10.04.2013 - Әдәбият

Әдипнең эстетик иманы

Каләмдәшем, фикердәшем, аркадашым, Башкорт­станның халык язучысы, академик, филология фәннәре докторы, профессор, атказанган фән эшлеклесе, тәнкыйтьче, телче һәм әдәбиятчы Гайса Хөсәенов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районындагы Үтәгән авылында туган. Аның хакында “Фән пәйгамбәре” дигән мәкалә яздым. Анысы — Гайса Хөсәеновның галимлек шәүкәтлеге турында. Бүгенге язмам аның нәфис әдәбият остасы булу сыйфатларын ача. Бу шәфәгатьлелек нәфис сүз сәнгате батырының бер романы кысасында гына чагылдырыла. Димәк, әдипнең эстетик иман диңгезеннән бер тамчы зөбәрҗәт алып күрсәтү генә.

Дөнья матур! Дөнья гүзәл!! Дөнья нәфис!!!

Бисмилламны әйтеп, шундый изге хис-тойгылар белән Гайса Хөсәеновның “Канлы илле биш” дигән романын янә укып чыктым. Һәр өн-аваз, сүз, сөйләм, мәкаль, гыйбарә, су­рәтләү-тасвирлау чарасына, образлылык, идеялелек, эмо­ция­лелеккә игътибар итәм. Автор хикәяләве, персонажлар чыгышы, поэтик синтаксис, сюжет корылышы, аз сүз белән күп мәгънә аңлату осталыгы, кыскасы — әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше, җаны, тәме искә алына. Авторның сүз осталыгы сокландыра.

922 елда Идел буе халыклары Ислам динен кабул итә. Шул чорда төркиләр дөньясына гарәп-фарсы сүзләре дулкын-дулкын булып агыла башлый. Тәүдә ул дулкын чит кан сыманрак кабул ителә. Дулкын күбәеп киткәч, гарәп телен иң бай телгә санап, бәгъзе галим-голәмә төрки телнең “ярлы” булуы, аның әдәби әсәр иҗат итәргә дә, фәнни хезмәт язарга да муафыйк түгеллеге хакында зарарлы сафсата сата башлый. XI гасыр галиме Мәхмүт  Кашгарый ялган сафсатага дөрес түбәтәй-фәс кидерә, сүзләрне морфемаларга бүлеп (өй+дә+­ге+ләр+не+ке+нең), аларның  ерак тамырлы, катлаулы тарихи чор кичерүләре, стилистик яктан караганда да төрки тел­ләрнең бай икәнлеген исбат итә. Бу фикернең чынлыгын, шөкер, “Канлы илле биш” романы да раслый.

Бу — тарихи роман. Шулай да автор бүгенге укучының ак күңелен тарихның күптәнге кара буяулары белән дыңгычлау ягында түгел. Матур әдәбият­ның эстетик  заңын аңлап яза, нәфислеккә үз йөрәгендәге хис-тойгыны өсти. “Канлы илле биш”тә дала матурлыгы, ил матурлыгы нәфис кыз заты белән чагыштырып бирелә. Әйтелгән­чә, матурлыкның батырлык төшенчәсе белән нәкышләнүе эстетик тойгыны көчәйтеп җибәрә.

Безнең эрага кадәр үк “Прометей уты” дигән метафора барлыкка килә. Аның нигезендә төрле илләрдә төрле әсәрләр иҗат ителә. Мостай Кәрим дә “Ташлама утны, Прометей!” дигән сәхнә әсәре яза. Ә инде “Канлы илле биш”тәге тере кешене яндырган ут — иман­сызлыкның иң кара-пычрак шайтаны ул. Имансызлар иман­лыларның танавын, колагын акыртып кисә. Бу — кыргыйлык. Гайса каләмдәшкә бу хакта язу да җиңел булмагандыр. “Язарга каләм бармый, әйтергә тел әйләнми”, ди ул бер урында. Шундый ук хис-тойгыны мин дә кичерәм. Йөрәгем телгәләнә. Тарихның караңгы базларына чумам. Менә XII-XIII гасырларда котырынган Испания инквизиторлары вәхши­леге — тере кеше­ләрне утта яндыру. Прометей уты — иманлы, инквизитор уты — имансыз. Аның шулай икәнлеген Тарих бабай күптән язып куйган.

Гайса Батыргәрәй улы романындагы Җил образ-символга әверелгән. Сабыр кеше сыман җай гына кузгалган җил, түзә алмаслык коточкыч җәбер­ләүләр күреп, котырына да китә: “Әлеге  җыенга әйләнеп киткән нәрсә җилнең тыны гына булган икән. Давылы соңрак сиздерде”. Җил, әсәр тукымасында метафорик сәнгатьле­леккә әверелеп, җанланды­рылып, кеше сыйфатына кереп, эволюцион үсеш-сикереш кичерә. Тын гына булган җил тора-бара давыл-гарасатка әверелә.

Әдипнең аз сүз белән күп мәгънә аңлатырга тырышуы мактауга лаек. Эпитетларда ялгыз килеш тә күп мәгънә аңлату сәләте бар. “Барак солтанның канлы кулыннан фаҗигале рәвештә бу ялган дөньядан үтә Әбелхаер хан”, ди автор бер урында. Ялганлык элек тә булган. Ялган сөешеп туя алмаган егет белән кыз мәхәббәтен, яратышып өйлән­гән ир белән хатын арасын, әти-әни белән балалар ягымлылыгын, ил, кавем, ыру, кабилә, мәмләкәтләр татулыгын боза, дуслык кебек  бөек хис-тойгыларны җимерә. Хәзерге вакытта — халыкның эстетик зәвыгы, фикер йөртү офык­ларының һаман киңәя барган чорда — ялган барлык кыйтгаларда пычрак аяклы шайтан урынына котырынып йөри. Ялган дөньяны “Канлы илле биш” романы белән генә чикләми автор, бүгенге көн белән дә бәйли. Шул ук вакытта, ялганның төпкә батачагына, дөреслекнең өскә калкачагына да ышанып яза.

Романда борынгы  төрки кавемнәрнең дуслыгы турында кызыксынып, мавыгып, дулкынланып укырлык итеп язылган. О, дала халкы! Җәй көне җәйләүләр гөрләп тора. Җыр. Курай моңы. Уен-Көлке. Да­ланың үзе кебек киңкүңел­лелек. Халыкның киләчәк бәхете хакында фикер алышулар. Тел җыены. Тел мәҗлесе. Тел ярышы. Барысын бергә җыеп нәкышләсәң, башкортның бал кәрәзе килеп чыга. Умарта кортына әверелеп, шул кәрәзгә үзеңнең дә бәлзәмләнәсең килә. Халыкның шундый хыял кәрәзенә патша мең-мең кылыч белән кизәнә. Әмма шул имансыз кылычның, җиңелүен сизенеп үзен-үзе чагып үтергән чаян сымак, үз кылычына үзе бәрәчәге турында куркып уйлана патша. Тукай әйтмешли, сүздә түгел, басмада — романнан бер өзек күрсәтик әле: “Башкортстанда патшалыкка каршы олы-олы яулар бер-бер артлы кубып тора. Ирек сөюче башкортларга бер дин, кан-кардәш татарлар, казахлар да кушылып китсә, эш харап. Бөтен мөселман, төрки халыклар кузгалуы бар. Менә нигә шыр җибәрә патша. Моңа каршы корал гына түгел, хәйлә-мә­керне, хезмәтчеләрне дә җигәргә кирәк! Дин, кан-кар­дәшлек берлеген таркатырга, ул инородецларны үзара өс­ләтергә, үчләтергә, талаштырырга кирәк! Әйдә, шымчылык кылып, бер-берсенә ябырылып, җаннары кыелсын, туганлык, татулыклары корысын!”

Болын чәчкәләр белән хозур. Хозурлык — бәндә өчен рухи зурлык. Рухи зурлык — иман гәүһәренә торырлык. Иман ашы — Җир язмышы. Бал кортлары тәм, ямь, гамь кәрәзли. Тормышыбызны Ал­лаһ миллиард энҗе бөртеге менә кәрәзләгән. Халык шул бөртекләрдән сүз ясый. Сүз эчендә — фикер алтыны.

Әсәрнең Аллаһ рухы, пәйгамбәр теле белән язылуы бу мәкаләдә ачыкланып та бетмәгәндер, бәлки. Автор уку­чыны алтын акыллы, изге хис-тойгылы, мәрхәмәтле, мөрә­вәтле, кешелекле, саф күңелле, шәфәгатьле, батыр йөрәкле, оптимист рухлы булырга өй­рәтә. Роман шул рухта тәмам­лана: “Урал таукай җимерел­мәсә, Агыйдел, Сакмар корымаса, илен, иркен, үз дәрәҗәсен саклар асыл улларын  тудыра, үстерә торыр башкорт халкы гомер-гомергә”.

Суфиян Поварисов,

Башкортстанның халык язучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»