05.04.2013 - Әдәбият

Башкортстан улы булып кала

Сөн буенда туып үскән

Бөек шагыйрь Миңнуллин.

Питер тавының куәте

Аңа күчкән, мөгаен.

 

Бишек җырын көйләгәндә

Теләгәндер әнкәсе,

Халкым улы булсын, диеп,

Күз карасы — бәбкәсе.

 

Сандугачлар биргән аңа

Үз моңнарын жәлләми.

Шагыйрьме бу, сандугачмы —

Аерылмый әллә ни.

 

Шигырьләре һәркемгә дә

Чын матурлык өләшә.

Мәрхәмәтле, изгелекле

Булыгыз, дип эндәшә.

Иҗат  белән халык мәхәббәтен яулаган, моңлы шигырь­ләре белән йөрәк кылларын чиртүче күренекле шагыйрь Роберт Миңнул­линга багышланган бу шигыремне мин районыбызда былтыр үткәрелгән “Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!” дип исемләнгән әдәби-иҗади конкурска язган идем.

Роберт Миңнуллин канатларын Илеш җирендә ныгытты. Туган җир, туган авыл, туган туфрак — шагыйрь өчен бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы. Туган тамырлардан башка шагыйрь булу мөмкин дә түгел. Сөн буйлары, туган авылы, Илеш турында ул:

“Мин — Сөн кошы.

Ике канатымның

Берсе — Илеш, берсе — Актаныш”, 

 дип язды.

“Алыштырмабыз Илешне

Һичбер алтын-көмешкә”, —

дигән шигырь юллары да аның туган якка чиксез мәхәббәтен чагылдыра.

Роберт Миңнуллинның әдәбияттагы юлы халык рухы белән сугарылган. Шигырьләрендә халык акылы, тапкырлыгы, җорлыгы аңа гына хас юмор, сатира алымнары белән тасвирлана. Үзенең рухи халәтен, яшәү максатын халык сөйләменә якын, гади сүзләр белән аңлата. Шагыйрьнең иҗаты тирән, мул сулы, хисле, моңлы булуы белән аерылып тора.

40 елдан артык иҗади эшчән­легендә башкорт белән татарның аермасын түгел, аларның бер-берсенә якынлыгын сурәтли. Башкортстанда яшәүче татарлар — Роберт Миңнуллин өчен дөньядагы иң газиз, иң кадерле кешеләр. Аларның язмышы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге, уңышлары, югалтулары өчен кайгыра, кайгырта ул.

Башкортстан татарлары

Башкорт белән бер бишектә.

Татар — башкорт,

Башкорт — татар

Аерылмас берничек тә, —

дип язды шагыйрь.

Роберт Миңнуллин өчен Агыйдел, Урал, Илеш — дөнья кендеге, аның таяну ноктасы, үлемсез җырларының илаһи чишмәсе. “Өч җыр” дигән шигырендә бу хакта үтемле һәм йөрәк тибрәтерлек итеп әйтелгән. Роберт Миңнуллин милләт, туган тел язмышы өчен һәрвакыт борчылып, янып яши.

“Казан минем тән күзәнәкләремә кадәр үтеп кергән, ләкин җаныма барып җитә алмый”, — дип язды ул, үзенең Башкортстаннан аерылгысыз булуын аңлатып. Шуңа да ул гомер буе Казан — Уфа юлын таптый.

Иҗатында шагыйрь Шәүкәт Галиевны, романтик-философ Илдар Юзеевны остазлары дип атаса, Габдулла Тукайны укытучысы дип исәпли. Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек татар әдипләренең иҗаты да йөрәгенә якын. Аның үзен дә хәзер “яшь классик” дип йөртәләр. Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаевның иҗаты да аның өчен якын, кадерле.

Роберт Миңнуллин балалар әдә­биятында да күренекле урын тота, җырлары белән дә халкыбыз күңе­лендә түрдән урын били. Ул җырларны халык  яратып җырлый, сәхнәләрдә дә, табыннарда да аның  җырлары һәрвакыт яңгырап тора. Хәзер инде “халык җырлары” дип йөртелергә лаек әсәрләре генә дә 200дән артык.

Роберт Миңнуллин — Татар­станның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул — безнең районның горурлыгы. Халык талантлары белән көчле. Роберт Миңнуллин — үзенең милли, халыкчан иҗаты белән Башкортстан халкының да мәхәббәтен яулаган, зур мәртәбәләргә ирешкән олуг шагыйрь. “Башкортстанның халык шагыйре” дигән исемне халык аңа күптән биргән инде. Бу исемне, бәлки, рәсмиләштерергә дә вакыт җиткәндер.

Сәрия Сафиуллина,

педагогия ветераны.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»