13.02.2013 - Әдәбият

“Һәнәк” мәктәбе

Каләмдәшләремнән кемнеңдер әйткән сүзләре хәтердә: “Безнең, язучыларның күбесе “Һәнәк” мәктәбен үтә...” Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. “Күбесе” дип әйтү, бәлки, дөрес үк тә булмас, әмма сатира, юмор жанрын үз итүчеләр мотлак рәвештә бу мәктәпне үтмичә калмый. Мин моны ышанычлы рәвештә әйтә алам. Чөнки үзем бу журналга илле алтынчы елда ук языша башлап, кырык ел буена мөхәрририят әгъзасы булып тордым. Бу вакыт эчендә күпме язучы, журналистның анда каләм чарлавын санап бетереп тә булмый.

Беләсезме, минем өчен дөнья күргән һәр сатира-юмор китабы кадерле. Аларны мин, кайбер ким­челек­ләренә дә карамыйча, күңел биреп укыйм, нәтиҗәләр ясыйм. Әдәбиятка яңа аяк баскан кешеләрнең шундый җыентыклары күңелдә аеруча уңай хис тудыра. Менә әле дә шундый яңа китапның соңгы битен ябып куйдым һәм уйга калдым. Кайчакта тәүге карашка туган шикләнүләр алдаучан да була. Карама беләккә, кара йөрәккә, дип халык бик дөрес әйткән. Кызганычка каршы, соңгы вакытта без күбрәк беләккә карыйбыз бугай.

Әлеге китапның авторы Рәзилә Ырыскуҗинаны беренче күрүемдә шундыйрак караш туган иде. “Һәнәк”нең ул чактагы баш мөхәррире Марсель Сәлимов безне таныштырып:

– Менә Рәзилә сеңлем бездә мө­хәррир булып эшли башлады, — дигәч, җилгә очарга торган гәүдәле, оялып кына сөйләшүче чибәр кызга карап, икеләнүле уйлар кичердем.

Бу шуннан килеп чыккандыр, моңа кадәр журналда, кем әйтмешли, типсә тимер өзәрлек ир-егетләр эшләде. Алар бүген күренекле сатириклар, бу жанрны җилкәләрендә күтәреп баралар.

Рәзиләнең бүлек мөхәррире булып эшли башлавына байтак еллар үтте. “Һәнәк”кә эшкә килгәнче Сибай педагогия колледжында, Башкортстан дәүләт университетының филология һәм журналистика факультетында белемен күтәргән кыз бу вакыт эчендә кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике малай табарга, кыю журналист булып танылырга һәм “Әй, әттәгенәсе!” дигән сатирик һәм юмористик хикәяләр китабы чыгарырга да өлгерде. Менә хәзер икенче җыентыгы үзенең укучыларын көтә. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, Рәзиләне “Кызыл таң” укучылары да белә, анда аның әсәрләрен, мәкаләләрен теләп бастыралар.

Рәзиләнең “Миннән сезгә ни кирәк?” китабына утыздан артык әсәр кергән. Билгеле, һәр ялтыраган алтын булмый, дигән шикелле, арада төрлеләре бар. Мин анда урын алган һәр әсәргә ниндидер анализ ясарга җыенмыйм. Моны укучылар хөкеменә калдырам. Иң мөһиме шул: авторның үз стиле, үз юнәлеше бар. Ул теманы әллә кайдан эзләп йөрми, тормыштан ала. Алып кына калмый, ә һәр әсәрен көтелмәгән нәтиҗә чыгарып тәмамлый. Халыкчан тел белән язарга тырыша. Кайчакта хәтта диалектларга юл куя.

Бүген сатирикларга да, юмористларга да тормыш материаллары җитәрлек. Заман үзгәрде, кешеләрнең аң-белеме артты, шул ук вакытта итагатьлелек, саф күңеллелек сыйфатлары юкка чыкты дип әйтергә мөмкин. Кыскасы, этика төшенчәсе бөтенләй югалмаса да, шул хәлгә калды. Рәзилә кешеләрдәге кире үзгәрешләрне тиз тотып ала һәм аны, йөрәге аша үткәреп, укучылар алдында фаш итә. Минемчә, күп очракта бу уңай тәэсир калдыра. Китапта шундый тормышчан хикәяләр аз түгел. “Гайбәтче”, “Бай кияү”, “Вәзирчә бизнес” кебек хикәяләрдә китап укучылар үзләренең кайбер танышларын да очратыр, мөгаен. Ә менә “Бәхетле ялкау” хикәясен укыгач, кайбер ир затлары нәрсә уйлар икән? Гомумән, мин ялкауның бәхетле булганын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Андыйлар да бар икән шул! Рәзилә шәп герой тапкан. Әзмәвердәй ир. Гаилә. Бала. Ә ул беркайда да эшләми. Өйдә бер кадак та какканы юк. Бөтен эш хатын җилкәсендә. Ә ул көннәр буе телевизор карап, диванда аунап ята. Рәхәт тормыш! Димәк, ул үзенең максатына ирешкән. Моны ул, билгеле, бәхет дип саный. Кем белә, бәлки бүген мондыйлар хикәядә генә түгелдер. Шулай да аларның булмавын телисе килә.

Башкортстан Язучылар берлегенең сатира һәм юмор секциясе җитәкчесе, юмористларның халыкара “Алеко” (Болгария) һәм Сергей Михалков исемендәге премияләр лауреаты Марсель Сәлимов китапка баш сүз язган һәм ул аның исемендә куелган сорауга җавап итеп болай ди: “Синнән безгә шәп хикәяләр генә кирәк, Рәзилә. Вәт шул!” Шушы сүзләргә без дә кушылабыз. Шулай булсын!

Расих Ханнанов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»