27.04.2013 - Әдәбият

Ямадыны җырыңнан таныйлар...

Ел башында ук башланган “Юзеев көннәре” Яңавыл төбәгендә, өч ай дәвам итеп, апрельдә зур шигырь һәм җыр бәйрәме белән тәмамланды. ”Моңлы шагыйрь”, “яшьлек шагыйре”, “тормыш шагыйре”...

Әдипнең меңәрләгән күңелләрне ярты гасырдан артык әсир иткән җырлары безне дә — Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовны, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәрзәнә Гобәйдуллинаны, Яңавыл язучылар оешмасы җитәкчесе Фәрит Суфияровны һәм мине шагыйрьнең туган авылы Ямадыга алып килде. Ике йөздән артык йорты булып, биш йөзләп кеше яшәгән Ямады авылында тормыш гөрли: урта мәктәп, мәдәният йорты, музей, китапханә, поликлиника, кибетләр — бар да сакланган, бар да халыкка хезмәт күрсәтә.

Мәктәп укучылары белән очрашу аеруча җылы үтте. Шигъри сүзгә, әдәбиятка мөнәсәбәтнең ихласлыгы күренеп тора. Монда сигез авылдан  дүрт милләт балалары укуын исәпкә алганда, әдәбият укытучыларының нинди хезмәт салуын күзалларга мөмкин. Мәктәп директоры Зәнфир Хәлимҗанов татар теле укытучысы Альмира Мөгаллимованың тырышлыгын аеруча мактап телгә алды. Авыл китапханәсендә 12 мең китап тупланган. Аның мөдире Гөлнара Халморадова укучыларны да, өлкәннәрне дә китап укырга җәлеп итү максатыннан төрле чаралар оештыра. “Даими укучылар саны арта, шунысы куанычлы”, дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Укыган бала әллә каян күренә шул. Музейда укучылар таныштыруны хәтта шигъри юлларга салып,  өч телдә алып барды. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен кадерләп саклаулары, аларның һәрберсе турында җентекләп сөйләүләре дә укучыларның данлыклы шәхесләре белән горурлануын күрсәтте. Ә шагыйрь үзе ни дияр иде икән? Шатлыгының чиге булмас идеме... Юк, мондый игътибарга аның тыйнаклыгы юл куймас иде. Үзе исән чакта тиешле хөрмәт күрсәтелгән хәлдә дә, әдипнең тыйнаклыгы сәбәпле якташлары барыбер әдәп саклар иде. Ә бит үзләре исән чакта ук исемнәрен мәңгеләштерүчеләр дә бар арабызда.

2008 елда Мәдәният йортында да Илдар Юзеевка музей ачканнар. Тәкъдимнәр һәм теләкләр кенәгәсеннән күренүенчә, биредә кеше күп була икән. Әдәби укулар, очрашулар, шигъри бәйрәмнәр үткәргәндә дә биредәге җырлы-моңлы мохит җанны иркәлидер. Хәтта Илдар Юзеев гаиләсе яраткан яран гөл ел әйләнәсенә шау чәчкәдә утыра, дип музей хезмәткәрләре үзләре дә соклану катыш гаҗәпләнә.

Чыннан да талантларга да, батырларга да бай Яңавыл җире. Җиде Герой биргән ул. Ә әдәбият, мәдәният өлкәсендә күпме шәхес! Риза Ишморат, Нурихан Фәттах, Гайнан Әмири, Саҗидә Сөләйманова, Нәҗибә Сафина, Әдип Маликов, Рәдиф Тимершин, Мөнәвир Фазлыев, Инсур Шәңгәрәев, Радик Гәрәев, Фәнәви Салихов, Эльвира Гайфуллина. Бер гаиләдән ике Габдулла Тукай премиясе лауреаты тагын кайда бар! Алар укытучылар Шәкүрә апа белән Гафур абый гаиләсендә тәрбияләнгән Илдар һәм Нил Юзеевлар.

Илдар Юзеевның кадер һәм хәтер кичәсе Яңавыл шәһәренең сәнгать мәктәбендә әдәби-музыкаль тамаша белән тәмамланды. Аны үзәк­ләш­те­рел­гән китапханә хезмәткәрләре Гөлнара Вәлиева белән Дания Хәки­мова матур итеп алып барды. Ша­гыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы инде шактый өйрәнелсә дә, бәйрәмгә килүчеләр аның гадәти көнкүрештәге, иҗади очрашулардагы кызыклы мизгелләрен искә төшереп, халыкны бер көлдерде, бер уйландырды. Баш­кортстанның халык шагыйре Марат Кәримов Илдар Юзеев белән бер чорда каләм тибрәтә башлаган әдип.

— Илдар Юзеевның беренче ши­гырьләре “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күрде, — диде Марат Нәби улы, истәлекләре белән уртаклашып. — Ул Башкортстан шигъриятенә романтик рух, Такташка хас яшьлек авазы белән килеп керде. Әле без барыбыз да Такташның “Урман кызы”, “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Алсу”ы белән исереп йөри идек. Илдар тирә-ягыбызга романтик рух, лиризм, моң белән карарга өйрәтте, яшьлегебезне мәңгелек дип исбат итте. Чыннан да, аның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек турында, безнең беребез дә бу теманың стихиясенә кереп, аны шигърия­тебезнең романтикасына әйләндерә алмады. Ул картайганчы яшьлектән айный алмаган шагыйрь булып калды.

Чыннан да, Илдар Юзеевны шигърият сөючеләр узган гасырның егерменче елларында мәхәббәт лирикасы белән әдәбиятка шаулап килеп кергән Такташтай каршы алалар. Ул беренче адымнарыннан ук игътибарны үзенә җәлеп итә. 1955 елда ук, 23 яшендә язылган “Таныш моңнар” поэмасы әдәбиятта зур вакыйгага әверелә. Ул шунда ук киң катлам укучылар арасында шөһрәт казана. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шундый булып кала. Егермедән артык китабы, бихисап поэмалары әле булса кулдан-кулга йөртеп укыла. Ул хәтта драматургиядә дә шагыйрь булып кала. Илдар Юзеев хакында театр белгечләре “Сәхнәне шигърият белән баетты”, дип язды.

— Мин Илдар Юзеев иҗаты белән кечкенәдән таныш булганмын. Тик моны әдәбият белән ныклап шө­гыль­ләнә башлагач кына аңладым. Телдән төшмәгән, яратып җырланган җырлар аныкы булган икән. Гомумән, Яңавыл районы татар-башкорт әдәбиятына олы шәхесләр биргән төбәк. Аларның мирасын киләчәк буынга илтеп җиткерү — сезнең кулда, — диде чыгышында Фәрзәнә Гобәй­дуллина һәм халыкта әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүләре өчен яңавыллыларга рәхмәт белдерде.

Хәтер һәм кадер кичәсендәге чыгышлар, истәлекләр Илдар Юзеевның мәңге картаймас җырлары белән үрелеп барды. Аларны Яңавыл үзеш­чәннәре күңелләрне җилкен­дерерлек башкарды, яшьлеккә кайтарды. Юзеевлар белән Ямадыда күрше яшәгән Әнфир Шәйдуллин, әдипнең ике туган сеңлесе, журналист Сөмбел Юзеева һәм башкаларның хатирәләрен халык зур ихласлык белән тыңлады. Шагыйрь рухына укылган шигырьләр дә алкышларга күмелде.

Фәния Габидуллина,

Башкортстан Язучылар берлегенең

татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»