05.02.2013 - Әдәбият

Салават турында китап чыкты

Зәйнәп Биишева исемен­дәге “Китап” нәшриятында “Чал Уралдан  Балтыйк диңгезенәчә” дип аталган үзенчәлекле җыентык басылып чыкты. Ул Баш­кортстанның милли батыры Салават Юлаев турында. Җыентыкка Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгы оештырган “Салават эзләре буйлап” журналистлар экспедициясе материаллары тупланган. Бу — өченче җыентык.

Билгеле булуынча, беренче  экспедиция Салават Юлаевның 250 еллыгы алдыннан оештырылган иде. Аның максаты — Башкортстаннан Палдискига каторгага озатылган Салават эзләре буйлап үтеп, батыр турында мөмкин кадәр күбрәк материал туплау иде. Бу экспедициядә катнашкан журналистлар Салават Юлаев узган юлдагы авыл-шәһәр музейларында булып, урындагы халык белән очрашып, батыр турында моңа кадәр билгеле булмаган яисә ныклап ачыкланмаган бик күп мәгълүмат җыйды. Һәм экспедициянең нәти­җәсе булып “Батыр турында тере хәтер” дип аталган беренче җыентык дөнья күрде. Икенче җыентык — “Салаватның сынмас рухы” 2006 елда нәшер ителде. Анда Салават Юлаев һәм аның отрядының 1773-1775 елларда Крестьяннар сугышындагы көрәшен чагылдырган Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкәләрендә, Пермь краенда, Удмуртиядә һәм Татарстанда җыелган материаллар тупланган.

Шулай итеп, “Чал Уралдан  Балтыйк диңгезенәчә” — Башкортстан журналистлары экспедициясенең өченче китабы. Ул урыс һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән. Китап тарихчыларны, укытучыларны, укучыларны, студентларны гына түгел, туган җире, халкы, үткәне белән  кызыксынучы һәркемне җәлеп итәрлек.

Шунысы кызганыч, ул әлегә берничә данәдә генә нәшер ителгән. Әмма китап белән танышырга теләү­челәр аның электрон вариантын булдыра ала.

Фәния Габидуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»