20.03.2013 - Әдәбият

Бу хезмәт мең шатлык өләшә!

Язучылар берлегендә уздырылган китап туена килүчеләр Динә Морзакаеваның шушы җыентыгын бертавыштан үзләренең иҗат җимеше кебек кабул итте. Чөнки бу җыентыкка Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында  республика халыклары әдәбияты секторы оештырылганнан алып, ягъни егерме ел дәвамында татар телендә нәшер ителгән китаплар, дәреслек, уку әсбаплары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук һәр әдәби  басмага  җыйнак,  анык эчтәлекле  күзәтү-белешмә бирелгән, авторларның фотолары да урнаштырылган. Кыскасы, бу хезмәт әдәбиятыбыз үсешендә тоташ бер чорны  үз эченә алган.

Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов чараны ачып, китапның кыйммәте, тәрбияви әһәмияте, кирәклеге турында сөйләде һәм соңгы вакытта нәшер эшләренең катлаулануына мисаллар китереп, борчылу белдерде. Былтыр, мәсәлән, “Китап” нәшриятында 244 китап дөнья күрсә, 2013 елга нибары 195 басма планга кертелгән. Бу санның да планнан тыш басмаларга бәйле кимүе ихтимал икән.

— Үсеп килүче буында китапка игътибар югалган бервакытта мондый чаралар уздыру мактауга лаек эш, — диде Риф Галим улы. — Гомумән, Динә Морзакаева җитәкчелегендә нәшриятның республика халыклары әдә­бияты секторы зур эш башкарды. Динә үзе генә дә шушы сектор эшчәнлегенә кагылышлы берничә хезмәт язды. Киләчәктә дә милли китапка игътибар кимемәсен, дисәк, аны шушылай пропагандалау — безнең бурыч.

Бөтендөнья  татарлары конгрессы Башкарма ко­митетының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов татар китаплары, аеруча җирлекле дәреслекләр нәшер ителүне шатлыклы күренеш дип кенә түгел, сәяси яктан да мөһим эш буларак бәяләде. Моның өчен республика җитәк­челегенә, җәмәгать оешмаларына рәхмәтен җиткерде.

Татар теле дәреслекләре, уку әсбаплары бастыру  темасын  “Башкортостан укы­тыусыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, шушы дәрес­лекләрнең авторы, галимә Бәйнә Сәлим­гәрәева, Башкортстан дәүләт университеты доценты Лилия Сәгыйдуллина дәвам итте.

Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы уку программасына яңа стандартлар кертеп, милли дәреслекләргә янә һөҗүм башлады, шул җәһәттән зур тырышлык  салып чыгарган уку әсбап­ларыбыз хәзер кирәксезгә каламыни, дип борчылды алар.

Җыентыкны чыгаруга “Ихлас” мәчете  имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм белән “Полиграфдизайн” типографиясе җитәкчесе Мәхмүт Муллаәх­мәтов хәйрия ярдәме күрсәткән. Китап туена да күчтәнәч белән килгән алар. “Ихлас”ның Әфарим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһилар” төркеме җырлар бүләк итте. Борай, Дүртөйле, Күмертау, Илеш, Стәрлетамак язучылар оешмалары вәкилләре Нәфисә Хә­бибдиярова, Фәнзия Максютова, Рафаил Хафизов, Закир Әкбәров, Зәлифә Кашапова һәм башкалар да бәйрәмне ямьләп, шигырь­ләрен сөйләде.

Профессорлар Рәиф Әмиров, Әхәт Нигъмәтуллин Динә Мор­закаеваның хезмәтен югары бәяләп, китапны чыгаруда ярдәм күр­сәтүчеләргә рәхмәт белдерделәр, милли әдәбиятлар бүлеге хез­мәткәрләренә киләчәктә дә татар китапларын чыгаруда уңышлар теләделәр. “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов халыклар әдәбияты  секторы эше белән канәгать булуын белдерде, Динә Морзакаева башлаган эшне арытаба үстерүдә ярдәм вәгъдә итте. Шагыйрәләр Фәния Чанышева, Дилә Булгакова котлауларын шигъри сүз белән җиткерде.

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»