әдәби премиясе тапшырылды һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең 90 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән әдәби конкурста җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләргә премияләрне Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев һәм Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов тапшырды.
Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге премия былтыр Язучылар берлеге тарафыннан булдырылды. Киләчәктә конкурс ел саен уздырылып, чәчән исемендәге премия әсәре иң яхшы дип табылган бер язучыга тапшырылачак. Премиянең күләме – 50 мең сум. Беренче конкурста дүрт язучы катнашты. Таңчулпан Гарипова төрле елларда басылып чыккан пьесаларын тәкъдим итте, Спартак Ильясов — “Барын-табын хәтере”, Мәүлит Ямалетдинов — “Куласа” һәм Җиһат Солтанов “Сөләйман Морзабулатов. Тормышы һәм көрәше” дигән китаплары белән катнашты. Әсәрләргә Рәшит Шәкүр рәислегендәге җиде кешедән торган жюри әгъзалары бәя бирде. Яшерен тавыш белән Җиһат Солтановның китабы Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге премиягә лаек дип табылды.
Муса Гәрәев исемендәге конкурс ике тапкыр Советлар Союзы Героеның юбилее кысаларында Башкортстан Хөкүмәте карары белән уздырылган иде. Конкурска авторлары аталмый, саннар белән билгеләнеп, сигез эш тәкъдим ителде: “Воспоминания о войне”, “Звезда”, “Бабушка Марьям” әсәрләре, “Побег” хикәясе, “Руси великой благодатный путь” шигыре һәм музей эшчәнлегенә багышланган “Величие высоты” мәкаләсе комиссия тарафыннан конкурс таләпләренә җавап бирми дип табылды. Җиденче һәм сигезенче саннар белән тамгаланган әсәрләр, нәфис әдәбият кануннары буенча язылып, югары бәя алдылар. Алар – сугыш ветераны Азат Магазовның “Исповедь” әсәре һәм Гөлнур Якупованың “Илсөяр” повесте. Конкурс положениесенә ярашлы җиңүче бер генә кеше булырга тиеш. Әмма конкурсның Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев рәислегендәге жюрие положениегә төзәтмә кертү хокукына ия булганлыктан, Муса Гәрәев исемендәге премияне ике язучыга бирергә карар итте. Шулай итеп, җиңүчеләр 25әр мең сум премия белән бүләкләнә.
Киләчәктә Муса Гәрәев исемендәге конкурс өч елга бер үткәреләчәк. Аның максаты — Ватан тарихына тирәнрәк игътибар юнәлтү, аеруча яшь иҗатчыларны патриотик тематикага җәлеп итү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Конкурсны Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлеге оештыра. Яшь талантлар, мөмкинлекләрегезне файдаланып калыгыз!
Фәния Габидуллина.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”