26.04.2013 - Әдәбият

Тукай һәм Бәшири

Бу көннәрдә М. Акмулла исе­мендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында язучы, шагыйрь, мәгърифәтче Зариф Бәширинең 125 еллыгына багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе бара. Аны оештыруда “Зариф Бәшири” мәдәният һәм халыклар дуслыгы үзәге катнашты.

Татарстанда туып-үскән, гоме­ренең соңгы көннәренә кадәр Уфада яшәгән, репрессия сынауларын үткән, Тукай чордашы булган Зариф Бәшири шәхесе, аның әсәрләре бүген фәнни даирәләрдә кызыксыну уята. Узган ел ахырында Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге кече гыйльми хезмәткәре Салават Галимов Бәшири иҗаты буенча диссертация яклады. Сезнең игътибарга аның мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Зариф Бәшири — Габдулла Тукай белән бер чорда әдәбиятка килгән язучыларның берсе. Әмма ул замандашы Г. Тукай кебек халык яратып укый торган шагыйрь дә, оста язучы да булып китә алмый. Галимнәр, тәнкыйтьчеләр фи­керенчә, ул З. Бәшири ши­гырь­ләренең әдәби яктан эшләнеп бетмәгән, түбән зәвыклы булуы белән бәйле. Моңа аның замандашлары — язучылар һәм шагыйрьләр дә игътибар итә. Ф. Әмирхан, Г. Тукай һәм башкалар аның шигырьләрен тәнкыйтьләп чыгалар. З. Бә­шири бу тәнкыйтьләрне күтәрә алмый булса кирәк, Г. Тукайга булган үпкәсен ул гәзит-журнал битләрендә шигъри юллар белән белдерә. Зариф Бәшири белән Габдулла Тукай арасындагы мөнәсәбәтләр бигрәк тә 1908 елда кискенләшә. “Чүкеч” журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнү З. Бәширинең үткен сүзле ши­гырьләрен бастыруга киң юл ача. Ә Г. Тукай исә моңа каршы корал итеп шул чордагы үзе эшләгән “Әл-ислах” гәзитен файдалана. З. Бәшири Г. Тукайның шагыйрьлек дәрә­җәсен төшерергә теләп, аны бары тик “тәрҗемәче” генә дип атап “Мөтәрҗим шагыйрь” шигырен яза:

Син дә Пушкин, Лермонтовның

Бозгалап шигырьләрен,

Шатланасың, түшне киереп,

Мин дә бит шагыйрь диеп.

Бу шигырь “Чүкеч” журналының 1908 елгы 50нче санында дөнья күрә. Шул ук елда “Чүкеч”нең 63нче санында З. Бәширинең “Мөтәрҗим шагыйрь” рухында язылган, Г. Тукайга тискәре мөнәсәбәтен күрсәткән “Ул дисезме?” шигыре дә басыла. Г. Тукай мондый бәяләмәләргә җавапсыз кала алмый. Ул да З. Бәширигә үзенең шигъри җавабын юллый. И. Нурул­лин белән Р. Гайнанов фи­керенчә, “Җавап” шигыре шуларның берсе булып тора. Бу шигырендә Г. Тукай халыкчан образлар, тирән чагыштырулар, тупас лексиканы да кулланып, З. Бәширинең әдәбияттагы урынын күрсәтә:

Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул,

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.

Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!

Телләрең сузган буласың, — җитми, җитми, кит күчеп.

Кит хәзер, ләкин китәрде сал  колак бу сүзгә бер:

Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!

Галимнәр, Г. Тукайның әлеге шигыре эчтәлеге белән З. Бәширинең “Мөтәрҗим шагыйрьгә” һәм “Ул дисезме?” шигырьләренә турыдан-туры җавап булганлыктан, аның язылу датасы 1909 елның февраль-март айларыннан да соң булмаска тиеш дип фаразлыйлар. Ләкин Г. Тукай бу шигырен ул вакытта бастырмый. 1909 елда “Яшен” журналының 7нче санында аның икенче шигыре — “Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә” басылып чыга. Монда шагыйрь З. Бәширигә булган мөнәсәбәтен йомшаграк итеп әйтә:

Юк, маташма, и каләм! — калсынмы — тундай юк белән;

Борчак атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән.

Ни эшең бар? Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?

Угърашып торма җиһанда иң түбән мәхлук белән!

Та әзәлдән ул сәфилләр үз-үзеннән бетмәде:

Кауме Нухи — су белән йә кауме Лути — ут белән.

Сипмә конфетти аның төсле сәфиячәр өстенә:

Ул хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чүп белән.

Г. Тукай моның белән генә чик­ләнми, З. Бәширине “мыраулый торган мәче”, “кыска аяклы май­мылларның бер нәүгысе” дип тә атый, ә инде “Шура”да аның шигыре яки мәкаләсе басылып чыгуны “борын тыгу” дип бәяли (“Нәрсәдән”). Тукай З. Бәширигә генә түгел, үзе эшләгән һәм шигырен бастырган “Әл-ислах”ка, “Яшен”гә, шулай ук үзенә, Ф. Әмирхан, Г. Камалга каршы “һөҗүмләр” белән чыккан “Чүкеч” журналына да үзенең мөнәсәбәтен белдереп тора:

Агыйделнең аръягында атлар йөри чабында:

“Чүкеч” сабын кимреп җылый  “Яшен” суккан чагында.

(“Авыл җырлары. Өченче көлтә”).

Яки башка шигырендә: “Нигә тончыкты “Чүкеч” атлы нәҗес вулканы да? Кем атар инде бу милләтнең йөзенә былчырак?” (“Ник? Нигә?”), — дип тотрыклы мәсләге булмаган һәм демократик матбугатка да тел-теш тидергән журналны тәнкыйтьли.

Журналга кискен тискәре бәя “Нәрсәдән?” шигырендә дә күренә. Шагыйрь аның түбән сыйфатлы булуына ишарәләп болай ди:

Нинди ис: һәрбер кеше борнын кысып тоткан бүген?

Белмисезме? Мин беләм: әлбәт, “Чүкеч” чыккан бүген.

З. Бәшири белән Г. Тукай мөнәсәбәтләре шактый катлаулы булуга карамастан, алар бары тик бер-берсенең язучылык талантын кимсетергә, халык-укучылар арасында дәрәҗәләрен төшерергә генә юнәл­телгән булган, дигән фикер дөрес булмас. Моңа берничә дәлил бар. 1911 елның 1 гыйнварында Габдулла Тукай Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза. Хаттан күренгәнчә, Г. Тукай үзенең китабына З. Бәширинең “үзенә һич тә әһәмият бирмичә” аның “Балалар теләге” дигән шигырен “мәгънәви яклары яхшы булганга” урнаштыруны тиеш тапкан. Зариф Бәшири халкыбызның йөзек кашы булган Габдулла Тукайның шигъри талантын таный. Тукай шигырьләрен беренче тапкыр укыганда нык тәэсирләнүен әйтә: “Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!”

Г. Тукай тәэсире З. Бәширинең иҗатында да сизелә. Замандашы Хәйретдин Вәли аның шигъриятендә Г. Тукай мәктәбенең зур урын алып торуын ассызыклый. “Бу хәл аның техникасында, вәзен, кафияләрендә генә түгел, шигырьләренең рухында да ачык сизелә”, — ди ул З. Бә­ширинең шигырьләр җыентыгы чыгу уңаеннан язылган мәкаләсендә.

З. Бәшири күңелендә Г. Тукайга карата ачу да, нәфрәт тә сакламаган дияргә нигез бар. Аның Г. Тукай үлгәч язган шигырьләре шул турыда сөйли. Тукайга ул “дустым, кордашым, җырдашым” дип эндәшә, аның халкыбыз киләчәге өчен борчылып яш­ә­вен күрсәтә, шагыйрьнең бөеклеген танып, аны гөлләр бакчасындагы кошка тиңли. Бу шигыреннән Г. Тукайның үлеме З. Бәшири өчен зур югалту булуы да сизелә:

Ул юк хәзер безнең арабызда,

Күп дустлардан өстен кордашым,

Авыр еллар басып, култыклашып,

Алга үрләгән якын җырдашым...

З. Бәшири Г. Тукайның үлеме аерым бер кеше генә түгел, ә бәлки халык һәм татар әдәбияты өчен дә зур югалту булуын аңлый. Тукайны ул “Мин шатланам шуңа” шигырендә дә сандугачка, былбылга тиңли, “кош” сүзен “батыр”, “асыл” эпитетлары белән куллана һәм шагыйрьнең ул вакытта инде танылган булуына карамастан, “әдәбият бакчасында” үзенең тиешле урынын ала алмаганлыгы турында әйтә:

Ала алмады шуңа ул чорларда

Үз бәясен, матур сандугач,

Аера алдык шунда чын кошларны,

Ил күгендә нурлы таҗ тугач...

Бу юлларда бәлки З. Бәшири белән Г. Тукай арасындагы иҗат­ларында да чагылган мөнәсәбәтләр гәүдәләнгәндер.

З. Бәшири иҗатының Г. Тукайга бәйле булган өлешендә тагын бер кызыклы факт бар. З. Бәшири үзенең кулъязмаларында шагыйрьнең фамилиясен юл хәрефеннән “тукай” яки “тукаев” дип бирә. Бу хәлне язучыларыбыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр белән генә аңлату дөрес булмас. Чөнки әлеге күренеш Г. Тукай үлгәннән соң, З. Бәширинең аңа багышлаган шигырьләрендә, замандашларына язган хатларында да кабатлана. Моның нигә һәм нәрсәдән шулай икәнен хәзер бары тик фаразларга гына мөмкин. Ә төгәл җавапны З. Бәшири үзе генә белгәндер... Шул рәвешле шәхси мөнәсәбәтләр иҗатта да чагылыш таба: чагыштырулар, символлар ярдәмендә танылган шәхесләрнең кабатланмас образлары тудырыла, алар чор контекстында һәм аерым шәхеснең кабул итүенә бәйлелектә сурәтләнә.

Салават Галимов,

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел,

әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм

музыкаль мирас үзәге кече гыйльми хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»