21.02.2013 - Әдәбият

“Сагынганда аккан суга кара, алкын сулар булып мин агам…”

һәр иҗатчы әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмыйча, эшенең очына чыга алмыйча китә. Ни кыласың, бу — тормышның аяусыз кануны.

Атнабай да моны яхшы аңлаган. Вафатыннан соң шагыйрьнең тугры юлдашы Сәвия апа белән аның эш өстәлендә яткан кәгазьләрне аерым бер папкага җыйнаганда, иң өстә яткан, аерым бер биткә язылган шушы юлларга күзем төште:

Бу дөньяның башы — юлдан,

Ахыры да юлдадыр;

Юллар кебек бер өзелер

Шигыремнең кыллары.

Шагыйрьләрнең кыллары бер дулкында тибрәләдер, ахрысы. Менә шушы “өзелү”не “Кызыл таң”чылар исеменнән язган “Кем иде ул Атнабай?” дигән хушлашу сүзендә дә ачыкларга тырышкан идем. Шуннан бер өзек:

“Гасыр көзендә өзелде ике алтын яфрак — Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай. Яңа гасырның капкасын шакырга санаулы көннәр, кыска гына юл калган иде дә бит… Барып җитәл­мәделәр шул — аудылар…

Егерменче гасырда татар, башкорт дөньясына — олысына, кечесенә шигырь яраттырган һәм хәтта ятлаттырган ике олуг шагыйрь булды дип һич тә икеләнмичә әйтергә мөмкиндер бүген. Аның берсе — Һади Такташ, икенчесе — яңа гына кулыннан ка­ләме төшеп киткән Әнгам Атнабаев. Ул туң күңелләрне дә эретерлек, кешеләр күптән көткән — йөрәкләрне берчә өткән, берчә җылы хис бөр­кегән, елаткан һәм көлдергән, иң-иң кирәкле сүзләрне сәйлән итеп тезгән камиллеккә иреште. Аның үзен яратмаган кешеләр дә аның шигырьләрен яратты. Бу бик тә сирәкләргә тәти торган бәхет. Ул үзебезнең Атнабай, үзебезнең Мыекбай булды һәм булып калачак.

Зур шагыйрьләр иҗатлары белән дә, тормыш-яшәешкә мөнәсәбәтләре белән дә бернинди калыпка сыймыйлар, кысан тәртә арасына кермиләр, авызлык каптыртмыйлар. Ә кертергә тырышып карадылар аны, ул баш бирмәде, тибеште, тәртә җимерде, авызлыгын чәйнәп өзде. Туганыннан алып, кара гүргә кергәнчегә кадәр Атнабай булып, үзе булып калды, дәвер-чорларга яраклашмады, кырылыш та борылыш тудырган хакимдарларга ярамсакланмады. Андый “батырлыкларга” бармады, барырга теләмәде. Заман күчәренә дегет түгел, замандашларына егет булды”.

Хак, Атнабай иң беренче чиратта олуг шагыйрь иде. Моны “шигырь патшалары” күптән билгеләде. Әйтик, Хәсән Туфан, Себер сөргененнән туган ягына кайту белән үк, Әнгам белән беренче күрешүдән үк дусларга әйләнделәр. Ул аңа “шигърият азаматы Атнабай” дип мөрәҗәгать итте, “һәр эшеңә хәер-дога биреп, Олатаең” дип, гел-гел дәртләндереп торды.

“Эт өрдердек, кеше көлдермәдек,

Сабан сөрдек озын көн буе”, —

дип язды шагыйрь. Әйе, игенче гаиләсендә туган Атнабай гомер буе сабан сөрде. Ул гомер буе шигъриятнең тирән буразнасын ярды. Шул тирән буразналарга “Атнабай сортлы” дигән бик уңдырышлы шигъри орлыклар чәчте. Алар шытты-үсте, мул уңыш бирде. Халыкчанлык белән сугарылган, халык күңеленә барып җитәрлек күп әсәрләр тудырды. Ә бу җиңел бирелми. Яхшы шигырьне укуы гына җиңел. Андый әсәрләр тудыру өчен Ходай биргән талант кына аз. Тормышны, кеше табигатен, уй-хис­лә­рен, кайгы-хәсрәтләрен нечкә тоемлау, иң кирәген иң үтемле сүзләр белән иң кирәк чагында әйтеп бирә белү сәләте булу зарур. “Тукта, мин дә бер-ике халыкчан шигырь язып ташлыйм әле”, — дип кенә үз-үзеңне алдарга һәм укучыны ялгыштырырга һич тә мөмкин түгел. Ә алданучылар бар. Бигрәк тә соңгы вакытта, шигъ­риятнең имән баганалары ауганнан соң… Гадилектә — бөеклек, иллә артык гадилектә түбәнлек тә ята шул. Фикерле, хисле, заманның елъязмасын гәүдәләндергән шигырь­ләр генә тузмый да, искерми дә. Ән­гам ага әнә шул сыйфатларны үз­ләштереп, олуг шагыйрь дәрәҗә­се­нә күтәрелде дә инде.

Атнабайның икенче канаты — драматургия. Ул көчле драматург булды. Бу хакта ул Һади Такташ поэмасындагы ике “мин”ле Мохтар бабайны искә алып: “… мин дә икәү: берсе бу дөньяга гашыйк шагыйрь йөрәге белән карый, икенчесе шул дөньядан шагыйрь йөрәген тетрә-терлек драматик һәм трагик вакыйгалар эзли. Ләкин алар Мохтар бабайның “мин”нәре кебек, бер-берсенә каршы түгелләр, ә бер-берсе белән янәшә сыешып яшиләр, кайчакта бер-берсен тулыландыралар, бер-берсенә булышалар”. Танылган шагыйрь булып китү өчен күпме иҗади каршылыклар кичергән кебек, Атнабайның танылган драматургка әйләнүе дә җиңел генә килмәде. Бөек Белинский билгеләвенчә, “шигъриятнең йөзек кашы” булган бу жанр автордан рухи көч, зур тырышлык, үҗәтлек, “корыч йөрәк, корыч нервылар, корыч аяклар” (Леонид Леонов сүзләре) таләп итте. Һәм Атнабай беренче драмасы белән үк башкорт театрына яңалык алып килде. “Ул кайтты” — Бөек Ватан сугышы чорында әсирлектә калып, туган иленә кайта алмаган герой (ул вакытта “сатлыкҗан”) турында. Бу тема әле милли әдәбиятлар өчен тыелган иде. Нәкъ шул вакытларда урысның даһи язучысы Михаил Шолоховның “Огонек” журналы сериясендә басылган мәшһүр “Кеше язмышы” хикәясе бөтен илгә таралган иде. Урындагы цензорларның шушы драманы куйдыртуга каршылыгын җиңәр өчен ул әлеге хикәяне машинист кызларга турыдан-туры тәрҗәмә итеп (ул “Кызыл таң”да гәзит эшен тәрҗемәче булып башлаган иде), нәшриятта тиз арада чыгаруга иреште. Һәм пьеса куелды. Ул күп театрларның репертуарын баетты. Ә Атнабайның драматург буларак даны киң таралды. Аның дистәдән артык пьесасы егермешәр-утызар ел сәхнәләрдән төшмичә уйналды. Бүген дә яңа куелышта театрлар классик драмаларын күрсәтә килә.

Ул оста журналист-публицист иде. “Кызыл таң” гәзитен яңа дәрәҗәгә дә алар икәү күтәрде: зирәк акыллы Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов һәм шигъри телле Атнабай. Алар икәүләп язган яки Атнабай үзе генә язган мәкаләләр чыккан гәзит саннарын кулдан-кулга йөртеп укыдылар. Яңа темалар, яңа рубрикалар, жур­налистның мәсьәләгә шәхси карашы безгә, яшь журналистларга, югары үрнәк булды.

Гомеренең соңгы елларында үс­мер чак хатирәләренә уралган әсәр дә башлаган иде, байтак өлешен язган да иде, тик өлгерә алмый калды, әҗәл юлны кисте…

Һәм менә чикләвекнең төше — ул искиткеч шәп кеше иде. Гадел, дусларына тугры, зыялы һәм сыйфат­лы зат, әллә күпме яшьләрне әдәбият дөньясына тарткан һәм фатыйха биргән олы авторитет иде. Ул беркемне дә сатмады. Аны сатканнарга беркайчан да үч тотмады. Гомумән, күңелендә — йөрәгендә кемгәдер үч йөрткән кеше зур әдип була да алмый, иманым камил!

“Атнабайны каршылагыз!” дигән бик матур мәкалә язган иде Татар­стан­ның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Атнабай исән чагында ук. Мин бу сүзләргә символик мәгънә дә салынгандыр дип уйлыйм хәзер. Базарда бөтен нәрсәгә хак күтәрелеп тора, шигырь бәясе төшкәннән-төшә. Ләкин без өметне тәмам югалтмыйк әле! Бөтен дөнья гайбәтен сыйдырган Интернеттан да җиләр берзаман яшьләр. Алар кулына китап алыр, шигырь укый башлар, шул ук Интернеттан булса да. Менә шул чагында чын шагыйрьләр киңкатлам укучыларга яңадан кайтыр.

Рим Идиятуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»