26.02.2013 - Әдәбият

Мәскәүдә шигърият кичәсе үтте

Мәскәүнең Әдәбиятчылар йортында Шигърият академиясе альманахының исем туе үтте. Альманахның бу саны бөек шагыйрь Владимир Маяковскийның тууына 120 ел тулуга багышланган.

Кичәне академия президенты Валентин Устинов һәм альманахның баш мөхәррире Валерий Иванов алып бардылар. Күренекле урыс язучылары Владимир Бояринов, Владимир Силкин, Николай Филин, Вячеслав Куприянов, Анна Пучковская, Валерий Латынин, Инна Парфенова, Андрей Сорокин белән беррәттән Башкортстаннан сатирик-шагыйрь, шигърият академиясенең гамәли әгъзасы Марсель Сәлимов та чыгыш ясады.

Язучылар берлегенең рәсми сайтында бу хакта болай дип языла: “Марсель Сәлимов чыгышы турында аерым әйтеп үтәсе килә. Беренче чиратта, ул, гадәттәгечә, шаяру катыш сөйләде, бу җыелучыларның кәефен күтәрде. Икенчедән, башкаларга карата тәбрикләү сүзләре әйтергә онытмады, тәрҗемәчеләре Николай Переяслов һәм Иван Тертычныйга рәхмәт белдерде, кичәдә катнашучы болгар сатиригы Веселин Георгиев белән таныштырды... Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: якташыбызның шигырьләре академия альманахында гына түгел, “Русия кыңгыравы” альманахының соңгы саннарында һәм башка басмаларда да дөнья күрде.

Алик Шакиров.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»