22.03.2013 - Әдәбият

Биш йолдыз балкышы

Гөлназ Котыева.Болгавыр заманда яшибез. Рухи кыйммәтләр югалып, тапталып, шигъриятнең, сүз сәнгатенең кадере бетеп, бары тик матди байлыкка, акчага табынган чорда гомер сөрәбез.  Ә шулай да тутыккан күңелләрне кузгатырлык, шигъриятнең сихри кодрәтен тоемлар, гүзәллекне бәһаләр мизгелләр дә яшәешебездә юк түгел.

Дөрес, нинди яхшы китаплар нәшер ителсә дә, дәррәү кубып укулар хәзер булмас, халык күңеленә шигырь белән керү өчен дә заманча алымнар, ысуллар кирәк. Бу җәһәттән каләм­дәшләрем, Ш. Бабич исе­мендәге республика яшьләр премиясе лауреатлары Гөлназ Котыева, Зөлфия Ханнанова, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Тамара Искәндәрия һәм Лариса Абдуллина иҗатына багышланган шигъри кичәдән зур Лариса Абдуллина.канәгатьләнү алдым.  Татарстанда да, Башкортстанда да иҗат кичәләрен күп тапкырлар тамаша кылырга туры килде. Ә менә Уфаның “Нефтьче” мәдәният сараенда узган әлеге кичәдә шагыйрәләр үз­ләренең тышкы һәм эчке гүзәллеге белән тулысынча ачыла алды. Булганны әнә шулай күрсәтә дә бе­лергә кирәк шул. Сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре, картина күтәреп менеп, теге яки бу язучыны мактап кына шигърияткә  мәхәббәт уятып булмый, тамашачы бары тик ялыга андый чыгышлардан. Кичә, коры мактауларга корылса,  җыр яки нәфис сүз көтеп тилмерү рәвешен ала.

Бәхеткә, хәзерге заманда видеотехника бар. Аның мөмкинлекләре зур һәм күпкырлы,  тәэсир итү сәләте көчле. Иң тәүдә  тамашачы ша­гыйрәләр белән нәкъ шушы рәвешле танышты. Экрандагы кадрлар ниндидер илаһилыкка, сихри гүзәллеккә ишарәли кебек иде. Чыннан да,  биш шагыйрәнең һәркайсы үзенчә гүзәл,  кабатланмас, иҗатлары мул, күп­кырлы аларның. Кичәнең режиссеры, Башкорт­станның атказанган артисткасы Чулпан Әскарова һәм сценарий авторы Ш. Бабич бүләге иясе Зөһрә Буракаева да нәкъ менә хатын-кыз матурлыгын, нәфис сүз тылсымын, милләтпәрвәрлекне, иманлылыкны мөмкин кадәр тулы чагылдыру максатын куеп эш иткән. Концепция төшенчәсенә дә зур Зөлфия Ханнанова.әһәмият биргән алар.  Шагыйрә — ул бит, иң беренче чиратта, туган нигезенә кендеге белән бәйләнгән кыз бала, ул — мәхәббәтенә шигырьдән күпер салган гашыйк җан да, ул — ир хатыны да, балалары өчен  җан атып торучы ана да, ул — милләтенең  ватанпәрвәр кызы, иманлы, пакь күңелле шәхес тә. Ләкин һәр шагыйрәнең үз шигъри каләме, үз йөзе, үз тавышы, нәфислеге бар. Хатын-кыз һәм мәхәббәт, туган йорт һәм әти-әни,  гаилә һәм балалар, милли горурлык һәм ватанпәрвәрлек, мәң­гелек хәзинәләр һәм иман... Тематикасына карап бүленгән аерым блокларда биш шагыйрәнең һәркайсы сәхнәгә чыккан саен яңа кыяфәттә пәйда булды, һәр блокта нибары икешәр шигырь укылды. Шигырь­ләрен шулкадәр табигый һәм үтемле итеп укыды  алар, тамашачы чарасыздан шигърият иленең әсиренә әйләнде.  Ша­гыйрәләрне котларга килгән ахирәтләре, якташлары, шигырь сөючеләр шул арада аларны  гөлләмәләргә күмде.

Гөлназ Котыева шигырьләре... Саф башкортлар яшәгән төбәк рухы әсир итә. Гаҗәеп әкият дөньясына килеп чыккан шагыйрә ошбу гүзәллек иленә дәшә. Сүзнең назлы, нәфис заңы,  эчке куәте белән эш итә ул.

Тамара Искәндәрия.Дөньяның ачысын-төчесен шактый татыса да, шигърияте сөю ширбәте, күңел яктылыгы, хыял, өмет белән сугарылган Тамара Искәндәрия... Балачактан, туган төяктән сут алган иң изге хисләрен иҗат тулпарына җигеп, шагыйранә биеклекләр яулый ул.

Җиләкле җәйләре белән җанга кереп урнаша Тәнзилә Дәү­ләт­бирдина шигърияте. Туган нигез, әткәй-әнкәй җылысы ташып тора алардан. Кыюлык, сүзен өзеп әйтә белү алга әйди аның иҗат тулпарын.

Үзе кебек үк үтә ягымлы, җитди һәм җан җылысы бөркеп тора Зөлфия Ханнанова шигырьләре. Сабырлык һәм акыл фәлсәфәсе,  Ватаныңа, нәселеңә, рухи кыйблаңа тугрылык гаме, иман нуры аларда.

Яшь әнинең сабыена булган садә хисләре, хатын-кызның мәңгелекне яңгыраткан илаһи авазы... Бүгенге заман шигъриятен яңа бер көч белән әйдәп барырга омтылучы Лариса Абдуллинага да өметләребез зур.

Тәнзилә Дәүләтбирдина.Биш хатын-кыз, биш ана, биш йолдыз балкытты сәхнәне ул кичне. Сәхнәнең яктыртылышы, нәфис сүзне музыка белән бизәү, шигырьләрне һәм җырларны видеоязмалар белән озата бару — болар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Шагыйрәләр чыгышы аларның сүзләренә язылган җырлар белән аралашып барды.  Вахит Хызыров,  Идел Нургалин, Гөлдәр Ишкуватова,  Римма Амангилдина, Искәндәр Газизов, Венера Юлгилдина, “Тамыр” балалар студиясе чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Чын-чынлап бүгенге башкорт шигъриятенең тантанасы, аның гүзәл затлары ачкан илаһи бер кояшлы, мәхәббәтле, иманлы дөньяга сәяхәт булды бу кичә. Тамашачылар арасыннан торып басып, Хәмзә хәзрәт  Галләмов очраклы гына бу бишәүнең уртак шигырь җыентыгын дөньяга чыгаруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итмәгәндер. 

Дөрес, алма пеш, авызга төш, дип тик торганнан гына мондый бай эчтәлекле, заманча чара үткәреп булмый. Биш шагыйрәнең һәр­кайсының, барлык оештыру­чыларның, артист­ларның, кат­нашучыларның уртак тырышлык җимеше бу. Афәрин, ша­гыйрәләр!  Чын-чынлап шигъ­рияткә мә­хәббәт уятучы бәйрәм үткәрдегез сез!

Ләйсән Кәшфи,

шагыйрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»