28.03.2013 - Әдәбият

Рухи хәзинәләр шулай барлыкка килә

Бүгенге башкорт әдәбиятының проза жанрында галим һәм язучы Тимергали Килмөхәммәтов иҗаты аерым урын били. Аның хикәяләрен һәм повестьларын бик күп әдәбият сөючеләр яратып кабул итә. Язучының тел осталыгы, тормышчан образлары, җыйнак сюжет кору маһирлыгы әллә каян күренеп тора. Шуңа да әсәрләрен уку да, хәтергә сеңдереп калдыру да җиңел. Китап укучы нәкъ шуңа өстенлек бирә. Язучының хикәя һәм повестьлары заман сынауларын үтеп, проблемалары белән һаман да укучыны уйландырып тора, күңелен яулый. Образлар, персонажлар берчә шатландыра, берчә борчуга сала. Әсәрләрне укыганда без язучы иҗат иткән вакыйгалар эчендә, шундагы образлар арасында кайнап яшибез сыман. Шушы гына да әдипнең иҗади сәләтенең никадәр югары икәнлеген ачык күрсәтә.

Язучы һәрчак тормыш белән бергә атлый. Җәмгыятьтәге барлык үзгәрешләр аның игътибар үзәгендә. Тәүге китабы илебездә гигант төзелешләр гөрләп барган чорда дөнья күрә. Бөтен җирдә күтәренке кәеф, хезмәт энтузиазмы, югары идеаллар... Шушы чорда язучы, заман сулышын тоеп, республикабызда барган төзелешләрдә кайнаучы кешеләр белән очрашып, яңа әсәрләр иҗат итә. Белорет — Чишмә тимер юлы төзелеше аңа бай материал тупларга ярдәмләшә. Нәтиҗәдә 1972 елда “Күк тояккай”, 1976 елда “Кашлактагы кешеләр” китаплары дөнья күрә. Арытаба Т. Килмөхәммәтов прозасының яңа битләрен “Хаклык үлми” (1991 ел), “Җанкисәк” (2001) җыентыклары ачты. Ә инде 2011-2012 елларда әдәбият сөючеләрне язучы сайланма әсәрләренең икетомлыгы белән куандырды.

Кайчандыр, тәүге хикәяләре дөнья күргәч, якташлары аларда үзләрен танып: “Син бит чынны язгансың”, — дип әйткәннәр икән. Халык дөресен әйтә. Аның бәясе — иң югарысы. Халык бәясенә лаеклы кеше — бәхетле. Шушы яктан Тимергали Әбделгалим улына “язмышымнан уңдым”, дип әйтергә тулы нигез бар.

Аның хикәяләрендә, повестьларында хәл-вакыйгалар авыл җирендә барып, аларда гади халыкның көнкүреше, уй-хыяллары сынлана. Әмма моны гадиләштереп кенә аңларга ярамый. Авыл җирендәге хәл-вакыйгалар аша тоташ илебезне борчыган, бөтен халыкны уйландырган мәсьәләләр алга килеп баса. Гомумән, ил хәстәре дип янып яшәүче якты образлар тәшкил итә Т. Килмөхәммәтов әсәрләрен. Сугыштан соңгы чордагы колхоз эше, халык тормышы өчен борчылып, төрле каршылыкларны, ясалма киртәләрне кыю рәвештә җимереп үтәргә сәләтле көчле рухлы Ислам Насыйров (“Гомер берәү, дөнья мәңгелек” повесте), үз алдына куйган максатына һичнигә карамый ирешергә омтылучы Айчуак Акъюлов (“Айчуак” повесте), яуда батырларча һәлак булган дусты истәлеген гомер буе кадерләп саклаучы Рамазан (“Абыемның йолдызы” хикәясе), дошман әсирлеге шартларында да кешелек сыйфатларын югалтмыйча, Туган иленә, халкына биргән антына тап төшермәгән Гайзулла (“Турайгыр” хикәясе), бөек төзелешләр романтикасы һәрвакыт читкә әйдәсә дә, ахырда үз җиреңдә дә бәхет табарга мөмкин икәнлегенә инанган эшсөяр Карам (“Берәдәк” хикәясе), авылда соңгы фронтовик булып калган һәм шуңа үзен мәрхүмнәр алдында уңайсыз тоеп, күңел газаплары кичергән Закирҗан (“Соңгы фронтовик” хикәясе) — шундый образларның берничәсе генә.

Хикәя, повесть геройлары шаккатыргыч маҗараларга да тарымый, искиткеч батырлыклар да кылмый. Барысы да тормыштагыча гади, авылча. Язу­чының үзе әйтмешли, күп әсәр­ләрендәге образлар — якташлары. Кемнәрнеңдер исеме үзгәртелгән, кемнәрдер шул килеш калган. Әнә шундый ке­шеләр, аларның язмышы хикәя­ләр, повестьлар элементы булып киткәч, вакыйгалар ямьле Кызылгы, Агыйдел, Карлыман буйларында баргач, таныш авыллар, таныш табигать сынлангач, ничек тормышчан, халыкчан булмасын инде Т. Килмөхәммәтов әсәрләре?

“Хаклык үлми” (1991 ел) китабына баш сүздә автор шулай дип язган иде: “Әсәрләремне яңадан күздән үткәреп, аларны бербөтен итеп карагач, күрдем: геройларым характерлары буенча бер-берсеннән аерылса да, уртак кешелек сыйфатына ия. Ал да гөл түгел аларның тормышы. Яралы язмыш, яралы мәхәббәт. Тормышның ачысын-төчесен күп татыган кеше­ләр ошыйдыр, ахрысы, миңа. Андыйларга таяндым, таянам, таянырмын”.

Тимергали Килмөхәммәтов күпчелек әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы темасына әйләнеп кайта. Бу хакта үзе шулай ди: “Китабымда сугыш образы еш очрый. Моның сәбәпләре бар. Автобиографиям шулай башлана: “1941 елда туганмын...” Шушы сан бөтен язмышыма тамга итеп сугылган. Сугыш шул рәвешле тормышымның бер өлешенә әверелгән. Иҗатымда шул темага еш әйләнеп кайтам икән, бу гаҗәп түгел”. Әлбәттә, әсәр баштан ахыргача сугыш картинасын тасвирламый. Ул я кемнеңдер хәтерләве, я әсәр геройларының элекке яугир булуы хакында белешмә, я кешеләргә сугыш китергән газапларны, югалтуларны хикәяләү аша сынландырыла. Язучының сугыш темасына кагылмаган бер генә әсәре дә юк, дисәк, сүзебез бигрәк тә төгәл булыр.

Язучы тудырган образлар — батыр, җиңүче, чын совет яугирләре. “Турайгыр”дагы Гайзулла әсирлек шартларында да ничек тә бу тәмугтан котылу әмәлен эзли, дошман алдында горурлыгын югалтмый, сынмый. Тәвәккәллек үзенекен итә: Гайзулла әсирлектән котыла.

Ә менә “Абыемның йолдызы”ндагы Габдрәшит сугыш тәмамланган айларда һәлак була. Яудаш дусты Рамазан аның пилоткасындагы йолдызны истәлек итеп Халикка (хикәя аның исеменнән алып барыла) тапшыра. Монда символик мәгънә ярылып ята: яуда һәлак булганнар истәлеге киләчәк буыннар тарафыннан кадерләп сакланырга тиеш, чөнки тыныч тормыш миллионнарча яугирләр гомере белән яуланган.

Сугыш чорында Курск дугасы янында каты алышларда катнашкан кыю офицер Ислам Насыйров (“Гомер берәү, тормыш мәңгелек”) сугыштан соң колхоз рәисе булып та намуслы эшли. Гадел, кирәк чакта каты куллы, ялкауларга аяусыз ул. Тирә-ягында теләктәшләр белән бергә күралмаучылар да аз түгел. Эшенә аяк чалырга, үч алырга омтылучылар белән җиңел түгел Исламга. Яу яланныннан исән кайткан яугир йөрәгенең вакытсыз тибүдән туктавы аянычлы.

Сугыш нәтиҗәсендә ир-ат кими, шул аркада тол хатыннар, утырып калган кызлар күбәя. Бу — фаҗига. Ә яшәргә кирәк. Шуңа да гөнаһлы адымнарга да барырга мәҗбүр кияүсез калган кызлар (“Җанкисәк” хикәясе). Әмма моның өчен аларны гаепләү мөмкин түгел, киресенчә, кызганырга кирәк.

Украин кызы Олесяның, язмышын ерак Башкортстан белән бәйләп, Әлисә булып китүенә дә сугыш гаепле. Яу яланында аяксыз калган Акбирдегә хатын-кыз тәрбиясе кирәк, шуңа күрә шәфкать туташы Олеся башкорт солдатының хатыны булып китә. Акбирде үз тормышын Әлисәдән башка күз алдына да китерә алмый. Сугыш фаҗигасе нәтиҗәсендә бөреләнгән мәхәббәт ныклы була икән дигән уй килә “Акбирде алмалары” хикәясен укыгач.

Әгәр дә язучының элекке әсәрләре иҗат ителгәндә сугыштан исән кайтканнар сафы чагыштырмача күбрәк булса, “Соңгы фронтовик” хикәясе язылган вакытта ветераннар сафы инде нык кимегән. Чөнки тормыш үзенекен итә — яугирләр берәм-берәм арабыздан китә тора. Хикәяне автор юктан гына шулай атамагандыр. Соңгы фронтовик төшенчәсе аша ул байтак четерекле сорауларга җавап эзли, социаль проблемаларга игътибарны юнәлтә. Бу төшенчә шундый сорауларны кабыргасы белән куя: фронтовикларга үзләре исән чакта тиешле игътибар бирелдеме, рәнҗеп китмәделәрме? Сугыш, Җиңү хакында дөреслекне яшьләргә кем сөйләр? Үзебезме?  Минемчә, Т. Килмөхәммә­тов әдәбиятта беренчеләрдән булып шундый фәлсәфи сорауларга мөрәҗәгать итә. Язучы үз әсәрләрендә илгә, халыкка сугыш китергән газапларның һич кенә дә онытылмавын, тагын да әллә күпме еллар аның кайтавазы әледән-әле үзен сиздереп торуын искәртә. Сугышка карата автор нәфрәте — ил, халык нәфрәте ул.

Тимергали Килмөхәммәтов әсәрләрендә образлар һәм персонажлар теле дә повесть яки хикәяне җанландырып җибәрә, укучының кызыксынуын бермә-бер арттыра. Язучы вакыйгалар барган төбәккә хас сөйләшү алымнарын да, мәкаль, әйтем кебек тапкыр сүзбәйләнешләрне дә бик урынлы куллана.

Кызылгы елгасы буенда хозур табигать кочагында урнашкан Ибраһим авылында бөек шәхес Мөхәммәтсәлим Өметбаев дөньяга килгән. Ә инде шул көннән соң 100 ел үткәч, Аллаһы Тәгалә икенче бер күренекле шәхесне — Тимергали Килмөхәммәтовны дөньяга китергән. Очраклымы, язмыш кушуымы: еллар узгач, шушы малай Өметбаев бабасына охшап, телгә маһир, тирән акыллы, үткер фикерле, халкының данлы улы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бөекләр йөз елга бер туа, дигән сынамышның чынбарлыктагы чагылышы түгелме бу? Әйдәгез, тыйнаклык саклап, “бөек”не “күренекле” дигән сүз белән алыштырып торыйк та, уйларыбызны дәвам итик. Өметбаевны күпьяклы талант иясе дип бәяләсәк, моны Кил-мөхәммәтовка карата да әйтеп була.

Беренчедән, башкорт әдәбиятында Тимергали Килмөхәм-мәтов прозасы дип кинәнеп сөйләрлек, шул юнәлештә фәнни тикшеренүләр үткәрер-лек саллы иҗаты ныклы урын алып тора. Икенчедән, башкорт әдәбияты гыйлеменең җитмешенче еллардан алып бүгенгәчә үсеш чорын Т. Килмөхәммәтовның эшчәнлегеннән башка күз алдына китереп булмый. Өченчедән, Башкортстан дәүләт университетында студентларны фән серләренә төшендереп, заманга яраклы белгечләр әзерләве, мәктәп укучылары, халык алдында рухи кыйммәтләр хакында ялкынлы чыгышлары, гәзит-журналларда басылган публицистик язмалары белән Тимергали Килмөхәммәтов заманыбыз мәгърифәтенә армый-талмый хезмәт итә. Дүртенчедән, әдәбият, театр сәнгате тормышындагы вакыйгаларга гадел, объектив төпле бәя бирүче тәнкыйтьче дә Тимергали Әбделгалим улы. Бер кеше иңендә күпме эш, җаваплылык. Тәүлектәге 24 сәгать вакытны дөрес бүлә белү дә мөһимдер. Югыйсә, бит яшерен-батырын түгел, кайберәүләр вакыт җитмәүгә зарланып сыйфатка зыян китерә.

Т. Килмөхәммәтовның иҗатка да, фәнгә дә, укытучылык эшенә дә бердәй өлгереп, уңышлы нәтиҗәләргә ирешү серләре әнә шул вакытны әрәм итмичә, кадерен белүдәдер ул. Дан-шөһрәткә, җылы урынга өметләнеп, төймәдәй генә эшен дә дөядәй итеп күрсәтергә маташучылар да еш очрый арабызда. Шундыйлардан аермалы, Тимергали Әбделгалим улы һәр эшен җиренә җиткереп, төпле итеп башкаручы кеше.

Күпьяклы эшчәнлек бер-берсенә комачауламыймы? Әдипнең проза әсәрләренә, гыйльми хезмәтләренә, публицистик мәкаләләренә аерым-аерым күзәтү ясаганда бу сорауга җавап табыла: һәр нәрсә төгәл үз урынында. Табигать биргән сәләт, һич саекмыйча ургылучы чишмәдәй иҗади илһам, көчле ихтыяр, югары эшчәнлек нәтиҗәсе бу. Ижат артылышлары җиңел генә яуланмый, уңышлар үзлегеннән генә килми. Алтын бөртекләп җыела, дигәндәй, иҗат җимешләре дә айлар, еллар дәвамында берәмтекләп туплана. Кыйммәтле рухи хәзинәләр шулай барлыкка килә.

Рим Исхаков.

Кырмыскалы районы,

Бишавыл-Уңгар авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»