16.01.2013 - Әдәбият

Үкенмим, бар утым, бар көчем - һәммәсе халыкка бирелде

Мөселман дөньясында “татар Корчагины” Фәнис Яруллинны белмәгән кеше бик сирәктер. Аның тынгысыз иҗаты, аянычлы язмышы олы батырлыкка тиң, яшьләр өчен ул үрнәк булды. “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән китабын студент елларында елый-елый укыгач, Казанга шагыйрь янына юлландым. 1978 елның феврале иде. Фәнис абый һәм Нурсөя апа белән очрашуны гомеремнең иң бәхетле сәгатьләренә тиңлим.

Унтугыз яшьлек егет 1958 елның кояшлы июлендә, турниктан егылып, гомерлеккә инвалид булып кала. Әмма төшенкелеккә бирелми, язмыш колы булып яшәми, бал корты кебек эшли — әдәби әсәрләр иҗат итә. Урында килеш урта мәктәп, читтән торып Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмам­лый.  

Солдат чагында Фәнискә мәхәббәт хатлары язган кыз бик авыр минутларда аны ташласа да, сөекле  әнисе  Би­би­гафифә, туганнары, җан дуслары тәрбиядән мәхрүм итми. Ә инде олы йөрәкле Нурсөя соңрак Фәниснең тормышына һәм иҗатына зур этәргеч ясый.

Миңа Фәнис абый  һәм Нурсөя апа белән Казанда фатирларында берничә тапкыр күрешү насыйп булды. Фәнис абый Башкортстандагы  укучыларына изге теләкләрен җиткерде. Ул Ярмәкәй районына терәлеп торган  Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Бала чагында күрше республика кешеләре белән Ык елгасында су керүләре хакында сагынып сөйли иде.

Өстәл артында сүз, гадәттә, күбрәк иҗат, ике респуб­ли­каның рухи бәй­ләнешләре турында барды. Мин Фәнис абыйның йөрер-йөрмәс бармаклары арасына авторучка кыстырып култамгасын куйган “Аерылмас  дустым”, “Сулыш”, “Яшел утрау хуҗалары”, “Шәфәкъ бат­ҡанда” китапларын, “Мәйдан” журналының аның ижатына багышланган санын күз карасы кебек саклыйм. “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Аерылмас дустым”, “Яралы язмышлар” — бигрәк тә күңелне тетрәтерлек әсәрләр. Алар минем өстәл китабына әверелде.

“Язмышы аны танылган язучы итте”, —  диючеләргә җавап  итеп, ул төрле жанрда актив иҗат итә. Яшәүнең һәр минуты өчен көрәш барганда да әдип кулыннан каләмен төшермәде, 53 ел гомере урын-өстендә булса да, ул үзен читлектә яткан яралы кош кебек хис итмәде, ә иҗат ялкынында янды. Тормыш матурлыгын, гүзәллеген, дөньяның ыгы-зыгысын,  җиргә үз аяклары белән басып йөргән кешеләрнең каядыр ашыкканын түшәмгә эленгән зур көзге аша гына күзәтергә мәҗбүр булган әдипнең 47 китап бастыруы гына да олы батырлыкка тиң. Мондый уңыш­ларга сау-сәламәт кешеләрнең дә бик сирәкләре генә ирешә ала. Драматург булараҡ, аның “Әнә килә автомобиль”, “Шаяра йорт иясе”, “Язмышларны кабат язып булмый” әсәрләре Татарстанда гына түгел, Уфа, Туймазы сәхнәләрендә дә аншлаг белән барды. Шигырь­ләре, хикәя­ләре исә ике республика матбугатында, шулай ук  “Кызыл таң” гәзите бит­ләрендә дә дөнья күрде. “Яралы язмышлар” повесте татар, урыс, хәтта инглиз телләрендә басылып чыкты. Соңыннан әлеге басма белән Төркия, Америка, Кытай укучылары да  кызыксынды һәм китаплар  андагы укучыларга җибәрелде.

Фәнис Яруллин — шактый гына сценарийлар авторы да.   Заманында аңа күпсерияле фильмга  сценарий да язарга туры килгән һәм ул теле­видениедә үткәрелгән конкурста  призлы урын алган. Аның  тынгысыз хезмәте Халыклар дуслыгы орденына, “Татар­станның халык шагыйре” исе­менә, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге пре­мия­ләргә, төрле медаль­ләргә лаек булды. Фәнис Яруллин —  Баулы районының шәрәф­ле шә­хесе, ул туган Кызылъяр авылы урта мәктәбе  Фәнис Яруллин исемен йөртә. Казан шәһәренең бер мәктәбендә аның музее эшли.

Башкортстанның китап сөючеләре дә күренекле әдипнең иҗатына битараф булмады.  Фәнис Яруллинның “Сау бул, сөю!” дигән китабы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында 2010 елда башкортча басылып чыкты. Ни үкенеч, әдипнең бу  соңгы китабы булган икән. Еллар үтәр, без  аның әсәрләрен тора-тора сагынып, эзләп алып укырбыз әле.

Фәнис абыйның канатлы сүзләрен искә төшерәсе килә: “Язучының басылып чыккан китабы әле ул алмагачтагы алма гына. Хәзер исә базар заманы. Үзебез үстергән алманы кешеләргә тәкъдим итүне түбәнлеккә санамыйча: “Менә безнең уңышыбыз нинди матур: килегез, алыгыз!” — дип, мөмкин булган һәр җирдән, һәр трибунадан кычкырасы  иде. Затлы товарны  сатуның ояты юк. Ә безнең товарларыбыз йөрәк казанында кайнатылып, зиһеннең зиннәтле сарайларында кат-кат тукыл­ган һәм аның бизмәннәрендә үлчәнгән дә, хисләр чишмәсен­дә чайкалган...”

Нурсөя апа кебек олы йөрәкле тормыш юлдашы очрамаса, Фәнис абый сокландыргыч  казанышларга ирешә һәм аның гомер җебе 74 яшькәчә сузылыр идеме икән?.. Бу хакта өлкән хезмәттәшебез Венера Нәбиева 1995 елда Казанга барып кайткач, “Кызыл таң”да болай дип  язып чыккан иде: “...Я, Ходай, булса да булыр икән шулкадәр илаһи мә­хәббәт! Әнкәйләргә генә хас наз тулы йөрәгенә Нурсөя Фәнисне ире дә, нарасые итеп тә сыйдырган ич! Нур сөйгән акыллы хатын янында гына ул бәхетле ир, иҗаты җимешле язучы”...

Әйе, Фәнис абый Нурсөя апаны икенче алтын баганага тиңләде. Беренчесе, әлбәттә, әнкәсе  Бибигафифә, өченчесе “Татнефть”нең элекке җитәк­чесе, искиткеч миһербанлы, ярдәмчел Ринат Галиев булды. Нурсөя апа сөекле тормыш иптәшен дүрт дистә елдан артык тәрбияли, сердәше дә, шәфкать туташы да, секретарь-машинисткасы да ул була. Фатирны җанлы музей, кунакчыл мохит итә. Фәнисе дөнья белән якыннан танышсын, кешеләр белән аралашсын өчен Нурсөя апа машина йөртергә дә өйрәнә, җир алып, дача йорты салдырта, җирдә казына. Ирен самолет трапларына күтәреп мендерүче дә, төшерүчесе дә  ул була. Шулай пар канатлар булып, дөнья гизә алар.

Нурсөя апа үзләренең яшәү рәвеше турында, кайгылы чакларында “Кызыл таң”да материал бастырган өчен иҗади коллективка ихлас рәхмәтен җиткерүне үтенде. Ә вакыт агымсулар булып ага да ага. Фәнис Яруллинның вафат булуына узган елның декабрендә бер ел тулды. 9 февральдә исә халык шагыйренең тууына 75 ел тула. Әлбәттә, аның исеме халык теленнән төшми. Халык күңеле сизгер барометр да  ул. Язмамны олуг әдипнең шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

... Күрелде, барсы да күрелде,

Өметләр мең үлеп терелде.

Үкенмим, бар утым, бар көчем —

Һәммәсе халыкка бирелде.

Әнвәр Сөләйманов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»