05.03.2013 - Әдәбият

Шигърият булганда рухыбыз яшәячәк!

Сулдан уңга: Нәбирә Гыйматдинова, Рәфис Корбан, Риф Тойгынов, Илсөяр Иксанова.Тышта буран котыра. Әмма таби­гать­нең болай ярсып шашынуы мөһим максат белән юлга чыккан кешеләр өчен һич кенә дә киртә булалмый. Буранга карамый, Татарстаннан, Уфадан күре­некле шәхесләр — ике респуб­ликаның язучылары Стәр­лебашка юлга чыккан.

Стәрлебашта аларны ни көтә?! Әлбәттә, халык көтә. Бу төбәктә яшәү­челәр элек-электән гыйлемгә, фәнгә тартылган. Атаклы Стәрлебаш мәдрәсә­ләрен кайда гына белмиләр икән?! Стәрлебаш халык театрының да даны киң таралган. Төбәк бик күп язучылар биргән. Аларның исемнәре —  халык күңелендә, ә район үзәк китапханәсендә алтын хәрефләр белән ак кәгазьгә теркәлгән. Зәки Зәйнуллин, Фәйзи Гомәров, Әдхәт Синугыл, Равил Шаммас, Рәлиф Кинҗәбаев, Мариус Мәкъсүтов, Гаяз Үләев, Гаян Арсланов — бу исемлекне арытаба да дәвам итәргә мөмкин.

Яраткан язучыларын стәрлебаш­лылар күп еллар дәвамында Акмулла исемендәге премия белән бүләкли. Төрле елларда Мәхмүт Мәх­мүтов, Шамил Рәхмәтуллин, Флүрә Сәлимова, Ракыя Сатучина, Миңнегөл Гайфуллина, Әнисә Мөхәммәтҗанова шушы бүләккә лаек булдылар.

Язучыларны ярата, хөрмәт итә Стәрлебаш хал­кы. Шуңа да кадерле кунакларны колач җәеп, җыр-моң,  чәк-чәк һәм кымыз белән каршы алдылар. 

Очрашуга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан белән Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, ике төбәкнең әдипләре килде.

“Түгәрәк өстәл” артында алда әйтелгән җитәк­челәрдән тыш, Татарстан кунаклары —  Г. Тукай исемендәге Дәү­ләт премиясе лауреаты, язучы Марсель Галиев, озак еллар “Идел” журналы мөхәррире, Ш. Маннур, Ф. Хөсни исе­мендәге пре­мияләр лауреаты, Татар­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре Нәбирә Гыйматдинова, “Мәдәни җомга” гәзитенең баш мөхәррире, шагыйрь һәм тәнкыйтьче  Зиннур Мансуров, Саҗидә Сөләйманова һәм Һади Такташ исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрә Илсөяр Иксанова; Башкортстан Язучылар берлегеннән — шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Назар, Башкортстан дәүләт университеты профессоры, “Агыйдел” журналының шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Күзбәков, популяр җырлар авторы Мидхәт Әбделманов, күренекле шагыйрь Мөхәммәт Закиров Стәрлебаш язучылары белән очрашып, фикер алышты.

Бу көнне Стәрлебаш төбәгеннән ике каләм тибрәтүчене — Рәфгать Рысаев белән Хисаметдин Исмәгыйлевны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү мөмкинлеге, аларның иҗаты, әдәбиятка керткән өлеше тикшерелде.

Хуҗалар районның  “Чишмәләр” әдәби-мәдәни  оешмасы белән таныштырды. Җитәкчесе Наилә Гыйззәтул­лина әйтүенчә, оешма бик күп эшләр башкара. Язучыларның, билгеле шә­хесләрнең юбилей кичәләре, китап туйлары үткәрелә. Шулай ук алар “Стәр­лебаш балкышлары” журналын оештырганнар, әлегә аның дүрт саны чыккан, мөхәррире — Рәфгать Рысаев.

Әлбәттә, сөйләшү татар һәм башкорт әдә­биятлары, дуслыкны ныгыту, бүгенге көн проблемалары хакында да барды.

— Акмуллалардан, Бабичлардан калган изге туфракта моңыбызны дәвам итеп яшибез, шуңа шөкер итәбез, — дип сүз тотты Хәсән Назар. —  Һәм безнең алда бик җаваплы бурычлар тора. Ул да булса, телебезне, рухыбызны саклау. Дөньяда шигърият булган чакта, халкыбызның моңнары яңгырап торганда, без рухыбызны сүндермәя­чәкбез, күркәм традицияләрне дәвам итәчәкбез.

Ике шәхесебезне Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим итәләр икән, без моңа бик риза. Бу очракта алар Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин кебек, ике республика арасында дуслык күперен ныгытуга зур хезмәт салыр дип ышаныйк.

Кичәдә шигырьләр күп укылды. Кунаклар үзләренең иҗат җимешләрен дә ишеттерде, Стәрлебаш иҗатчыларын да тыңлады.

Казан кунакларының күбесе Стәрлебашны Зәки Зәйнуллинның сөйләве аша белгән булып чыкты.

— Ул хәтта кибеттә очрашканда да туган Стәрлебашын хәтергә төшерә, — диде Нәбирә Гыйматдинова.

Ә Марсель Галиевка Стәрлебаш сүзе балачактан якын икән.

 — Мин Азнакай белән Бөгелмә арасында яткан Стәрле елгасы буенда туып үстем. Анда элегрәк Стәрлебаш авылы да бар иде, — диде шагыйрь.

Стәрлебашын сагынып кайткан Зәки Зәй­нуллин исә, авылда йорт сатып алуын, тиздән туган ягына күченеп кайтырга җыенуын әйтте.

Менә шундый матур очрашу узды Стәр­лебашта. Ачы буранда күңелләрдә җылы язларны якынайтучы, дуслык җепләрен ныгытучы, гади дә, тарихи да очрашу булды ул.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»