21.02.2013 - Әдәбият

Иҗат таныштыра да, берләштерә дә

Һәр төбәктә авыр һәм кабатланмас язмышлы  кеше­ләрне очратырга була. Илештә дә бихисап алар. Теләкәй авылыннан Гүзәлия Фәйзуллинаны, мәсәлән, авыр чир хәрәкәтләнү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән. Әмма ул бирешми, килер көннәргә ак өметләр баглый. Чөнки соңгы арада аның тормышында күңелле вакыйгалар күбрәк. Узган ел ахырында Чакмагыш мәгълүмат үзәге типо­графиясендә үзнәшер юлы белән аның  “Гомер бер генә”  дигән китабы дөнья күрде. Күптән түгел Теләкәй авылы мәдәният йортында китапның исем туе үтте. 

Тәүдә Илеш районында яшәп иҗат итүче Гүзәлиянең китабы ни өчен Чакмагышта басылган, дигән сорауга җавап бирик. Эш шунда, Баш­кортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Рәзифә Сәхапова узган елның көзендә Теләкәй авылына барып йөрүче ахирәте Рәзилә Арслановадан шигъри күңелле Гүзәлия Фәйзуллина турында ишетеп кала һәм  аның  иҗат җимешләрен киң җәмәгать­челеккә җиткерү уе белән яна башлый. Очрашкач, Гүзәлия аңа өч шигырь дәфтәре биреп җибәрә. Күп тә үтми, шигырь­ләре китап булып дөнья күрә. Әйткәндәй,  китапның ни рә­вешле дөнья күрүен, кем исәбенә басылуын Гүзәлия белми кала. Тәүге китабын ул шушы уңайдан оештырылган чарага килгәч кенә кулына ала. Әнә шундый изгелек эшли киң күңелле Рәзифә Гали кызы  күңелендә иҗат очкыннары йөртүче Гүзәлиягә.

Әйткәндәй, китапны чыгаруда турыдан-туры катнашучы чакмагышлылар бу чарага зур делегация белән килгәннәр иде. Чакмагыш районының “Игенче” гәзите баш мөхәррире  Фәнис Әмирханов, гәзитнең җаваплы сәркәтибе Рәзилә Арсланова һәм Рәзифә Сә­хапова китапка эзлекле анализ ясадылар, изге теләкләрен җит­керделәр.

Илешлеләр дә җавапсыз калмады. Мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков хакимият башлыгы исеменнән Гүзәлия Фәй­зуллинага кыйм­мәтле бүләк тапшырды. Гүзә­лияне  тәүге китабы чыгу уңае белән котларга  шулай ук район инвалидлар җәм­гы­яте рәисе Фәвис Гарифуллин, “Маяк“ гәзитенең баш мөхәр­рире Рөстәм Хисаметдинов, яңа оешкан “Балкыш” иҗат  клубы җитәкчесе Зәлифә Кашапова, шулай ук иҗатчының  күпсанлы авылдашлары  килде.

Чара Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсидә Мостафина, Фәнис Яхин, Фәнирә Мәхмүтҗанова, Рузил Мостафин башкаруында моңлы җырлар белән үрелеп  барды. Аны музыкаль яктан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мәҗитов бизәде, район үзәк китапханәсе хезмәткәре Клара Хәлиуллина белән җырчы Фәнис Яхин   үзенчәлекле итеп алып барды.

— Мине, гади каләм тибрә­түчене, шушы кадәр зурлавыгыз өчен чиксез рәх­мәтлемен, — диде Гүзәлия Фәйзуллина чарада катнашучыларга мөрә­җәгать итеп. — Иңнәремдә талмас канатлар үсеп чыккандай булды.  Миңа кылган изгелегегез үзегезгә мең игелек булып кайтсын.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»