29.12.2012 - Әдәбият

Татар-башкорт әдипләрен берләштерүче китап!

Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның һәр әсәре җәмгыятебез өчен кыйммәтле рухи хәзинә. Фәнни трактат булсынмы ул, художестволы әсәрме, беркайчан да укучы күңелен битараф калдырмый. Менә әле дә кулымда аның табадан гына төшкән “Әдипләребезнең сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы заңы” дигән 2012 елда дөнья күргән уку-укыту әсбабы. Ике китаптан торган бу саллы гыйльми хезмәтнең үзенчәлекле яклары шунда: беренчедән, галим башкорт һәм татар язучыларының тел-стиль үзенчәлеген тикшерә. Икенчедән, язучы-галим эшчәнлегенә ике тугандаш республика фән әһелләре тарафыннан бәя бирелү дә татар-башкорт дуслыгының какшамас бердәмлеген чагылдыручы төпле дәлил дияр идем.

Күпмилләтле республикабызда аңнарыбыз да, җаннарыбыз да уртак сулыш — милләтара татулык, иҗади дуслык, намуслы хезмәт сулышы белән яши. Бу сулыш, бу бердәмлек ерак тарих төпкеленнән — Кол Галиләрдән килә. Бу бердәмлекне Башкортстан Республикасы академиясе академигы М. В. Зәйнуллин, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе академигы М. З. Зәкиевның әлеге китапка рецензия язулары да раслый. Китапның җаваплы мөхәррире Г. Б. Хөсәенов болай ди: “Башкорт язучы­ларының күркәм әсәрләре Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Татар язучыларыныкы — З. Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятында. Димәк, кан-кардәшлек әдәбият, сәнгать, җыр-моң белән дә кәрәзләнә. Рухи байлыклар дуслаша. Башкорт, татар язучыларының тел-стилен чагыштырмача яссылыкта тикшерү — бу кайнар дуслыкны фән белән дә ныгыту”.

Әйе, әлеге хезмәттә татар, башкорт әдипләренең үзләренә генә хас тел-стиль үзенчәлекләре ачыклана: шагыйрьләр — Кол Гали, М. Гафури, Г. Тукай, М. Җәлил, Һ. Такташ, М. Кәрим, С. Кудаш, Р. Гарипов, прозаиклар — Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, Г. Хөсәенов, Ә. Әминев, Җ. Киекбаев, И. Гыйззәтуллин, драматурглар — Н. Исәнбәт, К. Тинчурин, Н. Асанбаев, Н. Гаетбай һәм башкалар. Җәмгысы 60 әдип. Шуларның 33е — татар, 27се — башкорт милләтеннән.

3-5 бүлекләрдә галим югарыда санап үтелгән әдипләрнең тел-стиль үзенчәлекләрен, сүз-фикер, сүз-сурәт, сүз-тойгы заңын тикшерә. Без дә аларның кайсыберләренә сәяхәт кылыйк.

Әйтик, “Капка да — сүз-сурәт” баш астында галим-тәнкыйтьче, күренекле прозаик Әмир Әминев иҗатына байкау ясап, аның нәфис сүз сәнгате остасы булуын билгели. Телнең сүзлек хәзинәсе, морфологик үзенчәлеге, синтаксик төзелеше, поэтик бизәкләре, сурәтләү-тасвирлау чаралары, мәкаль-әйтемнәре, фразеологиясе, автор хикәяләве, персонажлар сөйләме, сюжет-композиция мөмкинлекләре язучының индивидуаль стилен булдырырга ярдәм итә. Үзенә генә хас стиле дә Әмир Әминевны талантлы язучылар гаскәре сафына бастыра. Кыскасы, ул — чын мәгънәсендә халык язучысы, дип билгели галим.

Ә менә “Сүзләрдә кояш нуры” мәкаләсендә ул, Марис Нәзиров иҗатына тукталып, шагыйрьнең гаҗәеп сихри талантына соклана. Марис Нәзировның әсәр тукымасын сәнгать чаралары белән нәкышлый торган үз әдәби стиле бар, ди. Стиль — язучы үзе. Стильдә аның йөрәге. Җаны. Каны. Акылы. Хис-тойгысы. Аң даирәсе. Фикер йөртү офыкларының киңлеге. Марис Нәзиров поэзиясендә без аның үз образын күрәбез. Шигърият дөньясына зур мөкиббәнлек белән кыю керү, тел диңгезе төбеннән әсәрне сәнгатьчә кәрәзли алырдай тел гәүһәрләре сайлап алу маһирлыгы, кешелеклелек сыйфатлары, күңелендә киң галәмнең кайгысын да, шатлыгын да йөртү, Җир, Халык, Ватан язмышы өчен борчылу... Шуларга охшаш әллә күпме уңай яклар шагыйрьне олы йөрәкле, зур бәхетле ил каһарманы итә.

“Язучы җәймәсендәге җан” мәкалә­сендә Ринат Камал иҗатында да телнең асыл гәүһәрләрен билгеләү бурычы куелган. Көтмәгәндә, кинәт кенә бер-бер артлы матур, йөрәккә ятышлы, күңелне тетрәтә торган әсәрләр бастыра башлаучы яшь каләм остасының эстетик идеалына игътибарлы язучы булып чыкты диелә анда. Казанда татар телендә “Озынтал” исемле китап чыгарып өлгерде. Җыентыкта — шул исемдәге роман һәм “Кәҗә” повесте (2009 ел, 268 бит). Татарстан китап нәшрияты белән Башкортстан китап нәшрияты арасында дуслык киштәсе булдыруның әһәмиятен санап чыгу да кыен. Бер сүз белән әйткәндә — “Дуслык”. Бу сүз ике милләт өчен дә кадерле. Аның эчке мәгънәсе дуслык алтыннары белән бәһаләнә. Бер-берсенә күчтәнәч бирү хан заманыннан бирле килә. Рухи күчтәнәч барысыннан да кыйммәт. Бу ике якның да каләм осталарына яңадан-яңа таләпләр куя. Күчтәнәчкә иң сыйфатлы әйберләр сайлана. “Озынтал” романы шулай булып чыкты, диелә.

“Акыл һәм хис дулкыны” баш астында галим, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара әдәби бүләк иясе, Роберт Миңнуллин иҗатын яктырта. Шигъриятендә дә, публицистикасында да туган җиренә карата кешеләр күңелендә зур мәхәббәт уятучы каләм остасы булуын билгели.

Тарих төпкеленә күз салсак, төрки халыклар бер-берсенә хәзерге кебек дуслык-туганлык байрагы тотып түгел, сөңге белән канкоеш көрәшенә дә килгәннәр. Үтереш. Талаш. Фаҗига. Чал тарих шаһит моңа. Шагыйрьнең милләтләр арасында булган бүгенге бөек дуслыкны шигырь үлчәвенә салып та, публицистик язма, сурәтләмә, очеркларда да чагылдыруы аның кешелеклелек, дөньяви хәлләр өчен борчылып яшәвен, аң-акылын һәм хис-тойгысын ватанга илаһилыгы белән сугарылганлыкны аңлата.

Күренекле шагыйрь Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатовның “Бородино” дигән поэма-балладасын укып чыккач, фронтовик-галим мөкиббән уйларга бирелә. Поэмада тасвирланган Бородино мәхшәрен күзаллагач, хәтер сандыгы Суфиян Шәмсетдин улын Бөек Ватан сугышы елларына, Курскиның дәһшәтле утлы дугасына алып кайта. Миномет полкында расчет командиры буларак үзе дә фашистларга каршы үлемечле алышларда катнаша. Поэмада сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы чарасы чиратлаша. Чиратлар кочагына патриотик тәрбия, эстетик тәрбия, хезмәт тәрбиясе энҗеләре җайлаша. “Бородино” — киң колачлы әсәр. Анда чин һәм һуннардан башланган тарихи вакыйгалар чагылдырыла. Башкорт халкының героик көрәше гәүдәләндерелә. Баланың заманга ярашып тууы, яңа чор заңы җилләре белән кагылып-сугылып үсүе, көрәш чылбыры нык бул­ган илнең ипле яшәве, дуслык тойгыларының бөеклеге, төрле мәкаль-әйтемнең эчке алтыны үзгәрә баруы кебек җитди мәсьәләләр дә авторның фикер тирәнлеген көмеш­ләндерә, диелә.

Әлбәттә, 60 әдипнең иҗатын чагылдыручы барча фәнни хезмәтләренә дә бер мәкалә эчендә байкау ясап булмый. Китапның соңгы ике бүлегендә башлыча төрле лексик мәгънәле сүзләрнең стилистик кулланылышы, иске һәм яңа сүзләр сәнгате, стилистик ялгышуларның сәбәпләре һ.б. ачып бирелә. Кыскасы, басма язучылар һәм журналистлар, укытучылар һәм студентлар өчен бик кирәкле һәм файдалы әсбап.

Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында укыган елларымда миңа Суфиян Шәмсетдин улыннан тел гыйлеме буенча тирән эчтәлекле дәресләр тыңларга насыйп булды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында аның “Кәрлә йолдыз” исемле тәүге сәхнә әсәрен карагач, тамашачылар авторны көчле алкышлар астында чәчкә гөлләмәсенә күмгән иде. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, чыгарылыш кичәсендә остазыбызның егетләрчә җиңел басып биюенә бөтен группадашлар белән сокланып тордык. Барыбыз да яратып укыган әдәби һәм гыйльми әсәрләренең исемнәрен атамый гына шуны әйтәсем килә: Суфиян Поварисов эпостагы Урал батырга охшаш, үзе дә шушы төбәктә яшәүче халыкларга бай эчтәлекле әдәби һәм фәнни хезмәтләре белән ямь өстәүче зур талант иясе, тауларны тауларга тоташтыручы гүзәл, чагу салават күпере шикелле, татар һәм башкорт халыкларын әдәби һәм фәнни нигездә эчкерсез дуслык җепләреннән үрелгән милләтара дуслык күпере белән тоташтыручы да.

Камил Фазлый,

язучы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»