19.04.2013 - Әдәбият

Безнең күңелләрдә өч көн ташкын ясады Аскын!

Аскын районында әдәбият көннәре үтте. Анда Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Фәрзәнә Гобәйдуллина җитәкчелегендә бер төркем әдипләр — Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Рәшит Шәкүр, Ирек Киньябулатов, Ринат Камал, шагыйрьләр — Әнисә Таһирова, Дилә Булгакова, Мөхәммәт Закиров, Зөфәр Вәлит, Фәния Габидуллина һәм яшь прозаик, “Башкортостан” гәзите хәбәрчесе Айгиз Баймөхәммәтов  катнашты.

Язучыларның сәфәре район хакимияте башлыгы Фларит Усманов белән очрашудан башланды. Фларит Фоат улы әдипләрне районның социаль-икътисади, мәдәни үсеше, тарихы  белән таныштырды.

Арытаба язучылар өч төркемгә бүленеп, очрашулар үткәрде. Без Ринат Камал, Фәрзәнә Гобәйдуллина һәм мин китапханә директоры Фәридә Дәүләтшина җитәкче­легендәге төркемдә булдык. Карткисәк, Упканкүл, Солтанай, Петропавловка, Кыйгазы авылларында мәктәп  укучылары, халык белән очраштык.

Икенче төркемдәге әдипләр һәм иҗатчылар Иске Казанчы, Мотабаш, Кышлау-Елга,  Базанчат, Яңа Казанчы авылларында очрашулар үткәрде. Өченче төркем исә Табаскытамак, Өршәде, Солтанбәк, Урмияз, Кубияз халкы белән очрашты.

Язучы-шагыйрьләрне очрашуга килүчеләр һәркайда йотлыгып тыңлады. Укучыларның активлыгы аларның шигърияткә, әдәбиятка битараф түгеллеген күрсәтте.

Авылларда безне сокландырган күренешләр күп булды. 300 еллыгын билгеләгән, искиткеч матур табигать кочагында урнашкан Карткисәктә, мәсәлән, баганалар утыртып, урамга утны үзләренең эшкуарлары һәм муллалары үткәргән. Энергия чыгымнарын да алар үз өстенә алган. Мәчеткә дә биредә өлкәннәр генә йөрми, мәктәп укучылары да, хәтта әле укырга төшмәгәннәр дә анда килеп, Ислам кануннарын өйрәнә. Хәзрәте Илдар Муллахмәтов шушы авылныкы. Һәр чәршәмбедә дин нигезләрен өйрәтергә, вәгазь укырга Аскыннан Абдулла хәзрәтне дә чакыралар икән.

Язучыларның Аскынга сәфәре район Мәдәният йортында очрашу белән тәмамланды.

Ачык, бай күңелле, кунакчыл Аскын халкы белән очрашулар барыбызда да җылы тәэссоратлар калдырды.

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»