15.05.2013 - Әдәбият

Яхшы китап - әдәбият гәүһәре

Иҗат итү— бер эш, ә менә язганыңны ташка бастыру, китап итеп чыгару  ХХI гасыр өчен дә җиңел мәсьәлә түгел. Китабың нәшриятта чыккан икән, димәк,  аның өчен автордан башка тагын бик күп акыллы затлар җаваплылык йөкләгән. Язучылыкка дәгъва итү дә китап басылып чыгудан башлана.

Башкортстанның “Китап” нәшриятында узган елда татар телендә тугыз китап нәшер ителгән.  Өлкәннәр өчен ике проза, өч шигырь китабы, мөмкинлекләре чикләнгән каләм ияләре әсәрләре җыентыгы (башкорт, урыс, татар  телләрендә), өч балалар китабы.

Сүзне иң саллысыннан башлыйсы килә. Ул Башкортстан Язучылар берлегенә яңа гына алынган талантлы яшь язучы, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатованың “Көлдән яралган гөл” дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгы.  Бу китап турында матбугатта  инде уңай фикерләр яңгырады, зур әдипләр, әдәбият белгечләре Дил­бәрнең иҗатына битараф калмады. Мин дә китапны мөкиббән китеп бер тында укыдым, әсәрләндем, тетрәндем, дулкынландым һәм сокландым. Бүгенге татар прозасына ныклы адымнар белән килеп кергән  авторның төп иҗат коралы нидә соң, күпләр арасында аның тавышын нәрсә билгели? Шул хакта уйланып карыйк әле.

Китап “Җантөяк” повесте белән башлана. Әсәр һәркайсы үз атамасы булган 12 өлештән тора. Классик үрнәктә язылган повестьның сюжет-композициясе төзек, образлары тулы канлы. Үзәктән ярып узган шә­хес концепциясе авторның эстетик идеалына, үзәк образ Галиянең характерына, дөньяга карашына нигезләнә. Борынгы ядкәрләребездәге төрки хатын-кыз асылына хилафлык итмәгән, Галимҗан Ибраһимовтагы татар хатыны кебек классик үр­нәкләрне куәтләгән Галия образы үзенең эчке оптимизмы,  характерның умыртка баганасын хасыйл ит­кән түземлеге, сиземлеге,  рухи каһарманлыгы, яшәешкә мәхәббәте белән көчле. Тормыш авырлыкларына зарланмау, сыгылып төшмәү, дәгъва­лашмау, сынауларда егылып калганда да торып китәр көч табу аны эстетик идеал дәрәҗәсенә күтәрә.  Автор  әсәрне Галия авызыннан бәян итмәсә дә, ул дөньяга үзәк героинясы күзлегеннән бага, гомумән, Дилбәр Булатованың башка әсәрләрендә дә хатын-кыз — әнә шундый рухи бөтенлеккә ия, ныклы характерлы, тирән кичерешле олпат зат.

Язучының төп коралы — аның әдәби теле. Тел, уй-фикер бердәмлеге, әлбәттә, хәятне, андагы әве­релешләр эволюциясен күрә һәм сәнгатьчә бәян итә белүгә нигезләнә. Дилбәрнең чагыштырулары,  оригиналь метафоралары, җирле сөйләм телен урынлы файдалануы әсәрнең сәнгать дәрәҗәсен билгели. Шулай да, осталык  илаһи бер сизгерлеккә, гайре тоемга тамырлана дияр идем. Кешенең рухи һәм физик халәтен, яшәү белән үлем арасындагы процессларны шундый табигый итеп, матдиләштереп сурәтләү, ошбу хәрәкәтне оста шәрехләү — сирәк каләм ияләренә хас сыйфат.

Шәхес дигәндә, автор үз геройларын күбрәге гади халык арасыннан таба. “Ачык ишекләр көне” хикәясендә әнисе белән генә үскән, аны җирләгәч япа-ялгыз калган буйдак егет Зөбәер авыр тормыш сынауларына дучар. Шул ук вакытта, зур югалтуларын эш белән баса белүче, гафләткә, йомшаклыкка юл куймый торган көчле ихтыярлы һәм фидакарь зат. Мондыйларны бернинди нәфес шайтаны да, хайванлык та, шакшылык та үзенә буйсындыра алмый. Андыйларга әҗәлнең генә көче җитә.

“Сайлау” хикәясендәге Нурия дә, әнисе вафатыннан соң, әтисе икенче хатын белән еракка китеп, нәнәсе тәрбиясендә генә үссә дә, йомшак, аумакай түгел, ныклы рухлы, корыч ихтыярлы, максатчан кыз. Гомумән, Дилбәр Булатованың геройлары — тир түгеп көн итүче авыл кешеләре, җитештерү алдынгылары, тормыш авырлыкларында аумый кала белүче кешеләр. Автор аларның күңел дөньясын, омтылышларын, яшәешкә мөнәсәбәтен эчтән күреп, тоеп белә. Эш-хәрәкәттәге кечкенә детальләр, уй-фикернең аваз-сөйләмдә яңгырашы әсәрне тере, тормышчан картина рәвешенә кертә. Гүя, автор әнә шул тормыш драмасы эчендә үзе уйный, герой­ла­ры­ның күңел дөньясына үтеп керә, аларны үтәли күрә һәм әсәрен алар мантыйгына буйсындыра.

Дилбәр тудырган уңай һәм тискәре образлар, оста скульптор ясаган сындай, камил, аларның һәр эндәше, ымы, күз карашы образны баета, мускулландыра бара.

Язмыш феномены — язучы төбәлгән кешене сынау стенды. Әсәрләр укучы өчен гыйбрәтле дә, фәһемле дә, нәрсәнедер кисәтә дә алар. Мәсәлән, “Чынаяк” хикәясендәге төп йорттагы килен кеше Зифа һәм аның ирдән аерылып кайткан каенсеңлеcе Ниса арасындагы контраст, ягъни конфликт рәнҗү, хәтта каргыш рәвешен ала. Нисаның Зифа  җиңгә­сенең каһәренә юлыгуы кемгә файда биргән соң, дигән урынлы сорау туа. Халыкта каргыш уртак тө­шә, дигән әйтем бар. Автор  әнә шуны тормышчан мисалда исбат итә.

Дилбәр Булатова хикәяләре арасында  “Бию” дигәне  авторның бу жанрда ирешкән янә бер мөн­бәредер. Хикәя авылдашлар җыенына кайткан олы яшьтәге галим теле белән бәян ителә. Мәйдан уртасында авыл баласының ярымшәрә килеш шәрык  биюен башкаруы  кызлар тыйнаклыгы, гыйффәт­ле­леге, иплелеге белән яшәгән элекке авылның бүгенге зәвыгы, азынган, бозылган менталитеты белән маң­гайга-маңгай бәрелешә.  Без “шәрык  биюе” дип мө­киббән киткән нәрсә, чынында исә аерым бүл­мәләрдә билгеле бер публика өчен генә башкарыла торган  гарем биюе, ягъни хәрәм бию ләбаса!  Ошбу хәрәкәтләр авылны кимсетә, аның табигатен хурлый, хәтта зиратта яткан әрвахларны кыерсыта, мыскыл итә икән бит! Олыгайган көнендә авылын сагынып шигырьләр яза башлаган  академикны бу хәлдән соң илһам кошы  бөтенләйгә ташлап кача.

Дилбәр Булатованың иҗади карашы киң,  тоемы тирән. Кеше  психологиясен күзәнәктә барган процесслар тирәнлегендә аңлый һәм шәрехли ала ул. Язучы теләсә нинди тормыш материалын, вакыйганы әдәби әсәр биеклегенә күтәрергә сәләтле. Киләчәктә  танып белү куәте көчле булган, фәһемле темаларны тагын да кыюрак ачуын көтәбез без Дилбәрнең.

Рәшит Бигловның “Төнге эз” китабы узган елда электрон формада нәшер ителде. Бу хакта гә­зит битендә безнең бәяләмә дөнья күрде. Бүгенге көндә китапны “Интернет” челтәреннән алып уку мөм­кинлеге бар.

Күпкырлы талант Земфира Муллагалиева хикәяләр һәм шигырьләрдән үрелгән “Кыйблаларым” дигән җыентыгын “Кар өстендә тәңкәләр” хикәясе белән ачып җибәрә. Балачак хатирәләрен язучының бүгенге халәте белән бәйләгән әлеге әсәрдә авторның вакыт-пространство берлеге (хронотоп) белән гаҗәеп үзенчәлекле эш итүе сокландыра.  Сабый чактан ук нечкә хисле, үзгә бер тоемга ия лирик геройның  күңеле күп еллар үткәч тә шун­дай самими,  саф калган икән бит! Шушы кечкенә әсәргә үзенең бар булмышын, гомерен сыйдырган кебек автор. Язу манерасы, фикер сөреше, уй күчешләре ничектер табигый, һәм ул укучыны үз артыннан әсәрләндереп ияртеп бара. 

“Хыялым давыллары” шигырен автор кереш сүз — Хәсән Туфанның үз поэзиясенә карата гаять сизгер фикер-теләкләре белән бирә. Романтика — Земфира Муллагалиева шигъриятендә әйдәп баручы көч. Аның күзенә генә күренүче образ-символлар, аларның илаһи әверелеш-хәрәкәте укучыны да бу хыялый дөньяга  суырып ала. Суырып ала, әсәрлән­дерә, тетрәндерә икән, — сүз остасының таланты,  дигән сүз бу.

“Акмулланың  ак күлмәге” әсәре дә каләм иясенең балачак хатирәләре белән хикәя рәвешендә башланып китә. Ул әлеге гаҗәеп шигырьнең кереш өлеше дә булып тора. Балачак феномены — язучы өчен иҗат чишмәсе,  аның бөтен уй-фикер дөньясы, туачак әсәрләре нәкъ шушы илаһи мизгелгә тамырлана һәм шуннан сут ала. Хәятне илаһи тою сәләте, язмышның хисап ноктасы, кыйбла билгеләнеше дә нәкъ әнә шул самимилек, сафлык, садәлек мизге­леннән.

“Минем кыйблаларым” поэмасы чәчмә хатирәләр белән аралашып бара. Кечкенәдән дини тәрбия алу, әти-әниләренең мәчет картларына хөрмәт күрсәтүе, гаетләрне зурлавы билгели дә инде лирик геройның рухи кыйбласын. Бүгенгегә һәм киләчәккә әнә шул хатирәләргә бай үткәннәр күзлегеннән карый ул. Лирик геройның җаны нәфис, хисләре бәллүр булгангамы, еш кына кыерсытылуга дучар ул. Ләкин төптән килгән иман, инсаф,  аксакал–дәүәтиләр, ак әбиләр акылы аны гомере буе озатып бара,  зил­зиләләрдә калганда да адаштырмый, рухи ныклык бирә.

 Дога укып намазлыклар чигәм,

 Балаларым булсын мәрхәмәтле,

 Бер-берсенә

 Туган җанлы, кешелекле.

 Мин Кояштан алдым бу үрнәкне,

 Кояш мине шулай өйрәтте. (“Изге бизәк”).

Күренүенчә, Земфира Муллагалиева традицион шигырь калыпларында бикләнеп ятмый. Еш кына ул әйтәсе фикерен ак шигырь формасында тәкъдим итә. Шигъри әсәрләргә эчке рифма-ритм, эчке музыка хас. Шигъри фикерне иҗекләрнең төгәл яңгыра­шыннан бигрәк хыялый романтика алга этеп бара. Ләкин адаштырмый да, хисләр дөньясында үзе дә адашмый каләм иясе. Көчле мантыйк шашкын хисләрне үзәктән ярып килә торган шагыйранә ачышка алып чыга.

Әнкәсе кайнар ипи пешереп көтеп торган туган йортына, иманлы нигезгә күңеле белән береккән шагыйрә туган табигате хозурлыгын шагыйранә алтын ука чигешләрендә тасвирлый. Әнкәй теле аша күчкән рухи хәзинәләр,  кечкенәдән дәүәниләр сөй­ләгән әкиятләр, укыган Тукай шигырьләре – болар барысы шагыйрә иҗатында бәрәкәтле орлык булып шыта, тамыр җибәрә, шаулап чәчәк ата, җимешләре белән сөендерә. Лирик герой җир язмышын, андагы проблемаларны үз йөрәге өстендә күтәреп торучы каһарман шәхес дәрәҗәсенә үсә  (“Ничә яшь, дип сорамагыз”).  Үз язмышын Җир язмышыннан аерып карый алмаган лирик герой кешелекне яралаучы ызгыш-тартышка, җир, иминлек кадерен белмәүгә шомланып намазлыкка баса. Илаһи көч алдында баш иеп, кешелекне хәвеф-хәтәрдән саклавын үтенә.  Ак яулыгын ябынып, дертләп торган Җирне куенына алып Галәмгә очучы, учы белән Җирнең яшен сөртүче шагыйрәнең яшен сорыйсы юк. Ул Җирнең үзе белән бер яшьтә.

Земфира Муллагалиеваның “Кыйблаларым” китабы олуг язучылар, каләмдәшләре турындагы истәлекләргә дә бай. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов, Имай Насыйри мирасына караганнары кадерле. Язучы аларны әдәби әсәр дәрәҗәсендә зур мөкиббәнлек белән яза. Билгеле бер вакыт-пространство ноктасына урнашып, каләм иясе үткән­нәрне һәм киләчәкне бер текстка оста үреп бара.  Китапны укыгач, Земфира Муллагалиеваның талант­лы шагыйрә генә түгел, үз халкы, милләте, аның үт­кә­не, бүгенгесе, киләчәге өчен җан атып торучы шәхес икәнлеген дә аңлыйсың.

Руслан Сөләймановның “Яшьләр тавышы” сериясендә чыккан “Уйларымны салдым сандалларга”  дигән тәүге шигырь җыентыгы шигърияткә яңа сулыш алып килә, дисәк, арттыру булмас. Егет сүз осталары мәйданына буш кул белән аяк басмый. Әйтер сүзе, үзе генә тапкан ачышлары бар аның. Дөрес, ул сала торган сукмакта кытыршылыклар да юк түгел. Ләкин инде әдәбият галиме булырга ният­ләгән егетне иҗек санарга, яки оядаш сүзләр эзләргә өйрәтү урынсыз булыр. Иң мөһиме – Руслан яшәештә үзен аксакал итеп хис итә. Бәхилләшеп куярга, васыятьләр әйтергә дә тартынмый ул. Бәлки, чыннан да, егерме биш сызыгын яңа гына узган егетнең био­логик яисә рухи яше күпкә өлкәнрәктер. Яшь егет аксакал булып кыланса – хуп,  әгәр аксакал егет рәвешенә керсә —  хөрт, диләр бит.  Ходай Тә­га­лә Русланга тел ачкычы биргән чакта,  мөгаен, тор­мыш тәҗрибәсен аванс рәвешендә биргәндер. Югыйсә, “Юк” шигырендә болай күрәзәлек итә алмас иде ул:

 Атам йортын ташлап,

 Яңа тормыш башлап,

Үз йортымның ишеген ачканда:

“Юк!” — диде анам.

Үз йортымны ташлап,

 Яңа тормыш башлап,

 Чит бер йортның ишеген ачканда:

“Юк!” — диде балам.

Чит бер йортны ташлап,

Яңа тормыш башлап,

Нур-җәннәтнең ишеген ачканда:

“Юк!!!” — диде Ходам.

Шигырь сискәндерә, уйландыра, шомландыра да. Моны, чынында тормышның ачысын-төчесен үз башыннан үткәргән  йөзъяшәр карт  кына болай итеп әйтә алыр иде.

“Паромнар” шигыре дә җанга үтеп керә. Тормыш чынбарлыгы, язмыш сынаулары, иң эчкә яшерелгән хисләр үзенең кайнарлыгы, әрнүләре, котылгысызлыгы белән оригиналь образларда “фаш була”. “Күбәләк” шигыре кешенең яшәү мәгънәсе, дөньяга килү максаты, тормышка ашмаган хыяллар, ирешелмәгән биеклекләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Ә барысына да күбәләктәй ирешкәндә, җан иясенә бер көн гомер дә җитә икән бит.

Дөньяны үзенчә танып, аны шәрехләү өчен яңа ысуллар, алымнар эзләү, бер чиктән икенчесенә ташлану, катгый карарлар чыгару – яшьлек максимализмы галәмәтедер. Руслан өчен шигърият тылсым капкаларын ачар, реаль тормыш тәҗрибәсе тагын да акыллырак, хикмәтлерәк шигырьләр язарга җирлек бирер, дип ышаныйк.

Рәис Рияновның “Дулкыннар” дигән шигъри җыетыгында төп өлешне  “Болганыш” дигән шигъри роман алып тора. Бүгенге әдәбиятта мондый жанрга тотыну — үзе бер батырлык,  дияргә кирәк. Тарихны шигъри кысаларга сыйдыру ансат түгел. Автор аны 1971, 1976, 1994 елларда кайта-кайта эшли. Үзәктә — Зиннәт, гади урман кисүче, салчы,  кара эшче, көч­ле ихтыярга ия, үзсүзле, иманлы зат ул.  Тарих алдына куйган барлык авырлыкларны да ерып чыга Зиннәт. Сәяси агым  романның төп юнәлешен билгели. Арада каруннар да, сатлыкҗаннар да, икейөз­леләр дә, куркаклар да бар. Сәяси болганышлар вакытында  адәм баласында кеше сыйфат­ларының югалуы куркыныч, җирәнгеч  вакыйгаларда сурәтләнә. Мөгаен, Караидел якларында сыйнфый дошманны вәхши-ләрчә үтерү, мәетне мыскыл итеп козгыннарга ташлау, кешеләрне тереләй күмү факты булгандыр. Бу якларда совет чорында бер киленне тере килеш башы белән бәдрәфкә батыру кебек вәхшилек хакында да ишеткәнем бар. Ләкин матур әдәбиятка бу кадәр  фактларны  “шәрә” килеш кертү урынлымы икән? Мондый “фашистлык” җирле халыкның менталитетына хилафлык китермәсме, ягъни данын сатмасмы? 

Китапта “Сынык дага” дигән пьеса да бар.  Моның белән автор ни әйтергә тели? Үзәк концепция аңлашылмый. Мөгаен, автор тормышта булган вакыйганы сәхнәләштерергә ниятләгәндер. Ләкин эт ролен кем уйнар? Әгәр сәхнә күренешендә чын эт  катнашса, аның ялганчы җитәкчегә ташланып, аның киемнәрен өзгәләү күренешен тормышка ашырыр өчен тагын кемдер кирәк булмасмы?

Рәис Рияновның иҗат елгасы әзер үзәннән акмый, ул үзе өчен үзе юл яра торган каләм.  Тарихта да, кеше мөнәсәбәтләрендә дә, тормыш чынбарлыгында да башкалар кермәгән чоңгылларга керә, яшәешкә, башкалар күнегеп, ризалашып беткән күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән бага. Ул адәм баласындагы кешелексезлекне тетрәнеп, әрнеп, ачуланып, каударланып фаш итә.  “Кеше эше!”  шигырендәге “илаһи зат” булган Кеше наркотиклар, атом кораллары  “иҗат итә”, аның “могҗизасыннан” Җир шары яна, ахырзаман якынлаша.

Нигә Аллаһ кешене бар иткән,

Маймыл гына булса, бик җиткән!.. —

 дип тәмамлана шигырь.

Башкорт, урыс, татар телләрендә нәшер ителгән “Артылыш. Преодоление. Омтылыш” дигән җыентык — иллеләп Язучылар берлеге әгъзасы булмаган иллеләп инвалид авторның уртак иҗат җимеше.  Фатыйма Галиева зур тырышлык салып эшләгән бу тупланмада язмыш тарафыннан кыерсытылган каләм ияләренең күңел дөньясы, теләк-омтылышлары, кичерешләре чагыла. Шунысы гаҗәп: алар сау-сәламәт кешеләргә караганда да оптимистрак, көчлерәк, чыдамрак икән бит! Әсәрләрдән саркып торучы яктылык, җылылык, яхшылык безнең дә җаннарны эретерлек.

12 авторның әсәре татар телендә чыккан. Алар арасында Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, күп еллар укытучы булып эшләгән, хәзерге көндә Стәрлетамакта яшәүче Фатыйма Галиева шигырьләре игътибарны җәлеп итә. Яшәешнең бөтен матурлыгын шигъри дулкыннарда тою, хәятнең  ямен, гамен үзенчәлекле образ­ларда гәүдәләндерү, язмыш сынауларыннан фәл­сәфи нәтиҗәләр ясау шигырьләрнең җитлек­кәнлеген, профессиональ каләм белән язылуын әйтеп тора.

Бәхет эзләп, шатлык эзләп,

Күпме юллар үтелә.

Гомер юлы сүтелә...

Ә асылда барысы да —

Бәхете дә, кайгысы да,

Сөюе дә, нәфрәте дә,

Тәмугы да, җәннәте дә —

Үзебезнең күңелдә.

Башкортстан дәүләт университетын тәмамлап, гомерен укытучылык эшенә багышлаган  каләм остасы Даим Яушев әсәрләрен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Үзе яшәгән тарихи чор  җанга үтәр вакыйгалары белән килеп керә аның әсәрләренә.  Сугыштан соңгы ач-яланган еллар, авыр балачак, тормыш сынаулары лирик геройны  чыныктыра, чын кеше, шәхес ясый.  Гаилә, яшәеш кыйммәт­ләре, асылташлардай балкып,  аның иҗатының мәгънәви асылын тәшкил итә. Поэзиясендә дә, прозасында да түрдән урын алган сабыр холыклы, төп­ле акыллы, авырлыкларны үзенең  физик һәм рухи көче белән җиңгән  Ана образы  язучы өчен кыйбла, намус билгесе булып тора. Чынбарлыкка килсәк,  “картинәкәй” дип олы хөрмәт, ихлас ярату хисе белән дәшә иде оныклары аңа.

“Мин бәхетле микән, түгел мәллә?..”

Андый сорау куя белмәде.

 Яулык почмагына, санап, тиен,

 Йөрәгенә хәсрәт төйнәде, —

ди ул, күп авырлыклар күреп, сигез бала үстергән, балалары күңеленә  намус, тәүфыйк орлыклары сала алган, мичтән кузны кушучлап  самавырга салганда да кулы пешми торган илаһи түзем, асыл зат турында.

Укытучы буларак, Даим Яушев гыйбрәтле, тәрбияви әсәрләр яза. “Ак пима” хикәясендәге замана нужасын кичеп, ачы буран ерып, өтек фуфайкадан, бер кат чалбардан, тишек чабатадан  белем эстәп йөрүче  укучы малай образын бүгенге заман укучылары, студентлары белән янәшә куеп кара! Ничек тә яшәү, белем алу ихтыяҗы кешенең курку тойгысын да каплый, күрәсең. Юкса, ажгырып барган поездлардан сикереп кала алыр идеме, бүре өереннән дә курыкмыйча, черек чабатадан төнге буранда авылына  ашкынып юлга чыгар идеме адәм баласы!  Даим Яушев үз чорының гамен, җанына үтеп калган тетрәндергеч мизгелләрен бүгенгегә тере картина итеп алып килә.  Аның иҗатында торган саен тулыканлылана барган лирик шәхеснең рухи ныклыгы, иманы үткәннәргә барып тамырлана.

Җыентыкка кертелгән әсәрләр арасында Әлшәй районыннан Зөлфия Нәбиуллина шигырьләренә тукталып китәсе килә.

Офык сызыгында — яфрак-кояш,

Бу көзләрнең алтын сәгате?!

Кыр казыдай канат җилпи кебек

Вакыт-укның җитез канаты. (“Вакыт канаты”).

Образлы фикерләү, образ-символлар, оригиналь чагыштырулар — әнә инде рифмага салынган фикерне  шул шигырь итә дә. Зөлфия Нәбиуллина, баш­ка каләмдәшләреннән аермалы буларак, мәхәббәт, сагыну, табигать, әнкәй темаларын гадәти яктырту белән чикләнми. Кыргый тигәнәкләрдә дә кеше язмышы күрә ул, әнкәсе язган мамыкта узасы гомерен күзаллый, ромашка чукларын дисбегә охшата. “Язмышның нечкә кылыннан ясалган тормыш иләгендә вакытның соры комы ап-ак он булып” төшкәнен шәйләүче каләм иясе яшәештә тагын да әллә нинди ассоциацияләр табарга, фәлсәфә тудырырга сәләтледер әле.

Башкортстан “Китап” нәшрияты балалар әдә­бия­тын үстерүгә саллы өлеш кертә. Узган елда та­тар телендә чыккан сигез китапның да өчесе — сабыйларга.

Яңавыл районында яшәүче Рәфис Мөхәм-мәтдиновның  “Бәйрәм киче” дип аталган шигырь-ләр җыентыгы кече һәм урта яшьтәге балаларга тәгаенләнгән. Китапның бизәлеше үк үзенә чакырып тора. Рәссам Лиана Нигъмәтҗанова  һәр шигырьне нечкә аңлап эш иткән. Язмыш тарафыннан кыерсытылып, үз аягында йөрүдән мәхрүм булса да, Рәфис Мөхәммәтдинов иҗатыннан моң-зар түгел,  әйләнә-тирәгә булган мәхәббәт, якты, яхшы мөнәсәбәт саркылып тора. Тормышны самими бала күзлегеннән бәяләп, аның шатлыклы, гамьле  мизгелләрен тере сурәтләрдә гәүдәләндерә алган ул.

Шигырьләр танып-белү җәһәтеннән дә, тәрбияви яктан да әһәмиятле. Кечкенә геройлар — өлкәннәр сүзенә колак салучан, эшсөяр, шул ук вакытта мут һәм шук малай-кызлар. Каләм иясе тормышның чын кыйммәтләре турында тәрбияви әһәмиятле фи­керләр әйтә. Мәсәлән, “Әниләр көне” шигырендә әти кеше күчтәнәч алырга кибеткә барып кайтса, ба­лалар әниләрен хөрмәтләп, идән себереп, савыт-саба юып, өйне бәйрәмчә ямьләп куя. Саран­лыкның начар гадәт икәнлеген тере мисалда раслаган “Су буенда”, тел чыгарып үртәшергә яраткан Рәф­катьнең телен корт чагу вакыйгасына корылган “Сабак” шигырьләре,  көндәлегендәге “икеле”не “биш­ле”гә төзәтеп шелтә алган Хамат кебек геройлар (“Ха­та эшләде”) балаларны начар гадәт, гамәлләрдән кисәтеп тора.

Автор шома яза,  шигырьләрдә рифма-ритм аксаклыгы да сизелми. Балалар шигъриятендә зур танылу алган Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рәфис Корбан, Салават Рәхмәтулла кебек остаз­ларыбызның иҗат ысулларын җентекле өйрәнеп, үз иҗатын тагын да камилләштерсен, дигән теләктә калабыз.

Балалар өчен язу иң җиңеле, дип уйларга ярамый. В. Белинскийның: “Балалар шагыйре булып туарга кирәк”, — дигән сүзләрен искә төшерү җитә. Табигать тарафыннан чынбарлыкны балалар мантыйгы белән бәяләү сәләте булган, юмор хисенә ия иҗатчы гына сабыйлар күңеленә юл таба ала. Яшь укучыга тәгаенләнгән шигырьдә җитди табыш булырга, яңалык ярылып ятарга тиеш. Әсәрнең ниндидер мавыктыргыч кечкенә сюжетка корылуы, көтелмәгән, көлкеле, тапкыр нәтиҗә нәни укучыны җәлеп итәргә, талантлы рәссамның рәсеме белән бергә аның хәтеренә кереп урнашырга мөмкин. Тукай әкиятләрен, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, “Акыллы шәкерт” кебек шигырьләрен генә искә алыгыз.

Яңавылда яшәүче билгеле шагыйрь Фәрит Суфияровның балалар өчен язылган “Җәй бүләге” дигән китабыннан нәкъ шул сыйфатка ия әсәрләрне эзләп укыдым.  Бакчага кереп зыян салучы кәҗә турындагы “Үз кадерен белмәгәч” шигыре югарыда күрсәтелгән бөтен таләпләргә җавап бирәдер, мөгаен. Юкса, кәҗәсе дә, темасы да яңа түгел кебек. Ләкин автор монда кечкенә лирик геройның образын, аның характерын  тудыра алган. Шигырь  бер укып чыгу белән истә кала. Мантыйк та, фәлсәфә дә, сюжет та, чишелеш тә камил монда.

Шагыйрьнең бакадан куркучы Шамил турындагы “Мин куркак түгел” шигыре дә табышлы. Балалар шигыре әнә шулай өлкәннәр өчен дә кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш шул. Юкса, балалар әдәби фальшны һич гафу итми.

Яшь каләм иясе Ләйсән Якупова 2012 елда нәниләрне “Яңа ел бүләге” дигән хикәяләр һәм шигырь­ләр җыентыгы белән куандырды.  Әлеге китапның кулъязмасын Язучылар берлегендә тикшергәннән соң, мин аңа гәзитебез битендә үз бәямне биргән идем инде, шигырьләренә карата тәнкыйть сүзе дә әйтелде. Бу юлы да каләм иясенең  рәссам Артур Василов белән уртак иҗат җимешенә хуплау белдерәсем килә.  Әдәбиятның тезмә һәм чәчмә төрендә бердәй эшләүче Ләйсән Якупованың иҗат тулпары нәкъ менә балалар прозасында үзенең бөтен барлыгын ача. Ләйсән хикәя язганда үзе  балага әверелә шикелле. Аның фикер сөреше, әдәби сөйләме шулкадәр самими, табигый һәм ихлас ки, ирексездән әсәрне укучы үзе дә балачак дөньясына кереп чума. Бала мантыйгын яхшы белүче автор психологизмга көчәнмичә, җиңел ирешә. Аның гади генә вакыйгага корылган хикәясе дә укучыны дулкынландыра, чәмләндерә, һәрхәлдә, битараф калдырмый. Җөмләләрнең бер-берсенә  табигый үрелеп баруы, вакыйгаларның герой характерын ачуга ышанычлы  җирлек әзерләве Ләйсәннең иҗади куәте,  уй үткенлеге, сөйләм камиллеге турында әйтеп тора.

Авторның кечкенә геройлары — шат күңелле, гаҗәеп сәләтле, тырыш, намуслы, тәрбияле балалар. Аларның күңел дөньясына оялу, үкенү, кыенсыну,  гафу үтенү, кичерә белү кебек хисләр  дә ят түгел. Лирик герой һәрвакыт үз-үзен камилләштерү юлында. Әсәрләрнең тәрбияви нигезе дә нәкъ шуңа тамырлана.

Башкортстан “Китап” нәшриятында 2012 елда татар телендә чыккан китаплар һәммәсе укучыны сөендерерлек. Китапларны төзүчеләр, рәссамнар, мөхәррирләр  һәм басмаханә хезмәте белән алар яхшы сыйфатта нәшер ителгән. Шөкер, диик һәм татар телендә тагын да күбрәк китаплар чыгару турында фикер йөртик,  җәмәгать.

 Ләйсән Кәшфи,

әдәби тәнкыйтьче.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»