12.03.2013 - Әдәбият

Шигърият - илаһи дөнья

Шигърият — илаһи дөнья! —

Бисмилла әйтеп кер син,

 Кер!

 Тик... кояштан тап эзләмә,

 Чыкта да кояш күр син!

“Кызыл таң” гәзитендә 2012 ел дәвамында басылган бихисап шигъри әсәрләргә күзәтүне Салават Рәхмәтулланың шушы  миниатюрасыннан башлау очраклы түгел. Ул тәнкыйтьчеләргә атап та әйтелгән кебек. Чыннан да, кулына каләм алган кешенең күңелендә кояш яктысы, йолдыз нуры, һич югында очкыны булса да кабынмый калмый. Менә шуны күреп алу, тану, шул ук вакытта әсәргә объектив бәя бирү — тәнкыйтьченең  төп бурычы.

Шигърият турындагы сүзне бу юлы да Салават Рәхмәтулла әсәрләреннән башлау урынлы булыр. Чөнки ул “Кызыл таң” гәзитендә дә  әсәрләрен иң актив  бастыручы авторыбыз. Салават абыйның, кайберәүләр кебек, югарыдан төшкән фәрман буенча шигырь тәкъдим иткәнен ишеткәнем юк. Аның әсәрләрен редакция дә, гәзит укучы да көтеп ала. Бер урында таптанмый, ялыктырмый. Әле бер шәлкем  лирик-патриотик, әле балалар шигырьләре, әле поэма яисә пародия-миниатюралар, көлкеле әсәрләр алып килә ул.  Сыйфат югары, шуңа да тиз арада дөньяга чыга алар.

Салават Рәхмәтулланың “Халкым, илемне җырлармын йөрәгем ярылганчы” дигән шәлкемендә лирик герой ил-көн өчен ут йотучы, тарихны һәм бүгенгене янәшә куеп, яшәү гамен үз бизмәненә салучы милләтнең тугры улы булып күз алдына килә. Шагыйрьнең шәхес концепциясе  анык, ул яшәешне, иҗатны, рухиятне Тукайлар, Бабичлар, Ибраһимовлар биеклегеннән торып бәяли. Тарих, милләт каршында үзен зур җаваплылык йөкләгән чын шәхес итеп тоя ул. 

... Мең елдан соң да:

“Саумы, Сез!” дисәм,

Танымассыз, диеп, уйламыйм.

Сездән башка яшәүне белмим мин!

“Бабич Шәехзадә”

Түгелмен мин,

Мин — Салават  Рәхмәтулламын.

Салават Рәхмәтулланың “Умарталыкта” дигән зур күләмле шигъри әсәре  үсмерләр теле белән язылган, жанры буенча шигъри репортажга якын ул. Сурәтлелек, лирик геройның күзәтүчәнлеге, балаларча самимилек, текстны юмор белән сугару, бәянгә  мөлаем образлар (эт, песи образлары) үрү, текстның эндәшләргә,  диалогка бай булуы, күңелле рифмалар үзәк концепциягә буйсынып, әсәрне бербөтен итә. Әҗәл даруы  булган балны бирүче  чәчәкләр, илаһи табигатьне саклау идеясе үсмер авызыннан үтемле яңгырый.

Салават Рәхмәтулланың өченче зур шигъри шәлкеме октябрь аенда дөнья күрде. Балалар өчен язылган бу шигырьләр өлкәннәр колагына да бик ятышлы, хәтта тәрбияви дә. Бигрәк тә олы кешенең дингә килү юлын балалар күзәтүе  аша бирү үзенчәлекле. Еш кына бүгенге дин әһелләрен аларның элекке гадәтләре өчен гаеплиләр. Ә бит төзәлергә беркайчан да соң түгел. С. Рәхмәтулланың  үткен күзле, тапкыр сүзле кечкенә лирик герое  моңа шик калдырмый.

Декабрь ахырында дөнья күргән дүртенче шәлкем шагыйрьнең көлкеле миниатюраларын тәшкил итә. Шигырьләрдәге төчелекне, чатаклыкны төртеп күрсәтсә дә, каләмдәшләренә дустанә ул. Аның көлүе шифалы, тәнкыйте урынлы. Талант беткән җирдә көнчеллек башлана, диләр. Салават абыйны шагыйранә ачышлар гел шатландырып торырына, таланты саекмасына ышанабыз.

Башкортстандагы бүгенге татар шигъриятенең аксакалы Рим Идиятуллинның “Заман үзе безне сайлады” шәлкеме уйландыра да, чәмләндерә дә, сискәндерә дә,  сокландыра да  торган шигъри юллардан үрелгән. Талантлы рәссамның сурәте кебек тере, аш-су остасының пешергән ризыгы кебек ләззәтле, гениаль скульптор ясаган сын кебек төгәл һәм мәһабәт алар.

 Август кичләре төренгән

Сутлы чия төсенә,

Карт күзләрем чат ябышкан

Вагон тәрәзәсенә.

Эй, сихри урман, акланнар!

Сез дип өздем дә ялгадым

Бәгырьнең чук-кылларын,

Яшел куакларга кунып

Калса иде җырларым,

дигән юллар белән башлана “Поездда барганда” (2010) шигыре. Шагыйрь күзе поездда барганда да яшәешне тарих гамендә үтәли күрә, бәяли, сыкрана, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәсе хакында нәтиҗәләр ясый. Тукай тавышы, аның заманча дәгъвасы, текәлеге һәм гыйшкы саркып тора Рим Идиятуллинның шигъри юлларыннан. Патриот шагыйрь, гражданин шагыйрь, милләт улы, дисәк тә артык төчеләнү булмас аңа карата. Заманны һәм кеше язмышын тулаем иңләү, шагыйрьнең җирдәге миссиясе турында фәлсәфә кору, Ходай каршында адәм балаларының бертигез булуын һәм үлемнең янәшәлеген кисәтү — болар барысы да шаулап торган иҗат дәрьясына хас сыйфатлар.

Үзенең “Кызыл таң” гәзитендә басылган шигъри әсәрләре өчен баш мөхәррир бүләгенә лаек булучы Марсель Сәлимов “Кешеләр турында мәсәл”ендә әлеге жанрга заман рухын өрүе, мәсәлченең мантыйгын үсештә күрсәтүе, шигъри форманың, сүз уйнату, аваздашлыкның оригинальлеге белән сөендерә. Ә иң мөһиме — заман әдәбиятының үзәгеннән үткән шәхес концепциясе шагыйрь иҗатында яңа яклары белән ялтырап китә. Марсель Сәлимовның, гомумән,  юморын еш кына сатирик ук телеп үтә. Аның ирониясе еш кына, аерым приборлар гына тота ала торган дулкындай, кемгәдер аңлашылмаска да мөмкин. Язучы бер үк вакытта гади генә итеп көлдерә дә, тирәнтен төшеп уйласаң, үтерә дә торган корал белән эш итә.

Марсель Сәлимовның  “Олы буынны аңларга кирәк бит олы йөрәк” шәлкемендә тупланган лирик-юмористик шигырьләр  табадан яңа төшкән коймак кебек кайнар һәм заманча булуы, көн кадагына сугуы, шагыйрь, аның рухи ихтыяҗлары һәм вакыт өчпочмагы тудырган парадокслары белән характерлы.

Крылов осталыгына заман куәте биреп, мәсәл жанрына хас сатирик коралны җәмгыятебезнең иң көнүзәк проблемаларына төбәүче Рәдиф Тимершин әсәрләре гәзит укучы күңеленә аеруча хуш килә. Мәсәлән, “Карт аю” мәсәлендә автор чинлы, шөһрәтле затларга тәлинкә тоту, исән чакларында аларны дөнья кендеге санау, ә үлгәч, үзләре үк бу хәлдән көлү күренешен үзгә бер сарказм белән драмалаштыра. Сатирикның шигъри осталыгы, көлү ысуллары торган саен камилләшә кебек. Ныклы традицияләргә таянган хәлдә ул заман сатирасына новаторларча яңа рух өрә. Халык теленең тапкырлыгы, җорлыгы үзгә бер азарт белән оригиналь рифмалар табуга китерә.   Язучының шәхес концепциясе анык,  аның характеры яраклашучан түгел, кыйбласы — намус, вөҗдан.

Шагыйрьнең иҗат концепциясе ел ахырында басылган “Матур күзләр белән карыйк җиргә” дигән  үз-үзе белән шаян әңгәмәсендә дә ачык чагыла. Балаларча беркатлы, самими табигатьле лирик герой үзен башка бер тәкәббер, үз-үзенә гашыйк, дөньяга дәгъвалы адәм кыяфәтендә күз алдына китереп, ике арадагы каршылыкны гыйбрәт итеп куя. Җиргә, кешелеккә матур күзләр белән карасаң гына, тормышта ниндидер гармониягә, алгарышка ирешеп була, дигән фикердә автор.

Дүртөйледә яшәүче гәзит укучыбыз Фәнис Рәхмәтуллин  үзенең дөньяга карашын, бәясен, дәгъвасын шигъри кысаларга салырга ярата. Аның тезмәләренә теоретик яктан карап ниндидер тәнкыйть сүзләре әйтергә дә булыр иде. Ләкин чикләвекләре төшле булуын, каләм иясенең заманыбызны борчыган проблемаларны ачуын хупламый мөмкин түгел.

Башкортстанда татар шигъриятен яктыртып торучы бер йолдыз, дияр идем мин Рәфыйга Усманова турында. Ул хыял илендә тирбәнгән яшәешнең бар гүзәллеген җырга салган, бәхет кошы артыннан омтылып зур шигърият юлына чыккан лирик та, чынбарлыкның сискәндергеч хакыйкатен ярып салган гаҗәеп кыю шәхес тә, яшәү мәгънәсенең формуласын хикмәтле парадоксларда күрә белгән фәлсәфәче дә.

Яшәү — бәлки, бу дөньяга

Килгән өчен җәза гына, —

ди бу дөньяга бәхет эзләп чыккан лирик герой. Бәхет эзләп үткән вакыт озын тоелса да, кеше гомереннән кыска берни дә юк икәнлегенә инана ул. Рәфыйга Усманованың эстетик идеалы үз Ватанына гашыйк, яшәешнең кадерен белгән, җәмгыятьтәге гаделсезлек өчен йөрәге әрнегән, максатчан, мәхәббәтле зат.

Асты өскә килде, кайда

Гаделлек, кайда хата?

Атказанган укытучы

Чатта көнбагыш сата.

Трибун шагыйрь, бүгенге башкорт әдәбиятының  бөркете, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Ирек Киньябулатовның иҗаты “Кызыл таң” битләрен үзгә бер нурга, гамьгә күмә.  Аның узган елда  Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә багышланган “Җыр яктысы” исемле хәтер-поэмасы басылган иде.  Наҗар аганы янә тагын бер  тудырган,  тагын бер мизгел яшәткән, яшьнәткән әсәр бу. Шагыйрьнең теле шома, олуг остазына карата  бәһасе югары, ике арадагы рухи бердәмлекне, илаһи туганлыкны җыр телендә әйтеп биргән ул. Күпләр өчен заманыбызның әхлагы, әдәп нормасы итеп  кабул ителгән гадәтләр  Наҗар ага өчен бөтенләй ят икән бит.

 Берне сөйләп икенчене эшләү

 Түгел иде синең кылыкта.

 Кайберәүләр яхшы сүз сөйли

 Яманлыклар гына кылып та, —

ди шагыйрь үзенең эстетик идеалын кешелеклелек сыйфатлары белән кат-кат шәрехләп.

Поэмада Наҗар ага образы “җиргә җырдан туган” шәхес буларак илаһилаштырыла.

Сине күрсәтердәй һәйкәл кирәк,

Сине сыйдырырлык җир кирәк, — 

ди каләм иясе, остазының туган җире, ватаны алдында баш иеп. Әлегә фәкать эчтән генә дөрләүче шагыйрь халкына Наҗар ага кебек балкырга насыйп булырмы? Поэманың идея юнәлеше менә шушы гамьгә барып тоташа.

Ирек Киньябулатовның гәзиттә басылган икенче зур циклы “Йөреп туймас җир икән” (Туймазы дәфтәреннән) дип атала. Багышлауларга аеруча оста каләм иясе Туймазы җиренә, аның кунакчыл халкына кайнар шигъри сәламнәрен юллый.

Флера Шәрипова шигырьләре укучы күңеленә хатын-кыз хисләренең бөтен садәлеге, ихласлылыгы, эчкерсезлеге, сагышы һәм яктыга, бәхеткә омтылышы белән килеп керә. Шагыйрә иҗатын үтәли кисеп узган шәхес концепциясе лирик геройның эчке бөтенлеген илаһи сыйфатлар белән тулыландырып, эстетик идеал дәрәҗәсенә күтәрә.  Автор тормышны язмыш дәрәҗәсендә кабул иткән, яшәеш сынауларында каушап калмаган, давылларда йөзен каралтмаган, намусын, әхлак югарылыгын саклаган, сыналган, ләкин сынмаган зат булып күз алдына килә. Эстетик идеалны поэтик образларда бирү нәфис, җете, тере картиналар тууга сәбәп булган.

Син — фәрештә, йөрәгеңдә — кояш,

Йөзең — якты, күзең — нур, дидең.

Бәхет өләшергә күктән төштем,

Тик канатым гына юк минем.

Әйе, лирик герой үзенең сыңар канат икәнлеген әледән-әле ассызыклап тора. Ул бәхеткә атлыгып торучы акбузат рәвешендә дә,  җиргә сибелгән йолдызлар халәтендә дә күз алдына килә. Эче тулы ут булса да, ул бу дөньяга ут бөркеми, ризасызлык белдерми, кеше бәхетенә керми, яшәештән ямь-тәм таба белә һәм башкаларны да шуңа әйди. Авторның “Ялгызларның хәлен сорамагыз” шигыре бигрәк тә күңелгә үтеп керә. Лирик геройның күңел төбендәге тыйнаклыгы, җилбәзәклектән ерак булуы аңа карата үзгә бер симпатия уята.

Наил Гыймай-Аитлының “Капкаларны шакып йөри җәяүле бураннары” дигән кышкы шигырьләр шәлкеме каләм иясенең, табигать күренешләре һәм кеше тормышы арасындагы янәшәлекне рифмаларда күрсәтү осталыгыннан гыйбарәт. Шигырьдәге сүз уйнату кайчакта оядаш сүзне табып, шуны алдагы җөмләнең мәгънәсе белән бәйләү өчен генә килеп чыга. Тыелгысыз күз яшьләренә ирек биреп үксер яки кара янып нәфрәтләнер,  томан артында калган сөюе яңадан кабынып, хыял канатларын киерер урында укучы авторның нибары үгет-нәсыйхәтен ишетә. Заман шигъриятенең таләпләре югары булуын, укучының зәвыгы үсә баруын онытырга ярамый.

Камил Фазлый заманыбыз рухын гади тел, гадәти сурәт белән иң төгәл һәм хикмәтле итеп чагылдыручыдыр. Сүз сәнгатендә күпкә дәгъва итми, ләкин максатына ирешә ул үзенең тапкырлыгы һәм лирик каләме белән. Узган елның гыйнварында гәзиттә басылган шәлкеме “Балтырган” шигыреннән башланып китә. Шагыйрьнең ипигә туймаган балачагына кайтып, чын-чынлап балтырган ашы ашагандай буласың аны укыганда. Гадилектә — бөеклек, диләр. Сүзнең эчке җегәрен хискә буйсындыра белгән шагыйрь образлылык юлында да тере сурәтләргә тап була:

 Керт-керт чәйнәп, коштабаклап эчтек,

Җаным-тәнем сиңа күнеккән.

Синең тамыр белән минем тамыр

Туган җиргә бергә береккән.

Камил Фазлыйның юморы көлү, тәнкыйтьләү, фашлаудан бигрәк, олы бер  гыйбрәтне калкытып куюы белән әһәмиятле. “Булмастайны сөйләмә” шигыре  авыл кешесенең баласын эшкә урнаштырудагы гамен шулкадәр төгәл тасвирлаган ки, үзеңә бер яңалык ачып, чыннан да шулай бит, дип куясың. Хәзерге көндә мәктәпне тәмамлаган баланың акчалы эшкә урнашуы Ломоносов университетына керүдән авыррак икән — гыйбрәт түгелмени бу? Камил Фазлый заманның асылын аңлаган һәм шуны бары тик үзенә генә хас ысуллар белән уч төбенә салып күрсәтүче каләм иясе. “Кадерле рэкетирлар” шигырендә дә ул ата-анасын ашап яшәүче шәһәр халкына шигъри карикатура ясый. Нәтиҗәне көтелмәгәнлеккә кору — көлке остасының фашлау коралы.

“Имән һәм чаган” шигыре дә тарихи хаталар, тапталган шәхесләр, югалган кыйммәтләр турында тирән уйландыра. Авылда,  гади халык арасында көн иткән шагыйрь яшәешне эчтән күрә, аның ыгы-зыгысын, гамен төгәл чагылдыра. Шуңа күрә дә аның шигырьләре һәрчак хикмәтле, чикләвекләре төшле.

Шагыйрьләр арасында Җир кешеләре ул кадәр күп түгел. Татарстанда гомер буе колхоз рәисе булып эшләгән талантлы шагыйрь Илдус Гыйләҗевны беләм. Башкортстанның Тәтешле районында яшәп иҗат иткән гади  игенче Каһим Әүхәтов шигырьләренә мөкиббән мин. Туган туфракның илаһи хуш исен, җир сулышын, кырлар гамен, икмәк тәмен, мөгаен, игенчедән дә нечкәрәк тоемлаучы, чын җир шагыйрьләреннән дә көчлерәк, үтемлерәк итеп әйтеп бирүче юктыр. Чөнки иген кырларында тир түккән кеше генә бөртек белән бергә шыта, уҗым булып калка, көзен киң кырларда алтын көшел булып балкый ала. Җәй башында яумаган яңгырлар да, көзен туктаусыз пыскаклаганнары да  иң башта игенченең  канын куыра, аның җилегенә төшә. Каһим ага шигырьләре дә шулай. Аларда фикерләү, мантыйк, сүз тәме үзенчә — матдиләштерелгән, җирнең, яшәешнең үзәгеннән шыткан.

Әйе. Дөрес! Чәчкән орлыкны да,

Орлык күмеләсе туфракны да,

Чын игенче кебек ихласланып,

Умасам да алып учларыма,

Уй-хисләрем белән басуда мин,

Төн мәлендә кил, утырып сора!

Күзне йомган килеш аңлатырмын

Кайда арыш, кайда бодай уңа.

Аңлатырмын — кайда туфрак юмарт,

Кай урыннар җәен дымга ярлы.

Шул җирләргә күчерердәй булам

Чокырларда бушка яткан карны.

Игенче-шагыйрьнең такмаклау рәвешенә, авазлар яңгырашына гына карагыз. Каһим Әүхәтов шигърияттә үзен судагы балык кебек хис итә. Шигырьнең эчке гармониясе аның күңеленә язылган. Ритмнар төгәл, рифмалар еш кына, көтелмәгәнчә, яңа һәм оригиналь.

Каһим ага, әллә бөек Атнабай белән бер чишмә суын эчеп үскәнгә, юморга да әвәс. Күп кенә шигырьләре халыкчан тапкырлыкка, җорлылыкка нигезләнгән. Шигыреңне укучы сусап, хозурланып укый икән — шагыйрьлек мөнбәре әнә шундадыр.

“Тормыш — диңгез, ә мин шул дәрьяда йөзеп баручы бер йомычка”, дип яшәешкә самими күзләр белән бага Рәфил  Саматов. Гадәти тормыштан күңеле тынгылык һәм канәгатьлек тапмаган лирик герой табигать күренешләренең шигъри тирбәлешендә, әверелешләрендә илаһи бер гармония тоемлый. Гүя ул шушы мең мәшәкатьле, гамьле тормыш чуарлыгында  ачыклыкка, яктылыкка омтыла, рухи хәзинәләрне барлый, тормыш законнарына, яшәеш мәгънәсенә төшенергә омтыла.  Киләчәктә күңел күзенең тагын да үткенәюен, сүз җегәрен телик каләм иясенә.

Бүгенге поэзиянең аһәңенә үзгә бер моң, бер гамь, эзләнүчән фәлсәфә, эчкерсезлек, эчке сызлану һәм буйсынмас ихтыяр белән килеп кушылучы Мөхәммәт Закиров шигырьләренә кем генә гамьсез  кала ала икән? “Самородок”, диләр андый талантлар турында. Бөртекләп җыеп, иләп, юып шомартылган түгел ул, табигатьтән үз бөтенлеге белән  яралган, югары пробалы, вакыт битарафлыгы астында  кадерсезләнеп күпме югалып ятса, күзгә чалынмаса да, тутыкмый торган матдәдән. Юк, авыл шагыйре генә түгел, бүгенге урыс поэзиясен җигелеп тарткан каләм ияләре белән шагыйранә бил алышучы, заманның җанөткеч җилләренә каршы басып, туры сүзен ярып әйтүче трибун да ул. Мөхәммәт Закировның иҗат серләре, шагыйранә табышлары турында күп сөйләп булыр иде. Сөйләп тормыйм, китапларын алып укысагыз, үзегез дә  күрерсез, сокланырсыз, хозурланырсыз.

Тел белгече, галимә, мөгаллимә, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина “Бар дөньяга өләшердәй байлыгым бар!” — дип оран сала. “Нинди байлык соң ул?” диярсез. Бу дөньяда бары шагыйрьләр генә күрә, таба һәм бәяли белгән байлык ул. Яшәү бәхетен таный белү, мәхәббәт газабы кичергән шәхеснең рухи бөтенле-ген, эчке гармониясен, акыл куәтен ассызыклау, гадәти чынбарлыкка күз төбәп дөньяви фәлсәфәгә юл ачу — болар барысы да аның иҗат асылын тәшкил итә. Шагыйрәнең чикләвекләре каты һәм алар беркайчан да төшсез түгел. Шагыйрә  яшәештә теге яки бу инануга килми торып каләмгә тотынмый да сыман. Сүзләре уйланылган, үткен, образлары оригиналь аның. Тел җегәренә кыйбла тотып, сүзнең тәмен, мәгънәсен нечкә тоемлап, әйләнә-тирә, яшәү хозурлыгына шагыйранә мәхәббәт белән күз атучы каләм иясе әле күп хәзинәләргә ия булыр, дип ышаныйк.

Яшьлек, мәхәббәт хисләре  бөркелеп торган Ләйсән Якупова шигырьләре  укучы күңелен битараф калдырмый.  Нәфис-лек, самимилек, эчкерсезлек шигърияте, дияр идем мин моны. Иҗатта үз юлын табарга омтылган яшь каләм иясе кайчакта сикәлтәле сукмакка кереп яңгы-рашка, шигъри аһәңгә хилафлык итсә дә (ыргулары — ахырлары, сорадым — таралды, күңелем — кадерлем), шагыйранә тоем, хисси садәлек, хәйләдән, тәкәббер-лектән һәм эгоизмнан азатлык аның шигырьләренең эмоциональ йөкләнешен арттыра. Әнә шул садә нәфислектә, тыйнаклыкка төренгән ихласлыкта, дәгъвасыз-лыкта үз дөньясын ача  каләм иясе:

Аяк асларымда көзге яфрак

 Килә кыштыр-кыштыр.

Онытканда булса да бер

Син шалтыратыштыр.

“Кызыл таң” гәзите, Башкортстанда татар телендә чыгучы  башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, Татарстан язучылары иҗатына сирәгрәк урын бирә. Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты, Г. Тукай бүләге иясе Разил Вәлиевның берничә шигыре дөнья күрү “Кызыл таң”ыбызны яктыртып  җибәргәндәй булды. Берничә буын татар-башкорт халкы күңеленә халыкчан җырлары, тирән мәгънәле шигырьләре белән кереп урнашкан Разил Вәлиевның иҗат энҗе-ләре бүген каләм тотучылар өчен якты маяк, шигърият дәресе, иҗатта үзен эзләүчеләргә — кыйбла, шигырь сөючеләргә җан дәвасы ул.

Гомеремнең уртасы, челләсе...

Җанымны ачыйм соң кемнәргә?

Гомерем елгасы саегып,

 Ярлары кавышкан көннәрдә.

(“Елгалар саеккан чагында”).

Дөньяви күренеш кеше язмышы, аның күңел халәте, җан омтылышы белән тап килеп, аның ялгышлары  һәм табышлары, югалтулары һәм әрнүләре белән яшәү мәгънәсе хакында яңадан торып уйландыра икән — димәк, “Мәңгегә килгән күк дөньяга” елларын суларга салган шагыйрь башкаларга җитди кисәтү ясый. Мәхәббәт диңгезе турындагы хыял  илаһи ымсыну, иманга омтылу кебек мәңгелек кыйммәтләр гаменә барып тоташа.

Август аенда якташыбыз — Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның да “Көзебезгә кереп барыш, атлап кына карыш-карыш” дигән шигъри шәл-кеме дөнья күрде. Һәр шигырь укучының кечкенәдән күңеленә салынган үз зәвыгы була. Бәлки ул, фән күзлегеннән караганда, ниндидер уңай вибрацияләр — тирбәнешләр белән бәйледер. Рухи гармония, эчке бер канәгатьләнү, шагыйранә ләззәт бирә торган шул тирбәнешләр охшашлыгын Һади Такташ, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Салават Рәхмәтулла шигырьләрендә тоям мин. Шигърият теориясендә “музыка стиха” дип тә атыйлар аны. Хәер, бу шагыйрьләрне әнә шул тапкыр телле юморга, хикмәтле гадилеккә манчылган тирбәнеш берләштерсә дә, алар һәркайсы — үзгә биеклек. Роберт Миңнуллин бу юлы төрле багышлауларын тәкъдим иткән.

Татарлыкны булмый яшереп тә,

Татарлыктан булмый арынып.

Яшерергә күпме тырышсаң да

Татарлык ул ята ярылып, —

ди ул  Чыңгыз Айтматовка багышланган шигырендә. Халык шагыйрен халыкка, мөгаен, ихтирам, зурлау, мәхәббәт хисе якынайтадыр. Халыкта үз сыйфатларын тану, аның язмышында үз язмышын күрү, аерым дан, исем дәгъваламау шагыйрьне чын халык улы итә дә торгандыр.  Кешеләргә булган зур симпатия, дустанә мөнәсәбәт,  конфликтсызлык һәм ризалык уңай вибрацияләр дулкынында күңелне шигъри ләззәт белән сугара.

Яшәүнең кайгы-сагышларын да, сөе-неч-шатлыкларын да шактый татыган, аны язмыш дәрәҗәсендә таныган һәм үз тәкъдире белән гармониядә яшәүче лирик герой Нәҗибә Әминева шигырьләренең мәгънәви һәм фәлсәфи йөкләнешен күтәреп тора. Инде оныкларына дәү әни булырга өлгергән шагыйрә  хәтта көндәлек мәшәкатьләрдән  дә мавыктыргыч шигъри мозаика тезә. Ана кешенең башта балалары өчен ут йотып, аннан оныкларына җан атып яшәве, тынгы тапмавы — үзе олы бәхет икән бит! Лирик геройның шәхес дәрәҗәсендә баглануы аның әйләнә-тирәгә, җәмгыятькә мөнәсәбәтендә ачык чагыла. Кешене үзенә карата башка-ларның битараф бул­мавы, тәнкыйте бар яктан камил, итәк-җиңен җыйган, тәрбияле шәхес итеп үстерә икән бит! Шагыйрә кеше психологиясенә ти­рәнтен төшенеп үзенчә фәлсәфә кора, яңа табышларга юлыга. “Яраттыра” шигырендә кешенең табигать күренешләренә әсирлеге турындагы фәлсәфәсе яңача карашка нигез-ләнгән. Матурлыкның, сиңа битараф булса да, үзен яраттыру үзенчәлеге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне дә  күздә тота кебек. Язмышны бербөтен итеп күрү, сүзнең эчке куәтенә йөз тоту, шагыйранә тыйнаклык аша акыл поэзия-сенә юл яру — Нәҗибә Әминеваның иҗади йөзе.

Асия Чанышеваның шигъри осталыгы, андагы илаһи моң турында Суфиян  Поварисов  язып чыккан иде.  Авторның  75 яше уңаеннан август аенда гәзитебез битендә басылган шигъри шәлкеме дә шагыйранә табышларга бай. Дөньяны яхшы таныган, ачысын-төчесен татыган, бүгенге заманның гаделсезлеген үз йөрәге белән күтәргән каләм иясе  тел яшерми.

Илнең явыз эчке дошманнары

Тотрыксыз буын халкын

Бозык

Юлга бастырды да... итә тантана.

Эш батыры, котлау көнен көтеп,

Танавымнан инде кан тама, —

ди, бай һәм чибәрләргә баш орган заманга дәгъва белдереп шагыйрә.

Асия Чанышева әсәрләрендә шигъри музыка көчле, нинди шигъри калыпны сайласа да, ул эчке гармонияне югалтмый. Һавада оча, суда йөзә, җирдә абынмый-сөртенми йөгереп йөри торган әкият кызы кебек ул. Камил шигырьләр, кыю фикерләр көтәбез Сездән, Асия апа.

“Гәзит укучы иҗаты” башы астында дөнья күргән Рифгать Рысаевның шигъри шәлкеме авыл романтикасын, җәйләр җылысын, яшьлек кайтавазын бөркеп тора. Образлы фикерләү, шигырьләрдәге эчке оптимизм, илаһи хисләрне чынбарлык ыгы-зыгысыннан өстен кую, сүнмәс мәхәббәт һәм күңелдән мәңге китмәс яшьлек идеясе шигырьләрне укымлы һәм күркәм итә.

Әдәби иҗат белән шөгыльләнүче ана теле укытучысы кайсы мәктәп өчен дә зур хәзинәдер ул. Караидел районының Кортлыкүл авылы мәктәбе укытучысы  Фиалка Мөслимованың шигырьләре чын-чынлап  лирик геройның матурлык эзләү юлындагы күркәм ачышлары белән сөендерә. Образлы фикерләү, әйләнә-тирәне нәфис сурәтләрдә гәүдәләндерү Фиалкага  хыял һәм чынбарлык арасында бәллүр күпер салырга мөмкинлек тудыра. Үз-үзе һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармония тапкан шәхес өчен хыялдан шактый аерылып торган чынбарлык  куркыныч түгел. Аның күңел җылысы бөреләрне чәчәк аттырырга, матурлыкны кабат тудырырга сәләтле.

Соңгы чорда шигъри иҗатта аеруча дәртләнеп эшләүче, әсәрләрен сыйфат ягыннан да шактый камилләштерүче авторыбыз Зәлифә Кашапова яшәеш кыйммәтләре, тарихыбыз ядкарьләре,  бүгенге көн борчулары турында уйлана. Диңгез турында кем генә шигырь язмады икән? Шагыйрә табигатьнең бу могҗиза-сын үзенчә күрә, образлары да, чагыштырулары да, хәрәкәтләре дә яңача аның:

Төпкә тартып, фирүзәдәй

Зәңгәр күзең елмайды.

Шәмәхә тасмага урап

Коендырдың син айны.

Әйе, автор еш кына арзанлы рифмалар белән мавыгып тапталган сукмакка төшә. Һәр шигырь яңалык алып килергә, сискәндерергә, тетрәндерергә тиеш икәнен онытмаганда, каләм иясе иҗатта үз сукмагын табар, диясе килә. 

Декабрь аенда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның “Милләт өчен сыкрап яши күңел” дигән шәлкеме дөнья күрде. Берчә шаян, берчә уйчан, сәяси яктан җит­леккән һәм үткен шигырьләр укучыны да тирән уйландыра, үзенең узган юлына әйләнеп карарга, кылган гамәлләренә яңадан бәя бирергә, сыкрарга, үкенергә, өметләнергә мәҗбүр итә. Марат Кәримов шигъриятенә шәхес концепциясе күзлегеннән якын килгәндә, безнең алда иңнәренә милләт язмышын, аның гамен, борчуларын йөкләгән милләтпәрвәр зат кына түгел, ә бөтен кешелекнең язмышы, намусы өчен илаһи көч каршында имтихан тотучы шәхес пәйда була. Әйе, шагыйрь тарих сынаулары алдында башын игән, еш кына мескен булып күренгән, үз сыйфатын җуя барган милләте өчен гел сыкрап яши. Лирик шәхескә хас намус, иман сыйфатлары  заман гаме белән агуланган кешелекнең кыйбласы, язмышы турында борчылырга мәҗбүр итә. Шагыйрь сафсата сатмый, акыл өйрәтми генә укучы күңеленә үтеп керер юллар таба. Җылы юмор, ә кайчакта әрем ачысы килеп торган каһкаһә, йомшак түшәп катыга утырту хәйләсе каләм иясенең көлке остасы буларак шигъри ысулларын тәшкил итсә, зур тормыш тәҗри-бәсе, тарихны бербөтен итеп күрү, үткәннәр белән бүгенге арасындагы  контрастны үз йөрәге аша үткәрү, шәхеснең аң төбендә яткан иманга кыйбла тоту аның лирикасын психологик яктан көчле, төз һәм фәлсәфи тирән итә.

“Яшәлгән елларым мине шагыйрә әби иткән” — Кәүсәрия Шәфыйкованың шигъри шәлкеме шулай атала. Аяусыз язмыш сынауларына каршы тора алган,  алай гына да түгел, зарланудан өстен була белгән, яшәү ямен җуймаган каһарман шәхес пәйда була безнең алда Кәүсәрия апа шигырьләрен укыганда.

Киләчәк яз бар язлардан

 Шатлыклырак, җылырак һәм

 Назлырак булыр сыман, 

ди ул, салкын кышка, кырыс язмышына ишарәләп. Адәм баласын яхшылыкка, яктылыкка булган өмет яшәтә. Ә яктылык — шагыйрәнең үз калебендә, яхшылыкны да үзе тудыра ул. Чөнки шагыйрә ярдәмгә мохтаҗ адәм баласы гына түгел, ул — шәхес, көчле һәм ихтыярлы, тырыш һәм үҗәт, талантлы һәм сабыр. “Сынаулар сындыра алмаган көчемә чынлап таң калырлык” дип яза ул үзе турында. Лирик шәхеснең көче — оптимизмда, зарланмауда һәм дәгъвалашмауда, кеше­ләрдәге яхшылыкка өметен өзмәүдә.

Ак болытлар арасыннан балкып, җылы нурларын сибеп торган кояштай, Кәүсәрия Шәфыйкова шигырьләрендәге шатлык, мәхәб­бәт хисе сау-сәламәт кешеләрнең йөрәген дә җылытырлык кайнар һәм ихлас.

“Бүләк итәр идем” шигырендә автор бүләк итеп була һәм булмый торган нәрсәләр турында фәлсәфә кора. Алтын-көмешне, бә­хетне, шатлыкны, изгелекне, мәхәббәтне, сафлыкны, күңел җылысын, хисләрне бүләк итеп булса да, акылны, көчне, сабырлыкны, яшәүне һәм гомерне, кыюлыкны һәм гаделлекне, тугрылыкны, иманны һәм намусны бүләк итеп булмый икән бит! Шигърияттә, шәхсән, мондый фәлсәфәне Кәүсәрия Шәфыйковада гына очраттым. Лирик шәхеснең бөтен дөньяга НАМУС өләшәсе килүендә дә зур мәгънә ята. Чөнки намус — ул иманнан шытып чыга, ул кешене кеше итүче, шәхес дәрәҗәсенә күтәрүче төп сыйфат.

Шигърияттә гаҗәеп күренешләр була.  Сере ачылмас талантлар килеп чыга. Гади генә сүзләр, гадәти кичерешләр кебек алар, ә үзләре җанга үтеп керә, күңел юшкыннарын актарып, битарафлыктан каткан калебне эретеп, күздән яшьләр китерә. Стәрлетамакта яшәүче, һөнәре буенча икътисадчы Асия Яппарова шигырьләре шундый. Кечкенәдән шигырь язса да,  профессиональ язучы булу юлы ачылмый аңа, китабын чыгаруда да каршылыклар туып кына тора. Ләкин чын талант, тау-ташларны актарып чыккан чишмәдәй, барыбер бәреп чыга. Шагыйранә тәэсир итү сере, бәлки, аерым сүзгә дә, образга да, шигъри тирбәнешкә дә бәйләнмәгәндер.Тылсымы нидә соң аның, бәлки аңлатучы булыр? Авторның бер кыска гына шигырен сезнең хозурга тапшырам.

Йолкынып гомерләр үткән

Ничә ут арасында.

Чабышкы мин, тик җигелгән

Замана арбасына.

Көзгеләрдә чагылган йөз

Таныш та, ят та кебек.

Янымнан яшьлегем атлый

Кызым төсенә кереп.

Йөрәкләрдә ниләр барын

Кем аңлар да, кем белер...

Күз ачып йомган арада

Үтә икән бу гомер. 

(“Үтә икән...”)

Менә шулай, гәзиттә басылган төрле авторларның шигырьләре сокландыра да, уйландыра да, тетрәндерә дә, кызганыч, битараф калдырганнары да бар. Башкортстанда татар  әдәбияты үсешенә “Кызыл таң” гәзите керткән өлеш бәләкәй түгел. Редакциядә  яшьләр, башлап язучылар белән эшләү, махсус очрашулар, дәресләр үткәрү мөмкинлеге дә бар. Әдәбиятның киләчәге үзебезнең кулларда. Шигъриятебезне чүпләмик, укучы зәвыгын бозмыйк, киресенчә, остаз язучыларга йөз тотып, чын талантларны барлыйк, үстерик, җәмәгать.

Ләйсән Кәшфи,

 шагыйрә, филология фәннәре кандидаты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»