03.04.2013 - Әдәбият

Әдипләр туганлык җепләре суза

Бөтендөнья татар конгрессы оешуның 20 еллыгы уңае белән Казанда нәшер ителгән “Кайда да йөрәктә” дигән китапта Татарстаннан читтә — ун төбәктә гомер кичерүче 28 авторның әсәрләре урын алган. Ул язучы-шагыйрьләр арасында журналистлар, укытучылар, рәссамнар, медиклар, инженерлар, төзүчеләр бар.

Җыентык белән ныклап танышканда шуңа игътибар итәсең  — Татарстаннан читтәге каләм әһелләре “Ватан хакы” дигән төшенчәне, изге бурыч буларак, бик яхшы аңлыйлар, мөһим миссия үтиләр: Татарстан татарлары белән аннан ераклардагы милләт­тәш­ләре­без арасында тыгыз туганлык җепләре сузалар, элемтәләрне ныгыталар.

Авторларның күбесе (11 кеше) Башкортстаннан булуы табигый. Үзебезнекеләр турында сөйли башлаганчы мин башка төбәкләрдә каләм тибрәтүче, әмма республикабыз белән ныклы бәйле булган (бездә туган яисә яшәгән) өч шәхесне телгә алып китәсем килә.

Китап Америка Кушма Штатларында яшәүче Нурия Измайлова (ире буенча — Мирзаянова) шигырьләре белән ачыла. 1950 елның беренче көнендә Благовар районының Иске Күчәрбай авылында туган Нурия Халит кызының иҗатын өлкән һәм урта буын әдәбият сөючеләр яхшы хәтерлидер әле. Хәер, аның сүзләренә язылган берничә популяр җырны (мәсәлән, “Ашыгулар ялгышуга була...” дип башланганын) бү­генге яшьләр дә яратып җыр­лый һәм тыңлый. Унбиш яшен­дә үк “Кызыл таң”да шигырь­лә­рен бастырган. Шаран рай­онының Базгыя урта мәктә­беннән соң 21 яшендә Казан дәүләт университе­тының тарих-филология факультетын тәмамлап, байтак еллар Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләде. 1977 елда Уфада “Яшь көчләр” һәм Казанда “Кызлар җыры” күмәк җыентыкларында, соңрак “Казан утлары” журналында, “Идел” альманахында аның зур-зур шигырь цикллары басылды. Казанда аерым китаплары күренә башлаган сәләтле һәм чая шагыйрә 1982 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде.

Кияүгә чыгып, Нурия Мәс­кәүгә китеп барды. 1996 елдан алар Америка Кушма Штатларында яши. Ике ул үстер­гәннәр. Шагыйрә сирәк-ара туган якка да кайткалый. Казанда күп китаплары чыкты.

Җыентыкта әсәрләре тәкъ­дим ителгән өч мәскәүле дә республикабыз халкына, атап әйткәндә “Кызыл таң” укучыларына яхшы таныш. Бу юлы мин аларның берсе — Башкортстан дәүләт универ­ситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә бергә читтән торып укыган Нәзифә Кәримова турында кыскача язып үтмәкчемен.

Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туган Нәзифә (ул чакта әле Кашапова) артистка булырга хыялланып үсә. Сигезенче сыйныфтан соң мәдәният училищесын тәмамлый, Минзәләдә мәдәният йортында эшләгәндә сүз остасы булып таныла. Конкурста җиңеп, Мәскәүгә Бөтенсоюз иҗади эстрада сәнгате остаха­нәсенә укырга җибәрелә. Озакламый Мостай Кәримнең улы Илгизгә кияүгә чыга. Шуннан бирле инде — менә дүрт дистә елдан артык — Нәзифә Харис кызы өчен Уфа да Татарстан һәм Мәскәү кебек үк якын. Бәләкәйдән шигырьләр язса да, иҗатка соңлабрак — улы белән кызы үскәчрәк ныклап тотына. 1993 елдан “Азатлык” радио­сының Мәскәүдәге хәбәрчесе, ил башкаласындагы “Зыялылар” татар-башкорт клубының оештыручысы һәм директоры. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм атказанган мә­дәният хезмәткәре. Татар һәм башкорт телләрендә берничә җыентык авторы. Чаллы драма театры бер пьесасын сәх­нәләштереп, Уфада да күр­сәтте. “Кайда да йөрәктә” китабына Нәзифә ханымның Наилә Фатыйхова музыка язган шигырьләре урнаштырылган.

Ульяновск өлкәсе иҗат­чыларының берсе — Лена Беньямин кызы Садыйкова-Сабитова (Иделбикә) Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә туган. Сүз уңаенда әйткәндә, аның бер абыйсы Фәһим Садыйков философия фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университетының кафедра мөдире булды. Быел 83 яшен тутыручы Лена ханым республикадан еракларда төрле эшләр башкарып, шигърияткә зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Ульяновскида һәм Казанда татарча һәм урысча берничә җыентыгы дөнья күрә. 2001 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Башкортстан әдипләренә килгәндә, бу китапта халык язучысы Суфиян Повари­совның “Оҗмахка бер адым” романыннан өзек, халык шагыйре Марат Кәримовның, Салават Рәх­мәтулланың, Рим Идиятул­линның, Марис Нә­зиров­ның, Камил Фазлыйның, Рамил Чурагулның, Наилә Миңне­ханованың шигырьләре, Дилә Булгакова белән Халисә Мөдә­рисованың хикәяләре, Мирсәй Гарифнең “Башкортстанда Тукай эзләре” дигән фәнни-популяр язмасы урын алган. Безнең шушы унбер әдипнең алтысы — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

“Кайда да йөрәктә” — чит төбәкләрдә сибелеп яшәүче татар әдипләре иҗатын берләш­терүче тәүге басма, — дип яза аның төзүчеләре. — Билгеле, әсәрләре белән укучыларга кызыклы булган, татар әдәбияты үсешенә үзләреннән өлеш керткән чит төбәкләрдә яшәүче язучы-шагыйрьләр моның белән генә чикләнми. Киләчәктә укучыларыбыз хозурына китап­ның чираттагы томнарын тәкъдим итү мөмкинлеге дә булыр дип уйлыйбыз”.

Фәрит Фаткуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»