27.02.2013 - Әдәбият

Халык шагыйре истәлегенә бәйге тоттык

Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы йорт-музеенда.Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныш  һәр кеше  тетрәнү дә, соклану да  кичерәдер, мөгаен. Аның иҗатында туган якның чиксез матурлыгы да, беренче мәхәббәтнең ләззәтле минутлары да, шаянлык та, туган телне һәм Туган илне сөю  хисләре дә киң чагылыш тапкан.

Халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елда Та­тарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Фәнискә дүрт яшь чагында гаилә башлыгы Гатаулла абзыйны фронтка алалар һәм күп тә үтми, аның үлем хәбәре килә.

Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, авыл малайларына хас булганча, җәй­ләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъяр җидееллык мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул “Татнефть” бер­ләшмәсенең Баулы элемтә конторасына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эш­ләгәндә хәрби хезмәткә алалар. Фәнис армиядә очучы укчы-радистлар мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә.

Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен белемен күтәрүгә, әдәби иҗат серләрен үзләш­терүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмам­лый. Шул елларда илһам­ланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза.

Аның беренче шигырьләре 1960 елда — район гәзитендә, аннары Татарстан Респуб­ликасының гәзит-журналларында басыла. Яшь авторның иҗади үсешенә респуб­ли­каның әдәби җәмәгать­челеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар, аерым алганда, ул вакытларда “Яшь ленинчы” гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаев ярдәм итә. Ниһаять, 1964 елда Фәнис Яруллинның беренче китабы — “Мин тормышны яратам” дигән  шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннары бер-бер артлы “Май төне”, “Бакчалар бәскә төренә”, “Минем елмаю”, “Ачсаң күңел тәрәзләрен”, “Гел ашыгам”, “Алмалар пешкән чакта”, “Аерылмас дустым”, “Яшел утрау хуҗалары”, “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Биюче бака”, “Өе балчык, иясе карчык”  дигән  җыентыклары нәшер ителә.

Баулы шәһәренең татар гимназиясендә  Фәнис Ярул­линның тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган бәй­рәмгә безне, Туймазы шәһә­ренең 1нче интернат-мәктәбе укучыларын да чакырдылар. Анда шагыйрьнең Хәтер һәм кадер кичәсе, аның  әсәрләрен сәнгатьле укучылар конкурсы үтте. Конкурста без дә катнаштык. 11нче сыйныф укучысы Илдус  Вәлиуллин шагыйрь­нең “Бүләк итче миңа” шигырен хисле итеп башкарды. Аның сыйныфташы Рушана Латыйпова “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек укыды. Гомумән, бәйгедә Баулы районыннан һәм шәһәреннән иллегә якын шигырь сөюче катнашты. Безнең укучылар да диплом һәм грамоталарга лаек булды: Илдус икенче дәрәҗә диплом алса, Рушана “Әсәрне йөрәк аша тамашачыга җиткерү” номи­нациясендә җиңүче дип табылды. 

Сәяхәтебез Фәнис Ярул­линның туган авылы Кызылъярда дәвам итте. Авыл Баулыдан ерак түгел, хозур табигать кочагында урнашкан. Монда Фәнис абый истәлегенә 2010 елда йорт-музей ачылган. Мәһабәт агач бина авылның нәкъ уртасында. Биредә һәр әйбер Фәнис абый Ярул­линның рухын саклый сыман.

Агач диварга эленгән келәмне тутырып укучы балалар  чиккән кулъяулыклар эленгән. “Фәнис абый кулъяулыклар ярата иде, — ди музей хезмәткәре, — армиягә киткән­че аларны  бер чемодан җыйган. Соңрак  бу теләк­тәш­лек һәм мәхәббәт символын аңа бүләк итә башлыйлар”.

Туймазы шәһәренең 1нче интернат-мәктәбе укучылары.Шунда ук   дәүләт тарафыннан  бирелгән бүләкләрне раслаучы рәсми документлар да урын алган.  “Аерылмас дустым” һәм “Сулыш”  дигән  шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда — Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган “Җан авазы” китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган. Татар әдәбиятын үстерү­дәге казанышлары өчен Фәнис Гатаулла улына Татарстан Президенты М. Шәймиевның 2001 елдагы указы белән “Татарстан Республикасының халык шагыйре” исеме, бирелгән. Ул “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә, Халыклар дуслыгы орденына да лаек була.

Гаять сизгер күңелле, тормышны йөрәге белән яраткан, киң колач җәеп иҗат иткән шагыйрьнең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр! Шундый уйлар белән без Кызылъярдан кайтыр юлга чыктык. Рәхмәт сезгә, кызылъярлылар! Фәнис абый өчен, аны онытмаганыгыз өчен рәхмәт! Безне шагыйрьдәге оптимизм, рух ныклыгы тагын бер тапкыр таң калдырды. Һәр туар таңның, һәр килгән көннең кадерен белеп яшәргә тырышкан бит ул! Ирексездән аның шигыре искә төшә:

Таң яктысы килеп ачты

Юрган читен.

Ниләр алып килдең миңа,

Әй, яңа көн?

Гамьсезлекләр белән бүлсәң,

Кирәк түгел.

Буш хыяллар алып килсәң,

Кирәк түгел.

Үткән көннең даны булсаң,

Кирәк түгел.

Эшлисе эш ялы булсаң,

Кирәк түгел.

Эзләнүләр белән килсәң,

Әйдә, ашык!

Зур уйларга-хыялларга

Колач ачык.

Зинфира Нурисламова,

Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең

татар  теле һәм әдәбияты укытучысы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»