14.03.2013 - Әдәбият

Халыкка шигъри һәйкәл

Сезгә дәшәм, газиз татарларым,

Алтыннарым минем, талантларым!

Татарларым, сезне мактый-мактый

Карлыгыплар бетә тамакларым.

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллинның  яңа гына Татарстан китап нәшриятында югары зәвык белән нәшер ителгән “Татарларым” шигъри җыентыгы шушы исемдәге оран-поэма белән ачыла. Һәр строфасын ятлап алырлык, халык күз алдына зур хәрефләр белән язып элерлек әлеге поэма шагыйрьнең үз милләтенә олы мәхәббәтен, аның тарихы һәм бүгенгесе белән чиксез горурлану тойгыларын, борчылу-сыкрауларын үз эченә алган.  Китапны тулаем укып чыккач, бу поэма – шагыйрьнең иҗат хәзинәсендәге милли темага язылган йөзләрчә шигырьнең каймагы, милли хиснең югары сәнгатьчә чагылышы икәнлеген аңлыйсың.

Китапның күзгә бәрелеп торучы төп үзенчәлеге — ул шагыйрьнең үз милләтенә булган илаһи мә-хәббәте. Ургылып-кайнап торган бу хис, шигырь юлларына уралып, халык шагыйренең бөтен иҗатын иңли. Баласына җан атып торучы бөркет сыман, җан-фәрман курчалап тора ул катлаулы, фаҗигале, тарих сынауларына юлыккан газиз милләттәшләрен.

Француз философы И. Тэнның түбәндәге сүзләре нәкъ Роберт Миңнуллин турында әйтелгән кебек: “Шагыйрь никадәр камилрәк — шулкадәр миллирәк. Ул сәнгать­тә биегәйгән саен, үз гасырының һәм үз ыруы­ның бөек­легенә ти­рәнрәк төшенә бара”. Шагыйрь уе белән Җир шарын иңләп-буйлап, милләттәш­ләрен барлый, алар өчен борчылып, янып-көеп яши. Русиянең төрле төбәкләрендә төпләнеп яшәүче, чит илләрдә гомер итүче татарлардан тыш, инде татарлыкларын оныткан яки урыслашып беткән, яки ярымтатар, ярымбашкорт, ярымтөреккә әйлән-гән мил­ләттәшләренә дә битараф кала алмый шагыйрь.  Яратып шелтәли дә, урыны-урыны белән тәнкыйть­ләп тә ала. Әмма поэмада ярылып яткан хакыйкать бернинди  бәхәсләргә дә урын калдырмый.

Сез исәнме әле, якташларым —

Башкортстандагы татарларым.

Мин бит беләм анда миллионнан,

Миллионнан артык татар барын.

 

Башкорт булып йөргән татарларым,

Татар белән катнаш башкортларым,

Татардан да, башкорттан да киткән,

Урыслашып беткән манкортларым...

Бу очракта тартым кушымчасын куллану, үз итү, ярату, якынлык, туганлык тойгыларын бермә-бер көчәйтә, үпкәләүләргә, аңлашыл-маучылыкларга урын калдырмый, күңелдә һич кенә дә каршылык хисләре уятмый. Гадилек, самимилек, хәйләсезлек, хакыйкатьне турыдан ярып әйтү, ләкин хөкем итмәү, анысын укучы хозурына калдыру — Роберт Миңнуллинның сәяси лирикасында сыналган ысул.

Татар тарихы, аның данлы үткәне — шагыйрь өчен илаһи таяну ноктасы, милли горурлык, мәшһүрлек нигезе.

Болгарыбыз — чәчкән-урганыбыз!

Истә әле бөек булганыбыз!

Бөек булып калыр Болгарыбыз —

Шул Болгарның бөек уллары без!

 

Башка бөек халыкларга кабат

 Тиңләштерсен безне Болгарыбыз!

Киңәштерсен, көрәштерсен безне,

 Берләштерсен безне Болгарыбыз!

(“Изге Болгар җыены”).

“Татарларым” китабын тотып торучы берләшү, күмәклек, рухи туганлык идеясе, туган туфрак, газиз әнкәй, кадерле туганнар, туган як төшенчәсеннән сут алып, Бөек Болгар, Изге Биләрләрдән килгән тарих дәрьясына кушылып, татарны дөньяви таныткан  Утыз Имәни,  Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми кебек олуг шәхесләр яктылыгында киләчәккә бара. 

  Китапта туган җир, туган авыл, туган туфрак идеясе укучы күңе-ленә нечкә психологизм алымнары аша җиткерелә. Роберт Миңнуллин  дөньяга шагыйрьләр тудырган һәр җирлеккә изге итеп карый, ка-ләмдәшләренә багышлаган ши-гырьләрендә күбрәк аларның туган авылларын сурәтли.  Кендек каны тамган төяккә җан тамырлары белән береккән адәм баласы гомере буена шуннан рухи көч алып, туган халкының моңыннан, булмышыннан тукланып яши икән бит! Туган халкыннан, туфрагыннан аерылса, каләм иясендәге шагыйрьлек тә үләр иде. Милләтеңнән аерым шагыйрь булу мөмкин түгел. Бу фикер бигрәк тә Лондонда гомер иткән мәрхүм  язучыбыз Равил Бохараевка багышланган сокланулы, әрнүле, зурлаулы  “Син барыбер татарныкы” шигырендә  үзгә бер гамьгә төреп бирелә.

Татарларны Җир шарының кайсы гына төбәгеннән юлламый шагыйрь! “Себер белән куркытма-гыз!..” шигырендә ерак төбәкләр­дәге миллионлаган милләттәшен күрергә җан атып, янып-көеп, бәгырен телгәли-телгәли китеп баручы татар шагыйренең уйлары әрнүле үткәннәр белән бәйле:

 Бу юлдан үткән Туфаннар,

 Ристаннар, каторжаннар,

 Зимагурлар... алар кебек

 Меңләгән татарҗаннар.

Татарның соңгы ханы  —  Күчем-ханга,  Казанда яшәүче  Себер ша­гыйре Шәүкәт Гаделшага, Се-бернең легендар рәссамы Мин-сәлим Тимергазиевка багышланган шигырьләрендә дә ВАТАН ИДЕЯСЕ туган туфракның сихри тылсымы, Себер табигатенә җаны-тәне белән береккән җирле халыкның  менталитеты, ерак гасырлардан килгән традицияләре тирәнлегенә барып тоташа.

 Кая барма, үзебезнең

 Татарлар калкып чыга.

 Болай гына чыкмый алар,

 Яктырып, балкып чыга...

ди шагыйрь   “Татар белән Себер тулган” дигән шигырендә.

Ә инде Башкортстандагы татарлар — язучы өчен   дөньядагы  иң газиз, иң кадерле кавемдер. Аларның язмышы, үткәне, бүген-гесе, киләчәге, югалтулары, казанышлары — барысы да шагыйрь йөрәге  аша уза. “Ватанга ясалган җәрәхәт һәркемнең йөрәген телеп үтә”, — дигән бөек Гюго. Татар мәркәзендә гомер кичерсә дә, әдип якташларының гаме белән яши, әрни, чәмләнә, кайгыра һәм шатлана. Татар-башкорт туганлыгы — аның өчен иң изге кыйммәтләрдән.

Башкортстан татарлары

Башкорт белән бер бишектә.

Татар-башкорт, башкорт-татар

Аерылмас берничек тә!

 Менә шушы дуслык идеясен тотып торучы ике тугандаш ха-лыкның агын да, карасын да үз бәгыренә сеңдергән  шагыйрьнең акылы, зиһене, дустанә күңеле, ихласлыгы  алдында баш иярлек. Роберт Миңнуллин — бер үк вакытта милләтпәрвәр һәм дипломат шагыйрь. Тормышындагы, яшәе-шендәге кебек үк, шигырьләрендә дә төрле ыгы-зыгыларга, низагларга юл куймый ул. Тормышны һәм кешеләрне ярату идеясе аның иҗатында шулкадәр үтә күренмәле төсләрдә чагыла, ачык итеп әйтелә, ниндидер шик-шөбһәгә, үпкәгә, кәпәренү яисә кимсенү хисләренә урын  калдырмый.

Татар-башкорт халкының уртак хәзинәсе Фәридә Кудашевага багышланган шигырьләр идеясе, үзәк концепциясе белән дә, шигъри яңгырашы белән дә шагыйрь иҗатындагы гүзәл ядкәрләр рә-тендә. “Ул безнең Фәридәбез!” шигырендә:

Ул сезнең үз апаегыз,

Ул безнең үз апабыз.

Ул — Фәридә Кудашева,

Хет кем диеп атагыз, —

ди шагыйрь мәшһүр җырчы турында.

Апакаем-җаныкаем,

Үзең — каен, җаның — каен...

Җанлы каен, данлы каен...

Җанны өзә тавышкаең,

Кечкенәдән таныш каен.

(“Каенкаем”).

Әнә шулай шагыйрь бөек җыр­чыны гаҗәеп  матур образда җан­ландыра. Шушында ук шагыйрьнең шигъри осталыгы,  фикерне сүз, авазлар гармониясенә оста итеп үреп баруы турында да әйтеп китәргә кирәк.  Инглиз галиме Т. Фуллерның: “Шигърият — ул сүзләр музыкасы”, — дигән билгеләмәсе бар. Роберт Миңнуллин шигъ­риятенең эчке моңы, музыкасы аерым гыйльми эзләнүләр таләп итүче тема.

Дипломат шагыйрь, дидек Роберт Миңнуллин турында. Конфликтсызлык, каршылыкларны дустанә чишү юлларын эзләү аның халкына, гомумән, кешеләргә бул­ган ихлас мәхәббәтенә, ярату хисенә нигезләнә. Китапны ачып җибәргән “Татарларым” поэмасында да шулай. 2002 елгы җанисәптән соң юкка чыккан 200 меңнән артык Башкортстан татарына мәрсия итеп язылган “Кая югалдыгыз, татарларым?!” шигырендә дә сәяси чынбарлыкка каты бәрелми шагыйрь, күңелләрдәге бозны тамчы-тамчы җылы сүз белән эретү юлын сайлый. Киная-ирония дә ярдәмгә килә шагыйрьгә:

Кая югалдыгыз, татарларым? —

Кичә генә әле бар идегез,

Бар идегез, татар идегез бит,

Татарларыбызга пар идегез!

Әллә инде үз-үзегезне сез

Җиңел генә шулай саттыгызмы?

Әби-бабайларның әманәтен

Чүплекләргә тотып аттыгызмы?

Сәяси сизгерлек, шул ук вакытта  кемнәргәдер төртеп күрсәтмәү, ә бары тик хакыйкатьне үз төсендә сурәтләү һәм адәм баласында горурлык, намус, вөҗдан тойгысы  уяту — шагыйрьнең сыналган һәм ышанычлы коралы. Милләт өчен ояла белү дә — шулай ук халык­чанлыкның бер үзенчәлегедер.

Яңа гасырлардан эзләр әле

Улларыгыз сезне, оныгыгыз!..

Йә, хушыгыз! Йә, бер дога кылыйк!

Җәннәтләрдә булсын урыныгыз!

Монысы инде — сарказм, Тукайча каһкаһәләп көлү. Милләтең өчен көрәшмисең икән, үз тиреңне саклап, башыңны комга яшереп кенә ятасың икән — сине  рухи үлем көтә. Һәркем, һәр милләт үз язмышын үзе сайлый. Америка шагыйре, философ Э. Ральфның: “Милләт үлми, ул үз-үзен үтерергә генә мөмкин”, — дигән сүзләрендә дә хаклык юк түгел.

Ике халык өчен дә мәшһүр шәхесләр: Урал бөркете Мостай Кәрим (“Бөркет”),  йөзьяшәр Нәҗип Асанбаев (“Гасыр белән алыш!”) каһарман яугир, “кара генерал” (“Даян Мурзин”) кебек багышлауларда шәхесне халык тудыра дигән  идея гади һәм үтемле яңгырый.

Син халкыңның үз шагыйре,

Үз халкыңның зары...

Әллә кая китеп булмый

Үз халкыңнан ары.

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка багышланган шигырьдәге бу дүрт юлга шәхескә һәм аның халкына бәйле хакыйкать тулысы белән сыйган.

 “Чакырмасагыз да кайтам...” (Илешнең элекке түрәләренә), “Яңавылга — Илдар Юзеевның туган җиренә бер сүз” кебек ши-гырьләрдә туган туфрак һәм шагыйрь бәйләнеше башкачарак яссылыкта яктыртыла. Туган ягында шагыйрь кадере төшенчәсе формаль хөрмәт даулауга түгел, ә рухи ихтыяҗларга, ике арадагы теләк-тәшлек, хәер-фатыйха, дога кебек изге төшенчәләргә барып тоташа. Бер яктан, туган як үзеннән шытып чыккан шагыйрьнең кадерен бе­лер­гә тиеш булса, икенче яктан, каләм иясен нәкъ менә туган як догасы, якташлар җылысы канатландырганын да искәртә автор.

Халык үзенең шәхесләре белән көчле. Тамырларыннан шөһрәтле морза-бабаларының каны аккангадыр, Әмирхан Еникине “татарның соңгы морзасы” дип атый шагыйрь (“Әмирхан ага Еникигә”). Роберт Миңнуллин иҗатын шәхес концепциясе үсеше күзлегеннән караганда, каләм иясенең күз карашы ерак тарихлар аша татарның шанлы үткәнен күздән кичерергә сәләтле икәне күренә. Акыл ияләре: “Чын шагыйрь бөтен кешелекнең тәҗ-рибәсе белән баеган килеш туа”, — диләр бит. Нинди шәхес турында гына сүз алмасын, Роберт Миң-нуллин аның шәҗәрәсенә, туган төягенә,  нәселенең асыл гадәтлә-ренә нигезләнеп  фикер йөртә.

Рәдиф Гаташка багышланган “Нигез елый” шигыре дә шул ук туган нигез идеясен үтә дә әрнү, үкенеч тойгысы белән укучысына юллый. Юкса, инде башкалага китеп, белем алып, байтак гомер кичереп, олуг шәхес булган адәм баласына кечкенә бер авылдагы  хуҗасыз калган нигезенең ни хаҗәте бар соң? Роберт Миңнул-линча уйласак, бар икән шул. Нигез җир белән тигезләнсә дә,  халыкка хезмәткә күтәрелгән шагыйрьнең күңеле аннан аерылгысыз.  Шәхес идеясе үзе үк еллар үткәч хуҗасыз калып, әрекмәннәр белән капланып, елап утыручы иске нигезгә — балачак бишегенә барып тоташа. Халыкчанлык та нәкъ менә шушыннан сут ала.

 Роберт Миңнуллинның үзе өчен дә өч горурлык,  өч могҗиза, өч гүзәл, өч җыр булган Агыйдел, Урал, Илеш — дөнья кендеге, шәхеснең таяну ноктасы, үлемсез җырларының илаһи чишмәсе (“Өч җыр”).

 Казан — татар зыялысы өчен рухи мәркәз.  Җир шарының төрле кыйтгаларына сибелгән татарны магнит кебек тартып торучы  Мәккә дә ул. Роберт Миңнуллинның “Татарларым” китабында Казанга, аның тарихи урыннарына, шәхес-ләренә багышланган шигырьләре байтак. Татар җанын гел тартып торучы изге урынның үткәне, бүген­гесе, киләчәге турында уйланулар милләт гаме, аның намусына йөк­ләтелгән бурычлар, битарафлык нәтиҗәсендә рухи кыйммәт­ләрнең тапталуы, изелүе чынбарлыгына барып чыга. “Бауман урамы, 19” шигырендә татар язучыларының рухи учагы булган тарихи Матбугат йортын пыран-заран китерү факты җан әрнүе, үкенеч, чарасызлык тойгысы белән ташка басыла. Башка күп шагыйрьләрнең иҗатында да урын алган бу четерекле мәсьәләләргә  Роберт Миңнуллин үз сукмагы, үзенең  психологик коралы белән якын килә.

Бодай чәчәсе урында

Сибәбез шул борчак.

Язмышлар хәл ителгән чак!

Бу — ахыргы форсат.

Тик уйларда ил түгел шул,

Уебызда — корсак, —

ди ул  “Вакыт!” шигырендә.

 Халык шагыйре, халык депутаты буларак, Роберт Миңнуллин һәр сүзен үлчәп әйтә, зур җавап-лылык тоя, шул ук вакытта курыкмый, үз мәнфәгате өчен калтыранмый,  чөнки аның кыйбласы дөрес, басып торган нигезе — намус, иман. Акны  —  ак, караны — кара, дип, хакыйкатьне ярып әйтә белү — шагыйрьнең иҗат концепция-сенең асылын билгели. Әйтә, ләкин әйтер сүзен әйтә белеп әйтә — монысы инде психологик төгәллек сорый торган шигъри осталык.

Сүзнең мәгънәви йөкләнешен төгәл куллану, йөрәк кылларын чир­тә белү, хисне, уй-фикерне тирән, үтемле итеп җиткерү сәләте генә дисәк, Роберт Миңнуллин шигъриятенең  серен-хикмәтен  тулысынча ачмабыз. Хикмәт тирәндә-рәк, гади приборлар яки әдәбият гыйлеме тотып алалмаган илаһи тирбәнешләр катламында ятадыр.  Яки гади үлчәүләр, гадәти бизмән-нәр саный алмаган башка үлчәм-дәдер мондый талантның сере.

Милләт диеп, татар диеп

Яныгыз һәм көегез!

Башкаларга баш бирмәгез,

Тукайга баш иегез!

Татар булып уяныгыз,

Уйлагыз, уйланыгыз!

Мескен булып кыланмагыз! —

Тукайдан оялыгыз, —

ди ул “Тукай гасыры” шигырендә.

Мескенлектән оялырга чакыру да очраклы түгел. Французлар әйтмешли: “Байлык җитмәгәндә, милләт бары тик ярлы, ә инде ватанпәрвәрлеге булмаган милләт — мескен”. Әнә шундый мескен-леккә төшүдән кисәтә шагыйрь.

Фикерне катлаулы символларга яшермичә генә, бар халык аңлар­лык,  үтемле, шул ук вакытта оят-намус тойгыларын уятырлык кыю һәм үткен итеп әйтү бу иҗатның сугышчанлыгы турында фикер йөртергә  нигез бирә. Шәхесне намус һәм иман белән йөзгә-йөз очраштыру, хакыйкать тантанасының бер мизгеледер бу...

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган “Татарларны күккә күтәрдең син” шигыре дә гадәти мәдхия генә түгел. Ил башының халкы һәм үз намусы алдында имтихан тотуы, татарларга  югалып барган татарлыгын кире кайтаруы — чын каһарманлык ул.

Башың белән җавап бирәсең бит

Милләт өчен, дәүләт өчен дә...

Иң авыры һәм иң катлаулысы —

Дәүләт тоту дәүләт эчендә.

Сәясәтче шагыйрь илбашына йөкләнгән бурычны яхшы аңлый. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга багышланган “Синең чәчләр әле кара иде” шигырендә дә милләтпәрвәр җи­тәкчеләрнең  уйланылган һәм акыллы гамәлләре турында  болай ди:

Кайнар заманның да, Казанның да

Син  эченә кереп кайнадың.

Мәскәүнең дә көен көйләдең син,

Казанның да җаен җайладың.

Әлбәттә, ил корабын аяусыз давылларда исән-имин алып бару,  афәтләрне булдырмый калу өчен, нәрсәнедер урап узарга, сизгер дә, чыдам да булырга, әмма кый-блаңны югалтмаска кирәк. “Тик артыгын эшли алмас иде, кем булса да безнең урында”, — ди халык шагыйре, нәтиҗә ясап. Бераз вакыт үтүгә, янгыннан соң оран салучы  шарлатан-батырларга ишарәләп: “Элек батыр булалмадык, хәзер инде килми батыр буласым”, — дип  кырт кисә ул (“Без батыр булалмадык”). Бер яктан, шагыйрь татарның басынкылыгына, дәшмәвенә сызланса, икенче яктан,  “соңгы ыштанны салдырып” алырга торган “Мәскәү убырлары”на  теш күрсәтеп, үзенең төпле позициясен билгели:

Кысу — мәскәүләрнең эше,

Ә кыстырмау — безнең эш!

(“Сәясәт”).

Татарлык сәясмән күзлегеннән дә, шагыйрь мөнбәреннән дә, гади кеше биеклегеннән дә ташып, саркылып, бөркелеп тора Роберт Миңнуллин иҗатыннан.

Татарлыкны булмый яшереп тә,

Татарлыктан булмый арынып.

Яшерергә күпме тырышсаң да,

Татарлык ул ята ярылып... —

ди ул Чыңгыз Айтматовка багышланган шигырендә.

Роберт Миңнуллин иҗатында башка милләтләр белән дуслык идеясе  дә көчле. Бүтән милләтне хөрмәт итмәгән кеше, үз милләтен дә ярата алмас, дигән инану яшәп килә.  Роберт Миңнуллинның башкорт, чуваш, молдаван, удмурт һәм башка милләтләрдән булган ка­ләмдәшләренә багышланган ши­гырьләре — моның ачык мисалы...

Сөйкемле сөяге бар Роберт Миңнуллинның.   Бәхетле йолдызлык астында туган ул, бәлки әле дөньяга ук күлмәкчән килгәндер. Халыкта: “Үз халкының мәхәббә-тенә ирешү — шагыйрьнең иң зур хыялы”, — дигән тәгъбир бар. Роберт Миңнуллин да үзенең мил-ләтпәрвәрлеге, халыкчан иҗаты белән халкыбызның мәхәббәтен яулаган, зур мәртәбәләргә ирешкән олуг халык шагыйре. Ә аның   “Татарларым” дигән яңа китабы  үз халкына шигъри һәйкәл булырлык!

Ләйсән Кәшфи,

филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»